Татарларга "Халык фронты"на керергә кирәкме? PDF Печать E-mail
Халык сүзе
09.06.2011 16:58

.  "Бердәм Россия" ("Единая Россия") партиясе әнә  халык фронтын ачып җибәрде, аңа күбрәк кешене җәлеп итәргә  тырыша. Фронт булгач, сугыш, көрәш, дип аңларга кирәктер инде аны.

Кем белән сугышмакчы булалар икән? Әнә  Уфада Башкортстан татар хәрәкәте шул фронтка кушылу карарын кабул иткән. Төмән татар җәмәгатьчелег ни уйлый икән бу турыда?

"Бердәм Россия" нәрсә эшләде гади халык өчен, азсанлы милләтләр өчен? ?  Дәүләт Думасы ( анда күпчелек бердәмроссиялеләр) 309 нчы кануны белән  мәктәпләрдән төбәк милли компонентын юк итеп, туган телләрне мәктәпләрдә укытуны юкка чыгару  өчен тырышуын  онытыйкмы, әллә ул законны татар турында кайгырту дип кабул итикме? Я булмаса, гади халыкның тормыш- көнкүреш хәлен яхшырту турында кайгыртамы бу партия? Миллиардерлар , хөкүмәт казанасын талаучылар саны артканнан-арта бара. Я шул каракларны тыю турында тиешле законнар кабул иттеме "Бердәм Россия"? Хөкүмәт казнасын талау халыкны талау бит инде.

Күптән түгел кинәт әниебезнең хәле начарланып китте, ашыгыч медицина ярдәме чакырдык, дежур больницага алып киттеләр, үзем дә киттем. 8 ел элек нәкъ шушы хәлендә 2 нче клиника больницасына алып киткәннәр иде. Ул вакытта аны кадерләп каршы алып, стационарга салып, ай буе двалап чыгардылар.  Бу юлы да җылы кабул иттеләр итүен медиклар, ләкин карадылар, тыңладылар да, дарулар язып өйгә кайтарып җибәрделәр. Хәзер аякта бөтенләй дә тора алмаган, телдән калган хәлдә китерелгән кешеләрне генә салалар икән стационарга.

Аның каравы, шул больницада гаҗәп бер күренешкә тап булдык. Больницаның икенче катында коридор  идәнендә бер хатын ята. "Ник идәндә ята ул, палаталарда урын юкмы?", - дип сорыйм. Медсестра әйтә: "Исерек хатын ул. Хәзер бит урамда аунап яткан исерекләрне дежур больницага төяп алып киләләр, аларны илтергә башка урын юк, айныгач, чыгарып җибәрәбез", - ди. Бөтенроссиялеләрнең "Приоритетная программа по здравоохранению", дигәннәре шул микәнни инде?

Ә торак йортларда "Энергосберегающая программа"ны тормышка ашырып нишләделәр? Энергияне  аз ала  торган аппаратура, насослар куйдылар да, фатирларга җылы җитмәде, кыш буе туңып чыктык, ә кайнар су җеп нечкәлегендә генә ага.  Ә энергиягә экономия булуга карап, коммуналь түләүләр кимемәде, артты гына.

Мин шулай уйлыйм: "Бердәм Россия" партиясенә каръеристлар кереп тулды, чөнки ул хөкүмәт партиясе, халык турында кайгырта торган партия түгел ул. "Халык фронты"на кушылып, бу партияне тагын да ныгытып, Дәүләт Думасына аларның гына фикердәшләрен үткәреп, тагын да авыррак хәлгә калачакбыз бит. Ул вакытта милли мәсьәләләргә игътибар бөтенләй дә булмаячак. Болай да югарыдан илдә урыслар гына государствообразующий халык, дигән, башка милләтләр өчен зарарлы, илдәге тынычлыкны какшата торган идеяләр тараталар.

Мин үзем  "Бердәм Россия"гә каршы чыга торган чын халык фронты булса, аңа теләп кушылыр идем. Сез ничек уйлыйсыз якташларым?

Ф. Кәримова.

Төмән.

 
Ник тиз бирешәбез? PDF Печать E-mail
Халык сүзе
02.05.2011 21:01

.

 

 

“Яңарыш” газетасының бер санын укып чыканнан соң туган фикерләр

 

Корреспонденты Наилә Сәфиуллинаның “Яңарыш” газетасының быелгы 18 март санында чыккан “Этнос” балалар үзәгендә татар элитасы булдыру максаты белән үткән утырыш турындагы язмасын укып, уйга калган идем бер.

 

Бер атнадан соң, Гөлнур Хәйруллинаның “Ник тиз бирешәбез? (Яңарыш”, 25 март) дигән язмасын укып чыккач, янә дә борчылдым.

Гөлнур Хәйруллина: “Саф татарча сөйләшүне хәзер авылларда гына ишетергә мөмкин. Эшләр шулайга барса, телебезнең бөтенләйгә юкка чыгу куркынычы бар. Бер сорау туа, нигә без шулай тиз бирешәбез?” – дип, авылыннан Төмәнгә килсә, татар яшьләренең русча гына сөйләшүләренә борчылып, башка милләт кешеләренең үз телләрендә беркемнән оялмыйча рәхәтләнеп сөйләшүләренә соклануы турында ачынуын белдерә.

Наилә Сәфиуллина “Татар милләте элитасын тәрбияләү” дигән язмасында милли үсешнең төп шарты булган милли элита тәрбияләү темасын ачарга тырышкан, әмма буталчык уйларыннан әйләнеп чыга алмаган. Милли элита булдыру турында сөйләшүгә җыелган кешеләр алдында "Этнос" үзәгендә тәрбия алучы ике баланың туган телдә шигырьләр укуына сокланып, алардан милли элита үсеп чыгуына ышаныч белдереп, шуңа  сөенүен яшерә алмаган.

Үз-үзенә каршы чыга түгелме Наилә ханым? Бер яктан, төбәк милли үсеш хәрәкәтен, урман эчендә адашып, гел бер коега килеп чыккан, һәр чыгуында аны яңа кое итеп кабул иткән кеше хәрәкәтләре белән чагыштыра (булган хәл), алга таба  бернинди үсеш юклыкка басым ясый, икенче яктан, татар элитасы үсеп килә, дип хәбәр итә.  

Миндә шундый сорау туды:"Төмәндә яшәүче барлык диаспора балалары белән эшләүче “Этнос” үзәге генә үти аламы бүгенге заманда татар элитасын тәрбияләүне?"

Венера Хәйруллина җитәкчелегендәге "Этнос" үзәгенең булуы бик әйбәт, ул  зур эш башкара, милләтләр дуслыгын ныгытуга зур өлеш кертә үзеннән, өлкә һәм шәһәр җитәкчеләренең горурлыгы булып тора, татарлар киңәшкә шунда җыела. Андый үзәкнең булуы бик кирәк төбәк өчен, "елына 1500 бала тәрбия ала" торган бу учреждение өлкә һәм шәһәр җитәкчеләренең дә горурлыгы булып тора. Әмма мәктәпкәчә һәм башлангыч сыйныфлар яшендәге барлык милләт балалары белән эшли торган учреждение, нинди генә югары дәрәҗәдә эшләмәсен,  милли элита тәрбияләп чыгарырга өлгерә алмый, милли тәрбия орлыкларын  салып кына кала ала ул бала күңеленә. Анда тәрбия алган балалар өчен  башлангыч мәктәп яшеннән узуга милли тәрбия алу юллары өзелә, чөнки милли мәктәпләребез я гимназияләребез юк. Вакытында гимназияләр ачып, югары дәрәҗә эшләтә алган төбәкләрдә тәрбияләнә ул татар элитасы

Милләтнең элитасы булгач, элита эченә кергән кешеләр туган телне камил, аның тарихын, мәдәниятен яхшы белергә тиешләр, милли хәрәкәтнең максатын ачык күз алдына китерә, үсеш юлларын ачыклый, милләт мәнфәгатьләре өчен йөрәге ялкынланып яна элита кешесенең, милли үсеш өчен мөмкин булганны гына түгел, мөмкин булмаганны да эшли ул, шуңа көчен дә, акчасын да жәлләми. Бай я абруйлы урын яулаган, ләкин милләте турында кайгыртмаган һәр кешене милли элита кешесе, дип әйтеп булмый. Милли элитаның төп бурычы - милли үсешнең төп нигезе булган милли мәгариф системасы, милли мәктәпләр, гимназияләр булдыру. Ни кызганыч, төбәк татар милли хәрәкәте бу бурычны үти алмады.

Рус телендә булса да үткәрелгән исәпсез-хисапсыз җыеннарның, очрашып сөйләшүләрнең, конференцияләрнең алга таба үсеш өчен кабул ителгән бер генә карары гамәлгә ашса да, татар хәрәкәте бер үк кое тирәсендә әйләнә, дип әйтергә тел күтәрелмәс иде. 

Милли үсешнең бер урында туктап калу гына түгел, артка кире китеп баруына мисаллар чиксез күп.

Халыкта туган телне саклауга омтылыш юк диярлек. Өлкәнең көньягында яшәгән татар балаларының 70% тан артыгы гомумбелем бирү мәктәпләрендә туган телне өйрәнә алмый, шуңа   ата-аналар, киң җәмәгатьчелек вәкилләре битараф булып кала бирә. Алай гына да түгел, ата-аналар арасында мәктәп җитәкчеләренә татар телен укытып балаларның башларын катырмагыз, дигән таләп куючылар да бар. Саф татар авылларында укучылар саны60-70 тән алып 100 гә кадәр җиткән мәктәпләрне ябып, балаларны автобусларда башка авыллардагы рус мәктәпләренә йөртеп укыталар, бу хәрәкәткә Яркәү районының Яңа Кәешкүл мәктәбе генә каршы торды, алай гына да түгел,хөкүмәт тарафыннан заманча яңа мәктәп бинасы төзелүгә ирешә алды.

Мәдәният, әдәбият, сәнгатебез һәвәскәрлек дәрәҗәсендә кала бирә, гел татарлар гына катнашкан җыелышларда да сөйләшү урыс телендә генә бара, шулай итеп туган телебезне кимсетәбез, яшьләргә тискәре үрнәк күрсәтәбез.

Дөрес, Казанда үткән татар теле төбәкара олимпиадаларында безнең укучылар белемнәренә карата лаеклы призлы урыннар яулап кайталар. Милли үсешебезнең кыенлыклары турында сүз башлаган кешеләрнең шуның белән авызларын ябарга тырышалар да. Ләкин алар бит санаулы гына, иң яхшы укытучыларның укучылары, без ул укытучыларны яхшы беләбез, мең рәхмәтләребезне юллыйбыз аларга. Ә бит, 15 ел буе төбәгебездә татар теле олимпиадаларын әзерләп үткәреп килгән Сания Хәйретдинова үзе быелгы олимпиадада укучыларның Тукайны белмәүләрен күреп хәсрәткә калды.

Быел апрель аенда Төбәк мәгарифен үстерү институтында укытучылар һәм укучылар өчен тууына 125 ел тулу уңаеннан Габдулла Тукайга багышланган фестиваль үткәреп, татар мәктәпләре укучыларын яңадан Тукайга кайтару чарасы үткәрелде, әмма балалар өчен мондый чаралар системалы рәвештә үткәрелми шул, бу чарага карата татар җәмәгатьчелегенең игътибары булмады диярлек.   

Авыл клубларының, китапханәләрнең  күбесе ябылды, хәтта өлкә үзәгендә бер милли китапханәбез генә дә юк, өлкә татар мәдәнияте учреждениесен торгыза алмадык, шунлыктан авыл мәдәният хезмәткәрләре үзәктән бернинди методик ярдәмсез, үзлекләреннән, "үз казаннарында кайнап" кына эшләп яталар. Хәмит Ярминең  музее өчен аның тол хатыны ( мәрхүмә) Халидә апа Төмәнгә тапшырган бәһасыз гыйльми-мәдәни мирасы өлкә музей-тыюлыгында саклана, аларга мәкерле кул сузучылар да булды. Халидә Гатина-Ярмөхәммәтова уйлаганча, ул ышанганча, Төмәндә Ярми муззен, аның нигезендә татар әдәбияты музеен оештыру өчен бина юк, булуы күренми дә.

Бик озак дәвам итәргә була сүзне узган гасырның 90 нчы елларында ирешкән уңышларыбызның гына да юкка чыга баруы турында.

Мин үз карашымны белдердем.  “Ник чигенәбез?” – дигән сорау куеп, якташларыбыз бу мәсьәлә турында үз фикерләрен  җиткерерләр, дигән өмет белән туктыйм шушы урында.

 

Бибинур Сабирова.

 



.