TAT Төмән татарлары корылтае татарларны таркатучы чара булып үтте PDF Печать E-mail
Общество и жизнь
10.10.2019 21:40

Бибинур Сабирова:

Төмән өлкә татарлары мохтәрияте корылтае татарларны берләштермәде, таркатты             гына

  • (“Төмән татарлары: рәис хакимияткә түгел, халыкка файдалы булсын” дигән язмага кайтаваз.)
  • Төмән өлкәсе татарлары озак көттелләр “Себер татарлары һәм Төмән өлкәсендә яшәүче татарларның милли-мәдәни мохтәрияте” корылтаен, чөнки ул инде 2 ел элек үтәргә тиеш иде,  аның Ришат Җиһаншин җитәкчелегендәге Шурасы шушы соңгы 2 ел дәвамында вәкаләтлегеннән чыккан хәлдә эшләде һәм, ниһаять,  агымдагы елның 3 октябрендә корылтаен үткәрде.
  • Ришат Җиһаншинның исәп-хисап чыгышында өлкә татарлары мохтәрияте составына 11 район-шәһәр мохтәриятләре һәм башка җитимагый оешмалар керә, бу иң зур, иң әһәмиятле иҗтимагый оешма, хакимият органнарының финанс ярдәме һәм теләктәшлеге нигезендә эшчәнлеген уңышлы алып бара, дип сөйләде. Үзенең чыгышын: “Без,  бердәм, булырга тиешбез, безгә бергә булырга кирәк”, - дип тәмамлады.  Мохтәриятнең башкаручы мөдире исә Тимергали Мирасов өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте 12 район--шәһәр мохтәриятен берләштерә, дип белдерде.
  •  

        Казан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте өлкә мохтәриятеннән куылды

  • Шулай иде, 12 милли-мәдәни мохтәрият  иде өлкә мохтәриятендә. Җиһаншин, башкаручы мөдиренә дә белдермичә,  берсен юк иткән:  20 ел дәвамында өлкә мохтәрияте составында булган Төмән  шәһәре казан татарлары милли-мәдәни мохтәриятенең корылтай алдыннан гына өлкә мохтәрияте составыннан чыгарып – сызып ташлаган, ул 12 нче мохтәрият иде. Бу турыда безгә, казан татарлары мохтәрияте әгъзаларына, өлкә мохтәриятеннән рәсми рәвештә әйтүче булмады, Устав таләп иткәнчә, Шура утырышында да каралмаган булып чыкты.  Җиһаншин үзе генә хәл итмәгәндер,  канунсыз бу гамәлне кылуга  80 яшьлек элекке рәисне кем дә булса этәргәндер, кем - бу сер булып калды. Казан тараларының корылтайда катнашырга хокукы юклыгы турында очраклы рәвештә генә белдем. Корылтай аалдыннан гына Милли эшләр комитетының рәисе вазифасындагы Чернов Владислав Леонидович белән бер мәсьәлә буенча киңәшергә кергәч, ул әйтте.  Аны,  казан татарлары мохтәрияте беркайчан да өлкә мохтәрияте составында булмады, дип алдап ышандырганнар, кем алдаган аны – ул  әйтмәде, аларга ышанган хәлендә калды. Ә бит казан татарлары мохтәрияте әзерлек йөзеннән ү конференциясен үткәреп, корылтайга, булачак яңа Шурага үзеннән делегатлар сайлады, конференция протоколын оештыру комиссиясенә тапшырды. Делегатлар килде корылтайга, ләкин алар катнашучылар исемлегендә юк булып чыкты, аларга мандат бирмәделәр.
  • Менә шундый киңәшчеләр белән уралган Ришат Җиһаншинның  соңгы 15 ел дәвамында өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте белән җитәкчелек иткән дәверендә Төмән өлкәсе татарлары арасындгы таркаулык, каршылыклар тирәнәйде генә, татарлар төрле төркемнәргә - кланнарга бүленеп таркалды, һәр төркемнең үзенең  дөньяви һәм үз рухани лидеры  барлыкка килде, өлкә татарлары мохтәрияте район һәм шәһәр милли-мәдәни мохтәриятләрдән гайре, үз эченә башка бернинди иҗтимагый оешманы кабул иткәне булмады. Иҗтимагый оешмаларның исә саны артканнан-арта гына барды, чөнки  төп орган дип саналган  өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте татарларны берләштермәде,  проблемаларны хәл итмәде, игътибарсыз калдыра бирде. Төмән һәм Тубыл шәһәрләренең аерым себер татарлары милли-мәдәни мохтәрятләренең, себер татарларының өлкә милли-мәдәни мохтәряитенең  барлыкка килүе тиктән генә булмады.        

 

         Татар халкы бердәмлегенең нигезе нидән гыйбарәт?

  •  “Казан татарлары мохтәрияте” дигән атама Төмән өлкәсендә генә  түгел, ишетеп калсалар, башка төбәкләрдә  дә  үгезгә кызыл чүпрәк кебегрәк тәэсир итә: “Нәрсә сез анда татарны таркатып ятасыз!” дигән тавыш чыгаралар. Шунлыктан бу мохтәриятнең нилектән, нинди макскт белән  барлыкка килүен татар  дөньясына аңлатырга кирәк, дигән уйга килдек без, бу бурыч миңа йөкләнде.                                                                                                                                                         Татарларны таркатуның бер ысулы – без бер татар, бернинди этник төпкемнәр юк, дип эш итү – мондый караш  этник төркемнәр арасында каршылык кына китереп чыгара, бер этник төркемнең үзен татар дөньясыннан аерым итеп күрүе  үсеш юлыннан читкә китү кебек үк.   Реаль чынбарлыкта булган этник төркемнәрне инкарь итү  бердәмлеккә китерми, бердәмлеккә фәкать һәр этник төркемнең телләрендәге, гореф—гадәтләрендәге үзенчәлекләрне татарның уртак байлыгы итеп күреп, бербөтен татар дньясы кысаларында саклап, бергә уратып үстерү, бер-берләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәтләрне ныгыту нәтиҗәсендә генә  ирешеп була   -  мондый фикергә без 30 ел дәвамында милли-мәдәни үсеш хәрәкәтендә катнашу, каршылыкларны үзара аңлашып-килешеп чишү  тәҗрибәсе аша килдек. Безнең төбәктә күпләр аңлады бу хакыкатьне, авыл халкы гомумән каршы торды аерылуга, ә менә дәүләт органнарына, хакимияткә якын торган амбициле татарларыбызның моны аңламавы милләтебез  өчен гаять аянычлы хәлләр китереп чыгарды һәм бу хәл дәвам итә. Хакыйкать бәхәстә ачыклана, ди халык. Бәхәсләшик, тик талашмый, бер-беребезне хурламый, кимсетми генә  бәхәсләшик!
  • Корылтай эшендә  Россия татарлары федераль милли-мәдәни мохтәрияте рәисе, Дәүләт Думасының милли мәсьәләләр  комиссиясе җитәкчесе  Илдар әфәнде Гыйльметдинов та катнашты. Мин, Төмән шәһәренең казан татарлары милли-мәдәни мохтзрияте рәисе, сүз әйтү өчен депутатлардан 2 минутлык вакыт сорап алып: ”Бу корылтай тарихка татарны таркату корылтае булып кереп калачак”, - дип, казан татарлары мохтәриятенең өлкә мохтәрияте составыннан бернинди сәбәпсез, канунсыз чыгарылуы турында әйткәч, мохтәрәм кунагыбыз Илдар Гыйльметдинов ялкынлы каршылык күрсәтеп: “Нинди казан татарлары мохтәрияте тагын! Канун буенча, төбәк мохтәриятләре генә бар, бериниди казан татарлары мохтәрияте юк, булырга тиеш түгел!” – дип, кырт кисте. Әгәр дә ул:”Бернинди себер татарлары мохтәрияте дә, казан татарлары мохтәрияте дә  юк, бер татар мохтәрияте генә бар, шулай гына булырга тиеш”, - дисә, без аңа үпкәле булып калмаган булыр идек. Казан да еллар дәвамында шулайрак тотты үзен: “Без бер татар белән эшлибез”, - дип. Чынлыкта, Казан галимнәре  безнең төбәктә бербөтен татар белән түгел, төбәк татарларының яртысы белән генә - себер татарлары белән генә эшләргә яраттылар, Булат Сөләйманов укуларына килсәләр, себер татарлары тарихына бәйле темалар белән генә чыгалар, Себер белән Идел буйларының багланышларына кагылмаска тырышалар иде, шулай тарих фәннәре, филология фәннәре кандидатларын әзерләгәндә дә Себер тематикасын аерым аерым гына карыйлар иде.   
  • Без дә беләбез мохтәрият турындагы федераль канунны,тик ул канунда  бер халыкның этник төркемнәре мохтәрият төзи алмый, диелмәгән, бер төбәктә бер халыкның ике мохтәрияте теркәлми, дип кенә әйтелгән.   
  •  Һәр төбәкнең үз үзенчәлеге. Төмәннең – үзенеке: өлкә юстиция органы, җирле үзенчәлекне исәпкә алып, аерым себер татарлары мохтәриятен теркәгәч, казан татарлары мохтәриятен дә теркәргә кирәк, дип тапты. 1996 нчы елда төзелгән өлкә татарлары мохтәриятенең исеме үк төрле этник төркемнәрне эченә алуын белдергән булса да, аңа карата карашлар төрле булды, шунлыктан соңгы корылтай “Себер татарлары һәм Төмән өлкәсендә яшәүче татарларның милли-мәдәни мохтәрияте” исемен “Төмән өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтәрияте” исеменә алмаштырды. Имеш, шуның белән этник төркемнәрне берләштерде, аларны бер татар итте. Берләшү исем үзгәрү белән генә була алмый шул, эшнең асылы – аның җисемендә.

 

Казан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте тарихыннан

  •         Тарихка борылып карасак: 1996 елда Төмән шәһәрендә бер мохтәряит төзелгән иде, анда җирле себер татарлары да, казан татарлары да бергә булды. Ул мохтәриятнең 1999 елда үткәрелгән  исәп-хисап сайлау конференциясендә себер татарлары лидерлары: “Без аерылабыз казан татарларыннан, үзебезнең мохтәриятебезне оештырабыз”, - дип игълан иттеләр. Алай гына түгел, татарлар белән эшли торган учреждениеләргә, иҗтимагый оешмаларга җитәкче итеп фәкать себер татарлары вәкилләре генә билгеләнеп куелырга тиеш, дигән язылмаган канун чыгардылар. Идарә органнары да бу таләпкә буйсынды, иң әзерлекле белгечләр – казан татарлары читкә тибелде. Шул темага булган ыгы-зыгы күп кенә казан татарлары өчен чын фаҗигага әверелде. Эзәрлекләнү нәтиҗәсендә саулыгына коточкыч, төзәлмәслек зыян казан татарлары мохтәриятенең беренче рәисе –  Төмән дәүләт унимверситеты доценты Равил Гыйльфанов өлешенә төште. Шуннан соң да ул, хатыны –шул ук уку йорты профессоры Фәридәнең гаҗәеп кайгыртучанлыгы, табибларның өзлекесез ярдәме нәтиҗәсендә быелга кадәр француз һәм алман телләрен укытты. Күптән түгел Равилебезне соңгы юлга озаттык.
  •        Милли үсешнең күтәрелү чорында татар халкына югары уңышлар китергән  һөнәри әзерлекле мәдәният, сәнгать белгече  Фәрит Хәкимов та этник чыгышы ягыннан эзәрлекләнеп, эшсез генә калмады, саулыгы да нык какшады. Фәрит Хәкимов үзе оештырып гөрләлеп эшләткән өлкә татарлары мәдәният Үзәге Бөтен Россия күләмендә дан казанып, башка төбәкләр өчен үрнәк өлгесе булды. Өлкә татар мәдәният үзәге белән казан татары түгел, себер татары җитәкчелек итәргә тиеш, диелгән таләп куелды, югары органнарга, Хәкимов Үзәк аша үзенә байлык туплый, дигән яла-шикаятьләр ява башлады. Хакимиятнең финанс ярдәме белән берәр чара үткәрелсә, икенче көнне үк финанс тикшерүе килеп җитә, бернинди хәрәмләшү таба алмый китә иде. Соңгы шикаятьләре өлкә губернаторына булды, ул  Хәкимов өстеннән 16 битлек нахак иде. Мин журналист буларак таныша алдым ул әйбер белән. Өлкә җитәкчеләре шикаятьләрдән шулкадәр арган иделәр, монысын тикшереп тә тормадылар, каршылык мәсьәләсен чишүнең үзенчәлекле ысулын таптылар  – өлкә татар мәдәният Үзәген яптылар. Үзәк юк – проблема юк. 1997 нче ел иде бу.  
  •        Фәритне нахактан гаепләү телдән-телгә йөреп кенә калмады, матбугат чараларына да үтеп керде. Мисал өчен: Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина казанда чыга торган “Восточный экспресс” газетасы журналисты Резеда Даутовага биргән интервьюсында болай дип сөйләгән иде: “В свое время в Тюмени существовал так называемый областной центр татарской культуры, который возглавлял Фарид Хакимов. Работал очень успешно, располагался в довольно солидном здании. Это была полугосударственная структура, которая получала средства из областного бюджета. Но как это обычно бывает, татарские национальные организации, находящиеся около культуры и подкармливающиеся у областной администрации, выращивают свою элиту, которая постепенно потом развращается, начиная использовать эти деньги по своему усмотрению. И наш центр оказался не исключением. Центр разгромили, но с ним исчезло и методическое ядро” (“Восточный экспресс”, №28, июль 2001)
  •         Бу материал “Ассимиляция сибирских татар идет полным ходом” исеме астында әле дә эленеп тора Интернетта.
  •         Дөрес, татар мәдәният Үзәге башта “Төзүче” мәдәният сараенда иде, аннан “Геолог” мәдәният сараена күчерелде, тик һәркайсында да бер бүлмәдә генә кысылып эшләде ул. Фәритнең татарлар өчен лаеклы бина таләп итүе дә кайберәүләрнең ачуын кабартып торды. 2006 нчы елда шәһәр Татар мәдәният үзәге ачылыр алдыннан үткәрелгән Төмән шәһәре татарларының зур җыенында бу Үзәк мөдирлегенә бәйге игълан ителде, ул замандагы татар лидерларының берсе – мәрхүм Ильяс Рафиков: “Мөдир итеп бәйгедә җиңеп чыккан кеше билгеләнер, этник чыгышына бәйсез рәвештә”, - дигән булса да,  алай булып чыкмады. Үзенең комплекслы бай программасы белән Фәрит җиңүче итеп танылды. Әмма  ләкин, шәһәр мэры Киричукның аны мөдир итеп тәгаенләү турындагы карарына имзасы куелган булса да, Фәритне  читкә типтеләр. 3 кешедән торган делегация идарә җитәкчеләрен: “Фәритне куйсагыз, бөтен себер татарларын урамга алып чыгып ризасызлык акты оештырабыз”, - дип куркыттылар.  Мәдәният үзәгенә җитәкче итеп бу эшкә әзерлеге булмаган бер мәктәп мөдирен куйдылар, урыныннан алып, себер татары вәкиле булсын, дип. Хәзер ул да эшсез.
  •        Мин, ул вакытта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының Төмән өлкәсе буенча хәбәрчесе буларак, Төмән идарә органнарында  әлеге өч кешелек делегация эзләре буйлап  йөреп чыктым, аларның җитәкчеләре миңа: “Без себер татарларының урамга чыгуыннан курыкмыйбыз, ләкин безгә кауга да кирәкми” - дип җавап бирделәр. Урам тутырып халык  чыгара алмый иде алар, чөнки таркату сәясәтенә халык каршы булды.  
  •        Фәндә “казан татарлары” дигән этник төркем юк, дип тә Казан Төмәннең казан татарлары милли-мәдәни мохтәриятен танымаска тырышты. Фәндәге Идел буе татарлары этник төркемен бездә “казан татарлары” дигән исем белән атау гамәлдә – бу да төбәк үзенчәлеге. Шулай итеп, хакимияттән акча алу өчен түгел,  кыерсытылганнарны яклау өчен булса да кирәк иде казан татарлары мохтәриятен оештыру, һәм ул себер татарлары мохтәрияте төзелгәннән соң бер ел үткәч кенә барлыкка килде.

 

        Кемнәр алар – Себердә татарны этник төркемнәргә аерып караучылар?

  • Гаделлек өчен әйтми калу мөмкин түгел: 90 нчы  елларда татарларны ике этник төркемгә аерган лидерлар бүген шуңа үкенечләрен белдерәләр.
  • Бүген аеручы булып, өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте калкып чыкты, элек ачыктан-ачык эш алып барган булсалар, бүген келәм асларында кайнашалар, кануннарны исәпкә-санга алмый кылалар  татарга зыянлы гамәлләрен, шуңа да астыртын, качып-посып, идарә органнары җитәкчеләрен алдап саташтырып хәрәкәт итәләр.
  • Казан татарларын ялгыш диаспора, “килмешәк” итеп  карадылар ул елларда. Тарихи чыганакларга караганда,  Казан якларыннан татарлар Төмән-Тубыл тирәләренә Күчем ханга кадәр үк килеп урнаша башлаганннар, гасырлар дәвамында төркем-төркем дә, ялгыз да килеп урнашканнар. Столыпин реформасы нигезендә килеп төпләнгәннәрнең генә дә Себер җирендә 6-7 нче буыны үсеп килә, казан татарлары мондагы татар халкының 35-40 процентын тәшкил итә, дип әйтергә була.  Диаспора түгел казан татарлары Себердә, алар бу төбәктә туып үскәннәр, монда укып белем алганнар, хезмәт иткәннәр, төбәк  үсешенә, бигрәк тә татар мәгърифәтенә, үзләреннән гаять зур өлеш керткән җирле халык ул – себер таталары белән бергә Себердәге казан татарлары да. Себер-казанлы катнаш гаиләләрнең күп булуы гына да Себер җирлегендәге татарларны этник төркемнәргә аерып карау мөмкин түгеллегенә бер нигез.
  • Казан татарлары мохтәриятенең оешу максатларын бозып күрсәтү матбугат чаралары аша да җиткерелде җәмгыятькә.
  •        Шуңа бер мисал: Хәнисә Алишинаның югарыда телгә алынган интервьюсында мондый сүзләр бар:  “В данный момент у нас зарегистрировано две автономии - отдельно сибирских татар и отдельно казанских. Казанцы создали свою автономию сравнительно недавно. Самый главный их аргумент - сибирские татары получают из областного бюджета большие деньги, а мы - ничего. И эти разногласия очень ранят мою душу».  
  •        Бу юлларның авторы уйлап чыгарган ялган фикер бу!  2000 елда оешып рәсми теркәлгән казан татарлары мохтәриятенең  хакимияткә акча сорап мөрәҗәгать иткәне дә булмады. Татарстаннан, Башкортстаннан килеп урнашкан ватандаш эшмәкәрләрнең иганәчелек ярдәме нигезендә алып барды үзенең мәдәни эшчәнлеген казан татарлары мохтәрияте,. 2016 елда беренче мәртәбә финанс ярдәмен себер татарлары фольклоры Антологиясен тәкъдим итү чарасын үткәрү өчен  сорап алды ул.   Нинди генә чара үткәрмәсен - татарларга бүләк итеп эшләде, себер татарларын, казан татарларын аермыйча, алар  бергә катнаштылар ул чараларда, һәр чара югары дәрәҗәдә әзерләнеп үткәрелде, һәр үткәрелгән чара белән татарлар бердәмлегенә өлеш кертә барды казан татарлары мохтәрияте. 
  •        Әле дә үз бурычын үти ул, себер татарлары юлына аркылы басып куймый, кесәләренә керми, алар тотынмаган эшләрне башкара. Мисал өчен, өлкәдә туган тел торышын өйрәнеп, анализлап, хакимияткә җиткереп тора, Тукай рухын саклый, себер татарлары телен, фольклорын  саклауга да үзеннән зур өлеш кертә, ике этник төркемгә  бердәм булырга кирәклекне халыкка матбугат чаралары аша аңлатып, җиткереп тора. Казан татарлары мохтәрияте рәтләренә бердәмлек идеясен хуплаган себер татарлары вәкилләре дә килеп кушылды. Акрынлап, казан татарлары мохтәриятен идарә органнары да таныды, инде ул халыкка да үгезне котырткан  кызыл чүпрәк булудан туктаган иде, гәрчә “себер татарларының ассимиляцияләшүендә казан татарлары гаепле” дип әйтүчеләр бүген дә булса да.  
  •        Көтмәгәндә өлкә мохтәриятенең,  кануннарны бозып, казан татарлары мохтәриятен үз составыннан чыгарып ташлавы себер татарларыннан булган дусларыбызның да ризасызлыгын тудырды. 
  • Казан татарлары мохтәритен генә түгел, өлкә корылтаен оештыручылар корылтайга Тубыл шәһәре себер татарлары мохтәриятеннән дә делегатлар кабул итмәделәр өлкә татарлары корылтаена,  өлкә мохтәрияте осоставына да алардан вәкилләр алмадылар. Өлкә татар яшьләре берлеген дә чакырмадылар. Себер татарлары үзәге - Тубылдан бер генә делегат чакырылган, шактый зур делегация үз теләге белән килгән иде. Корылтай барышында үзләрен борчыган проблемалар турында фикер әйтергә ирек булмаганлыктан, алар арасында дулкынлану башланды.  “Мирас” иҗтимагый оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова, аларны тынычландырырга теләп булса кирәк: “Борчылмагыз, “Искер-җыен”да барыгызга да урын табылыр, шунда  берләшербез”, - диюгә, Тубыл делегациясе урыныннан дәррәү кузгалып, чыгар якка юл тотты, гәрчә Луиза аларны чыгарга чакырмаган булса да.  Менә бу чынлап та Төмән өлкәсе татар җәмгыятенең нигезен какшату булып чыкты.
  • Өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәритенең яңа Шура рәисе итеп сайланган Ләйсән Хөрмәтуллина “Азатлык Радиосы”на:  “Тотрыклыкны, нигезне какшатырга теләүчеләр булды”, - дип зарланган. Ни кызганыч, яңа сайланган яшь лидер Төмән татар җәмгыятендәге вәзгыятьне аңламый икән бит. Тотрыклык  – милли үсеш хәрәкәтенең сүнүендә  ул- милли үсеш тукталуының тотрыклыгы, “Нигезне какшатырга теләүчеләр” -  татар хәрәкәтен чын милли үсеш юлына борырга теләүчеләр. Ләйсәнне гаеплисебез килми, яшь әле ул, үзенең остазлары фикеренә ияреп кенә ялгыша торгандыр. Ә остазлары халык алдында никадәр җаваплы булуларын аңлап җиткермиләр.

 


Күңелләрдә богау чыңы яңгырый

  • Төмән татар вәзгыятен ничек әйләндереп карасаң да, бер үк нәрсә ярылып ята: сүнү тотрыклыгы, татарның таркаулыгы көчәйгәннән-көчәя баруы, татарлар арасында бердәмлек булмау. Өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәриятенең таркаулыкны тирәнәйтү юлына басуы  борчый Себердә яшәүче татарларны.
  • Ришат Сабир углы Җиһаншин һәм аның иярченнәре бар нәрсәне аллы-гөлле итеп күрсәтүне генә хуплыйлар. Бу сүзләрне язганда үзеннән-үзе шагыйрь Булат Сөләйманов сүзләре искә килеп төште әле:

  • Әйтәсез: 
  • "Үткәнгә кагылма, 
  • Авыр ул хаклыкны аңлавы".
  • Баш куеп тыңлагыз: бу җирдән
  • Ишетелә богаулар чыңлавы. 
  • ("Шйтмәгез Себерем хакында") 

  • Иң авыры – туган телне, аның абруен саклау, аның үсешен тәэмин итү. Өлкә татар милли-мәдәни мохтәриятенең төп юнәлешен нәкъ менә туган телне саклап үстерү тәшкил итәргә тиеш иде бит. Бүгенге көндә туган телнең аянычлы язмышы безнең күңелләрдә богау чыңы булып яңгырый.   
  • Өлкә татар хатын-кызлары оешмасы “Ак калфак” инициативасы нигезендә 1995 елда өлкә мәгариф бүлегенең ул вакыттагы мөдире Новиков Виктор Гаврилович  (мәрхүм) татар гимназиясе булдыру өчен Төмәндә ачып биргән зур гына штатлы “Татар балалары өчен өстәмә мәгариф учреждениесе татар җәмәгатьчелегенең битарафлыгы нәтиҗәсендә татар гимназиясе була алмады, мәгариф департаментыннан мәдәният комитетына күчерелеп, барлык милләтләр балаларын гуманитар үстерү юнәлешендәге  “Этнос”үзәгенә  әверелдерелде. 90 нчы еллар башында  ирешелгән казанышларның күбесе юкка чыкты, әмма гимназия булдыру мөмкинлеген югалту иң зурысы, иң аянычлысы булды. 
  • Әгәр 1990 нчы еллар башында татар теле яхшы, тулы канлы итеп укытылган 118  милли татар мәктәбе булган булса, бүген барлык фәннәр урыс телендә укытылган татар этномәдәни компонентлы 50 мәктәп калды. Барлык авыл мәктәпләре - 48 мәктәп  урыс мәктәпләренең филиалларына әаерелдерелде, кайберләрендә татар теле факультативка күчерелде. Мәктәп ябылып, урыс мәктәбенә йөртелеп укытылган балалар автоматик рәвештә туган телне өйрәнү хокукыннан мәхрүм булды. Укучылар санының  50-90 процентын татар балалары тәшкил иткән мәктәпләрдә дә, татарлар саны меңгә җиткән бистә-поселокларда да татар теле укытылмый. Факультативка калдырылгач, татар теле укытылудан баш тарткан ата-аналарның саны артканнан-арта бара. Инде менә атнасына бер сәгать бирелгән татар теле дәресләренең урыс теленә тәрҗемә ителеп үткәрелү очраклары барлыкка килде.
  • Берзаман татар теле һәм әдәбияты дәресләренә  укытучылардан дәрес план-конспектларын  урысча язу таләп ителә башлагач, шул ук казан татарлары мохтәрияте чаң кагып туктаткан иде ул хәрәкәтне. 10 еллап элек Мәгариф департаменты  татар телен укытуны ихтыярига калдыру теләге белән ата-аналар арасында “балаларыгызның татар телен өйрәнүен телисезме, теләмисезме” дигән сораштыру үткәрә башлагач, губернаторга мөрәҗәгать итеп, казан татарлары мохтәрияте ул хәрәкәтне дә туктата алды. Урыс мәктәпләрендә укыган татар балаларын дин культурасы нигезе дәресләре кысаларында   урыс балалары белән бергә чиркәүләргә йөртеп чукынырга өйрәтүләре һәм  бер татар этномәдәни компонентлы мәктәп мөдиренең  (үзе татар) укучыларны тәнәфестә дә татар телендә сөйләшүдән тыюы ачыкланганнан соң,  казан татарлары мохтәрияте әгъзасы, элекке өлкә мөфтие Галимҗан хәзрәт Бикмуллин бу ике мәсьәләне губернатор алдына китереп куйгач, тикшерү үткәрелеп, татар балаларын чиркәүгә йөртүдән туктаттылар. Мондый четерекле мәсьәләләр өлкә мохтәриятен борчымады, татар балаларын туган телдә сөйләшүдән тыйган мөдирне эшеннән азат иттеләр.  Мохтәрият шурасының мәгариф комиссиясе төбәктә туган телнең торышына анализ ясамый, аны казан татарлары мохтәрияте генә эшли.
  • Алман чыгышлы, дөньяга танылган  галим-тюрколог Василий (Фридрих) Радлов 19 гасыр урталарында Төмән-Тубыл якларында  язып алган гаҗәеп бай һәм кызыклы себер татарлары фольлоры галим үзе дөньяга китап итеп чыгарып калдырган  хәлендә гасыр ярым вакыт дәвамында китапханә, архив  киштәләрендә яткан булган, тюркологларның һәркайсының теленнән төшмәгән Радлов исеме, ләкин ул җыеп калдырган халык җәүһәрләрен күтәреп алып халыкка кайтаручы булмаган. Бу эшне Радлов иҗатына мөкиббән, себер татарлары тарихын, телен, фольклорын 50 ел дәвамында өйрәнгән,  экспедицияләр оештырып, Себер киңлекләрен кат-кат  иңләп-буйлап йөреп чыккан Казан федераль университеты профессоры  Фәрит Юсупов башкарды.  Ул, Радлов китабын күтәреп алып, үзенең фәнни мәкаләсе һәм галимә-фольклорчы Флора-Әхмәтова-Урманченың “Радлов эзләре буйлап” дип аталган мәкаләсе белән баетып,  яңадан китап итеп бастырып чыгарды (2012).  Шуннан соң аның “ Себер татарлары. Рухи мәдәият җәүһәрләре. Себер татарларының фольклоры антологиясе” китабының төрле жанрларга багышланган 4 томы дөнья күрде, 5 нче том әзер, аларның һәркайсында башка галимнәрнең дә җыйган халык җәүһәрләре белән беррәттән 19 нчы гасыр себертатар теле белән Радлов та ярылып ята. Эдекке томнарны дөньяга чыгарырга акча бүлеп биргән Татарстан хөкүмәте каршындагы “Татарстан республикасының дәүләт телләрен һәм башка халыклар телләрен үстерү комиссиясе”нә 5 нче том тапшырылды. Бу томнарга җирле фольклор әсәрләрен җыеп-туплап, өстәп  кертү эшен  Төмәннең казан татарлары мохтәрияте себер татарлары зыялылары белән бергәләп башкарды. Һәр томны тәкъдим итү чарасын казан татарлары мохтәрияте себер татарлары белән бергәләп әзерләп үткәрде.  Китапны тәкъдим итү чараларында  катнашкан якташларыбыз аңа югары бәя бирде. Тик өлкә мохтәрияте битараф булып кала бирде бу чараларга, килеп күренмәделәр дә. Киресенчә, өлкә мохтәриятенең бер вәкиле Татарстанның югары даирәләрендә бу томнарны финанслауга  карата ризасызлык, дәгъва белдереп йөрүдән туктамый: “Ник себер татарлары турында казан татарлары язган китапларны чыгаруга акча бүлеп бирәсез?!” – дип.
  • Югарыда телгә алынган мисаллар казан татарлары мохтәриятенең себер татарлары белән бердәмлеге сүздә генә түгел, уртак хезмәттәшлеге  гамәлдә булуын раслый, ә өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте, ясалма каршылыклар тудырып, безнең бердәмлекне өзәргә тырыша. Хакимият җитәкчеләре татарларның иҗтимагый тормышындагы нечкәлекләрне аңлап җиткерә алмыйлар, шуннан файдаланалар болар. Вице - губернаторыбыз Сергей Сарычев Илдар Гыйльметдиновның казан татарлары мохтәриятенә карата әйткән каты сүзләреннән соң тиккә генә әйтмәде инде: мин 30 ел кайныйм татарлар арасында, әле дә күп нәрсәләрне аңлап бетерә алганым юк, дигәнрәк сүзләрен. 
  •  
  • Йомгак
  • Без өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәислегенә өлкәдә югары абруй казанган, репутациясенә тап күләгәсе дә төшмәгән, җитәкчелек эшендә тәҗрибәле, иң мөһиме – бер төркем (клан) белән дә бәйле булмаган урта яшьләрдәге зыялы бер шәхесне тәкъдим иткән идек, ул боларның рәислек өчен ыгы-зыгылы көрәшләренә карап, үз кандидатурасын кире алды. Тубыл шәһәре себер татарлары мәдәният үзәге мөдире Гөлсинә Ташкеева, чакырылмаган булса да, корылтайга килгән иде. Ул милли мәгарифне, татар телен торгызып сакларга сәләтле кешене – күп еллар мәктәп мөдире булып эшләгәннән соң Тубыл педагогия институтының татар теле кафедрасында хезмәт иткән педагогика фәннәре кандидаты Клим Садыйковны  Шура әгъзалыгына тәкъдим итте, әмма аның тәкъдимен дә кабул итмәделәр. Без дә Шура составына гомере буе Төбәк мәгарифен үстерү институтында хезмәт иткән, соңгы елларда татар мәктәпләре  белән аеруча актив эшләгәннән соң лаеклы ялга озатылган педагогика фәннәре кандидаты Рафаэль Һадиевны, ниһаять, мәдәният дөньясына кайтсын, дип, мәдәният, сәнгать белгечлеге, иҗади эш тәҗрибәсе ягыннан тиңнәре булмаган Фәрит Хәкимовны тәкъдим иткән идек – икесе дә казан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте белән бергә төшеп калдылар.
  • Татар теле укытучыларын әзерләү күптән өзелде, Тубыл педагогия институты һәм Төмән дәүләт университеты каршындагы татар укытучыларын әзерләү бүлекләре аларга укырга керүчеләр калмау сәбәпле ябылды. Үзгәреш еллары башланганда ике югары уку йортында  тататр теле укытучылары әзерләү бүлекләре ачу зур хата булды, бер уку йортында ике профильле (башка фән белгечлеге дә өстәп) татар бүлеге  ачылып ныгытылган булса, бәлки ул әле дә яши алган булыр иде. Ул вакытта да аек акылны аерым кешеләрнең амбицияләре җиңде.
  • Әлегә кадәр өлкә татар мәдәният учреждениесе торгызылмый, авыл клублары, китапханәләр методик ярдәмсез, фәкать үз казаннарында кайнап хәрәкәт итәләр. Ярый әле талантларга бай Себер җире. Өлкә мәдәният учреждениесен булдыру турында кайгыртмый өлкә мохтәрияте, чөнки ул аңа кирәкми, ул  өлкә мәдәният учреждениесе вазифаларын үзе үти дип уйлап ялгыша.  Хакимиятнең исә төп игътибары өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәриятендә, башка мөстәкыйль оешмалар белән аның аша гына элемтәдә торуны күз алдында тота ул, шунлыктан татар җәмгыятенең барлык нечкәлекләрен белә алмый. Үзенең кечкенә генә дә бүлмәсе булмаган, бюджеты булмаган иҗтимагый оешма – милли-мәдәни мохтәрият, бик тырышып эшләгән  хәлдә дә, милләтнең мәдәни үсешен тәэмин итә алмый. Хакимияттән акча алып аерым чаралар үткәрү генә  алга үсешне тәэмин итә алмый. Хөкүмәт карамагында, лаеклы  бинада, әзерлекле, сыналган, себер татарына да, казан татарына да яраган  җитәкче билгеләнгән өлкә мәдәният учреждениесе ачылса, барлык вак-төяк проблемалар, төрле төркемнәр арасындагы тарткалашулар үзеннән-үзе юкка чыгар иде шикелле. Бу идея тормышка ашкан хәлдә дә, татар мәктәпләре тогызылмаса, туган телнең киләчәге юк.
  • Ләйсән Хөрмәтуллинаны остазлары хакимият белән, шурага керергә тиешле кешеләр белән алдан ук  килешеп куйганнар икән,  каршы килеп булмый, эшләп карасын. Ул мәгърифәтле Әхмәтовлар нәселеннән, акыллы, тыйнак кыз булып үскән иде,  Төмән дәүләт университетының профессоры Хәнисә Алишина җитәкләгән  татар төркемен кызыл диплом белән тәмамлады,  мохтәрият шурасында  остазы Хәнисә Алишина канаты астында хәрәкәт итә. Тырышса, остазларын гына түгел, халык фикерен дә, белгечләр фиерләрен дә тыңласа, өлкә татарлары дөнъясындагы вәзгыятькә дөрес бәя бирергә өйрәнә  алса, халык теләгенә буйсынып,  телетапшыруларын татар телендә алып баруга күчсә,  халык алдында абруй казаныр сөйкемле яшь ханым Ләйсән Хәмзә кызы Хөрмәтуллина, мохтәрият җитәкчесе булып эшли алыр, Иншалла. Тик шуны белсен иде ул: Төмән-Тубыл татарлары уңай якка үзгәреш җилләрен зарыгып көтә.
  • Өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте оештырып үткәрә торган Сабантуйлар, Татар мәдәният көннәре кысаларында оештырылып үткәрелгән концертлар, балалар өчен “Таң йолдызы бәйгесе”, “Дуслык” күперендә катнашулар, өлкә фольклор фестивальләре, фолҗклор төркемнәре   турында озын-озак матур итеп сөйләргә була, без ул чараларны инкарь итмибез, алар да бик кирәк, вакыт-вакыт төбәк татарларын җанландырып алалар алар. Тик милли-мәдәни үсешнең системасы блумау, бәйрәм шаукымы астында туган тел проблемаларының хәл ителмәве бик күп якташларыбызның күңеленә тынгылык бирми.  
  • Милләт язмышы кыл өстендә торган бүгенге заманда татар милли үсеше өчен милли-мәдәни мохтәриятләр кирәкме, үсеш юлында киртә булып тормыйлармы, мәгариф мәсьәләләрен иҗтимагый оешма карамагыннан мәгариф департаменты карамагына, мәдәниятне мәдәният департаменты карамагына, ягъни дзүләт карамагына  кире кайтару вакыты җитмәдеме? Милли-мәдәни мохтәрият халык департаменты функциясен үтәүче булып калса – милли үсеш хәрәкәтен  торгынлыктан чыгару чараларының берсе шул булмасмы?
  • Милли-мәдәни мохтәриятлар оешып эшли бшлаган 90 нчы еллар азагында  Казанга бер баруымда  халкыбызның  данлы улы Равил әфәнде Әмирхан белән очрашып, иркенләп сөйләшеп утырган идек.  Ул миңа шундый сорау бирде:
  • - Милли-мәләни мохтәриятләр милләт үсешенә хезмәт итәр, дип уйлыйсызмы?  
  • Мин:
  • - Һич алай уйламыйм, милли-мәдәни мохтәриятләр турындагы федераль канун гөрләп күтәрелеп киткән милли хәрәкәтне басар өчен чыкты, дип уйлыйм мин, чөнки ул канун буенча, милли үсеш дәүләт карамагында дип каралмаган, теләсәң нишлә милләтең өчен: җырла, бие, мәктәп-гимназияләр ач, тик дәүләт бюджетына өметләнмә, дәүләт, әгәр  теләсә – аерым чараларга бирә акча, теләмәсә – юк,  – дип белдердем үз фикеремне.
  • – Дөрес уйлыйсыз, - диде Равил Әмирхан.
  • Еллар үтте, вакыт үзе раслады безнең хаклы булган булуыбызны.
  •      Бу -  мөһим,  аерым сөйләшүне таләп итә торган тема. 
  •  

 

.