TAT, Кырынкүлдә үткән Балалар Сабан туе - 2022 PDF Печать E-mail
Мәдәният
06.07.2022 18:31
  • Май аеның җылы бер көнендә Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсендәге 52 нче мәктәбенең ишегалдында - киң, иркен спорт мәйданында Балалр Сабан туе гөрләп үтте.        

    Аны Бөтендөнья татар конгрессының Ринат Насыйров җитәкчелегендәге Вәкиллеге каршында оешкан татар иҗтимагый оешмаларының координацион Шурасы, Шура әгъзаларыннан Илгиз Шәрипов җитәкчелегендәге Төмән шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтәрияте һәм  Алевтина Манкаева җитәкчелегендәге Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсендәге 52 мәктәбе  бергәләп әзерләп үткәрделәр, матди чыгымнар  – татар эшмәкәрләре хисабына булды.  Сабан туеның режиссеры –мәдәният һәс сәнгать белгече Фәрит Хәкимов иде, әзерлекне гамәлгә ашыручы да ул булды.

    Сабантуй мәйданы  җайлы итеп җиһазланган: мәйдан түрендә күркәм сәхнә, аның алдындага яшел чирәмлек аша тамашачылар өчен урындык, эскәмияләр, аннан арырак милли уеннар өчен зоналар бигеләнеп җиһазландырылган. Уен мәйданчыклары арасында киштәләрендә ярышларда  җиңеп чыгучылар өчен бүләкләр тезелгән алачык та урнашкан.

    Төрле яшьтәге кешеләр җыелган иде милли бәйрәмебезгә, коляскаларына салып  нәни балаларын да алып килгән аналар  аеруча җәлеп итте игътибарны, күңелгә аеруча соклану, наз  хисе өстәде алар.  Бишек яшендәге нәниләрдән башлап аксакаллар, акәбиләр килгәннәр. Кояш  та елмаеп карый, әледән-әле сибәләп узган яңгырдан яшеренми, качмый халык, чөнки берникадәр мизгелдән соң, болытлар арасыннан, елмаеп,  тагын кояш килеп чыга, яңгырны туктата. Күп мәртәбәләр сынаганым бар: һава торышы турында прогноз яңгыр булачагын хәбәр иткән булса да, изге хисләргә урап халык өчен үктәрелгән чара үткәнче яңгыр тыелып тора. Ул көнне дә шулай булды, Сабан туеннан халык таралып шактый вакыт үткәненән соң гына коеп көчле яңгыр яуды.

    Милли моңнар яңгырап торган Сабан туй мәйданына килеп керүгә, шуннан соң 30 еллар вакыт үтеп киткән булса да,  1993 елда Төмәннең Гилево бакчасында Фәрит Хәкимов җитәкчелегендәге өлкә Татар мәдәнияте үзәге әзерләп үткәргән Сабантуй күз алдына килеп басты: әйбәт әзерлек, бәйрәмчә бизәлеш, милли мохит, милли рух бөркелеп тора иде тирә-юньнән. Сабан туе башлану мизгелләрен көткән кешеләрнең  күңел җылылыгында балкыган йөзләре дә бәйрәм хисен көчәйтте, тирәнәйтте. Сабантуй мәйданына килеп кергән кеше  поход кыр кухнясы янында туктап, карабодайдан тәмле җимеш кушып  пешерлгән ботка, чәй белән сыйланды. Бу үзенчәлекле сыйны Илгиз Шәрипов җитәкчелегендә чик сакчылары ветераннары җәмгыяте оештырган иде.

    Бәйрәм тантанасын ике алып баручы ачып җибәрде: рус телендә Ринат Гарифуллин һәм татар телендә Гөлфия Бикмуллина:  

    Таралса да татар илләр буйлап,

    Саклап яши гореф-гадәтен,

    Сабантуйлар аша дөнья халкы

    Хөрмәт итә татар милләтен.   

     Шулай, татарның милли бәйрәменә руслар һәм башка милләт вәкилләре дә килгәннәр иде, Аларның барсы да бәйрәмгә фатиха итеп, Төмән Җәмигъ мәчете Идарә җитәкчесе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин гаҗәеп моңлы, югары рухлы тавышы белән шаулатып укыган Коръән аятен тын гына , хәйран калып тыңладылар. Бәйрәм белән күңел түреннән чыккан җылы сүзләрен Милли эшләр комитеты Владислав Леонидович Чернов, Кырынкүл Хәдичә мәчете имам-хатибы Абдулла – хәзрәт һәм башка мәртәбәле кунаклар котлап, матур теләкләрен җиткерделәр. Дини бәйрәм түгел Сабантуй, әмма ул халкыбызның борынгыдан килгән хезмәт, татулык-дуслык, иҗат сәләтен күрсәтү  бәйрәме. Дин әһелләре халкыбызның милли рухын, иманлы тәртибен, татулык_дуслык хисләрен саклый, яңарта торган  традицияләренә олы хөрмәт күрсәтүләрен тагын бер мәртәбә белдерделәр бу бәйрәмдә, шул уйны яшь буын күңеленә  дә сеңдерү  чарасын күрделәр, рухи-мәдәни байлыкны бегәләп саклау кирәклеген күрсәттеләр.

     Көрәш-уен мәйданнарында балалар, яшьләр гөр килеп көч сынашты. Балалар, уен-көрәшләрдә җиңү яулап, мөмкин кадәр күбрәк жетон  алырга тырыштылар,  алачыкта аларны үзләре сайлаган бүләкләргә алмаштырдылар,  уеннар оештырылган бер мәйданнан икенчесенә ашыгып барып, жетоннар җыю кызыклы булды алар өчен.

    Бигрәк тә батырлар көрәшкән мәйдан җанлы булды. !4 яшькә кадәр булган балалар ике төркемгә бүленеп көрәштеләр. Спорт белән шөгыльләнүчеләр  арасында абсолют батыр титулын 52 нче мәктәп укучысы Хөсәен Иянов, ә әзерлексез көрәшчеләр арасында абсолют батыр титулына Индрәй авылыннан Руни Юсупов ия булды.

    Сәхнәдән милли моң өзелмәде, Кырынкүл мәктәбе сәнгать осталарының, Төмән татар мәдәният үзәге иҗади төркемнәренең, нәни балаларның иң матур чыгышларыннан торган концерт бизәде Сабантуйны.Төмән татар мәдәният үзәге каршындагы “Аккош”, Ислам Сафин җитәкчелегендәге “Вакбәлеш” бию төркемнәренең, нәни кызларның ялгыз биюләрен, Кырынкүл мәктәбе иҗат төремнәренең һәм күрше авыллардан килгән балалар чыгышларын ләззәтләнеп тамаша кылдылар Сабантуй кунаклары.  Балаларга кушылып, танылган җырчыларыбыз Луиза Сурметова, Розалия Бакиева, Мөнирә Хөснетдинова, Марат Вәлиевлар  моңлы да, шаян да җырларын бүләк иттеләр тамашачыларга.

    Гаҗәеп җылы мохиттә үтте Балалар Сабан туе.  “Ел саен үткәрелсен иде балалар өчен Сабантуй”, - дип әйтүчеләр күп булды. Иман нурлары сибелеп торгандай булды: шат күңелле итагатьле балалар чыр-чу килеп күңел ачты, тупас сүз ишетелмәде, тәртипсез күренеш булмады, чара үтеп кешеләр таралгач та мәйдан чип-чиста хәлендә калды, ник бер чүп кисәге күренсен!  Бу нурлы, матур чара  фәкать иганәчеләр ярдәмендә гамәлгә ашырылып, сүнеп барган милли хәрәкәтнең җанлануы булып кабул ителде. Ринат Насыров җитәкчелегендәге Төмән өлкәсе эшмәкәрләр берләшмәсе, Реваль Хөснетдинов җитәкчелегендәге “Арктикпромизыскания” җәмгыяте, Реваль Самасов җитәкчелегендәге  Винзили керамзит заводы, “Маиб” Халыкара Ислам эшмәкәрлеге ассоциациясе һәм башкалар үзләреннән матди өлеш керттеләр Балалар Сабан туена.

    Халык таралганнан соң, милли ризыклар белән мул итеп әзерләнгән түгәрәк өстәл тирәсендә Сабантуйны оештырып үткәргәннәр  өчен әзерләнгән мәҗлес башланып китте. Бәйрәм  табынын Тубылдан Юршак тарихи мәчете хуҗабикәсе Хәлилә ханым Шамакова алып килгән купшы баурсаклар да бизәде. Милләтебезнең бүгенге хәле, киләчәккә исән-имин булып бару юллары турында мәгънәле фикер алышу белән төгәлләнде мәҗлес. Балалар Сабантуена матди ярдәм күрсәткән Ринат Насыйров җитәкчелегендәге татар эшмәкәрләренә, 52 нче мәктәп мөдире Алевтина Манкаевага, Төмән шәһәре татарлары (элекке казан татарлары) милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Илгиз Шәриповка,  аның урынбасары, Сабантуй режиссеры Фәрит Хәкимовка олы рәхмәтләр белдерелде.   

     Бибинур Сабирова

 

.