TAT Гүзәлия Муллачанова:чын татар гаиләләре күбрәк булса, телебез, халкыбыз мәңге яшәр ( Казанда үткән Төбәкара олимпиада турына) Печать
Родной язык
18.02.2020 22:02

         7-10 нчы февраль көннәрендә  Казанда 8-11 нче сыйныф укучылары өчен Төбәкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы  булып узды. Анда Россия Федерациясенең 21 төбәгеннән 161 бала катнашты. Укучылар ике көн ике фән буенча  көч сынаштылар.

 Татар теленнән бирелгән биремнәр барлык укучыларга бик тә ошады, чөнки алар коммуникатив биремнәр иде. Ә менә әдәбият буенча әдәби әсәрләргә анализ ясаганда кыенлыклар туды, ләкин безнең регион укучылары күпчелек урыннарны әдәбият буенча алдылар да. Димәк, бездә ике фән дә югары дәрәҗәдә укытыла.

 Төмән өлкәсеннән 16 укучы катнашты. Алар Төмән, Тубыл, Вагай, Ялутор районнарыннан һәм Төмән шәһәренең 52 нче, 81 нче мәктәпләреннән иде. Укучылар сынатмадылар, 1 нче урынны Наиля Кәримова яулады  - Төмән районы Индрәй урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы.  Безнең Төмән өлкәсе укучылар арасыннан  14 призер булды.

 Вагай районыннан: Дианира Ибукова  - Тугыз урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы, Камилла Гайсина -  Юрмы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы, Рөстәм Төхвәуллин  - Казанлы урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы; Төмән районыннан: Руфина Усманова -  Индрәй утра мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы, Луиза Нәҗметдинова  - Муллаш урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы, Рузанна Фастуллина  - Шыкча урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы;

 Тубыл районыннан:  Алсу Фазыйлова  - Лаемтамак урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы, Азалия Ибраһимова  -  Кутарбитка урта мәктәбе филиалы Күкрәнде мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы, Риана Барсукова - Ачир урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.

 Ялутор районыннан: Гүзәл Исхакова  -  Атьял урта мәктәбенең филиалы “Аслана урта мәктәбе”нең 9 нчы сыйныф укучысы, Розалина Назырова  - Беркут мәктәбе филиалы “Исәт мәктәбе”нең 11 нче сыйныф укучысы.

 Төмән шәһәре: Резеда Кирамова, Диана Бикмуллина -  81 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары, Зөлфия Хамраева  -  52 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы.

 Олимпиада барышында иҗади конкурс “Нәфис сүз остасы” номинаөиясе буенча  үтте. Биредә Вагай ра                онының Казанлы урта мәктәбе укучысы Рөстәм Төхвәтуллин  Гран-при  титулына лаек булды. Олимпиаданы ябу тантанасында ул  Татарстанның 100 еллык юбилеена багышлап искитмәле шигырь сөйләде,. 

 Юрмы мәктәбенең 11 нче Эвелина Шәмсетдинова  Җиңүче дипломын алды. Бу укучыларны  укыткан һәм олимпиадага әзерлзгзн  милләтпәрвәр укытучыларыбыз:

 Рүзилә Исмәгыйлова – Төмән районының Индрәй мәктәбе,

 Хәлидә Кирамова  - Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе,

 Асия Зимагулова  - Вагай районы Казанлы мәктәбене,

 Азалия Габдрахимова  - Төмән районының Муллаш мәктәбе,

 Гүзәлия Муллачанова  - Төмән районының Шыкча мәктәбе,

 Гүзәл Гайсина  - Вагай районының Юрмы мәктәбе,

 Гөлшат Турышева  - Тубыл районының Ачир мәктәбе,

 Лилия Латыпова  - Тубыл районының Күкрәнде мәктәбе,

 Венера Ибукова  - Вагай районының Тугыз мәктәбе,

 Венера Мингазова  - Ялутор районының Исәт мәктәбе,

 Алсу Исмәгыйлова  - Ялутор районының Аслана мәктәбе,

 Роза Ишкулова  - Тубыл районының Лаемтамак мәктәбе.

 Укытучыларга Татарстан мәгариф һәм фән министырлыгыннан Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 Олимпиаданың  программасы  бик бай  булды. Укучылар   “Супер кияү” һәм “Эх, алмагачлары” исемле спектакльләр карадылар, “Караш” исемле вокал-хореография төркеме һәм  “Шаян ТВ” коллективы белән очраштылар,  Казан буенча экскурсиядә  булдылар.

 Бу олимпиадада катнашу бәхете  өчен  Департамент специалисты Ольга Федоровна Гроога, Төмәндә региональ олимпиада оештыручы бөек галимә, филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Чавдатовна Алишанага, ТОГИРРО белгечләренә, районнарда мәгариф системасын җитәкләүчеләргә аеруча рәхмәт. Шулай ук Татарстанда мәгариф һәм фән министырлыгында регионнар белән эшләүче бүлек мөдире Гөлия Мусинага һәм Әлфия Әхәтовага олы рәхмәтебезне белдердек. Төмән өлкәсенең делегациясен  Лилия Латыпова һәм мин җитәкләдек.

 Безнең өлкәдә дә акыллы, тәртипле, туган телебезне белгән балалар булуы белән чиксез горурландым мин.  Аларның укытучыларына, мәктәп директорларына, ә инде аеруча укучыларның ата-аналарына ихлас соклану  с хисемне белдерәм, чөнки телне белү, ярату гаиләдән килә. Мондый чын татар гаиләләре күбрәк булса, телебез, халкыбыз мәңге яшәр.

                                                                                   Гүзәлия Муллачанова, Төмән районы татар теле һәм                                                                         әдәбияты укытучыларның методик берләшмәсе  җитәкчесе  

 

  .