TAT."Ирек һәм гаделлек" фиркасе (Российская партия свободы и справедливости" - милләтләрне яклаучы бердәнбер фирка PDF Печать E-mail
Общество и жизнь
15.09.2021 20:44

.

МӨХТӘРӘМ МИЛЛӘТТӘШЛӘР!

 

Мин, Дамир Мәүләви улы Исхаков, «Российская партия свободы и справедливости» партиясе исеменнән (лидерыбыз – танылган журналист, сәясәтчеМаксим Шевченко)сезгә мөрәҗәгатьитәм:

 

ШУШЫ ПАРТИЯ ӨЧЕН ТАВЫШ БИРЕГЕЗ!

 

Бу партия – Рәсәй Федерациясендә милли телләрне һәм федерализмны яклаучы бердәнбер партия. Безгә парламентка үтү, анда аерым фракция булдыру очен 2,5 млн тавыш кирәк. Татарлар бу тавышны җыя алалар, шуны онытмыйк, милләттәшләр! 


Тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Дамир Мәүләви улы Исхаков  Дәүләт Думасына "Россиянең ирек һәм гаделлек фи
ркасе"ннән депутатлыкка каандидатлар исемлегенә кертелеп теркәлде. 

Азатлык радиосының: "Сайлауда Дәүләт Думасына депутат булып үткән очракта нинди кануннар тәкъдим итәргә, милли сәясәтне ничек корырга җыенасыз?" - дигән сорауга Дамир Исхаков шундый җавап бирде: 

 

1. Беренче чиратта милли мәсьәләләргә кагылган кануннарны үзгәртергә кирәк. Мәгариф турында канун, мәсәлән. Милли телләрдә белем алу мәҗбүри булырга тиеш. Әлеге вакытта шартлар булса гына дигән төшенчә бар. Бу Русия Конституциясенә каршы килә. ФГОС аркасында телләр, тарих укытылу кыскарды. Бу республикалар һәм федераль үзәк арасындагы вәкаләтләр бүлешү нигезендә эшләнергә тиеш, ә әлегә болар барысы да Русия мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсе белән башкарыла. Мәскәү милли республика эшләренә тыкшынырга тиеш түгел. Моны Русия кануны белән ныгытырга кирәк.

 

Мәскәү милли республика эшләренә тыкшынырга тиеш түгел

 

Икенчедән, милли-мәдәни мохтариятләр турындагы канунга да үзгәрешләр кертергә кирәк. Аның нигезендә дәүләттән ярдәм каралган, әмма мохтарият тулысынча хакимияткә буйсынырга тиеш. Дәүләт органнары мохтариятләргә дигән акчаны бүлгәләп утыра, акчаны алыр өчен алар алдында тезләнергә кирәк. Иң әһәмиятлесе – бюджетара мәсьәлә. Хәзер мөнәсәбәтләр шулай корылган, федераль үзәк төбәкләрдән никадәр тели, шулкадәр салымны алып китә ала. Салымның күпмесе республикага, күпмесе муниципалитетларга, күпмесе федераль үзәккә китүе төгәл язылган булырга тиеш. Бу мөһим, чөнки милли республикалар үзләренә күбрәк акча калдырган саен, милли проектларны да тиешенчә финанслый алыр иде.

 

2. Русиядә федерализмны булдырмыйча сивиль илләрдәге кебек милли сәясәтне корып булмый. Безгә Русиянең унитаризмнан федерализмга борылуына күп көч куярга кирәк булачак. Кешеләргә дә моны аңлатырга кирәк. Кимендә федералистик рухта фикерли башларга, халыклар мәнфәгатьләрен кайгырту призмасыннан сөйләшүләр башлау мөһим. Моның өчен парламентны да үзгәртергә кирәк. Ул һәр төбәкнең үз яклаучысы утыра торган орган булырга тиеш иде. Милли сәясәт сәламәт булсын өчен илдә демократиянең булуы кирәк, шуның өчен көрәшү мөһим, иң зур максат шул.

 

 

 

.