TATФәрит Ермышев: "Сазларым - туган якларым" (Шигърият. Якташларыбыз иҗаты) PDF Печать E-mail
Литература
06.11.2019 15:35

.

Сазларым – туган ягым,

Шунда үткән алтын балачагым.

 

Тагын кайтам сазларыма…

 

Тагын кайтам сазларыма,

Ташкынлы язларыма.

Туган ягым кочагына

Сыенып назланырга.

 

Кайтам тәүге җәйләүләргә,

Чәчәкле җәйләремә.

Урамнарны сабый булып,

Җилкенеп әйләнергә.

 

Кайтам буранлы кышларга,

Җимешле көзләремә.

Үрсәләнеп көтеп торган

Балачак эзләренә.

 

Кайтам кабат нигеземә,

Иң якты хисләремә...

Әти-Әни кәберенә

Баш иеп тезләнергә...

 

Туган якларым тарта

 

Кайтам туган якларыма:

Коштай талпынып кайтам.

Әнкәй көтә балакаен...

Аңа сагынып кайтам.

 

Кайтам ерып бураннарын,

Сазларын ерып кайтам.

Әнкәемә сыенырга

Талчыгып, арып кайтам.

 

Тарта иркә балачагым

Җәйләр, көзләре тарта.

Бигрәк мине Әнкәемнең

Җылы йөзләре тарта.

 

Тарта инде бигрәк хәзер

Йөрәкне телеп тарта...

Туган авылым зиратында

Әни кәбере ята...

 

 

Күкрәндем

 

Саз ягында бер авыл бар

Исеме аның – Күкрәнде

Шул авылда туып үстем

Балачакны уткәрдем.

 

Табигатең тылсымлы шул

Саз ягының син яме

Күлләреңдә балык тулы

Мүклекләрең чияле.

 

Туган авылым, белмисеңдер

Ничек сагынганымны?

Авылыма кайтам, диеп

Ничек талпынганымны?

 

Шунда  бит минем нигезем

Тормыш юлым башланган.

Күкрәндем-син бердәнберем.

Алыштырмам башкага.

 

 

Авылым көтә

 

Сирәк кайтам туган авылыма.

Хыялымда кайтам  көн саен.

Уйларымда кайтам, хисләремдә

Төшләремдә кайтам төн саен.

 

Искә төшсәң, минем күңелем тула,

Кочып ала хисләр давылы.

Шушы хисләремне канат итеп,

Кайтыр идем сиңа, авылым.

 

Сагындыра мине болыннарың

Сагындыра мине кырларың

Сагындыра мине Башсыз Урман

Сабанайлар, Тубылгыларың

 

Сагындыра мине җәйләүләрең,

Сагындыра мине күлләрең.

Сагындыра мине мүклекләрең,

Чия җыеп шунда йөргәнем.

 

Мин дә чирәмеңдә тәгәрәгән.

Ялан тәпи шунда йөрегән.

Нинди уеннарны уйнап йөргән:

Пупаламлар, сук та йөгерләр…

 

Көтеп тора газиз Әни йорты,

Көтә мине таныш бусагам.

Дөнъя мәшакатен сүтеп,ертып,

Кайтырмын мин, барыбер, ышанам.

 

Еракларга китсәм, магнит кебек

Тартып тора мине Күкрәндем.

Тирә якка данлы Мәктәп белән,

Кешеләрең белән күкрәдең.

 

Вакыт җитәр, бер чак бушармын да,

Авылыма кайтып җитәрмен.

Авылдашлар,ничек яшисез, дип

Хәлегезне белеп китәрмен.

 

Балачак урамы

Яңадан  ямьләнеп май килгән:

Шомыртлар чәчәккә төрелгән.

Шомыртлар хуш исләр тарата:

Балачак хисләрен яңарта.

 

Шомыртның хуш исе исертә...

Үткәнне исемә төшертә...

Исемдә балачак урамы...

Шул чакны кайтарып буламы?

 

Гуя мин яңадан сабыймын:

Йөгереп урамда уйныймын…

Таратып замана томанын,

Мин кайттым,балачак урамым!

 

Урамны буйлаган  читәннәр...

Шомыртлар ак күлмәк кигәннәр...

Хуш исле шомыртлар кайдале?

Саф хисле балачак, кайт әле!

 

Балачак йортлары сүтелгән...

Шомыртлар аударып киселгән...

Тик истә балачак сукмагы...

Тик төштә балачак урамы...

Тукайча

 

Саз ягында бер авыл бар- исемен Чебурга диләр

Табигатнең байлыкларын үзенә шыбырган  диләр

Гарчә озак тормасам да, мин анда туган идем

Мин алай-болай итәм дип планнар корган идем

 

Ул авылның,- һич онытмыйм,- һәр ягы күлләр иде

Ул аның чиялекләре кызылдан күлмәк иде

Ул авылның күлләрендә туп-тулы балык иде

Ул авылда яшәгәннәр эшмәгәр халык иде.

 


Такмаклар

Бәрәңгене чүплимен дә, чиләгемә тутырам.

Башка өнәр хәлдән килми– шигырь язып утырам.

 

Арткы күлдә балык уйный, тиздән кояр уылдыгын.

Шигырь  язу файдасыз ул, булмый тамак туйдырып.

 

Олы юлда тузан туза, утыра тамакларга.

Шигырь язу авыр икән, тотындым такмакларга.

 

Кәя күлдә үрдәк оча, балаларын өйрәтә.

Урамларга чыгар идем, исерекләр йөдәтә.

 

Аргы яктан җилләр исә, алар болыт китергән.

Миләр катса шулай икән: сүз табалмый интегәм.

 

Сары  мәче җылынырга яткан мичнең ташына.

Картайгачтын шигырь язып, тай типтеме башыма?

 

Бакчамның нәк уртасына мин кое казыр идем

Бераз мактап күпертсәгез, тагын да языр идем…

 

Авылым зары

 

Ялгыз калды урамнарым...

Юк шул инде муллаларым...

Үтәлмиләр йолалары...

Әйтелмиләр догалары...

 

Мошкелләнде шул хәлләрем-

Жимерелде сәхнәләрем

Яңгырамый гармоннарым...

Ишетелми көй-моннарым...

 

Моңсуланды урман – кулләр...

Бушап калды безнең җирләр...

Юк шул инде мөгаллимнәр

– Эш күрсәткән данлы ирләр...

 

Бар иде бит Газизләрем...

Ризаларым, Шакирҗаным...

Кемләр килер, ярдәмләшер?

Кем терелтер авыл җанын?

 

Бер-бер артлы бездән китте

Әбәйдуллам, Кәбирләрем...

Халык белер кадерләрен

Онытмас ул кәберләрен.

 

Шулар кебек шанлы затлар

Күренерме бездә тагын?

Аларны кем алмаштырыр?

Кем күтәрер авыл данын?

2010 ел

 

Авылга кайту

Поэма

1.   Кайтырга җыену

 

Зур шәһәрнең шау-шулары

Сөремләре, тузаны...

Туйдырдылар. Авылыма

Кайтам эштән бушанып.

 

Иртән эшкә ашыгулар…

Бөкеләрдә кысылулар…

Туйган инде барсыннан да!

Кирәкми борчылулар!

 

Телевидение шоулары,

Путинның мыгырдавы...

Үпкәләргә үтте инде!

Авылыма кайтамын!

 

Дөнья эше баштан ашкан…

Мәшәкатьләр муеннан…

Ләкин авылыма кайту

Чыкмый һич тә уемнан

 

Табигате ифрат матур!

Бик шифалы һавасы.

Сагынылган... Кайтам инде

Мин бит авыл баласы!

 

Инде отпуска алам да

Кайтам мин, кайтам,кайтам!

Бер-ике атна булса да

Мәшәкатьне онытам!

 

Килешендек.Иртән мине

Көймә көтә моторлы.

Бик яратам көймә белән

Күлләр аша кайтуны.

 

Тәк, көймәгә утырасың,

Гөрләүгә барасың да.

Нинди рәхәт кайтып бару

Табигать арасында!

 

Әйбәт минем кардәшләрем

Юк ятка ялынганым.

Иртәгесен көймә белән

Чыга Карлтуганым.

 

2.Гөрләү

 

Гөрләү үзе шундый урын:

Ул бер тукталыш кебек.

Кайсы берәү кайтып бара,

Берәүләр бара китеп.

 

Кайберләре  Күкрәндедән.

Кайсылары Ләчектән.

Яшьләрне бит тану кыен.

–Белешербез ничек тә.

 

Ике авыл якын булган...

Ничек аерып торам:

Күкрәндедән әти минем,

Ләчектә әни туган.

 

Хисләремә кереп тулган

Авылымның җылысы.

Тәнем-җаным белән тоям

Туган якның сулышын.

,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,,

 

Чылтыр чылтыр сулар ага

Гөрләп ага гөрләвек.

Сулар булып гомер ага

Агымсуга ияреп.

 

Гөрләү гөрли дә гөрли

Нинди серләрен сөйли?

Мин серләрен тоям кебек:

Балачак көен көйли.

 

Гөрләү ага, шарлап ага

Ага шарлавык булып.

Мин кечкенә сабый мәллә?

– Утырам күңелем тулып...

 

Шарлап аккан агымсулар

Безнең күлләрдән ага!

Хисләремне алып китә

Балачагыма таба...

 

Йөрәгемдә чәчәк аткан

Хатирәләр бәйләме:

Шыгрым тулы авыл клубы,

Гөрләп торган мәктәбем...

 

Туган ягым, иң кадерлем

Сиңа гына омтылам.

Уйнап үскән көекләргә

Тагын кайтып егылам.

 

Сагынуларым, сагышларым

Ага ташкын су булып

Ташкын кебек мәхәббәтем

Кайтыр микән җыр булып?

 

 3.Елгада

 

Әйберләрне урнаштырдык.

Инде киттек кузгалып.

Мин утырам алгы якта

Табигатькә сокланып.

 

Алда Кондыз Оясы!

Җәт сулга борыласы!

Борылмалы –сыгылмалы

Кәя күлнең елгасы.

 

Тра-та-та, тра-та-та!

Мотор суны болгата...

Бик күңелле кайтып бару

Борылмалы елгада.

 

Борылмалы елга буен

Камышлар сарып алган.

Бөдрә таллар яфракларын

Назланып суга салган.

 


Тузгыта мотор дулкынны

Сулары ярга кага.

Сары күзле төнбоеклар

Безне сәламләп кала.

 

Шаян таллар, биттән сыйпап

Мине юри тиргиләр:

Болай озак кайда йөрдең?

Соңладың, Фәрит,- диләр.

 

Талкайларым! Нишлим инде?

Сезне шундый сагындым!

Туган якка кайту өчен

Никадәрле талпындым...

 

Һәр ел саен вәгьдә бирәм:

“Киләсе елга кайтам!”

–Кайтып булмый – бер эш чыга

Алдый бит язмыш – шайтан!

 

Чит җирләрдә тилмерүдән

Никадәрле ватылдым...

Мәшәкать җәтмәсен ертып

Авылым, сиңа атылдым!

 

Авыл куенында үскән

Баласы кайта икән!

Чит җирләрдә озак торсаң

Сагыну арта икән!

 

4.Кәя күл

 

Инде җитәбез Тамакка

Алдыбызда бит Тамак!

Шунда кискен борылыш бар

Үтәргә кирәк карап!

 

Тамакны да үтеп киттек.

Алда инде Кәя күл!

Безгә шатланып, каршылап

Киң колачын җәйгән күл!

 

Нинди хозурлык ачылган:

Күл дисәң дә күл менә!

Бер ягыннан икенчесе

Чак чак кына күренә!

 

Балачагың шунда үтсә,

Мөмкинмени онытасы?

Авылымны бизәп тора

Гүзәл күлләр боҗрасы.

 

Кәя күл – ул иң эресе,

Саз ягының энҗесе!

Авылымны урап алган

Күлләрнең беренчесе.

 

Кай җирләрдә йөрсәм дә мин

Чыкмыйсың күңелемнән.

Минмем якты хыялымда

Диңгез булып җәелгән.

 

Минем татлы төшләремдә

Биләгән күңел түрен...

Ничә еллар кайта алмый

Тилмердем,  Кәя Күлем!

 

Могҗизалы утрау булып

Җәйрәп ята ЧөйСиңер.

Ходай бирсә, мүклегендә

Чия җыеп йөрелер

 

Сабый кебек иркәләнәм

Суына кулны тыгып...

Хисләр ташып ярларыннан

Җәелгән дәрья  булып.

 

Истә агач көймә белән

Ишкәк ишеп чыгулар...

Балачакта Көп Күлендә

Избүшкәдә кунулар...

 

Аргы якта рәшә булып

Тибрәлә күксел томан…

Серле томан мираж кебек

Нидер яшерә сыман…

 

Тибрәнә күңел кыллары

Җәя булып тартыла...

Әллә нәрсә вәгдә итеп

Серле томан чакыра...

 

Күксел томан пәрдәсенә

Терәлгән зәңгәр урман...

Күл буенда камышларда

Үрдәкләр  оя корган

 

Кәя күлне иңләп- буйлап

Йөзә шаян чомгалар

Ал ягыннан чумалар да

Арттан килеп чыгалар

 

 

Гаять гүзәл аккошлар да

Өлгергәнләр кавышып.

Күл өсләрен ямьләндереп

Йөзәләр парланышып.

 

Туган җирләр, туган күлләр

Бигрәк якын күңелгә!

Кирәкми җылы диңгезләр

Кайтам Кәя күлемә!

 

Ходай бирсә, ният корам

Мин киләсе елга да

Кайтам шушы күлләр аша

Нәк шулай ук елгадан!

 

5. Авылга җитү

 

Үттек мәшһүр Кәя күлне.

Алдыбызда Зур Вәргәз!

Ничек күңелең тулмасын

Туган күлләрне күргәч.

 

Җиттек менә Кыю күлгә:

Таныш өйләр күренә!

Каршыларга туганнарым

Күпер буйлап тезелгән..

 

Балачагым урамнары

Сагынуларны басырлар.

Туган авылым! Туган җирем!

Колач җәеп каршы ал!

 

Яратам сазларымны

 

Кайберләре сүгәләрдер

Күкрәнде картны каргап:

Коры җирләр җитмәгәнме?

Сазга утырган сайлап!

 

Зур елганы өнәмәгән

Калган сазлыкта торып

Шуның инде аркасында

Йөрибез баткак ерып.

 

Кайдан монда килеп чыккан?

Килгәнме ул ерактан?

Әллә инде талавыннан

Качкан явыз Ермактан?

 

Берәр җиргә чыгу булса,

Йөрибез без сазлардан.

Газапланып көн күрәбез

Шундый авыр шартларда.

 

Хафаланмыйк, авылдашлар,

Бу эшләрдә файда бар!

Безнең кебек үҗәт халык

Кай җирләрдә, кайда бар?

 

Авырлыкларга бил бирми

Кыенлыкта чынныккан.

Шуның өчен авылымнан

Нинди кешеләр чыккан!

 

Үткән баткак сазларын да

Ерса ерган кубагын.

Югалтмаган намусын ул,

Саклап калган иманын.

 

Эштә шифа тирен түккән.

Тырышкан безнең халык.

Мүклегендә чия җыйган

Күлләрдә тоткан балык.

 

Шулай безнең олаталар

Бу җиргә булган ия.

Күлләремә дан укыйм мин

Сазларыма мәдхия!

 

Сагынам

 

Күкрәнденең күлләрендә

Гүзәл аккошлар йөзә...

Очып кына кайтыр идем


Ничек күңелем түзә?

 

Айлар үтә, еллар үтә...

Сагынам мин җан атып.

Йөгреп, йөгреп уйнар идем

Көекләремә кайтып. 

Арткы күлнең аръягында

Каен- нарат урманы.

Авылымны сагынам мин

Балачагым урамын.

 

Язгы сулар басар микән

Хисләремнең буранын?

Үзем кайтып җитәлмасам,

Кайтыр шигырь юлларым...

 

 Авыл елый...

 

Китәргә мәҗбүр иткәндер

Кичергән нуҗалары...

Бушап калган өйләр елый

Сагынып хуҗаларын...

 

Кайтып кермәсләрме диеп

Зарыгып көтә төсле:

Моңсу карый тәрәзәләр

-Ташландык этләр күзе...

 

Булган вакыт, шул өйләрдә

Гөрләп тормыш кайнаган.

Яннарында чыркылдашып

Бала-чага уйнаган.

 

Сагынасыңдыр языңны

Шау булып гөрләп торган.

Рәнҗүләрен эчкә йотып,

Тынып калган буш урам…

 

Кая киткән туган авылын,

Халкын яклап йөрүче?

Киткән инде мөгаллимнәр

Авылга ямь бирүче.

 

Калса калыр инде кебек

Пенсионер токымы...

Хәзер безгә дә кагылган

Баласызлык шөйкымы...

 

Ятим калган каралтылар

Егылалар убылып...

Бала-чага да йөгерми

Урамнарны тутырып.

 

Авыл беткәч, халык бетә,

Телебез бетә эреп.

Ташландык авыл язмышы –

Халкым язмышы кебек...

 

Әни йорты

 

Яшүсмердә, читтә укыганда

Кайта идем очып, йөгереп...

Мамык шәлен киеп, Әни бәгърем

Каршы чыга иде сөенеп.

 

Сихри җепләр гуя тарта мине.

Әни йорты – дөнъя уртасы.

Сыенырга кайтам, юанырга –

Мин Әнинең иркә баласы.

 

Озак булмый ләкин иркәләнү –

Иртә белән китеп барасы…

Хәерле юл теләп кала Әни,

Озатып кала йөрәк пәрасын

 

Иркәләми өрде язмыш җиле.

Күрдем инде агын, карасын...

Чәчләремә инде чал кунса да –

Мин Әнигә барыбер нарасый.

 

Хәзер кайтам инде эзләремә...

Басылырмы йөрәк әрнүе?

Башым иеп кабат тезләнергә

Каберенә кайтам Әнинең...

 

Нигә болай һәрбер кайту саен,

Тибә икән йөрәк җилкенеп?

Өй алдына чыгып, Әни  бәгьрем

Көтә кебек улын тилмереп…

2014.

 

Буыннар бәйләнеше

 

Күңел кылларын чиртәдер

Шул туганлык хисләре.

Йөрәгемә сеңеп калган

Әниемнең сүзләре...

***************

Хәтер җебен өзә алмас

Гасырлар әйләнеше…

Йөрәкләр аша күчәдер

Буыннар бәйләнеше...

 

Гүзәл кошлар күл буенда...

Сыгылма муеннары...

Бәгырьләргә үтеп керә –

Бигрәк моңлы җырлары.

 

Йөрәкләрне кисеп телә

Аккошларның моңнары...

Әллә шулай сәлам бирә

Кайтмаган бабаларым?

 

Әллә яңгырлар явамы?

Әллә яшьләр тамамы?

Солдатның соңгы сәламе

Аккош булып кайтамы?

 

Бабаларым ауган уктан

Миндә дә бар ярасы..

Аккош моңнарында тоям

Үткән сугыш авазын...

******************

                                                             Мәди картам(картатам)

 

Кешеләре бигрәк эшчән,

Холыклары ягымлы.

Себернең гүзәл җирендә

Яши Ләчек авылы.

 

Табигате гаять күркәм

Шундый матур урыны!

Шул авылда тормыш сөргән

Гарифханнар токымы.

 

Гайләләре ишле булган.

Хезмәт белән чыныккан.

Зур гайләнең башы булган

Мәди картам Гарифхан.

 

Тыныч кына яшәгәндә

Авылга килде хәтәр –

Явыз дошман һөҗүм иткән–

Килде коточкыч хәбәр.

 

Хатыннары калды елап,

Ак яулыкларын болгап.

“Хуш, авылым, сау бул” диеп

Ирләре китте җырлап.

 

...Өчпочмаклы хатлар килде...

Килде өздереп җанны:

Һәлак булган Алим, Хәлим

Хәкиме, Шакирҗаны...

 

Әле тәңгәл бәя бирер –

Башын ияр гасырлар!

Явыз дошманнан аралап

Җанын биргән батырлар!

 

Кара болыт кебек килеп

Кайгы яулыгын салган...

Балалар калган әтисез...

Хатыннары тол калган...

 

Кайгы –хәсрәт тирәнлеген

Татыган белә ала...

Күпме михнәт кичергәннәр?

Белә инде бер алла...

 

Киленнәрен, оныкларын

Карт кайгыда юата.

Тыштан әле серен бирми.

Эчтән генә кан йота...

 

Тешләп кыскан кайгыларын:

Йөрәгендә дүрт яра...

Күл буена чыга картам...

Ул аллага ялвара...

 

Нинди сүнмәс өмет белән

Кулларын сузган алга:

И Аллаһым, балаларның

Хуть Аббасын кайтар ла!

 

Чыдамады йөрәккәе:

Кайгылары ярганмы?

Зираттагы биек җирдә

Җирләгәннәр картамны…

 

Нинди җәһәннәмнәр үткән

Кечесе – күз алмасы...

Берлингача барып җиткән –

Кайтып төште Аббасы!

 

Дүрт баласы башын салган.

Аббасы гына кайткан...

Гарифханнар токымына

Сугыш балтасын чапкан...

 

Әллә туганлык авазы

Йөрәгемдә кагамы?

Ничә дистә еллар аша

Күрәм кебек картамны...

 

Шул ук сүнмәс өмет белән

Алга сузып кулларын,

Көтә, һаман көтә картам...

Көтә газиз улларын...

*****************

Җитәр инде, якын килмә!

Читлә, кайгы давылы!

Гөрләп яшә, Ләчеккәем –

Әниемнең авылы…

 

Сагыш

 

Никтер боек Кыю күлем…

Нигә болай кайгыра?..

Әллә нинди серле әһәң

Сеңеп калган ярына…

 

Үзәкләргә үтә сагыш…

Нигә бүлә тыннарны?

Нигә кайгы баскан сугыш

Күрмәгән буыннарны?

 

Бигрәк моңсу күл ярында…

Сагыштан кибә мәллә?

Синең кайгыларны тоям:

Йөрәгем сизә мәллә?

 

«Кайтыр балам» диеп көткән

Карчыклар инде киткән…

Өчпочмаклы «кара хатлар»

Күптәннән череп беткән…

 

Бабаларның моң–сагышы

Ярга сеңеп калганмы?

Буыннардан буыннарга

Күчә торган ярамы?

 

Исеңдәме, бик хәвефле

Елларның үткәннәрен?..

Ир - егетләр – авылдашлар

Сугышка киткәннәрен?..

 

Хәтерлимсең хатын кызлар

Илереп елаганын?

Шунда җырчы бер егетнең

Көймәдән җырлаганын?

 

Җаннар, йомшап, түгә микән

Йөрәктә сакланганын?..

Әллә җыры килә микән

Кайтмаган солдатларның?..

 

Ничә еллар үтеп киткән…

Ләкин кайгы сүнмәгән…

Шул сугышның кыйпылчыгы

Кемгә генә тимәгән?..

 

Еллар аша, гасыр аша –

Безгә тигән ярасы…

Моң – сагышлар булып кайта

Сугышның кайтавазы…

*****

Нигә боек Кыю күлем?

Нигә болай кайгыра?..

Нинди генә моң - сагышлар

Сеңеп калган ярына?..

Хушлашу

Кайбер иптәшләр плагиатта гаепләмәсен өчен искәртеп куям: шигырьгә татар халык җырларыннан өзекләр кертелде. Алар куш җәяләр эченә алынды.

 

Кырык бернең хәтәр җәе…

Авыл баткан сагышка...

Күкрәнденең егетләре

Китә канлы сугышка...

 

Үткен канлы кылыч булып

Безгә селтәнә сугыш…

Авыр, кургаш, кара болыт –

Янап тора конбатыш…

 

Җыелышып китте шулай,

Кемнәргә бойырганнар…

Ир - егетләр өчәр – дүртәр

Көймәгә утырганнар…

 

Кемнәр башы ятып калыр?

Кемнәр әйләнеп кайтыр?

Аягүрә торып баскан –

Көймәдән җырлый Закир ...

 

Кала урам, кала көек…

Йөрәкләр яна көеп…

Авылына карап Закир…

Өздерә Сала көен..

 

«Сары каеш дилбегәләр

Безнең атларда гына…

Безнең газиз башларыбыз

Калыр кайларда гына?..»

 

«Печән чапкан җир генәм…

Үрдәк көткән күл генәм…»

Каерылып карап калыйм :

Кала туган ил генәм…

 

«Без үтәсе таулар биек,

Барасы юллар такыр»

Җырлый йөрәкләрне телеп,

Җырлый да җырлый Закир…

 

«Тактым каеш билләргә лә…

Киттем ерак җирләргә…

Ерак җирләр кара чирәм…

Әллә кайтам, әллә үләм…»

 

Сала көе…Сала көе…

Йөрәкләр яна көеп…

Сала көе…Сала көе…

Кисә җаннарны телеп…

 

Сүзсез калган бар тарафлар,

Тыңлый да тыңлый гына...

Үзәкләрне өзә Закир:

Җырлый да җырлый гына...

 

Табигать дә авыл белән

Елый да елый гына...

Йөрәкләр бит тимер түгел:

Сызлый да сызлый гына...

*****

Нигә боек Кыю күлем?

Кайгыдан киптең мәллә?

Яуга киткән якташларың

Зарыгып көттең мәллә?

 

Күкрәнденең каеннары

Җилферди сабыр гына...

Әллә шулай җырлыйлармы,

Сагынып Закирына?

 

Кыю күле камышлары

Серләшәләр тын гына...

Кайтмаган шул җырчы егет...

Калган ятып моң гына...

Гармун  моңы

Мәшһүр Укытучы –Директор һәм Гармунчы Рият абый Гарифхановка багышлана

Ләчек күле –Аккош күле…

Тыныч күлдә айның нурлары…

Аккош җыры булып ишетелә

Гармунчының сихри моңнары…

 

Балачактан шифа биргән көйләр

Йөрәкләрне өзеп агыла...

Күңел түзми – үзәк өзеп тарта,

Чыгам тагын күлнең ярына.

 

Уйный гармун, суза өздереп,

Туңган йөрәкләрне эретеп.

Аккошларым көйне отып калган:

Җырлый сагынып Ләчек егетен.

 

Гүзәл кошлар тезелеп очкан чакта,

Сузылып кала аксыл юллары...

Әллә күлгә, әллә ярларына

Сеңеп калган гармун  моңнары...

 

Үтте еллар... Китте Гармунчы да...

Гармуны да сүнгән ябылып...

Бушап калган авыл сәхнәләре

Шул моңнарны көтә зарыгып...

 

Көзләр җитә, гүзәл кошлар китә...

Китүләре бигрәк сагышлы...

Аккош җырларында ишетелә

Саубуллашкан гармун тавышы...

 

Килер язлар җирне ямьләндереп...

Ачылырлар аккош юллары...

Аккошларым тагын алып кайтыр

Гармунчының үлмәс моңнарын...

 

 

Кундаң күле

 

Күл янында басып торам...

Ярларына сагыш кунган...

Гөрләп торган авыл булган

Иске Кундаң, Олы Кундаң...

 

Аланнарга кайгы сеңгән...

Учакларың нигә сүнгән?..

Тавышларың нишләп тынган?..

Иске Кундаң, Олы Кундаң...

 

Дулкынлана Кундаң күле...

Рәнҗегәнме әллә күңле?

Әллә елый, әллә көйли...

Үпкәләпме, нәрсә сөйли?

 

Сагынамы дулкыннары

Гөрләп торган урамнарны?

Шаулап туйлар узганнарын...

Бәйрәмнәрен Кундаңларның...

 

Хуҗалыклар булган хәлле.

Уңган кызлар- егетләре.

Тирә якка данлы булган

Мәмәтшаләр, Гаетләре...

 

Монда ята аталары...

Монда ята бабалары...

Сыкрап көтә туган җире

Кайтырмы, дип, балалары...

 

Алан – кырлар уйга чумган…

Моңсуланып тора урман…

Нинди дошман сине буган

Иске Кундаң, Шанлы Кундаң?

 

Хисләремне кысып тотам…

Эчтән генә кайгы йотам…

Урам булган урыннарны

Басып киткән алабута…

 

Кундаң күле күпне күргән ...

Күз яшьләрен күпме түккән?..

Сагынадыр балаларын

Туган җирен ташлап киткән...

 

Кайгылары күлгә сыймый

Ярларына бәреп дулый…

Таңнарында назлы җилләр

Кәберләргә ятып елый…

 

Бәргәләнә дулкыннары

Сөйли - сөйли моң-зарларын…

Туган җирдән аерылулар

Җиңелме соң, Кундаңнарым?..

********

Шушы күлдән үтәр булсам,

Каерылып карап узам…

Әле ярда тора сыман

Матур авыл – Олы Кундаң…

 

Дулкыннарның зарын тыңлап

Уй – хисләрем ташып тула…

Балачактан күз алдымда

Гөрләп торган авыл тора…

*******

Мин бит монда тумаганмын,

Мин бит монда тормаганмын…

Нигә үзем кайгырамын?..

Нигә шулай моңланамын?..

 

Моннан минем туганнарым –

Миңа якын булганнарым…

Чәчәк аткан авыл булган

Иске Кундаң, Данлы Кундаң…

 

Иске альбом

 

Яңа гасыр килеп кергән

Яшлегемне калдырып…

Фоторәсемнәрне карыйм–

Балачагым альбомын.

 

Сызланмыйча, сыкранмыйча

Ничек күңел чыдасын?

Рәсемнәрдән карап тора

Үткән гасыр уртасы…

 

Нигә соң таша хисләрем?

Тибрәнә күңел кылы?

Гасыр аша сәлам бирә

Балачагым авылы…

 

Шул сүрәтләр үткәннәрнең

Сүнмәс хатирәләре

Минем дуслар-иптәшләрем

Барсы да исән әле…

 

 

Шунда гамьсез балачагым

Ага иде ургылып.

Уйный идек йөгрә-йөгрә

Урамнарны тутырып.

 

Хыял булып сузылып киткән

Колгалы читәнләре…

Әкияттән дә серле булып

Төшләргә керә әле.

 

Читәннәргә сырылып үскән,

Назланган шомыртлары…

Авылымны бизәп торган

Ике катлы йортлары…

 

Егетләре үткер, чаян.

Кызлары яшь, чибәрләр.

Ышанмассың, күпмеләре

Арабыздан киткәннәр…

 

Ак яулыклы әбиләре,

Ак сакаллы картлары,

Гуя миңа үгет бирә

Гонаһлардан сакларлык.

 

 Күпме язлар үтеп киткән…

Күпме җилләр искәннәр…

Явыз җилләр җан дусларны

Кайда алып киткәннәр?

 

Хатирәләр йөрәгемдә.

Канатлы төшләремдә

Дуслар белән уйныйм әле

Көекләр чирәмендә.

 

Хыялларны канат итеп

Очып кына кайтасы…

Мин дә бит узган гасырның

Бер адашкан баласы…

 

……………………………

Йөрәк нигә тынгы бирми?

Йөрәк нигә авырта?

Иске альбомларны карау

Гыйбрәтле дә, авыр да…

 

 Мәктәп җыры

Күкрәнде мәктәбе укытучыларының якты истәлегенә багышлана

 

Моңсуланып карап торам:

Юлларымны томан сарган…

Мәктәбемне күрәм кебек,

Бер тылсымлы  сүрәт сыман…

 

Төшләремә керә һаман:

Мәктәп гөрли, мәктәп көләч…

Безнең апа-абыйлар да

Барсы исән, барсы да яшь…

 

Алтын мәктәп кочагында

Үткән шаян балачагым…

Сагынам мин мәктәбемнең

Шаулап чәчәк аткан чагын…

 

Гөрләп тора авыл клубы,

Халык белән шыгрым тулы.

Сәхнәләрне яңгыратып

Без җырлыйбыз татар җырын.

 

Караңгыда сипкән нурын,

Тайгак чакта биргән кулын,

Барыр өчен атлап туры,

Кыңгыраулы мәктәп юлы.

 

Югалтулар җанны яра,

Йөрәкләрне телә яра…

Шул тиңдәшсез мөгаллимнәр

Арабыздан китә бара…

 

Югалтулар , озатулар

Җанны өзеп, тырный әле…

Сез өйрәткән мәктәп җыры

Йөрәкләрдә җырлый әле…

 

Булат абыйга

 

Шигырьләрең укып ләззәт алам:

Гуя синең белән серләшәм...

Сәләтеңә синең хәйран калам.

Кайчагында хәтта көнләшәм...

 

Шигри хәйрәтеңә сокланам да,

Үпкәләп тә кайчак сөйләнәм:

Синең сәләтеңнең бер бөртеген

Нигә ходай миңа бирмәгән?

 

Сине укып, мин дә күрәм кебек,

Син сагынган Сопра аланын.

Ярсып аккан Иртеш дулкынларын,

Киңлекләрен чиксез тайганың.

 

Мин ышанам, әле күтәрерләр

Якташларың синең хыялны.

Акчарлаклы Иртеш дулкынлары

Җырлар әле синең җырларны.

 

Юнле шигырь язып булмый…

 

Юнле шигырь язып булмый

Күңелең җырламаса.

Кайгы, хәсрәт, сагышларың

Йөрәкне тырнамаса.

 

Күз карашың таррак булса,

Киңлекне буйламасаң.

Үзең турында уйласаң,

Башканы уйламасаң.

 

Изгелекне сизми узсаң,

Гүзәлгә сокланмасаң.

Зәгыйфләр җәбер ителгәч,

Җаннарың сызланмаса.

 

Ничек инде язып була,

Бөркет булып очмасаң?

Зәңгәр биеклеккә менеп,

Йолдызларны кочмасаң?

 

Ятлар килеп таптаганда,

Халкыңны якламасаң?

Посып кына качып ятсаң,

Намусың сакламасаң?

 

 Сагынам үткәннәрне…

 

Сагынуның, юксынуның

Җиңалмыйча тартуын,

Туган авылым һавасына

Тагын сусап кайттым мин…

 

Заманалар бүтән хәзер…

Заманалар үзгәргән...

Иске йортлар урынына

Яңалар күтәрелгән…

 

Гүзәл өйләр хасил булган:

Черепица түбәле.

Нинди матур ябылганнар:

Метал сайдинг дигәне!

 

Тик нигәдер, күңел ятмый.

Нидер җитми күңелгә?

Ник хисләрем сагыш булып

Йөрәгемнән түгелә?

 

Иске өйләр кая киткән?

Алар инде сүтелгән…

Урынына өр яңадан

Заманчалар төзелгән.

 

Сокланырга иде дә бит...

Нигә күңелем кайгылы?

Күз алдыма килеп баса

Балачагым авылы…

 

Кайда колгалы читәннәр?..

Кайда соң безнең урам?..

Шул урамда ике катлы

Мәһабәт өйләр торган…

 

Нигә уйларым томанлы?

Нигә моңаеп торам?

Кайда соң авыл урамы,

Шау-шудан гөрләп торган?

 

Нигә тынып калган авыл?

Кайда гармун моңнары?

Әллә моңсыз чукрак булган

Хәзерге буыннары?

 

Сагындырмый заманчасы.

Сагынам үткәннәргә.

Кызыкмыйм яңа йортларга.

Сагынам сүткәннәргә…

 

Нәрсә миңа тынгы бирми?

Торам ялгыз, хисләнеп…

Шаулап үткән балачакның

Каян табыйм эзләрен?

 

Мөбәрәк корбан гает

 

Тәүфыйк, иман иңсен безгә

Тормыш булсын түгәрәк.

Рәхим итеп каршы алыйк:

Корбан гает мөбәрәк!

 

Күңелләргә шифа булып

Мәчет ае балкысын.

Иманга сусаган җанны

Ислам нуры яктыртсын.

 

Халык яхшы гадәтләргә

Инсафлыкка юнәлсен.

Урамнарда ава- түнә

Исерекләр йөрмәсен!

 

Рәхимлеккә, шәфкатлеккә

Сузылсыннар йөрәкләр.

Ирешсен безнең догалар

Кабул булсын  теләкләр!    

Лирика

 

Күл өстенә кайткан аккошларым

 

Күл өстенә кайткан аккошларым…

Хәйран горур канат кагышлары!

Санга сукмый кышның каргышларын,

Боз өстендә йөри аккошларым.

 

Туган күлләренә сагынып,

Очып кайткан алар талпынып.

Катлам-катлам бозны эретерлек

Китергәннәр йөрәк ялкынын.

 

Чигенерләр зәһәр бураннары.

Җиңелерләр мәкер – коткылары.

Боз булып каткан йөрәкләрдә

Кабынырлар өмет чаткылары

 

Тернәкләнә сынган ихтыярым,

Гаделлекә сусап көрәшә…

Ялганнардан туйган тарафларга

Аккошларым сафлык өләшә…

 

Чүп үләне

 

Болыннарга тагын киләм,

Яңартып яраларны…

Чүп үләне басып киткән

Чәчәкле аланнарны…

 

Икәү бергә булган идек,

Хисләр дөрләп янганда…

Икәү бергә килгән идек

Шау чәчәкле аланга…

 

Чүп үләне, чүп үләне

Баскан шул араларны...

Кемебез соң беренчедән

Өзде саф хыялларны?

 

Ташкын дәрья инде кипкән…

Арадан җилләр искән…

Безнең сөю ялкынына

Кем пычрак сулар сипкән?

 

Чүп үләне, чүп үләне,

Үргәнме йөрәкләргә?

Үзебезме таптап үттек

Гөрләгән чәчәкләрне?

 

Чүп үләне, чүп үләне…

Чүпләнгән инде хисләр...

Нигә керә төннәремә

Чәчәкле якты төшләр?

 

 

Каенкаем

 

Кыр читендә ялгыз үскән

Сердәшем–каенкаем...

Сизәм инде кайгыларың:

Давыллар каерганын...

Юлларның аерганын...

Бураннар ябрылганын...

 

Газап – михнәтләрең күреп

Көйгәнем,  кыелганым...

Сабыр-чыдамлыгың тоеп

Түзгәнем, тыелганым...

 

Ничек сине юатырга,

Дускаем–каенкаем.?

Рәхәт көнең санлы булды...

Бихисап кыеннары...

 

Булды, көннәр авыр чакта,

Өзелеп сагынганым.

Сәламемне илтегез дип,

Җилләргә ялынганым.

 

Күрер вакыт җитәр әле

Бөреләр ярылганын

Яшь кызлардай купшыланып

Хәтфәгә ябынганың.

 

Синең дә җитәр көннәрең

Шатлыкка коенганың

Яфракларың иркәләтеп

Җилләрдә коенганың

 

Кайталмасам, сәламнәрем

Җитәрме , каенкаем?

Хак тәгалә табар микән

Ике ялгызның җаен?

*****

Ничә ел ялгызым тилмерәм

Буй җитмәс йолдызга үреләм

Өметсез, җавапсыз сөямен берәүне

Анысын тик искән җил белә….

 

Чыгам мин кырларга, менәм мин үрләргә

Серләрне кемнәргә сөйләргә?

Аңлаган беркем юк, һичкем юк…

Кала тик сөйләргә җилләргә…

 

Сагышым моң булып түгелгән –

Агыла йөрәгем түреннән.

Өметсез, җавапсыз сөям мин берәүне

Серләрен тик искән җил белә…

 

 Котлаулар, юбилейлар.

Рафисә апага

70 яшенә

Сөенче хәбәр китереп

Назлы җәйге җил исә

Илле яшен бәйрәм итә

Безнең апа Рафисә

 

Рәхмәт Сезгә, мәрхәмәтле

Киң күңелле апабыз!

Сездән килгән игелекне

Без мәңгегә сакларбыз.

 

Тормышыгыз нәтиҗәле –

Хезмәттә булдырдыгыз.

Улыгыз да эшчән булды,

Киленнән дә уңдыгыз.

 

Яшәдегез дәрәҗәне,

Абруйны төшермичә.

Көчлеләргә баш имичә,

Зәгыйфкә төкермичә.

 

Әйдә, еллар килеп торсын,

Күңлегез картаймасын.

Йөзләр шатлыктан балкысын.

Кайгыдан саргаймасын.

 

Сара апага

 

Зур булмады безнең сыйныф:

Ун малай һәм ике кыз.

Ә Сез сыйныф җитәкчебез,

Остазыбыз булдыгыз.

 

Укыттыгыз кызыктырып,

Без укыдык тырышып.

Чыга идек сәхнәләргә,

Концертларда катнашып.

 

Татар теле гүзәллеген

Күрсәттегез дәлилләп:

Нинди мәшһүр шагыйрьләр бар –

Тукай, Такташ, Җәлилләр...

 

Җәлилнең үлмәс “Вәхшәт” ен,

Һәм Тукайның “Пар ат” ын,

Фатих Кәримнең “Ант”ын,

Без ятладык яратып.

 

Илһамланып, ләззәтләнеп

Ятладык без Тукайны.

Үз иттек без Такташны да,

Кызгандык Мокамайны...

 

 

Еракта мәктәп еллары...

Күптә үткән балачак...

Ләкин изге хатирәләр

Мәңгелеккә калачак.

 

Асылташлар бизәгәннәр

Юлыгыз муенсасын.

Нәтиҗәле эшләрегез –

Эзләре җуелмаслык!

 

Изге булды хезмәтегез.

Апа! Бездән мең рәхмәт!

Ходай бирсен озын гомер.

Сәламәтлек дә өстәп!

 

Ярты гасыр

 

Оча еллар, очкан уклар кебек…

Артларыннан кемләр өлгерер?

Мәктәбебез белән хушлашканга

Ярты гасыр үткән – бер гомер…

 

Мәктәбебез чәчәк аткан чаклар…

Хисләребез ташкан елгадай…

Яшь чыпчыклар төсле без – унике

Очып чыктык тәүге оядан.

 

Гүзәл иде безнең Апалар да,

Абыйлар да, безне укыткан

Әле хәзер Алтын Мәктәбебез

Чакыра күк зәңгәр офыктан.

 

Соңгы тапкыр сынауларны бирдек

Хушлаштык та соңгы мәртәбә.

Еллар узган – хисләр сүрелмәгән,

Тугры калган Туган Мәктәпкә.

 

Кулын биреп, безне зур Җиһанга

Алып чыкты мәктәп юллары.

Чакыра күк кабат дәресләргә

Кыңгырауның көмеш чыңлары.

 

Шунда чәчәк аткан саф хисләрне

Җиңә алмас заман зәхмәте.

Кабул ит син, туган Мәктәбебез,

Йөрәкләрдән чыккан Рәхмәтне!

 

Шигырь иле

 

Торган саен мәктәп кадерлерәк,

Тылсымлырак булып күренә.

Сара апа биргән дәресләре

Илтә безне шигырь иленә.

 

Сихерләде Тукай “Туган теле”

“Шүрәлесе” озын бармаклы

“Теләнчесе”, “Яңа кисекбашы”

“Су анасы” алтын тараклы

 

Искә төшә тагын “Таз малае”

Тапкырлыгы аның, хәйләсе.

Онытылмый Җәлил “Күршеләре” –

Шук холыклы узгын кәҗәсе.

 

Хәтерләрдә безнең “Казан арты

Кырлай тавыклары җырлавы”

Онытылмас “Тамбов урманында

Усак яфраклары шаулавы”

 

Илһам бирде  безгә Татар теле

Таң калдырды көче, дәһшәте

Кызгандырды Такташ “Мокамае”

Тетрәндерде Җәлил “Вәхшәте”

 

Сара апа – безнең Остазыбыз,

Үз фәненә гашыйк иттергән.

Туган телнең ямен, гүзәллеген

Ачык итеп безгә җиткергән.

 

*****************

 

Шигырь кичәсе

 

Бүген клубта концерт бара–

Татар теле кичәсе.

Күптән көтеп алган чара:

Сара апа – җитәкче.

 

Шушы юлдан алып барды

Сара апа җитәкләп.

Татар теле гүзәллеген

Ачып бирде җентекләп.

 

“Шүрәле”не, “Мокамай”ны

Ятлыйбез без шартлатып!

Бар җыелган тамашачы

Кулын чаба шаккатып.

 

Татар теле уйлаткан да,

Кайгыларда юаткан.

Татар телен матур итеп

Сара апа укыткан.

 

Татар теле ләззәтле дә,

Йолдызлардан яктырак.

Халык сорый: ятлыйбыз без:

Тормыйбыз ла аптырап.

 

Үлмәс татар шигырләре

Безнең йөрәк түрендә.

Сара апа дәресләре

Сеңеп калган күңелгә.

*********

Риза абыйга

 

Рәхмәт Сезгә, күркәм гаилә корган өчен,

Тирә- юнне җанландырып торган өчен.

Рәхмәт Сезгә тирән белем биргән өчен,

Башкаларга үрнәк була белгән өчен.

 

Рәхмәт Сезгә авыл күрке булган өчен.

Мәҗлесләрне бизи торган өчен.

Рәхмәт безгә акыл – киңәш биргән өчен

Балаларга инсаф, сафлык  өргән өчен.

 

Риза абый Вәлитов күп еллар Күкрәнде  мәктәбендә укытучы булып эшләде.Шушы искиткеч яхшы эшләгән олы шәхесне без, укучылары, зур тантана белән котлыйбыз һәм нык сәламәтлек, озын, бәхетле гомер телибез.

Сез җан биреп эшләдегез.

Хезмәт бирде Сезгә Дан!

Бәхетле без укыганга

Шундый укытучылардан!

 

Газиз абый Ахметовның 85 еллык юбилей уңае белән

 

Газиз абый!Сезнең каләм аша

Чыга торсын матур китаплар.

Мең яшәгез! Сездә Туган Якка

Тугрылык бар. Якты иҗат бар.

 

  Өметбикә апага

90 яше белән котлап

 

Безнең өчен бик кадерле

Апабыз Өметбикә!

Сезнең асыл гомерегез

Безгә дә өмет бирә!

 

Туганнарның горурлыгы,

Аек акыл иясе.

Сез бит Ләчек авылының

Энциклопедиясе!

 

Балалар да абруйлылар,

Оныклар да сөекле.

Өметбикәләр булганда,

Киләчәк тә өметле.

 

Михнәтләр дә аз булмаган…

Авыр еллар үтелгән…

Нәтиҗәдә гомерегез

Энҗе булып тезелгән!

 

Әйдә! Туксан гына түгел,

Тулсын әле ЙӨЗегез!

Бәхетләрдән балкып торсын

Сезнең нурлы йөзегез!

 

Өметбикә апама ( шаярып)

Туксаның туксан инде…

Сәламәть булсаң иде!

 

Туксаның туксан инде...

Мавыктыргыч хикәяләр

Сөйләп утырсаң иде!

 

Туксаның туксан инде...

Йөз яшькә чыксаң иде!

 

Туксаның туксан инде...

Йөзне дә узсаң иде!

 

Шагыйрә апама

 

Күренекле шагыйрә Фәхриҗамал апам Утяшевага багышлана

 

Уйланырга выкыт җиткән дә бит...

Куа гына еллар котырып…

Киштәдәге шигырь китабыңны

Мин укыдым кичен утырып.

 

Никадәрле серләр, моңнар сеңгән

Нәни генә шушы китапка?..

Сихерләтеп берчак елатты да,

Илһам нурын өрде миңа да…

 

Мине гүя сөйеп, коендырды

Чәчәкләрнең шаулы бураны...

Шул якларда туган ягым диеп,

Сагындым мин авыл урамын.

 

Шушы Әһәң, шушы Моң диңгезен

Кайсы биргән икән элгәре?

Әллә Ләчек күле?.. Аккош  моңы?..

Әллә иркә Кунтаң җилләре?..

 

Үзем беләм, гүзәл шигырләрең

Күңел кылын  ничек чирткәнен…

Парсыз калган ялгыз аккош җыры

Йөрәгемне телеп үткәнен…

Зиннәт абыйга

 

Зиннәт абый Рәхимбакиевка 80 яшь

 

Бүген бәйрәм менә дигән!

Бүген бәйрәм особый!

Юбилеен бәйрәм итә

Күршебез Зиннәт абый!

 

Алай диеп уйламассың!

Сиксән яш тулган, күрче!

Бигрәк безгә якын булган

Син бит мировой күрше!

 

Кыенлыкны байтак күргән

Сугыш чоры баласы…

Нәтиҗәле тормыш юлың:

Син – биш бала атасы!

 

Ничә еллар якын торып

Үттеләр язлар, җәйләр…

Кәвә апам белән бергә

Кордыгыз күркәм гаилә.

 

Ике өй бер гаилә булып

Яшәдек без гөрләшеп.

Кайгыларны уртаклашып,

Шатлыкларны өләшеп.

 

Балаларың йөгерешеп

Безнең белән үстеләр.

Алар безнең Әнине дә

Әни диеп йөрттеләр.

 

Сикәлтәле сукмакларны,

Юлларны бергә уздык…

Язмышларның давылында

Ныгыды безнең дуслык.

 

Башкалар да гыйбрәт алсын!

Башкалар да күрсеннәр:

Рәхәт була җирдә яшәү

Күркәм булса күршеләр.

 

Шундый күрше булуына

Без дә чиксез рәхмәтле.

Уең төпле, сүзең үткер.

Син авылда хөрмәтле.

 

Сәламәт бул, картайма син!

Нурланып торсын йөзең!

Шатлык, бәхетләргә тулып

Үтсен туксаның, йөзең!

 

Туганнарым

 

Туганнарым, туганнарым

Кадерле туганнарым!

Һәрбер эшкә уңганнарым

Һәр яктан булганнарым.

 

Сез тынычлык, иминлекне

Китерә торганнарым.

Начар холык күрсәтсәм дә,

Кичерә торганнарым.

 

Туганлыкны саклар өчен

Тырыша торганнарым.

Берәр ярдәм кирәк булса,

Булыша торганнарым.

 

Мине олылап, хөрмәтләп,

Бәйрәмгә килгәннәрем.

Сез бит минем таянычым,

Сез-менә дигәннәрем!

 


Себерцә

 

Себер телем

 

Оннам цацларымнан сыйпап,

Тогалар әйткән телем.

Әтәп, Инсафка үрәткән

Олатам- Әткәм теле.

 

Палацактан иргәләгән,

Агыл-уй пиргән телем.

Цәңкелцәктә йырлар йырлап

Тирбәткән Инәм теле.

 

Уктан атылган телем тә,

Сыуга патылган телем.

Илен яклап, йерен яклап

Үлгән  патырлар теле.

 

Этеп кысылган телем тә,

Нытып пасылган телем.

Күптән аңа өлкән агай

Кәбер касыган телем.

 

Кәнләре саткан телем лә,

Саслыкка кацган телем.

Парбер  халык йөрәгентә

Сакланып яткан телем.

 

Йомактагыца тылсымлы,

Писәкле, нәсек телем.

Кецкенәтән сигерләгән

Күкрәнте-Ләцек телем.

 

Оцсыс тайгалар теле,

Циксес талалар теле.

Иртеш, Тубыллар теле тә,

Кәйеш-Салалар теле.

 

Кояшлы –айлы телем тә,

Икмәкле, майлы телем.

Әнәс Кунтаңлы теле тә,

Кәлил Вагайлы теле.

 

Инәм сөте пелән пергә

Янемә сеңкән Телем.

Тоньята кән нәрсә пелтем

Үрәнтем синнән Телем.

 

Салмак  аккан йылгатайын

Пасынкы, сабыр телем

Үлгенемцә яклайтыгын

Иң якын  – Себер телем

 

Палтан татлырак Телем,

Көннән яктырак Телем.

Иле өцен әрнеп йөргән

Тиңтәшсес Булат Теле.

 

Килер вакыт, Себер Телем

Аякка пасыр әле.

Туры карап, якты йөсен

Төньяга ацыр әле.

 

                                                                       Серле япрагы

Булат Сөләйманов сүсләре

Себерцәгә Ф. Ермышев тәрчемәсе

Син тугансын

Минең йөрәгемтә,

Мин туганцы

Асис анамнан.

Себер! Себер!

Сиң пер генә йертә

Минең мәхәбәтем

Яралган.

 

Үс йәнемтәй

Иң кәтерле миңә

Туган йернең

Иске тупрагы.

Пы төньята

Себер агацының

Мин пер яңкыс

Моңлы япрагы

 

Мин төп себер татар

Булат Сөләйманов сүсләре

Себерцәгә Ф. Ермышев тәрчемәсе

 

Мин төп себер татар цыгышым пелән.

Өмер сөргән монта минең пабаларым.

Ак Иртешнең үсентәен, порнагытан

Яшәп торган монта татар палалары.

 

Мин килмешәк түгел монта, туган йерем.

Өмерлеккә сине ташлап китә алман.

Йернең тарту көцен йеңтем, и Себерем,

Синең тарту көцең ләсә  йеңтәй алман.

*****

Күренмәйте Себер Касаннан.

Анта карлы йелләр өрәте.

Ә тайгата киек паласы,

Аташкан та, сыктап йөрейте.

 

Хут йелләре хәбәр пирсәце:

Кайта аның, кайта инәсе?

Аерылу авыр кемгә тә:

Тайга киң куй, кайта  эстәйсен?

 

Эсләреннән пүре киләте…

Порылыр та ите кирегә…

Юк, пулмайты! Алтка ыргылты,

Палацагын калтырып пүрегә.

 

Шантай менә хәлләр минең тә:

Юлларыма карлар өяте…

Аташкан та, тайга эцентә

Палацагым сыктап йорейте…

Себерцәгә Ф. Ермышев тәрчемәсе

 

Сопра

Булат Сулейманов

 

Пөтен Себер пуйлап,

Орлык пулып,

Татар авыллары сибелгән…

Касырларның

Исге туфрагына

Тамырлары

Тирәң күмелгән…

 

Исемләре

Циттән кергән түгел:

Пайыш,

Рәнцек,

Меткә,

Кинтерле…

Шалар арасынта

Минең Сопрам та пар –

Туфрагынта

Песнең Себернең.

 

Ул әле тә

Сопра пулып калган,

Юкса,

Ницә өмер усылган…

Ицкем әйтмәс,

Шантай сәйер исем,

Кайтан алып,

Ницек кушылган?

Яулар килгән…

Илләр алышынкан…

Алышынмаган

Пәрбер

Пы исем.

“ Алышынматым,

Юк,

Алышынман мин,

Тамырларым

Минең нык”, – тисен.

 

Сопра тиеп,

Аның исем пелән

Туган ягым

Сәләм йебәрсә,

Мин пер улы аның.

Эшетеңце!

Киләцәккә

Пөген энтәшәм:

 

Сопра пулып

Сопра калыр әле,

Иртеш таллары та

Ул уйта.

Әр йыл сайын

Иген патырлары

Мәйтан тотар

Сабан туйынта.

 

Ирләр,

Яшләр пергә.

Туган тупрак игән

Нык терәк.

Тамашага

Аксагаллар килгән,

Уйларынта пары

Пер теләк:

 

Атлар сыман йерсеп

Пер мәйтанка

Йыйылырбыс әле,

Кем пелгән.

Орлык пулып

Пөтен Себер пуйлап

Татар авыллары

Сибелгән…

Касанка

Б. Сулейманов

 

Касан!

Себер хәтлем Себерләргә

Эшетелте якын моңларың.

Исгән йелләр

Алып килте аны,

Пураннарга урап тыңлатым.

 

Аннан аны

Иртеш тулгыннары

Көйләтеләр, юып ярларын.

Кайта парсам

Йырлап осаттылар

Иксес - циксес ап - ак карларым

 

Сунарташтай тус  та пула пелте

Тайгаларта аута йөргәнтә.

Синең моңны көйләп

Тост күтәртем

Туслар пелән күңел сөргәнтә.

 

Туган йерем мине ир пулгалы

Цигенмәскә юлта үрәтсә

Синең моңлар миңә

Канат пирте.

Йыр уятты кыргый йөрәктә.

 

Күңелемтә эртеп суыкларны,

Ярсуларын алып тавылның,

Мин күкләргә цөйтем

Йырга салып,

Сагышларын туган ягымның.

 

Синең моңлар мине алып килте

Терәгенә татар калыгының.

Ницек кенә ясмыш сынаматы –

Сүнтермәтем йөрәк ялгынын.

 

И Касаным!

Туган анамтайын

Коцагыңа ал син өмергә.

Ярсып цапкан

Минең Ак Иртешем

Кушылып аксын синең Ителгә.

 

Себерцәгә Ф. Ермышев тәрчемәсе

 

Булат абыйга

 

Шигырьләрең угып ләссәт алам…

Әмән, синең пелән серләшәм…

Сәләтеңә синең кәйрән калам…

Кай цагынта пырас көнләшәм…

 

Шигри кәйрәтеңә сокланам та,

Үпкәләп тә кайцак сөйләнәм:

Синең сәләтеңнең пер пөртеген

Ник котайым миңа пирмәгән?

 

Сине угып, мин дә күрәм әмән,

Син сагынкан Сопра ялаңын.

Ярсып аккан Иртеш тулгынларын,

Киңлекләрен циксес тайганың.

 

Мин ышанам, тагын күтәрерләр

Якташларың синең уйларны.

Акцарлаклы Иртеш тулгынлары

Йырлар  әле синең йырларны…

 

Яс

 Кәйран ыспайы пулаты

Йылгата послар акса.

Күңелләр эреп китәте

Күлгә аккошлар кайтса…

 

Моңсуланам, яуган карлар

Гөрләвек пулып акса…

Якты кояш йөрәгемне

Нурлар цацып йылытса.

 

Йөрәкләрем тулгынлайты

Алланып таңлар атса…

Пакцатагы муйылларым

Куш исләрен таратса…

 

 

Песнең өйнең аранына

Тагын кайтыр карлыгац…

Мин тә оцып кайтайынма

Өслеп-өслеп сагынкац?

 

Аккошлар ерлап усаты

Осатам, күңлем тулып

Сәләмләрем кайтыр мигән

Аккошлар моңы пулып?

 

 

Такмаклар

 

Картупкәне  цүпләем тә, циләгемә тултырам

Пашга эшгә үнәрем юк, шигырь ясып утырам

 

Күлтә палык уйнайты, ултыкларын кояты.

Шигыр ясу пуккаматы, эц туйтырып пулмайты.

 

Оллы юлта тусаң тусса, керәте тамакларга.

Шигыр ясу авыр игән, керештем такмакларга.

 

Кәя күлгә үртәк килгән, күптән оясын корган.

Урамларга цыгар итем, исерекләртән кургам.

 

Аргы яктан йелләр исгән, алар полыт килтергән.

Мейләр катса шалай игән, сүс табалмай интегәм.

 

Сары мешәк йылынкалы яткан муйца ташына.

Картайгансын шигырь ясып, тай типтемә пашыма?

 

Пакцамның шап уртасына мин котык касыр итем.

Пырас мактап күкетсәгес, тагын та ясыр итем.

 

Кәтицә

Муса Җәлил

Себерцәгә Ф. Ермышев тәрчемәсе

 

Күрше кысы Кәтицә,

Шалай әтәттәгецә,

Осак йөреп танцата,

Кицегеп кайтты кицә.

 

Каравылцы карт аның

Эшетмәгән какканын.

Шаның өцен ацмаган

Кәтицәгә капканы.

 

Капката тимер йосак,

Кәтицә торган осак.

Тышта кунып пулмайты гуй,

Пулса та кана йөс ак.

 

Торгац кыска уй керәте:

Төнлә пелән кем күрәте?

Кән уйланмай Кәтицә,

Койма аша сикерәте!

 

Кайтып кергән патиргә;

Кайткац пар  та онтылган.

Тик катакка эләгеп,

Юпка гына ертылган

 

Кыйралыктан, кицәү тиеп

Ул аны ямаматы.

Иртән йөгерте эшенә –

Кицегү ярамайты.

 

Тагын кицә суң кайтып,

Йоклаган кырың ятып.

Күрше апай эшенә

Цак ебәргән уятып.

 

Цыгып китте гуй сылукай

Юпкасын яйгалтырып.

Урамтагы ир- егетнең

Парсын иссес калтырып!

 

Иртәсен, цыгып паксам

Көләм мин, йөсеп ятам:

Урам тула катын-кыс

Пар та ерык юпкатан!

 

Кырцы, күршем теккенцә,

Мута тиеп, көн үткенцә,

Пар та ерган юпкасын

Пот төбенә еткенцә!

 

Әй Кәтицә,Кәтицә!

Кицегеп кайтып кицә,

Яман эшкә цуалтың -

Яңа мута цыгартың.

 

Кыслар, төнлә йөремәң!

Койма аша сикермәң!

Тагын әллә нимә ертып,

“Мута” тиеп йөремәң!

 

Пырас Тукайца

 

Сас ягынта пер авыл пар

Исеме аның Күкрәнте

Якшылыгын сүләр өцен

Табалмаем сүсләрне

 

Алай осак тормасам та

Мин анта туган итем

Пецәнен пырас цапкылап

Циясен йыйган итем

 

Ул авылның, иц онытман,

Әр ягы күлләр ите.

Ул аның циялекләре

Кысылтан киләк ите.

 

Күкрәнтенең күлләрентә

Туп-тула палык ите.

Күкрәнтетә яшәгәннәр

Эшмәгәр халык ите.

 

К. С-га

 

Пошма, туган, яса пир син

Төрес песнең атымлар.

Килер вакыт, пулыр әле

Агыллырак админлар.

 

Әтәтләрне саклайык пес,

Әтәпләрне саклайык.

Инте мәргүм кешеләрнең

Яман атын сатмайык.

 

Пулсын әйтә Тубыл тел тә.

Пулсын әйтә Кәйеш тел.

Телебес бай. Пулган мигән

Себерләртә кыеш тел?

 

Терелсенләр " Йыл такмаклар",

Көц алсын "Акын әтәт".

Үсебесне югалтмасак,

Песгә тә цыгар мәтәт.

 

 

Татарның кәле ницекте?

 

Татарның кәле ницекте?

Күр син Ямбай мәктәбен...

Татарца  сүс эшетмәссен!

Пелерсен  татар кәлен!

 

   Перәй ун йыллар үтәр...

Татарның теле бетәр...

Парысы та ал-гөл тиеп

Зиганшин доклад сүтәр.

 

Татарның  хәле  ницекте?

Кырынкүлләргә бар син

Күр син мәктәп арасын:

Аңларсын шанта парсын!

 

Егермә йыллар үтәр.

Татар тамыртан кибәр..

Пар нәрсә тә якшы тиеп,

Насыров вәгәс сүләр.

 

Татарның хәле ницекте?

Күр син саз як калыгын:

Эшсеслектән, юлсыслыктан

Ницек асаплануын.

 

Милләт язмышы турында уйланулар

 

Тукайча

Яклыйм мин татарымны,

Бар көчемә каршы торып,

Утка янар, суга батар булсам да.

Якламас мине милләтем,

Үземә ук-пычрак атар булса да.

 

Кара йөзләр

Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр…

                                                        Г. Тукай

 

Килеп чыкты кара йөзләр – «милләтчеләр»,

Татарларны аерырга өндәүчеләр.

Йөри алар арабызга агу кертеп,

Бердәмлеккә, татулыкка утлар төртеп.

 

Акыралар алар тамак ярып,

Арабызга ызгыш, коткы салып:

Имеш, Казан безгә дошман булган.

Казан безнең телебезне буган.

 

Әллә телебезне татар тыйган?

Татар баскан? Безне татар кырган?

Әллә татар авылларны яккан?

Татар килеп мәктәпләрне япкан?

 

Җырларыбыз уртак безнең,уеннар да.

Туган булып береккәнбез буыннарда.

Бергә аккан якты елга  китмәс кире.

Ят булганмы әллә безгә Тукай теле?

 

Мәдәният –уртак мирасыбыз.

Читкә этик шушы эче караларны.

Казан теле, себер теле – бертуганнар.

Без юләрме аерырга араларны?

 

Без җиңәрбез, барсак кына бергәләшеп.

Дуслар булсак, көн итмәсәк бәргәләшеп.

Җитәкләшеп, ярдәмләшеп бергә барыйк!

Аерылсак, гафу итмәс безне тарих...

 

 Уян халкым

 

Газиз халкым, хәлең мөшкелләнде

Түрәләрдән нәрсә көтәсең?

Мәктәбләрең ябык, телең йомык...

Әкеренләп эреп бөтәсең...

 

Санга сукмый безне түрәләр дә

Себер халкын хәзер кем яклар?

Булырмы соң яңа Әнәсләрең?

Күренерме яңа Булатлар?

 

Уян халкым, җитәр йоклап яту -

Торып бас син, күрсәт үзеңне!

Җир – күлләрең бетерәләр сатып...

Әйт вакытлы кискен сүзеңне!

 

Газиз халкым, баскан ялган тавы.

Буган сине тимер бармаклар.

Һәйкәлләрдә әле Күчем түгел,

Басып тора явыз Ермаклар…

 

Кемнәр без?

 

Өлкән ага хуш күрсен дип,

Җырлыйбыз да биибез.

Шулай уйнау-җырлауларга

Калган безнең көнебез.

 

Татарча да сөйләшмибез:

Агаебыз күрмәсен.

Нигә мине хөрмәт итми,

Лыгырдыйсың, димәсен.

 

Кайчак агай хуплап куя:

-Ярый, ярый, малатса!

Этләр кебек сөенәбез,

Бер кисәк сөяк атса!

 

Куяннардай шып булабыз

Безне агай кисәтсә:

Алай-болай булмагыз, дип

Чыбыркыны күрсәтсә.

 

Без бит шундый толерантный

Без бит басынкы халык…

Акырып еларгамы инде

Шушы хәлләргә калып?

 

Берәр тантана булганда

Татарлар алда тора

Без сәхнәдә курчакларбыз –

Карабас театыры

 

**********

Тик җәнҗал чыга күрмәсен

Бер дә серне бирмәек.

Агай күңелен төшермәек –

Уйный-җырлый бетәек.

 

 

Түбәнлек

Оятсызлык, түбәнлекнең

Булыр микән азагы?

Кичә генә “мурза” иде…

Бүген – “татар казагы”!?

 

Башың булса, акылга кил,

Тарих белән уйнама:

Синең ата- бабаңны да

Юлсыз җиргә куганнар…

 

Уйлап кара, калган булса

Оятыңның тамчысы.

Әзме татар җилкәсенә

Төшкән казак камчысы?

 

Булма әдәм мәсхәрәсе,

Пычратма син исмеңне.

Әллә милләтеңне сату

Зур казаныш дисеңме?

 

Кыскача…

Ялган бәйгеләр

 

Күңел ятмас төрле фестивальләр...

Супер – пупер төрле “бәйгеләр”...

Атна кирәк шушы “суперларга”

Татарчаны бераз бәйләргә!

 

Аямыйлар шуңа бүләкләрне:

Автомобиль, затлы туны да…

Сәхнәләрдән төшкәч, “суперлары”

Татар сүзен шундук оныта!

 

 Каргалар

Сөләйманов укуларын

Басып алган каргалар.

Ярый, Булат үлгән, диеп

Эчтән шатлана алар...

 

Бүкән

Ялагайның ялагае,

Түбәннең дә түбәне…

Татарны мыскыл итәргә

Утыртканнар бүкәнне…

 

Рус телендә…

Нинди гүзәл татар җырчылары!

Сокланам мин егет – кызларга.

Сәхнәләрдән төшкәч, рус телендә

Аралаша алар үзара…

 

Заманча…

Глобализация сүрәте:

Без дә хәзер заманча.

Русча белми әбиләре…

Оныклары – татарча…

 

Ышанмассың…

 

Чеп-чи татар авылында

Ике кечкенә бала

(Ышанмассың! Тыңлап кара!)

Татарча сөйләп бара!!!

 

Татар акылы төштән соң…

3 августта Төмәндә БөтенРәсәй Сабантуен үткәрделәр

 

Татар акылы төштән соң дип

Дөрес шулай әйтәләр:

Урак урыр вакыт җиткәч

Сабантуй үткәрәләр!

 

Шулай булмый, нихәл итсен,

Дәрәҗәсен югалткач.

Түрә кушса, үткәрерләр

Кышын, җирне кар япкач…

 Рус телендә

 

Есть селения даже красивее…

Есть места уютней и теплей…

Не найти на свете ни роднее,

Ни милее Чебурги моей.

*****

Священная Память

По случаю возвращения останков нашего земляка Баязитова Назыра

в родную деревню

 

Озеро в горе застыло...

Печально омыв берега...

В бессмертье ушедшего сына

Принимает,  скорбя, Чебурга...

 

Кудрявый дуб головою поник...

И березы печально стоят...

Что думал в последний свой миг

Сраженный осколком солдат?

 

Ночь прошла, и тьма рассосалась…

На листочках повисла роса…

Но сына с войны не дождалась –

Материнская капнет  слеза…

 

Натянута нерва струна...

Тугая, дрожит тетива...

Спасенная, помнит страна.

И Священная Память жива…

 

Никто не забыт, Ничто не забыто -

Почетный стоит караул...

И бренные кости солдата

Принимает родимый аул...

12.09.2019

  

Булат Сулейманов в переводе Фарида Ермышева   


Твой звлнкий листок - Серле яфрагы 

 Родилась ты

В сердце моем.

Как рожден был

Я матерью родной…

Сибирь, Сибирь!

Ты одна на свете –

Клянусь в любви

Тебе одной!

Плотью я

Весь из Сибири.

Твоя кровинка…

Твой нежный росток…

Взрожден я

Из древа Сибири –

Я твой волшебный

Звонкий листок…

 

  *****


Ңдет на дороге мать - Әни һаман көтә 



Все ждет на дороге мать…

Не верит в смерть сына…

На подоле ветхого платья

Слезинкой надежда стынет.

*****

 

.