TAT. "Бәрәкәт" фондына рәхмәт сүзе Печать
Духовная жизнь
10.01.2021 10:10
 
РӘХМӘТ СИҢА, "БӘРӘКӘТ"!

 

Яңа ега аяк атлап кердек. Тыныч, кешеләргә мәрхәмәтле булсын иде бу 2021 ел!

 Узган ел пандемия аркасында зур югалтуларга китерүе, җәмгыятьне психологик киеренкелектә тотуы белән истә, тарих бтләрендә теркәлеп калыр. Бигрәк тә өлкәннәргә җиңел булмады хәрәкәтнең чикләнгән булуы, өйдән чыкмый утырулар, якыннарбызны, дусларыбызны соңгы юлга озатуда да катнаша алмый калуларбыз  йөрәкне телгәли. Шулай сагышланып-моңсуланып утырганда “Бәрәкәт” фондыннан бүләк=күчтәнәч килеп ирешүе талган йөрәкләргә дәва, күңелгә якты нур булып үтеп керде. Мең рәхмәт “Бәрәкәткә, аның бүләген китереп тапшырган Фәрит Хәеимовка. Тормыш дәвам итә, яшьләшребез өлкәннәргә ихтирам саклый икән, дигән уйлар яшәү дәртен өстәде җанга. Олы өлкәннәргә, ятимнәргә, авыр хәлдә калган балаларга әзерләп тапшырды бүләкләрен “Бәрәкәт” фонды - барлыгы 200 бүләк. Бу фондка үзләреннән өлеш кертеп торган якташ миләттәшләребезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, мәрхәмәте булып кайтыр, Иншалла.

 Кәръәни-Кәримнең “Әл-Бәкарә” сурәсендә Аллаһы Тәгалә әйтте: “ Йөзләрегезне көнчыгышка я көнбатышка юнәлдерү – ул изгелек түгел. Чын изгелек – Аллаһка, ахирәткә, фәрештәләргә, китапларга, пәйгамбәрләргә ышану һәм, малны яратып торып, якыннарга, ятимнәргә, мескенннәргә, юлдагыларга өләшүдә, намаз укуда, зәкәт бирүдә, вәгъдәләзшкәндә вәгъдәдә торуда...”

 2007 елда өлкә татарлары Конгрессы оешкач, ул үзенең эшчәнегендә төп юнәлешләрнең берсе итеп,  ятим, ярымятим, авыр тормыш шартларында калган балаларга ярдәм итү максатыннан   “Бездә ятим бала юк”  проектын оештырып гамәлгә кертеп җибәрде, шуннан бирле,үз вәгъдәсеннән тайпылмыйча, бу изгелекне  гамәлгә ашырып килә. Оешманы “Бездә ятим бала юк” дип атау очраклы гына булмады. Татар халкы борын-борыннан ятим балаларны ташламаган, әтисез-әнисез калганнарны туганнары, якын туганнары булмаса, ерак туганнары үз карамагына алган, халык аларны  сәдакә биреп тә – бу  күркәм гореф-гадәтне саклау бурычын күз уңаенда тотып бирделәр аңа бу исемне ул замандагы өлкә татарлары Конегрессының президенты Нурулла Саттаров белән Идарә җитәкчесе Ринат Насыйров.

“Бездә ятим бала юк” проектын гамәлгә ашыру өчен,  Попечительлләр Шурасы оештырылды, аның җитәкчесе – якташларыбызга яхшы таныш актив җәмәгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, җырчы, шигырь җыентыклары авторы Мөнирә Хөснетдинова. Аның хәләл җефете  Реваль Хөснетдинов фондка зур өлеш кертеп торучы милләтпәрвәр буларак абруй казанган шәхес, Попечительләр Шурасы әгъзасы.  Шураның башка актив  әгъзалары да  фондка даими өлеш кертеп торалар: Ринат Насыйров, Фәрит Хәкимов, Рамил Нәбиев, яшь булдыклы эшмәкәр – Рият Фәйзуллин һәм башкалар.

             Халык та үз өлешен кертә “Бәрәкәт” фондына. Казан артистларының гастрольләрен Төмән-Тубыл җирлегендә  Фәрит Хәеимов оештырып үткәргән концертларда “Бездә ятим бала юк” тартмасына 14-16 меңәр сум акча җыела. Җыелган акчалар тиеннәренә кадәр исәптә-санда.

 Соңгы көннәрдә генә ятимнәргә, балалары белән бергә авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә күрсәтелгән ярдәм  дә шуңа ачык дәлил. Бер генә мисал:  саз араларында авыл хәлдә яшәгән, хатыны үлгән күпбалалы Фазлыев гаиләсенә икенче авылга (Тубыл райлнының Овсянниково авылына) күченү өчен “Бәрәкәт” фонды йорт алып бирә.

 “Бәрәкәт” фонды турында тулырак итеп сөйләрбез, сөйләшербез  әле. Аның әгъзаплары, чын мөселманнарча, мактану, күрсәтү өчен эшләми, әмма халык  үткән заманнар каһарманнарын гына түгел, замандаш каһарманнарын да белергә тиеш – халкыбыз тарихының асыл өлеше ул.


Бибинур Сабирова


 


 

  .