TAT,Бибинур Сабирова: Себердә татарларны кемнәр тарката? PDF Печать E-mail
Общество и жизнь
04.09.2021 05:30
  • (“Азатлык” радиосы сайтында чыккан “Себер татарларына кемнәр ят?” язмасы тәэсирендә  туган уйлар)
  •  Азатлык” радиосының сайтында чыккан “Себер татарларына кемнәр ят?” дип аталган язма уйландырды, үткәннәрдә милли хәрәкәттә булган хаталарны, югалтуларны да искә төшерде.  Төмән дәүләт университеты бинасының бер бүлмәсендә генә шактый еллардан бирле  Хәнисә Алишина җәмәгатьчелек нигезендә тоткан Тюркология үзәгенең университет ректоры фәрманы белән себер татарлары телен өйрәнүче үзәккә әвередерелүе хакында ул язма. Бу үзәкнең төп максаты себер татарларын ят йогынтыдан саклау, ят йогынты Татарстаннан килә, дигән фикер күптән йөри Төмән-Тубыл якларында. Әлегә кадәр Татарстан Себердә татар мәдәниятен үстерү өчен ифрат зур ярдәм күрсәтеп килде,  тел галимнәре үстереп бирде. Тубыл педагогия институты каршында берничә ел эшләп алган тел һәм әдәбият буенча диссертацияләр яклау комисиясе дә Татарстан ярдәмендә оешкан иде, Татарстан Республикасы галимнәре ярдәмендә себер татарларыннан 20 ләп филология фәннәре кандидатларын чыгарды ул комиссия. Себер татарларының азсанлы халык статусын алуга Себердә яшәүче казан татарлары гына түгел, Татарстан да бернинди каршылык күрсәтмәде, "алар каршы" дигән сүзләр - уйдырма.  2000 елның июнь  венда Бөтендөнья татар конгрессы Идарәсенең һәм Федераль татар милли-мәдәни мохтәрият Шурасының Төмәндә күчмә утырышы булды. Әхтәм Каюмов җитәкчелегендәге "Себер татарлары һәм Төмән өлкәсендә яшәүче татарлар милли-мәдәни мохтәрияте" каршы алды Бөтендөнья  татар конгрессы  рәисе академик Индус Таһиров җитәкчелегендәге Казан делегациясен, өлкә Хакимияте бинасының мәһабәт  конференцияләр залында өлкә җитәкчеләре катнашы белән тантаналы төстә, югары дәрәҗәдә үтте ул җыен. Җыен карарларында мондый пункт та бар: "Оказать помощь сибирским татарам в местах компактного их проживания в Тюменской и других областях в получении статуса "коренной малочисленный народ региона РФ".  Үзенең ачылу максатын  "во избежание влияния извне" дип билгеләгән "Себер татарлары телен өйрәнү үзәге"нең  мөдире итеп университет ректоры фәрманы белән билгеләнгән Хәнисә Алишина ул Үзәкнең максатларын ачмый тора, ә менә себер татарларын аерым халык итеп татар дөньясыннан аерып чыгару өчен көрәш алып баручыларның берсе Нәсия Уразова ачыктан ачык белдерә Идел буе татарларына агрессив мөнәсәбәтен: "Бераз булса да себер татарларыннан читләшеп торыгыз,  чылбырдан ычкынган этләр кебек булмагыз!"- ди бит ул татар халкын  төрле этник төркемнәргә бүлгәләп таркатмаска кирәк, дигән фикер әйткән милләттәшләребезгә җавап итеп. Себер татарларын киң күңелле, юмарт халык, дип әйтүе белән килешәм.  Себердә туып үскән, себер тартарлары белән бергә укыган, себер татарлары авылларында балалар укыткан, себер татарлары белән катнаш гаиләләр корып туганлашкан нәсел вәкиле буларак, мин дә яхшы беләм себер татарларын. Сабыр, җыр-моңга бай, киң күңелле юмарт халык себер татарлары, чынлап та, ә менә Нәсиягә кадәр безне “чылбырдан ычкынган этләр” белән чагыштыручы булмаган иде алар арасында. Нәсиянең барлык себер татарлары исеменнән нәтиҗәләр чыгарып әйтергә хакы юк, чөнки ул аларның рухи халәтен җентекләп өйрәнгән кеше түгел. Аларның миңа үз фикеремне әйткән өчен ризасызлык белдерәчәкләрен алдан чамалап  торсам да, эндәшми кала алмыйм, чөнки себер татарлары - минем газиз халкым. Казан татарларын төрлечә гаепләүләр күп булды инде, күнегелгән, монысын да кичерермен. Минем, озын гомерем буе себер татарлары белән якын аралашып яшәгән, мәгариф системасының барлык баскычарын үткән ( укытучы, мәктәп мөдире, инспектор, методист, өлкә Укытучылар белемен күтәрү ингститутның милли мәктәпләр кабинеты мөдире), соңрак журналист буларак та аларның тарихын, гореф-гадәтләрен менталитетларын өйрәнгән кеше буларак, үземнекен генә түгел, күпчелек себер татарлары фикерен дә халыкка җиткерергә хакым бар.

  •         Себер татарларын аерым халык итеп таныту теләге белән татар мәктәпләрендә белем алмаган, әдәби телне өйрәнми калган тел галимнәренең йөрәкләре дөрләп яна, аларга җәмәгатьчелек вәкилләре дә кушыла. Шуларның берсе менә –  Нәсия Уразова.
  • Нәсия татар мәктәбендә укымаган, әдәби телне белми, халык фикере белән дә кызыксынмый. Ул Тубыл мәдәният үзәгендә эшләп алганнан соң, Төмәнгә килеп край музеена   эшкә керде, аннан Хәмит Ярми мирасына хыянәт итүе сәбәпле китәргә мәҗбүр ителде – моңа музей архивы мөдире Елена Усольцева сөйләгән аудиоязма дәлил, ул язма миндә саклана. Әдәби телдә бер татар китабы укымаган көенчә, ул, Флора Әхмәтова-Урманченың кандидатлык диссертациясенә ияреп, татар прозасында халык авыз иҗатын тикшерүгә багышланган тема буенча кандидатлык диссертациясен яклады да, Себердә үзенә урын таба алмаганнанмы, Төркиягә  китеп барды, инде хәзер аннан Идел буе татарлары белән бернинди уртаклыгы юклыгын исбатларга маташып ята.
  • Ә менә  кандидатлык диссертациясен яклаганда аңа Флора  Әхмәтованың Идел буе татар язучылары әсәрләре нигезендә язылган  диссертациясе дә, татар халкын бербөтен милләт итеп карап Казанда яшәп һәм иҗат итеп танылган фольклорчы-галим - якташыбыз Хәмит Ярминең фәнни мирасы да бик якын, кирәк булды, ул вакытта ул үзен татар итеп хис иткәндер, мөгаен. Хәмит Ярминең Төмәнгә кайтарылган фәнни мирасын кулына төшереп  үзләштергәч, докторлык диссертациясе әзерлеге турында да хәбәр чыгарган иде, никтер якламый гына китеп барды Төркиягә, инде анда “Әлиппа” язган икән. Әлиппа да кирәк кирәген...

  •           90 нчы еллар башында, мәктәптә татар телен укыту буенча  бай тәҗрибәле  укытучыларның “Әлифба-Әлиппа”ны бер битен әдәби телдә, икенче битне шул ук материалны себерчә итеп эшләп чыгарырга кирәк, дигән киңәшләрен тыңламыйча, себерцә генә эшләп, бастырып чыгарган иде Укытучылар белемен күтәрү институты. Әлиппа эшләүгә бәйле киңәшмәгә  Институтның мөдире Ада Китайгородская мине дә чакырган иде, мин җиткергән идем анда катнашучыларга укытучылар фикерен. Без тәкъдим иткәнчә эшләгән булсалар, укытучылар шатланып кабул иткән булырлар иде ул Әлиппаны, алар бит барыбер әдәби телне җирле тел үзенчәлекләренә таянып, себер теле белән чагыштырып укыталар, тик телдән генә, ә андый Әлиппа-Әлифба  басма әсбап буларак ярдәмче булыр иде алар өчен, себерчә генә булгач, аны бер мәктәп тә кабул итмәде. Шул елда (1990) Укытучылар белемен күтәрү институты каршында себер татарлары телен, мәдәниятен, тарихын өйрәнү лабораториясе ачылган иде, шунда эшләнде ул "Әиппа". Ул лаборатория  штатына Казаннан академик Диләрә Тумашева белән филология фәннәре кандидаты, себер татарларын аерым халык итеп күргән  галимә Суфия Исхакова да кертелгән иде. Җитәкчесе итеп тарих фәннәре кандидаты Ильяс Рафиков  билгеләнде. Ильяс татар дөньясына килеп кенә кергән иде, үзенең туган себертатар шивәсен әбисеннән отып калган кадәрле генә белә, сүз әйтмәде. Диләрә апа да  фикер әйтмәде Әлиппага карата, чөнки аның  Себердә татар телен укыту методикасы белән шөгыльләнгәне булмады, гәрчә кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре себер татарларының диалектларын фәнни тикешерүгә  багышланган булса да. Озак яшәмәде ул лаборатория, Укытучылар белемен күтәрү институты Төбәк мәгарифен үстерү институтына әверелгәннән соң таркалды, татар теле буенча бер фәнни хезмәткәргә калды, бүгенге көндә анда милли мәгариф буенча  бер белгеч- хезмәткәр дә юк. Татар җәмәгатьчелегенең моңа да исе китмәде. Югарыда әйтелгән себер татарлары телен өйрәнү үзәге әнә шул лаборторияне хәтерләтә. Булат Сөләйманов укулары кысаларында үткәрелә торган фәнни-гамәли конференцяләрдә дә себер татарлары тарихы, әдәбият татар дөньясына бәйле каралмады, аерым себер татарыныкы булып кына карала, быел ул укуларның 24 нчесе булып үтте. 

  •         Нәсия шуны да белми:   Себердә  әдәби телне укыту традициясе тирән тамырлы, бик бай, бүгенге көндә себер татарлары ул язганча түгел, әдәбигә якынрак итеп сөйләшә. Себерчә генә басылып чыккан китапларны авырсынып укыйлар алар, без бит алай ук саңгыраулатмыйбыз телебезне, диләр.  Себер татарлары диалектлары бер-берләреннән нык аерыла, Төмән татары белән Тубыл татары сөйләшкәнне тыңлап торсаң, сөйләм үзенчәлекләре  кайсының кайсы төбәктән булуын күрсәтеп тора. Кайсы диалектны аерым себертатар теле итеп мәктәпкә кертмәкче була икән тубыллы Нәсия Уразова? Себер татарларының уртак әдәби теле формалашмаган, дәреслекләр дә булмау сәбәпле себертатар телен туган тел итеп мәктәпкә кертү мөмкин булмады, әле дә мөмкин түгел.   Себер татарлары телен аерым тел итеп мәктәпләрдә укыту таләбенең  шаукымы мәктәпләрдә татар телен укытуга зур зыян китереп кенә калмады, гомумән татар милли-мәдәни үсешен дә тоткарлады.  
  • Бер-береннән ерак төбәкләр генә түгел, бер тирәдәге авыллар да башкаларыннан  тел үзенчәлекләре белән аерылып торалар. Бер Казанга баруымда троллейбуста барам, яныма бер татар ир-заты кереп утырды, көтмәгәндә үзенең кайгы-хәсрәте белән уртаклаша башлады минем белән, әнисен җирләгән көне икән. Таныш булмаган кешеләр белән сөйләшергә яратмасам да, мин  тыңладым бу кайгылы милләттәшемне. Кинәт әйтеп салды ул: “Сез, ахырысы, я табиб, я укытучыдыр?” Аның соравына җавап бирү урынына: “Мин дә сезне беләм, сез Апастан”, дип әйтүемне сизми дә калдым, ул кинәт утырган урыныннан сикереп торырлык булып тайпылды: “Кайдан беләсез мине, кем сез?!” -  дип ялварып калды. Минем аңа җавап бирерлек вакытым калмаган, тукталышыма килеп җиткән идем. Ул, минем аны “белүем”нең серен ачклый алмый калуыннан гаҗиз булып,  троллейбус тәрәзәсенә капланып,  миңа тилмереп караган хәлендә  үтеп китте. Мин ялгышмадым, ул Апас вәкиле булып чыкты. Аны тыңлаганда мин Себергә бабайлар Апас төбәгеннән узган гасыр башында Столыпин аграр реформасы буенча килеп төзегән туган авылымда калган бәхетле балачагыма әйләнеп кайткандай, анам теле бишегендә тибрәлгәндәй сиздем үземне. Гаиләбез Төмән шәһәренә күчкәнче 10 яшемә кадәр үстем мин Төмәннән 60-65 чакрымда гына булган ул авылда, шул замандагы авыл теле җан-бәгыремә тирән сеңеп калган икән. Янымда утырган кеше нәкъ безнең авылча, димәк, апасча сөйләште, хәтта көе дә безнең авыл сөйләшенең көе иде. Ул сөйләшне Себердә безнең әби-бабайлар түкми-чәчми саклаганнар, буыннардан-буыннарга бирелгән ул. Һәркемгә кадерле күкрәк сөте белән бергә җанга иңгән  газиз ана теле, бишек теле, мин туганнарым белән аралашканда шул телдә - гаиләм телендә сөйләшәм, татар дөньясына чыксам, әдәби телгә күчкәнемне сизми дә калам, табигый күчеш ул. Себер татарларының ана телләрен саклау омтылышы миңа аңлаешлы, әмма һәр төбәкнең телен аерым тел итеп карау мөмкин түгел ләбаса. Татарстанның үзендә дә татар теленең төрле диалектлары бар. 
  • Еллар уза барган саен заманалар үзгәрә, тел дә үзгәрә.  

  •        Себер татарлары белән Идел буе татарлары арасында күп еллар дәвамында булган тыгыз элемтәләр нәтиҗәсендә себер татарлары теле әдәбигә якынлашкан,  бүгенге көндә дәүләтчелеге, уртак әдәби теле булмаган себер татарларын борынгы телгә кире кайтарырга тырышу нәтиҗә бирми,  Төмән -Иртыш буе татарлары, Омски татарлары, бараба татарлары өчен уртак әдәби тел формалаштыру өчен мөмкинлекләр чикле, чөнки себер татарлары яшәгән төбәкләр таркау, бер-берләреннән ерак, башка сәбәпләр дә җитәрлек.  Сәламәтлегем өчен климат алыштыру сәбәпле  Ташкент- Ферганә якларында яшәп алдым мин, күпмилләтле катнаш мәктәптә рус телен укыттым, үзбәк, кыргыз, таҗик, рус класслары аерым булды, 15 тел укытучысының 14 - руслар, бер мин төрки телләрне тиз өйрәндем, коллегаларыма ярдәмче-методист та идем, таҗик телен генә өйрәнеп җиткерә алмадым, чөнки ул төрки тел түгел, фарсы телләр төркемендәге тел.  Себер татарларының теле төрле төрки халыклар телләре йогынтысында, алтайлылардан башлап, формалашкан, Идел-Урал татарлары теленең дә йогынтысы булган, шуның нәтиҗәсендә себер татарларының төрле диалектлары формалашкан. Мин кайбер төбәкләрдә  себер татарлары сөйләшенең нигезендә үзбәк телен ишетсәм, кайсыдыр төбәкләрдә, бигрәк тә Тубыл районының сазлар арасындагы Лайтамак, Вәчир авылларында, кыргыз теле йогынтысын сизәм. Ә менә Вагай районының иң ерак авылларының берсе, шулай ук сазлар, күлләр арасында утырган Усак (Аусак) авылында казан татарлары йогынтысы сизелеп тора. Анда "ц"ләштереп түгел, урыс яңгырашында "ч"ләштереп сөйләшәләр. Мин Төмән өлкәсе себер татарлары телен яхшы беләм, дип әйтә алам, ә Ом өлкәсенең бер районыннан чыккан укытучының  сөйләшүен беренче ишеткәндә миңа тәрҗемәче ярдәме кирәк булды.  Менә нигә кирәк һәр татарга да әдәби телне белү – аралашу, берләшү теле дә ул. 

  •         Себернең үзәге -Күкрәнде авылыннан (Тубыл районы) чыккан, Казанда яшәп фольклор дөньясында хезмәт итеп танылган галимә Флора Әхмәтова-Урманченың якташлрыбызга юллаган "Кадерлеләрем, якташларым, кардәш-кабиләм!" дип атаган хатында мондый сүзләр бар иде: "...Күрәсез, алда язылган һәммә матбугат безнеке, аны безнең кешеләр эшләгән, безнекеләр укыган. Бу уртак тел, уртак тарих. Без бөтен татар белән бергә тузга да, ташка да, чөй белән дә, каурый белән дә язганбыз..." ("Ак калфак" №2, 1999 ел, Төмән)

  •         Себертатар теле нык аерыла бит әдәби телдән, аны аерым тел итеп карарга буладыр, дигән фикер Казан галимнәре арасында да яңгырагалый. Ә менә миңа нык аерыла кебек сизелми, теләсә төбәк сөйләшен үз анам теле кебек кабул итәм,чөнки без, себерле һәм казанлылар, монда бер "казанда кайныйбыз", бер-беребезне аңлыйбыз. Себер татарлары фольклоры дөньясына кереп карасаң да, себер татарларының борынгы заманнардан бирле башка төрки халыклар, шул исәптән Идел буе татарлары белән дә икътисади-мәдәни багланышлары нык булганын күрсәсең. Соңгы 100-110 еллар дәвамында Себердә татарның этник төркемнәре аерылгысыз булып бергә уралган, себертатар әдәби тел формалашмый калган, себер татарлары телен аерым тел итеп ясау заманы үткән,  ахырысы, уртаклык көчәйгән.  Соңгы 30 ел дәвамында бара себер атарларының әдәби телен формалаштыру кирәклеге турында сөйләшүләр, әмма  барлык себертатар төркемнәрен дә канәгатьләндергән алфавит әле дә төзелеп бетмәде. Казан татарлары, Татарстан  тарафыннан каршылык булмады бит бу эштә, шунлыктан гомумтатар әдәби тел яши Себердә яшәүче татарларның мәдәни тормышында, мәктәпләрдә укытыла. 
  •         
  •         1930 елда ачылып, 1960 нчы елларның азагына кадәр яшәгән татар педагогия техникумы 1500 (бер мең дә биш йөз) укытучы әзерләп чыгарган, аларны чын мәгърифәтчеләр итеп әзерләгән ул уку йорты, алар әдәби телдә укытканнар, халык арасында мәгърифәти эшчәнлек тә алып барганнар. Ул педагогия училищесының үз заманында Себер татарлары  мәгърифәте  өчен әһәмияте  татар дөньясы өчен Мөхәммәдия мәдрәсәсеннән ким түгел, дисәм дә, ялгыш булмас кебек. Казанда  1853 елдан 1959 елга кадәр Тубыл педагогия институты каршында ачылган рус-татар бүлеге 250 рус һәм татар теле укытучылары әзерләп чыгарган, аларны Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап килгән белгечләр укытканнар, әдәби тел осталары булып чыкканнар анда укып белеп алган укытучылар. 1990 елда Тубыл педагогия институты каршында ачылган татар теле һәм әдәбияты кафедрасы 1911 елга кадәр эшләде, татар мәктәпләре өчен рус теле һәм татар теле укытучылары әзерләп чыгарды, шул ук елларда Төмән дәүләт университетында да татар теле укытучылары әзерли торган төркем булды, ул төркемдә себертатар телен өйрәнүгә  игътибар аеруча җитди булды. 

  •         Мин Төмәндә татар китапханәсеннән татар язучылары китапларын алып укып үстем, ул күптән ябылган иде инде. 90 елларда өлкә фәнни китапханәсендә милли китаплар бүлеге эшләп алды, аңа да  китаплар башлыча Казаннан китерелде, ул бүлек тә әдәби телне саклауга үзеннән зур өлеш кертте. Хәзер себертатар телендә дә иҗат итәләр каләм тибрәтүчеләр, китаплары әдәби телдә язылган китапларга караганда тизрәк бастырылып чыгарыла, әмма ул китаплар мәктәпләргә ургылып керә алмыйлар, чөнки алар балалар өчен язылмаган  - татар теле укытучылары шулай аңлаталар. Ул китаплар бүгенге себертатар сөйләшендә булса (борынгылыкка тартылмыйча), мәктәпләргә керү җиңелрәк булыр иде аларга, дигән нәтиҗә үзеннән-үзе сорала (напрашивается). Мәсәлән, су - сыу дип языла икән, бүгенге себер татары шулай язылуны кабул итәме? Әмма әдәби иҗатта каләм тибрәтүчеләргә тиешле ярдәм күрсәтүче,  алар арасында һәм  китап укучылар арасында фикер алышуны оештыручы, шәхесләре, оешмалармы, юк. Бар ул һәвәскәр язучыларны берләштерүче оешмалар: "Яңарыш" газетасы каршында Хәнисә Алишина җитәкләгән "Әдәби Төмән" оешмасы, Төмән ттар мәдәният үзәге нигезендә Клара Кучковская җитәкләгән "Себертатар язучылар берлеге", тик алар әдәби тәнкыйть белән шөгыльләнмиләр. Әдәби тәнкыйть тумый калды бездә, шунлыктан әдәби иҗатта язылган әсәрләр, китаплар саны артканнан-артып барса да,  сыйфат үсә алмый. 
  • Тәҗрибә шуны күрсәтә: әдәби телне бүгенге себертатар теленнән – җирле шивәдән  аермый, икесен  бергә өйрәнеп алып барганда гына  татар телен саклап калырга була Себердә. Хәзер, туган телне саклау кыенлашкан саен, татар теле укытучылары дәресләрен өч телдә алып барырга мәҗбүр - әдәби татар, җирле шивә һәм рус теле ярдәмендә дә, шулай үткәрелгән  уңышлы дәресләрне  күргәләдем мин мәктәпләрдә.  

  •         Мин электән шуны әйтә киләм: себертатар телен аерым тел итеп өйрәнү урыслашуны тизләтәчәк кенә, әдәби телне себертатар теленнән аерып өйрәнү Себердә әдәби телнең юкка чыгуына китерәчәк. Әдәби тел белән себертатар теленең табигый рәвештә барлыкка килгән аерылгысыз бердәмлеген җимерү халыкны тупыйкка гына алып керәчәк, ике телне бер системага салып өйрәнгәндә, кулланганда гына татар телен саклап калып булачак Себердә. Тик бу эш белән шөгыльләнүче галимнәр юк, булган галимнәр аерымлыкны тирәнгәрәк кереп өйрәнергә тырышалар. 
  • Себер татарларының культурасы дигәннән, Себердә дә – Ислам дине нигезендә формалашкан гомумтатар милли  культура, уртак фольклор, кайбер гореф-гадәтләрдә генә аермалык бар. 

  •         Бервакыт Төмәндә үткәрелгән имамнар форумында  Нәсия Уразова сүз сорап алып мөнбәргә чыкты да татар имамнары алдында урысча сөйли башлады: “Безнең, себер татарларының, иң югары культурасы – астаналар (Себергә Бохара якларыннан Ислам динен алып килгән шәехләр каберләре), нигә безгә Мәккәгә хаҗга йөрергә, астаналарга хаҗ кылуны оештырырга кирәк”, - дип шаккатырды форумда катнашучыларны. Имамнар, бертавыштан “гү” килеп, мөнбәрдән кудылар үзен. “Себер Исламы” дип сөйләүчеләр бер Нәсия Уразова гына түгел.  Өлкә Диния нәзарәте каршында  рухани-мәгърифәти “Хикмәт” газетасын чыгарганда Исламның берлеге, һәр төбәк өчен аерым Ислам була алмаулыгы, фәкать дини гореф-гадәтләргә  төбәккә хас гореф-гадәтләр кереп уралганлыгын аңлатуга  аеруча игътибар итә идек,  әмма Нәсияләргә барып җитми иде  Бохара  мәдрәсәсен тәмамлаган  гыйлемле укытучылардан белем алган элекке мөфтиебез  Галимҗан хәзрәт Бикмуллинның  вәгазьләре.  Нәсиянең Себердә Ислам динен тараткан бохарлы шәехләрнең каберләренә табынган хәлендә Идел буе татарларының Себердәге хезмәтләрен ят йогынты итеп күрүе сәер дә, аңлаешсыз да. Борынгы заманнардан бирле Казаннан дин әһелләре чакырылып китерелгән  Себергә, алар арасыннан данлыклы Манҗел мәдрәсәсендә дә укытучылар булган, алар да монда динне, рухи кыйммәтләрне ныгыту белән бергә телгә  йогынты ясаганнар, аларда белем алган имамнар аша халыкка килеп җиткән уртак татар теле, мәдрәсә шәкертләре Казаннан кайтарылган китапларны укыганнар.  Себер татарлары арасыннан Троцки мәдрәсәсендә белем алып кайткан  имамнар шактый булган, алар да гомумтөрки тел нигезендәге иске татар-әдәби телдә укыганнар анда, себертатар теленә алар да ясаган йогынты. Беренче совет мәктәпләрендә, алар өчен укытучылар әзерли торган курсларда Манҗел мәдрәсәсен тәмамлаганнар белән бергә Казанда "Мөхәммәдия", Оренбургта "Рәсүлия", Уфада "Галия" мәдрәсәләрендә белем алган имамнар килеп укытканнар, алардан да булган  себер татарлары теленә йогынты. Яратасыңмы, юкмы казан татарын, тарихи чынбарлыкны танымый будыра алмыйсың, хәзер Татарстан йогынтысын өзеп кенә тарихны кире кайтара алмыйсың.  

  •         Аерым галимнәр генә хәл итә алмый  себер татарлары өчен тел мәсьәләләрен, гомумән, татарның бердәмлеге мәсьәләләрен. Дистәләгән буын себер татарлары мәктәпләрдә әдәби телдә белем алды, әдәби тел фән буларак әлегә кадәр укытыла. Татар мәктәпләрендә белем алган буыннарга үз ана телләре дә газиз,әдәби тел дә бик кадерле, себерле-казанлы катнаш никахлар күбәйгәннән-күбәя бара, яшьләр аерылмыйлар этник төркемнәргә, татар дип кавышалар бер-берләре белән милли гаилә корасы килгән татар яшьләре. Мин соңгы елларда гына да күп булдым этномәдәни компонентлы итеп кенә калдырылган татар мәктәпләрендә, укучыларга провокацион сорау да бирә идем: “Бәлки сезгә әдәби телне өйрәнеп азапланырга кирәкмидер, мәктәптә себер теле генә укытылса җиңелрәк булмас идеме?” Һәр мәктәптә дә укучыларның җавабы бердәй булды: “Юк! Без үз ана телебезне беркайчан да онытмабыз, мәктәптә безгә әдәби телне өйрәнергә кирәк, татар дөньясыннан төшеп калмас өчен кирәк безгә әдәби тел”. 

  •         Пенсиягә мин Төмәннән 20 чакрым гына ераклыктагы Индрәй авылында мәктәп директоры булып эшләгәннән соң чыктым. Барлык фәннәр рус телендә укытылса да, татар теле белән әдәбиятка атнасына 5 сәгать бирелә иде ул заманда, сыйныфтан тыш тәрбия эшләрен саф әдәби татар телендә алып бардык, җирле шивә дә читкә кагылмады, теләгән кеше үз телендә сөйләште, ата-аналар да бик канәгать иде мәктәп эшеннән. Үзгәртеп кору елларында бу мәктәпнең әле бер директоры, әле икенчесе, үзләре татар булсалар да, татар телен факультативка калдырдылар. Алардан соң миндә рус телен укыган, югары  блемле рус теле укытучысы белгечлегенә ия булган  Индрәй кызы Рәүфәне куйдылар директор итеп. Ул татар теле мәҗбүри укытыла торган  уку планына күчерде мәктәпне. Соңгы елларда рус гаиләләре дә килеп урнаштылар  Индрәйгә, алар гына түгел, кайбер татар ата-аналары да татар телен укыту мәҗбүри булуга ризасызлык белдереп, факультативка (аңа теләгән балалар гына йөри) кайтуны таләп итеп килгәннәр яңа билгеләнгән мәктәп мөдиренә. Рәүфә әйткән аларга: "Бу татар этномәдәни компонентлы мәктәп, уку планында күрсәтелгәнчә,  татар телен укыту - мәҗбүри, әгәр дә балаларыгызның татар телен өйрәнүен теләмисез икән, Боровой ерак түгел, андагы рус мәктәбенә бирегез аларны, - дип, катгый белдергән. Беркем дә Боровойга илтеп бирмәгән баласын, рус балалары да теләп йөри татар теле дәресләренә хәзер бу мәктәптә, без килеп керүгә алар да "Исәнмесез!" дип каршы алдылар.  Истән чыкмый анда  булган очрашулар. Алдан хәбәрләшеп, киттем Индрәй мәктәбенә, Рәүфә мине автобус тукталышында каршы алды. Мин эшләгәндә аның әнисе Рауза башлангыч сыйныфларны укытты, мәктәп фатирына ремонт ясалганда ике айлап мин аларда яшәп, туганлашкандай булып калдык. Атлыйбыз мәктәпкә таба сөйләшә-сөйләшә, мине Рәүфәнең саф әдәби телдә сөйләшүе гаҗәпләндерде. Сорамый булдыра алмадым: "Рәүфә, син үзең рус телен укытасың, ә Казаннан әле генә килеп төшкән Казан татарыдай сөйләшәсең, кайчан өйрәнеп алдың әдәби телдә шулай оста  сөйләшергә?" "Мәктәптә укытылды бит татар теле, апа, сездән дә өйрәнеп калдык бит инде. Безне  Казан семинарларга чакырып тора, анда барып төшсәм,  казанчага җиңел генә күчәм дә китәм, кызыклы идеяләр белән рухланып кайтам, Себергә әйләнеп кайтсам, тагын үз дөньябызга чумам...",  -  диде ул. Шулай,  әдәби тел, татар дөньясы, Казан ят түгел күпчелек себер татарына. Казан татарлары да "Себер белән куркытмагыз, Себер үзебезнеке" дип, җырларда җырлаганнар. Әдәби телне камил белгән себер татары үз ана телен дә шулай ук белә, беркайчан онытмый, алар бер-берләрен саклыйлар. 

  •         Себердә яшәүче татарлар өчен  әдәби тел, Себер шивәсе – уртак байлыгыбыз, себер татары белән казан татары өчен тел тоткарлыгы чынлыкта юк,  аны уйлап чыгаручылар гына бар. Мин 50 нче  елларда татар педагогия училищесын тәмамлап, Төмәннән ерак себер татарлары авылында башлангыч сыйныфны татар телендә укыттым, татар мәктәпләрендә барлык фәннәр татар әдәби телендә укытылган заман иде. Булат Сөләйманов авылы – Сопра иде ул (элекке Дубровное, хәзер Вагай районы). Себертатар балалары минем телемне аңлыймы икән, дигән уй да килми иде башка, искиткеч сәләтле укучыларым йотлыгып укыдылар әдәби телдә. Авыл халкы өчен минем телем, минем өчен алар теле ят булмады, миндә белем алган шул сыйныф балаларының берсе генә башка һөнәргә ия  булды, калганнары барысы да – укытучылар, кайсы татар мәктәбендә, кайсы рус мәктәбендә эшләде, мактаулы исемнәргә лаек булдылар, үзем белән элемтәдә торучылары әле дә  әдәби телдә сөйләшәләр минем белән, тел аеручыларга карата ризасызлык белдерәләр, ә бит мин аларны барлыгы бер ел гына укытып калдым, институтка укырга киттем.  Мине авыл халкы яратты, мин аларны, казанлы, себерле дигән сүз дә булмый иде – без татарлар идек.  Себер татар балалары әдәби телне аңламый, әдәби тел балаларның фикерләү сәләтен үстерүгә тоткарлык ясый, ана телебезне оныттыра, дигән сүзләр – ялган. Моңа бәйле бер гыйбрәтле истәлек саклана күңелемдә. 

  •         Күп йөргән күпне күргән була. Ташкент шәһәрендә бер мәҗлестә рус мәктәбендә үзбәк телен алып барган укытучы Мәрьәм ханым белән танышырга насыйп булды миңа. Сугыштан соңгы елларда яшь укытучы - Башкортстан кызы  Мәрьям Үзбәкстанга чыгып китә, Ташкентка килеп төшкәч, аны бер үзбәк кышлагына 4 нче сыйныфны укытырга җибәрәләр. Ул елларда 4 нче сыйныф имтихан тапшыра иде. Бер ел үтә, бер имтиханны карап китәргә дип,  район мәгариф бүлегеннән инспектор килеп төшә,  имтиханнар тәмамланганчы тора шунда. Укытучыларны киңәшмәгә җыя. "Сез беләсезме арагызда  нинди гаҗәеп талантлы укытучы барлыгын?  Мәрьям төпле  белем  биреп кенә калмаган балаларга, аларны бер ел эчендә татар теленә дә бик әйбәт өйрәткән, укучылары камил татар телендә тапшырдылар имтиханнарны, - дип, гаҗәпләнүен, соклануын белдерә, шуңа да, кызыксынып, имтиханнар төгәлләнгәнче китмәгән икән шул кышлактан. Үзбәк телен белмәгәнлектән татар телендә укыткан Мәрьям, укучылар да, ата-аналар да ризасызлык белдермәгәннәр, чөнки үзбәк балаларына кыен булмаган татар телендә белем үзләштерергә, үзләре дә сизми калганнардыр безнең телгә күчүләрен. 

  •         Төрки телләр шулкадәр якын, аңлаешлы  бер-берләренә, үз ана телен белгән кеше икенче төрки телне җиңел өйрәнә. Шулай ук себер татарына  кыен түгел әдәби телне өйрәнү, бигрәк тә әзерлекле,  сәләтле укытучы укытса. Башлангыч сыйныфлар һәм татар теле укытучылары әзерләү - хәлиткеч җитди, актуаль  мәсьәлә бүгенге көндә Себер өчен, ә татар этномәдәни компонентлы мәктәпләр өчен укытучылар әзерләү күптән юкка чыкты.    

  •         Ничек шуңа күз йомарга була: себер татары теленә әдәби тел куркыныч янамый, урыслашудан йотыла татар теле. Шәһәр татар яшьләре урысча гына сөйләшәләр, татар телен өйрәнәселәре килә. Аларга да сорау бирәм: “Әгәр дә татар телен өйрәнү курслары ачылса, кайсы телне өйрәнер идегез? “ – дим. “Әлбәттә, әдәби телне!” – диләр алар. Булат Сөләйманов әдәби телдә язды шигырьләрен. РСФСР ның атказанган укытучысы, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләгенә лаек булган якташыбыз Якуб Зәнкиев ике роман язып калдырды - әдәби телдә, геройларның сүзләрен җирле сөйләм телендә бирү аеруча бизәк енгә өстәде алар әсәрләренә. 

  •         Минем Булат Сөләймановка багышланган берничә мәкаләм дөнья күрде, татар һәм рус телләрендә, алардан бер эпизодны китерми уза алмыйм. Мин Сопрада эшләгәндә Булат туган авылыннан 100 чакрым ераклыктагы Карагай авылында (элекке Дубровное, хәзер Вагай районы) китапханәче булып эшли иде, Карагай мәктәбендә урта белемен экстерн рәвешендә тәмамлады. Шимбә-якшәмбедә кышкы ачы бураннарда да, язгы яңгырлы-җилле көннәрдә дә  туган авылына кайтмый калмый, шимбә кичен миндә үткәрүе гадәткә керде, сәгатьләр буе сөйләшеп утыра идек. Бер кичтә серен ачты ул: "Гаҗәпләнәсездер инде минем  яллар саен шулкадәр вакытыгызны алып утыруларыма. Мин бит шагыйрь булу турында хыялланам, булам мин шагыйрь, әдәби телдә, Тукай телендә язачакмын. Әдәби телнең чын яңгырашын мин беренче сездән ишеттем, тел өйрәнергә йөрим мин сезгә", - диде. Себер аһәңе белән сугарылган шигырьләрен соңгы көннәренә кадәр гомумтатар әдәби телдә язды ул. Үзгәртеп кору чоры башлануга туган халкының, ана теленең хокуклары өчен көрәшкә күтәрелде, аның өлкә басмаларында  чыккан "Нет языка - нет народа" дигән мәкаләсе әле дә телләрдән төшми. Ана телен торгызу - көрәшенең төп максаты иде. Шулай булуга карамастан, әдәби телдә язуын дәвам итте, себер шивәсендәге аерым сүзләрне генә кертә иде шигырьләренә. "Ана телең өчен шулкадәр көрәшеп тә, ник шигырьләреңне себерчә язмыйсың?" - дигән сорауга аның җавабы шундый булды: "Булдырылсын себер татарларының уртак әдәби теле - ул телдә дә язармын". Булат Сөләймановның дөньядан китүенә 30 ел вакыт үтте, аның истәлеген кадерләп саклый Себер татарлары, шигырьләрен яратып укыйлар, иҗаты студентлар, галимнәр тарафыннан өйрәнелде.  Аның иҗатын тикшереп өйрәнүчеләр һәм себер татарларын аерым халык итеп аеручылар бу көрәшләрендә Булат Сөлйәманов исемен байрак  итеп кулланалар, ә менә аның  әдәби телне инкарь итмәвенә игътибар итмәделәр, итмиләр.  
  •  
  •         Гадәтемчә дөресен язарга алынгач, мондый сорау да куймый булдыра алмыйм. Кирәкме бүген Булат Сөләймановның шигырьләрен себер татарларының кайсыдыр бер диалектына күчерү? Моңа риза булыр идеме ул үзе? Себер татарлары аның шигырьләрен ул язганча - оригиналда укуларын дәвам итсәләр яхшырак булмас идеме? Әлегә кадәр "аңламыйбыз Булат Сөләймвановның әдәби телдә язган шигырьләрен" дигән кеше булмады үз ана телләрен белгән себер татарлары арасында. Әдәби әсәрләрнең бер телдән икенчесенә тәрҗемә ителүе, ул телне белмәүчеләр өчен бит, ә себер татары әдәби телне белә, үзара үз шивәсендә өйләшсә дә. Бу сорауларым сәбәпсез  түгел. Быелгы Сөләйманов укуларына багышланган түгәрәк өстәлдә мөхтәрәм Тубыл шагыйрәсе - 26 китап авторы Галия Абайдуллина Татар Конгрессы бүләк иткән сертификатка Булат Сөләйманов шигырьләрен себерчәгә күчереп, китап итеп чыгарырга вәгъдә бирде, катнашучылар дәррәү хупладылар аның ниятен. Мин моны себер татарларын әдәби телдән читләштерү чарасы итеп кабул иттем. Кичерсен мине Галия ханым. Бу минем карашым, йөрәгем белән инанган фикерем, Булатны, аның иҗатын, аның Татарстан язучылары белән үтә  җылы мөнәсәбәләрдә, аерылгысыз элемтәдә  яшәп иҗат иткәнен, үзенең татар әдәбияты вәкиле булуына сөенеп, Тукай рухына, әдәби телгә  соңгы көннәренә кадәр тугрылыклы булып калганлыгын яхшы белгән кеше  фикере бу - минем фикерем. Татарстан язучылары Булатны Тукай рухында иҗат итүче шагыйрь дип атадылар. Кирәкме себер татарларына Булат шигырьләренең Тубыл шивәсенә  күчерелүе - халык үзе әйтсен иде җавабын. 

  •         Шулай, Нәсияләр коткысына бирелгәннәр дә бар, әмма  себер татарларының күпчелеге татарны бербөтен милләт итеп күрә, себер татарларының рухи-мәдәни мирасы татар мәдәниятенең кадерле бер өлешен тәшкил итүен, бердәм булганда гына сакланып калырга, үсешкә ирешергә мөмкин икәнлеген аңлап, татар дөньясында каласы килә. Татарстанның да  себер татарын үз милләтәше итеп күреп, аңа ярдәм кулын сузып торуына бер мисал:  себер татарлары телен, мәдәниятен, тарихын 60 елдан артык, гомере буе, өйрәнгән галим - тюрколог, филология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры Фәрит Йосыповның "Себер татарлары. Рухи мәдәният җәүһәрләре. Себер татарлары фольклоры антологиясе" дигән саллы хезмәте. Аның төрле жанрларга багышланган 4 томы дөнья күрде, Татарстан Республикасы финанслады  ул  меңгә якын битләрдән торган томнарны. Себер татарларын дөньяга таныткан бу китапларны дөнья төрки халыклары сокланып, рәхмәтле булып кабул итте. Себер татарларының рухи-мәдәни мирасы татар дөньясының гына түгел,  төрки  мәгърифәтенең гүзәл бер өлеше булуын дәлилләп күрсәтте Фәрит Йосыповның бу фәнни хезмәте. 
  • Бүгенге вәзгыятьтә татар үзенең милли йөзен, туган телен, мәдәниятен, рухи-мәдәни мирасын кече халык булып түгел, бөек, бердәм  халык булып кына саклый ала. Бабайлар да  “Бердәмлектә  -  көч”, - дип, ташка уеп калдырганнар.  

  •         Күлләрне, елгаларны, урманнарны хосусый кулларга күчерелүдән сакларга кирәк, шуның өчен территориаль автономия алуга ирешергә кирәк безгә, моңа  казан татарлары белән бергә булу тоткарлык ясый, дип аңлаталар телне аеру,  себер татарарын аерым халык итеп татар дөньясыннан аерып чыгару тарафдарлары.  30 елдан артык бара бу көрәш, ләкин  казан татарларын ят халык, татар әдәби теле – колониаль тел, дип такылдаудан уза алмый бу хәрәкәт. Дәүләт территориаль автономия булдырмаска тырыша, шуның өчен дә “Әлиппа”лар белән, һәвәскәр сәнгать төркемнәренең концертларыннан гына торган “Татар мәдәнияте көннәре”, Сабантуйлар белән, себер таталарын өйрәнү өчен аерым үзәкләр белән   алдаштыралар халыкны. Булсын иде дә соң территориаль автономия, моны казан татарлары хупларлар гына иде, аңа әдәби тел тоткарлык ясамас иде. Тик себер татарларының территориаль автономияләре була алган хәлдә дә гамәлдә себер татарлары белән казан татарларын аеру мөмкин булмаячак, аерылу гаиләләрне таркатуга тиң булыр иде. Тәмам урыслашып беткәнгә кадәр әдәби телне Себер татарлары мәдәни тормышыннан куып чыгару мөмкин булмаячак, лип уйлыйм мин.

  •         Файдасыз, зыянлы көрәшнең аянычлы нәтиҗәләре күз алдыбызда: өлкәдә бер генә дә милли мәктәп юк, милли китапханә юк, иҗади үсеш, себер теленең гомумтатар әдәби тел белән уртаклыгын, уртак тарихны өйрәнүче  үзәкләр юк, мәдәният, сәнгать үзешчәнлек дәрәҗәсеннән уза алмый, шәһәр-район мәдәният учакларын колачлап, аларга методик ярдәм күрсәтеп дан казанган өлкә татарлары мәдәният үзәге 1997 елда ук ябылды, шуннан бирле район мәдәният учакларына методик ярдәм күрсәтүче оешма юк, аларның хәле, техник-матди базасы, хезмәткәрләренең һөнәри әзерлеге белән кызыксынучы да юк хәтта, оптимальләштерүләрдән соң ничә авыл клубы, мәктәпләргә кушканнан соң ничә китапханә калды, дигән сорауларга да җавап бирүче юк, чөнки өлкә мәдәният үзәге юк. Тел укытучылары әзерләү күптән туктатылды, мәдәният, сәнгать буенча милли белгечләр әзерләү беркайчан булмаган.  Татар китап нәшрияте юк. 90 нчы елларда "Берлек" иҗтимагый фонды Китап нәшрияте өчен саллы база булдырган иде, ул фонд куллардан-кулга күчү процессында юкка чыкты, өлкә татарлары Конгрессы оештырган Татар нәшриятедә берничә китап чыгарды да ябылды, Минзат Ибтуллин оештырып рәсми теркәүдән уздырган "Татар китап нәшрияте" еллар дәвамында, тырмаша-тырмаша дигәндәй, шактый китап-брошюралар чыгарды да, ул да тынды, чөнки аңа беркайдан бернинди матди ярдәм булмады.  

  •         2 ел элек узган өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте корылтаеннан соң “Тюменская правда” газетасында шул мәҗмугада эшләүче журналист Вәли – Валерий (урыс-татар катнаш гаиләдә туып үскән) Кәримовның “Имитация движения” дигән күләмле мәкаләсе чыкты,  аңа карата татарлардан кайтаваз булмады, шуннан соң Вәлигә татар темасына язу тыелды, мин дә Вәлигә кушылып язган мәкаләмне бирми калдым, бастырылмаячагын аңлап.   Татар мәдәниятенең күз буяу дәрәҗәсендә булуын конкрет мисаллар белән күрсәткән иде Вәли.
  • Татар матбугат чаралары – күп сораулар тудырып торган үзе бер зур аерым тема.
  • Татар милли үсеш хәрәкәте торгынлыкта – менә нәрсә борчырга, уйландырырга тиеш иде татар элитасын.   
  •  
  •         Төмән өлкәсенең татарлар борынгы заманнардан төпләнеп яшәгән көньягында 1960 ны елларда 156 татар мәктәбе булган, укыту 60нчы еллар азагына кадәр әдәби телдә барган, хәзер урыс мәктәпләренең филиалларына әверелдерелгән  татар этномәдәни компонентлы 47-48 мәктәп калды, мәктәпләрдә туган телне өйрәнүче балалар саны татар балаларының 15 ләп кенә процентын  тәшкил итә, чөнки авыллар бушый, халкы шәһәргә агыла, ә шәһәрләрдә татар теле укытылмый. Ике шәһәрдә төрле милләт балалары укыган берәр катнаш этномәдәни компонентлы мәктәп бар -  Төмәндә Кырынкүл битәсендәге (элекке татар авылы) 52 нче мәктәп, Тубылда – 15 нче мәктәп, тик алар татар теленә кагылышлы хәлләрендә исәптә бар, санда юк, дияргә була. Бик әйбәт эшлиләр ул мәктәпләр, күркәм тәҗрибәләре, традицияләре бар, әмма ул мәктәпләрдәге  урыс мөхитендә укыган балаларны факультатив кына  туган телгә өйрәтә алмый.  Гомумән татар мохите юк хәзер бездә, дисәм, ялгыш булмас.  
  •   
  •         1995 елда өлкә мәгариф бүлегенең ул замандагы мөдире Виктор Гаврилович Новиков (вафат) “Ак калфак” җәмгыяте үтенеченә җавап итеп, татар  гимназиясенә база рәвешендә “Татар балалары өчен өстәмә белем бирү учреждениесе” ачып биргән иде Төмән шәһәрендә. Беренче елда гимназиянең беренче сыйныфын ачу кирәк иде, әмма 35 ләп штат берәмлеге бирелгән бу учреждение гимназия сыйныфын ачмады, төрле түгәрәкләр оештырып башлап җибәрде эшен, тәкъдим ителгән бинадан (бушаган балалар бакчасы бинасы) баш тартып, кечкенә генә бинага (чәйханә итеп әзерләнгән) кереп утырды, анда гимназия булдыру турында уйларга да мөмкин түгел иде. Шуңа каршы килеп, икадәр тырышып караса да, “Ак калфак” гимназия ачтыра алмады – үзенең иң зур, иң изге ниятенә ирешә алмады ул, чөнки татар элитасына кирәкмәде татар гимназиясе, алар хәл итте бар нәрсәне дә. Башта аның исемендәге "татар балалары өчен"дигән сүзләрне "төрки балалар өчен" дигән сүзләр белән алмаштырып, тора-бара  Төмәндәге барлык диаспора милләтләре балалары өчен “Этнос” үзәгенә әверелдерделәр. Ул вакытта да булды әйтүчеләр: “Үзебезнең телебезне торгызыйк әле, гимназияләребезне дә булдырырбыз". Шулай итеп,  милли территориаль автономия, районнар күләмендә генә булса да, оештыруга көч түгү урынына, этник төкемнәрне бер-берләренә каршы куеп ыгы-зыгы чыгарып,  татар җәмгыятен зәгыйфьләндерүчеләр үзгәртеп кору таңында ук булды, еллар үтү белән аларның күбесе аңлады ялгышларны.  Хәзер яңа буын калкып чыкты алар урынына, күп түгел алар, әмма зыяннары зур. 90 нчы еллар башында 70 мең татар яшәгән өлкә үзәге Төмән шәһәрендә (соңгы елларда шәһәрдә татарлар саны бермә-бер артты) татар мәсьәләләре белән барып керерлек урын юк. Төмән шәһәре Татар мәдәнияте үзәгенең бинасы кечкенә, эш өчен җитәрлек түгел, тирә-юнь микрорайонга мәдәни хезмәт күрсәтү дә аңа йөкләтелгән, эшләп акча булдырырга мәҗбүр ителгән, шуңа норма куелган. Иҗтимагый оешма шунда җиңел генә кереп җыелыш та үткәрә алмый хәзер, аның өчен мәдәният департаментыннан махсус рөхсәт алырга кирәк. Мондый шартларда иҗтимагый оешмалар да нәтиҗәле эшли алмый. Идел буе татарлары белән көрәшүгә түккән көчләрен ичмасам бер бина алуга юнәлдерсеннәр иде Нәсия кебекләр. Андый изге гамәлләр өчен “бәйдән ычкынган эт” кебек булу да гөнаһ булмас иде шикелле.   

  •        Җыеннар, мәҗлесләр күп үтте “Этнос”та. Әлегә кадәр аккалфаклыларның күңелдәрендә ачык яра булып торган гимназия мәсьәләсенә кагылганда Себер шгыйре Булат Сөләймановның дөньяга чыкмый калаган соңгы шигырьләренең берсендә: "Чәйләр эчтек, мәйләр эчтек. Нигә безгә әдәбият, нигә безгә мәдәният!" - дип язып калдырган сүзләре искә төште. 
  •  Әле ярый, ничек кенә булмасын, “Этнос”та кайбер чараларны үткәрә идек аның беренче җитәкчесе заманында, гимназия ача алмасак та. Хәзер  анда  барып керүләр дә чикләнде. Аңа балалар иҗатын үстерүче берничә учреждение кушылды - оптимальләште ул...   
  •  Менә нәрсәләр  турында уйланырга кирәк иң беренче чиратта Себер татар элитасына -  әдәби тел белән көрәшергә түгел. Җирле төп халык себер татарлары, әдәпле, сабыр халык, ил патриотлары, каһарманнары белән дан тота, бюджетка салым түли. Шул халыкныңмы юк хакы  мәдәни үсеше өчен лаеклы биналы, милли мәктәпле, милли китапханәле, милли нәшриятле, милли театрлы, милли филармонияле, әлбәттә, тулы канлы фәнни үзәкле  булырга?! Моңа себер татарларының гына түгел, Идел буйларыннан килеп төпләнгән татарның да хакы бар. Үзләренең халыктан ерак  максатларына ирешү өчен казан татарын  ят, килмешәк итеп күрүнең мәгънәсе, иң мөһиме – файдасы юк, ә зыяны бар. Шуның нәтиҗәсендә төбәк татар милли үсеш хәрәкәтеннән казан татарларының читкә китүләре генә дә нинди зур югалту бит.  Әдәпле халык дип, татар авылларына руслар кереп урнаша хәзер, тик, ни кызганыч, мәктәптә татар теле укытылуга каршы чыгалар алар, урыслашуны тизләтәләр, аларның хаксыз, канунсыз таләпләрен туктатырга сәләте оешмалар юк. 
  •  
  •         Казан татары белән бергә булган өчен бирми тормый дәүләт себер татарына нинди дәрәҗәдә булса да дәүләтчелеген булдырырлык  статусны, чөнки ул катлаулы эш.  90 нчы еллар башында үзенең электән килгән көч-куәте, бер татар булып оешкан булуы  ярдәмендә күп уңышларга ирешкән иде Төмән-Тубыл татарлары, ул табышларның күбесе юкка чыкты инде. Билгеле ки, сәбәбе, беренчедән,  дәүләтнең милли сәясәтенең тискәре якка үзгәрүе булса, икенчедән,  татарның таркаулыгы, бер-берсен кимерә-кимерә хакимият  алдында абруен югалтуы да зур җимергеч роль уйнады. Зур көчләр куеп яулап алынган табышларның юкка чыгуын сүзсез, каршылыксыз йота барды амбицияләр әсире булган татар элитасы, булдырылганны саклап калу өчен көрәшмәде.
  • Татарның көче, кыюлыгы  бер-берен ашарлык кына булып калмасын иде!

 

  •  

 

.