M Сазъяк авыллары ни хәлдә PDF Печать E-mail
Деревня
18.02.2020 13:07

.

Кем җаваплы  сазъяк татар авылларының социаль-көнкүреш хәлләре өчен?



 

Беләбез ки, күптән түгел Тубыл районының  Ачир авылында  аңлашылмаган чирдән кинәт  кешеләр авырый башлады, шул авырудан үлем очраклары да булды. Өлкә Администрациясе тиз арада авыруларны саз аръягында утырган Ачирдан хастаханәгә китереп с дәвалау  чарасын  күрде, табан балыгында “гафф” чире булуы ачыкланды, әмма бу чирнең сәбәбе фаразланып кына калды шикелле, кайдан, ничек, ни сәбәпле  килеп чыкканлыгы ачыкланмый калды.

 

Бүген тынды ди бу чир, ә иртәгә тагын калкып чыкмасмы? Шул көннзрдән бирле бу сорау минем уемнан чыкмый, әледән-әле  Лайтамак авылында 6-7 ел элек булган бер хәл килеп төшә исемә, йоклап кына китмәдеме икән бу чир, дигән уй туйдыра башта.

 

Ул чактагы өлкә мөселманнары  Диния нәзарәте рәисе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин, Кырынкүл мәчете Идарәсе җитәкчесе Яхъяитдин-хәзрәт, “Хикмәт” газетасының баш мохәррире  булган мин  кышкы юллар өзелер алдыннан гына, март аенда, Галимҗан-хәзрәтнең үз җиңел машинасында Лайтамак  хәлләрен белеп кайтырга дип киттек. Тубылдан Лайтамакка сузылган сикертмәле юл буйлап барганда кышкы юлның даими каралып, чистартылып тормаганлыгын үх җаннарыбыз-тәннәребез белән  тойдык, кичердек.  Мәчеттә җомга намазыннан  соң  авыл кешеләре  белән аралашып, мин мәктәптә дә булып чыкканнан соң, татар гадәтенчә,  Лайтамак мәчете имамы Рафаэль-хәзрәт безне үз өенә чәйгә алып кайтты.

 

Хуҗабикәнең алтын төсенә китереп мичтә кыздырган табан балыкларының  иң кечкенәсен  сайлап ашадым да өстәл артыннан торып та өлгермәдем, тышка атылып чыгып киттем, шаулатып костым. Аннан соң тагын ике мәртәбә чыгарып костырды. Шуннан  мине коточкыч калтырата башлады, урынга салып, өстемә  кат-кат җылы юрганнар япсалар да, кайнар чәй эчертеп карасалар да, калтырау көчәеп кенә торды. Авыл фельдшерын китерделәр, аңа кадәр 130 дан артмаган кан басымым 190 га күтәрелгән иде. Мине машинаның арткы  урындыгына яткырып, Тубыл шәһәренең хастахагәсенә көчкә кайтарып җиткерделәр, анда төн буена медицина  ярдәме күрсәттеләр, күзәтеп тордылар, лихорадка хәленнән чыгардылар, кан басымын нормальләштерделәр, әмма ни булганлыгын аңлата алмадылар. Минем исән-калу-калмавым өчен нык куркып борчылган  булулары турында вакытлар үткәч кенә белдерделәрЛайтамакка бергә барган  юлдашларым.

 

Балыктан зарарлануым үзем өчен ачык иде, чөнки минем белән андый хәл гомеремдә дә булганы булмады. Хәзер мин, әгәр дә Аллаһы Тәгалә ярдәме белән ашказанымда бернәрсә дә калмаслык итеп костырмаган булса, минем  гомерем шул көнне Лайтамакта  өзелгән булыр иде, мин ашаган балыкта да шул ук “гафф” я булмаса башка вирус булгандыр, дип уйлыйм. Бу чир аерым балыкларны гына зарарлагандыр, Ачир-Лайтамак якларында йоклап кына ятадыр ул, теләсә кайсы вакытта калкып чыгуы мөмкин бит, дигән уй борчый мине бүген.

 

Төмән өлкәсенең  сазлыклар арасында яшәп калган 24 авылы бар, шуларның күпчелеге –  Түбән Тәүде, Яркәү, иң күбесе Тубыл һәм Вагай районнарының  борынгы себер татарлары авыллары. Ник уңайлы җирләргә күчеп утырмыйсыз,  дип әйтүчеләр дә булды аларга. Андый киңәш бирү  генә җиңел ул. Себер татарлары гасырлар дәвамында яшәгән төбәкләренә  тирән нәсел тамырлаы белән береккәннәр, яшәү рәвешләре, ризыклары шул төбәк табигатеннән, табигатьне, күлләрне саклау ысулларын беләләр иде алар.   Советлар чорында  миллионер балык колхозлары да бар иде, очкычлар оча, кечкенә генә авылларда да мәктәпләр ябылмый, фельдшерлык пунктлары эшләп тора, халкы бай иде. Шул елларда өлкә укытучылар институтының милли мәктәпләр кабинеты мөдре буларак  татар авылларын йөреп чыккан кеше буларак белеп әйтәм бу турыда.     

 

Үзгәртеп кору, капитализмга күчү  чорында сазъяк татарларының  хәлләре кинәт авырайды,  дөньядан өзелеп калгандай булдылар алар, җәйләрен очкычлар очуы да туктаган иде, мәктәпләре, медицина  пуктлары, клублары искерде я ябылды, хәтта күлләрен дә аларны саклый, сәламәтләндерә белмәгән шәһәр кешеләре тарафыннан  хосусыйлаштыру да башланган иде, ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ иде Сазъягы.   

 

Танылган дәүләт эшлеклесе,  ул замандагы өлкә Думасы депутаты,  өлкә губернаторы  Сергей Собянинның ышанычлы вәкиле Әхтәм Каюмов күтәреп чыкты саз авыллары проблемнарын.  Нәтиҗәдә,  Төмән өлкәсе Хөкүмәте һәм Дума бергәләп “2003-2005 еллар өчен сазъяк  (труднодоступный) авылларга социаль ярдәм программасын” төзеп кабул иттеләр, өлкә бюджетыннан акча 2002 нче елда ук бүленеп бирелә башлады. Шул программа нигезендә Тубыл районының Ачир, Вагай районының Аусак (Усак) авылларында  яңа мәктәпләр салынды, барлык авыллларда медицина пунктлары  торгызылды, мәктәпләр, клублар яңартылды, очкычлар рейслары гамәлгә кертелде, кышларын юллар (зимник) салынды, алар каралып торылды, суны күлдән  эчкән халыкка су скважиналары төзелде, күчмә электр станцияләре урнаштырылды, киләчәк планнарга юллар салу, даими электр энергия юлларын сузу каралды. Хакимият вәкилләреннән,  өлкә депутатларыннан торган комиссия авылларга йөреп карады прграмманың гамәлгә ашырылуын, журналист, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының Төмән өлкәсе буенча үз хәбәрчесе  буларак мин дә катнаша идем ул сәяхәтләрдә.  Ул вакыттагы  вице-губернатор, шул программа белән оста  җитәкчелек иткән Владимир Якушев, үзе губернатор булгач: “Хурлык безнең өчен мондый программалар төзеп хәрәкәт итү, сазъяк халкына ярдәм бернинди аерым прораммаларсыз өзлексез гамәлгә ашырылып торылырга тиеш”,  - диде.

 

Шуннан соң  андый программалар төзелмзде, әкренләп саз якларының проблемнары да онытыла башлады, оаптимальләштерү булып үтте...   Юллар салу, электр энергиясе үткәрү каралган авыллар  да күрми калды ул уңайлыкларны, акча бүленеп бирелгән юллар да салынмый калды. Әхтәм әфәнде Каюмов әйткәнчә, скважиналардагы  трубалар инде череде, аларны алыштыру вакыты җитеп, үтеп китте, ул трубалардан гына да әллә нинди чирләр саркылып чыгуы мөмкин ләбаса.  

 

Гафф вирусы барлыгы ачыклангач, шул якларда 80 нче елда сәер авыру булып алганлыгы турында да  искә төшерделәр  авыл кешеләре. Ямал белән Юграларда йөзләгән чакрымнарга сузалар сазлар буйлап юлларны,  ә көньяк саз авылларына юл салу өчен әллә акча юк, әллә кйгыртучы юк.

 

Саз якларына ярдәм күрсәтүне торгызу мәсьәләләрен, элек Каюмов эшләгән кебек, татар җәмәгатьчелеге күтәреп чыгып, өлкә Думасы, өлкә Хөкүмәте һәм губернатор  алдына дәлилләп күрсәтеп куярга тиеш. Мондый бурычлар өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәриятенә йөкләтелгән иде бит, 90 нчы елларда төзелгән татарлар үсеше программасында ачыкланып бирелгән иде татар халкының социаль хәлләрен хәл итү мәсьәләләре. Тора-бара ул Программа онытылды, яңалары төзелмәде.            

 

Җырлап-биеп күңел ача безнең татар җәмәгатьчелеге. Кемдер шөгыльләнергә тиештер бит  төбәк татарларының социаль-көнкүреш проблемнары  белән дә.  Кем?! 


Бибинур Сабирова 

 

 

.