TAT.Бибинур Сабирова: Кыткүл юкәләре ышыгында PDF Печать E-mail
Духовная жизнь
02.08.2019 18:22

                                

20 июльдә Төмән өлкәсе Түбән Тәүде районында урнашкан Кыткүл авылында ике күркәм бәйрәм – мәчет ачу тантанасы һәм Сабантуй булып үтте. Табигать кыткүллеләргә  җәйнең иң матур бер көнен бүләк иткән иде:  якты кояш көне буе зәңгәр күктән балкып елмаеп торды, назлы  җылы һава, талгын җил җаннарны иркәләде ул көнне. Киң төз урам буйлап һәр йорт янында диярлек җиңел машиналар тезелгән, шәһәрдә, район бистәләрендә яшәгән  авыл халкы кайтып җыелган иде бу авылга.   

Кыткүл авылының күккә ашкан юкәләр ышыгында утырган киң, төп-төзек урамына килеп керүгә күз алдыма Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соңТөмәнгә юллама белән 

-  Бибинур апа, менә шушы текстны тиз генә урыс теленә тәрҗемә итик әле. Үзем дә һич көтмәгәндә – уйламаганда,  килеп җиткән радиотапшырулар бәйгесенә сорыйлар, шуны урыс теленә тәрҗемә итеп китерергә 20 минут вакыт бирделәр, - диде.килгән, хезмәт юлында беренче адымнарын шушында башлап җибәреп, тора-бара дөньяга танылган журналист Наил Алан килеп баскандай булды. Әйе, бу җиңгәм авылы буларак та (Бурганова Мөкәррәмә) күптән таныш һәм йөрәккә якын авыл миңа балам кебек якын дустым Наил истәлегенә  бәйле булуы белән дә кадерле. 15-16 еллар элек булды бу хәл. Бер көнне,  тирләп-пешеп, Наил йөгереп килеп керде фатирыма, дулкынлануы бөтен кыяфәтеннән бөркелеп тора иде, керә-керешкә:

Бибинур апа, менә шушы текстны тиз генә урыс теленә тәрҗемә итик әле. Үзем дә һич көтмәгәндә – уйламаганда,  килеп җиткән радиотапшырулар бәйгесенә сорыйлар, шуны урыс теленә тәрҗемә итеп китерергә 20 минут вакыт бирделәр, - диде. 
Мин компьютерым алдына утырып, ул янымда аягүрә басып торган хәлдә.  бер тын алуда йөгерә-чаба дигәндәй эшләдек без ул тәрҗемәне. Кыткүл авылына багышлаган шушы тапшыруы белән бәйгедә Гран-При яулады Наил. Ул очеркта тасвирланган гаҗәеп үзенчәлекле Кыткүл, аның тарихында күркәм урын алган шәшхесләре,  күккә  ашкан   биек юкәләре тәэсиренең дулкыны гына тибрәлә күңел түрендә, эчтәлеге – томан эчендәге шәүлә кебек кенә. Табарбыз әле, Алла бирсә,  ул текстны, телерадио компаниясенең архивында сакланадыр ул, мөгаен.

Бәйрәм тантанасы әле башланмаган, ә мәчет мәйданында җыелган халык инде гөр килә, туганнар, дуслар, авылдашлар очрашуллардан бәхет мизгелләре кичерә. Әнә бер төркем яшьләр  җырлый-җырлый урам буйлап Сабантуй бирнәсе җыеп йөри. Очына сөлгеләр бәйләнгән озын колга тоткан егет белән баянда милли көйләр сыздырып килүче  Әбүзәр Миңлебаевны (ул яшәү һәм хезмәт бәхетен   Татрстанның Теләче  районы Олы -Кибәхуҗа авылынан Төмәнгә килеп таба)  тәрәзәләргә капланып көтәләр, алар якынлашуга йөгереп чыгып, бүләкләрен тапшыралар.   

Менә көтелгән мизгелләр дә якынлашты, мәчетнең киң баскычы башына  ак чапанлы,кәләпүшле дин әһеле менеп басты. Кыткүллеләрне, кунакларны сәламләп, мәһабәт мәчетнең ачылу тантанасын  игълан итте, мәчет төзүгә бәйле вәгазь сөйләде. Киндерле авылында гаиләсе белән төпләнеп имам булып торган, тирә-юньдәге авылларда югары абруй казанган  үзбәк мөселман кардәшебез Сәлимҗан хәзрәт иде ул.  Аның сизелер-сизелмәс йомшак үзбәк акценты белән саф татар телендә сөйләгән чыгышын тын да алмый тыңлады халык:

-  Мәчетне төзүчеләр Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешерләр, оҗмахка керерләр. Пәйгамбәребез әйтә: Әгәр берәүнең мәчетләргә йөрүен күрсәгез, аның хакында: Ул иманлы”, дип шәһадәт бирегез – ди.   Аллаһы Тәгалә әйтә: Аллаһ йортлары, - мәчетләрне бары тик Аллаһка вә ахыйрәт көненә иман китерүчеләр генә торгыза. Таш өстенә таш, бүрәнә өстенә бүрәнә салып мәчет бинасын торгызу, мәчет чыгымнарын күтәрү, Аллаһ йортында намаз уку, Аллаһының исемен зикер итү, мөбәрак китабы Кәръән уку, дога кылу, гыйлем алу, гыйлем тарату – бу  гамлләрне иман ияләре генә кыла.  Үлеменнән соң кемнәргә савап килеп торыр: кем дә кем кое казу кебек изге гамәлләр кыла, гыйлем ала, гыйлем тарата, мәчет төзи, мәдрәсәләр ача. Ошбу мәчетне торгызган кешеләргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре явар, ахыйрәттә аларга оҗмах ишекләре ачылыр, - дип сөйләгәннән соң, Сәлимҗан хәзрәт Коръән аятьләре укып ачты мәчет ишеген.   

Кыткүл мәчетен торгызучыларның берсе Ринат Насыйровның  ялкынлы  котлау сүзләре тантанада катнашучыларның йөрәгенә үтеп керми калмагандыр:

- Газиз авылдашларым, мөселман кардәшләрем!  Манарасы иман нурларын балкытып күккә ашкан ошбу мәһабәт мәчет ишекләре ачылу шатлыгы белән котлыйм үзегезне. Шушы изге минутларда бер-беребезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре ирешүен, иман юлыннан тайпылмый яшәвебезне телик. Авылыбызның онытылмаслык күркәм тарихы бар. Бабайлар торгызган ике катлы мәчет, ике катлы мәктәбебез бар иде, бүген алар юк. Мәчетсез авыл нәүмиз авыл, нурсыз авыл. Без, Кыткүл егетләре,  шул турыда уйладык, уйладык та мәчет салырга булдык. Рәхмәт сезгә, авылдашларым, һәркайсыгыз хәленнән килгән ярдәмне күрсәтте мәчет төзелешенә, башка авыллар да ярдәм итте. Манара Аен Каскара мөселманнары бүләк итте, манараны күтәрүдә Кырынкүл дин кардәшләребез булышты. Ул манара  авылны иман нурлары белән яктыртып торсын. Туган җиребез  куенына кереп яткан әби-бабайларның, әти-әниләребезнең друхлары шат булыр авылда иман йорты торгызылуга.  Мәчетебезгә юллар өзелмәсен, кайтып- китеп өргән араларда да мәчетктә җыелып киңәш-табыш итәрбез, бер-беребезнең шатлыклары, кайгылары белән уртаклашырбыз, мәчетебездә гыйбадәтләр кылып иман байлыгыбызны арттырырбыз, авылыбызны яшәтербез, Иншалла!  1 фоторәсемдә   

Мәчет төзелешен гамәлгә ашырган кыткүллеләр – Ринат Хөснуллин, Ринат Наыйров, Реваль Кәримов, Касыйм Бикчәнтевләр – тыйнаклыкның үрнәген күрсәттеләр, нәкъ мөселманнарча, олы бу эшне табигый гамәл башкаргандай тоттылар үзләрен, бәйрәм дәвмында авылдашлары арасында кайнаштылар, хәл-әхвәлләрен сораштылар, шатлыкларын, уй-хисләрен  уртаклаштылр.  
(1нче фоторәсемдә уңнан: Ринат Гайсин, РИнат Насыйров, Ревалҗ Кәримов; 2 нче фоторәсемдә уңнан: Касыйм Бикчәетәев)

Мәчетне өлгертүдә аеруча актив катнашканнарга Ринат Насыйров бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырды. Мәчеткә 200 мең сумлык сәдака төшкәнлеге дә билгеле булды.

Мәчет ишеген ачу тантанасынан соң,  җомга намазы укылды, халык өстенә чатыр корылган чәй өстәлләренә чакырылды. Кыткүл авылдашлары  салышып әзерләгән чәй өстәлләре төрледән-төрле ризыклар, тәмле бәлешләр  белән тулы иде. Дастарханның күркен  3 зур казанда  махсус чалынган сарык итеннән пешерелгән үзбәк пылавы тәшкил итте. Кыткүлнең йөзләре кунакчыллык елмаюы белән балкып торган уңган хатын-кызлары сыйладылар җыелган халыкны, чәйгә кабат-кабат чакырдылар, аеруча өлкәннәргә, сабыйларга игътибар зур булды. 

Көннең икенче яртысында Сабантуй башланып китте, милли уеннар үткәрелде, Әбүзәр тирәсендә җыелган моңсарлар җырлады, биеде.  Бала чагаларның уеннарда актив катнашуы аеруча бизәде Сабантуйны. Шәһәрләрдән, тирә-юньдәге авыллардан бу авылдан чыкмаган кешеләр дә да килгәннәр иде Кыткүл бәйрәменә.  Төмәннән  Гүзәл белән Рөстәм Бикмуллиннар улларына бәйрәм бүләк итү шатлыклары белән уртаклаштылар:  

- Дусларыбыз чакырды. Улларыбызны милли бәйрәмнәребезне күрсәтергә дип алып килдек, күрсеннәр, Коръән тавышын имшетсеннәр, ярышларда катнашсыннар,  милли асылыбызга  якынлаштырырга менә шушындый чаралар ярдәм итә, - диде  Гүзәл.  

Сабан туе... Борынгы ата-бабаларыбыз язгы чәчү, сабан  эшләре тәмамланганнан соң үткәргән Сабан туйлары белән бүгенге  Сабантуй анасында аерма зур, әлбәттә, чөнки замана башка, авыл башка, сабан эшләре (язгы чәчүләр) юкка чыкты, ә менә татарлар өчен аның  замана җилләре як-якка тараткан вылдашларны бергә җыеп очраштыру, аралаштыру, хәтер яңарту,  шатлык-сагышлар белән уртаклаштыру, туган җир белән элемтәләрне ныгыту, милли асылыбызны ныгыту  чарасы буларак традиция булып саклануы кадерле.

Бер караганда,Кыткүлнең язмышы илдәге үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә таркала башлаган авылларның язмышыннан һич аерылмый кебек: күмәк хуҗалык таркалгач,  яшьләр эшсез калды, шәһәрләргә эш эзләп чыгып китте, балалар саны кимегәч, мәктәпләр дә ябылды... Кыткүлдә дә шундый ук хәл. Бүгенге көндә анда 52 йорт бар, аларның унысында гына кышын учаклар сүнми, өлкәннәр яши. Шушы яклары белән ул күп авылларга охшаш булса да,  аның тарихы, гасырларга сузылмаган булса да, үзенчәлекле һәм гыйбрәтле.

Бу җиргә беренчеләрдән булып,  Казан губернасы,  Буа өязенең (бүгенге Татарстан Республикасының Апас районы) Олы Урсак авылыннан гаиләсе белән килгән Нәбиулла Бикчәнтәй улы аяк баскан.  Аның артыннан башка гаиләләр дә килеп, бүгенге  Кыткүлдән 5 чакрым ераклыкта (Канчәбер авылына таба) аларга бүлеп бирелгән урында үз авылларына нигез салганнар, аңа Болгар исемен биргәннәр. Килгән халык динле булган, ике катлы мәчет торгызганнар, иген игеп, хайван асрап көн күрә башлаганнар. Әмма аларның урман эченнән ачык җиргә күчеп утырасылары килгән, җирле хакимияттән бүгенге Кыткүл урнашкан урынга күчү өчен рөхсәт сораганнар, әмма ул җирләр чуашлар авылы Паченкага караганлыктан, бу мәсьәләне хәл итү берничә елга сузылган. Ниһаять, ике авыл арасында килешүгә ирешелгәннән соң хакимият рөхсәт биргәч, 68 йорты, ике катлы мәчете булган Болгар авылы кешеләре   шушы урынга күчеп утыра башлаганнар, 1937 елда соңгы йорт күчкән. Ә менә мәчет бинасы озак кына еллар торган әле шунда. Мәчетләрнең манаралары киселгәч, 1956 елда район җитәкчелегенең Болгар мәчете бинасын сүтеп, бүрәнәләрен кайсыдыр авылга алып китү карары билгеле булгач, ир-егетләп бер төн эчендә мәчетне сүтеп, күчереп, Кыткүл уртасында мүккә бастырып куйганнар, шуннан соң аңа беркем дә кагыла алмаган. Төзеп бетерелмәгән хәлендә торганлыктан, вакытлар үтү белән аның бүрәнәләре таралган. Яңа мәчет нәкъ менә шушы урында  торгызылган.

- Рәхмәт бабайларыбызга, табигатьнең бик матур почмагын сайлаганнар авыл өчен, - диләр кыткүллеләр.

Чынлап та матур монда табигать: якында гына  гына балыклы күле бар, урманнары җиләк-җимешкә бик бай, аның ОГПУ  исемндәге колхозы тырыш хезмәте белән дан казанган булган. Кыткүлне  данга күмгән байлыгы – аның кешеләре, әлбәттә. Шушы авылда туып үскән запастагы полковник Касыйм Бикчәнтәев сөйләвенчә, Себергә  Идел буйларыннан килеп бу авылны төзегән кешеләр арасында һөнәрсез кеше булмаган: балта эшләре, йорт, мич  салу, күн эшкәртү,  киез итек басу, чана ясау осталары үзләре арасында булган. Үсеп формалашып өлгергәч тә, Һөнәрсез кшене  кабул итмәгәннәр алар авылга, хәтта эш эзләп килеп кергән көтүчене дә  айлык сынау үткәргәннән соң гына кабул иткәннәр яшәп калу өчен. Киңәш-табыш итеп, бал кортлары асрау карарына килгән авыл, һәрбер йорт хуҗалыгында булмаса да, кимендә һәр йорт аша умарта кортлары асраганнар. Бал йортлары  өчен  авылның ике ягы буйлап юкә агачлары утыртканнар,  күтәрелеп үсеп җиткәч, язларын шау чәчәкләргә күмелеп, авылга гаҗәеп гүзәллек өстәгәннәр, хуш ис таратканнар алар, авылның символына әверелгәннәр. Шул юкәләрнең кайберләре Кыткүлнең шанлы истәлеге рәвешендә бүген дә исән-сау булып, ямь биреп торалар вылга.  

1963 елда татар авылларыннан Киндерле, Кыткүл, Бухарин, Канчәбер, чуашлар авылы Паченка һәм район үзәге Түбән Тәүде күмәк хуҗалыкларын берләштергән Большевикколхозы оеша, аның белән җитәкчелек иткән  Прокопьев Поликарп Петрович (мәрхүм) Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була, ул кыткүллеләрнең  бу хуҗалыкка керткән өлешенә югары бәя бирә, аларны булдыклы халык, дип атый. Шундый бер кызыклы хәлне искә ала Касыйм. Узган гасырның 60 еллар башында Төмәннән Төнъякка тимеръюл  салына башлагач, шушы тирәләрдә аны үткәрү юлын билгеләгәндә  ике вариантның берсен сайларга кирәк була: берсе – Кыткүл яныннан, икенчесе – Канчәбер яныннан, Кыткүл яныннан булганы юл салу өчен уңайлырак, өстенлеклерәк итеп каралган булса да, абруйлы Поликарп Проковпьев үтенече җиңгән:

-  Кыткүл (Ивашкино) кешеләре үзләренә башка, дәртле, хәрәкәтчән, булдыклы халык.  Тимер юл бу авыл яныннан үтеп, анда станция төзелсә, алар тиз табарлар  шәһәрләргә күчеп китү җаен, алар китсә, зур югалту була Большевик өчен, - дип, юлны Канчәбер яныннан үткәрүне үтенгән.

Шулай итеп, Канчәбер авылы яныннан уздырганнар тимер юлны, анда Картымка станциясе барлыкка килгән. Кыткүллеләргә  Төмәнгә Картымка аша йөрү уңайсыз, әйләнеч булса да, Түбән Тәүде аша йөриләр алар.  Район башлыгы булып күп еллар хезмәт иткән Киндерле егете Зөфәр Әхтәриев та (лаеклы ялда):

-  Кыткүллеләрнең үз менталитетлары! -  дип әйтә торган булган.

Бүгенге мәчет алдындагы  киң мәйдан урынында Болшевик колхозының 5 нче Кыткүл бригадасы хуҗалыгы урнашкан булган, урманга таба хайваннар фермасы сузылган, хәзер шуларның истәлеге булып Идарә йорты белән берничә келәт кенә сакланып калган. 

Сагыналар кыткүллеләр авылның гөрләп чәчәк аткан елларын. Сабантуйны күзәтә-күзәтә сөйләшеп  утырган агайлар янын киләм. 55 яшьлек Марс Кәримов Түбән Тәүдедә яши, ә менә 80 яшьләр тирәсендәге Шәүкәт Шакиров белән Хәсән Баһауетдиновлар Кыткүлдә көн күрәләр икән.

  Бу бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт. Мәчеткә сокланып карап туярлык түгел, Сабантуй өченче ел үткәрелә инде. Карагыз: бөтен кеше елмая, барсы да шат, мндый бәйрәмнәрдән соң күңел, дәрт күтәрелеп китә, яшәгән саен яшисе килә. Рәхмәт Ринат Насыйровка, ул башлап йөри бәйрәмнәр оештыруда.  Бар иде авылның гөрләп торган чаклары, колхозда эш җитәрлек иде, башлангыч кына булса да, мәктәбебез бар иде. Бигрәк тә мәктәп  ябылганнан соң таралдылар яшьләр. Балалар башлангыч сыйныфларны тәмамлаганнан соң 10 чакрым ераклыктагы Киндерле авылы мәктәбендә интернатта яшәп укыйлар иде,  мәктәп ябылгач, сабыйларын 1 нче сыйныфтан икенче авылга йөртеп укытырга риза булмадылар яшь гаиләләр, чыгып киттеләр. Менә хәзер өлкәннәр генә калды авылда. Рәхмәт балаларыбызга, яшьләргә, Аллага шөкер, ташламыйлар. яллар саен кайтып торалар, йорт эшләрен башкарып китәләр, бакчаларны карыйлар. Кышын ябык торган өйләрне дә ташламыйлар, кайтып-китеп йөриләр, бакча җимешләре үстерәләр, әти-әниләреннән калган йортларын сипләп-ремонтлап торалар. Менә мәчет тә булгач, авыл юкка чыкмас, тормыш сүнмәс, дип өметләнәбез, - дип сөйләделәр агайлар.

– Өйләрегезне утын белән җылытып кыш чыгулар авыр түгелме, балаларыгыз үз яннарына  чакырмыйлармы соң? – дигән сорауга:

-  Чакыралар, бик телиләр алып китәргә, әмма яшәрлек көч булганда китмибез әле, нишлик анда, шәһәрдә. Шәһәрдә яшәү өчен, анда туып үсәргә кирәктер, без авылны ташлый алмыйбыз, авылда рәхәт, - дип сөйләделәр агайлар.  

Бик күпләр киткәннәр авылдан, Төмәндә, Түбән Тәүдедә, Бухталда, Винзилидә һәм башка җирләрдә яшәүчеләр бала-чагалары белән машиналарына төялешеп кайтканнар, гөрләтеп бәйрәм иттеләр. Кайда яшәсәләр дә, туган телне онытмаганнар, көне буе саф татар теле яңгырап торды мәйданда.  Балалары. Оныклары  туган телле булып үсәме – анысы икенче мәсьәлә.

Сабантуй гына түгел, нәсел бәйрәмнәрен үткәрүне дә традициягә кертеп җибәргәннәр Кыткүл кешеләре. Узган елда Бикчәнтәевләр нәселенең кичәсе зур бәйрәм булып үткән, ул Киндерледә башланган, Кыткүәлдә тәмамланган. Бигрәк тә үзләре мәктәп белемен алган Киндерле авылы белән элемтәләре нык кыткүллеләрнең, бүген дә  тәрбиячеләре Динара Хәбибуллина игътибар үзәнедә булды бәйрәм мәйданында. Һичшиксез,  Кыткүл яшьләренең белемгә омтылулары көчле булуда Киндерле мәктәбенең дә роле зур булгандыр. Авыл, авылдашлары, аларның данлы кешеләре  турында запастагы ике полковник - Касыйм Бикчәнтәев белән Вилдан Кәримов - китап та язып чыгардылар, авыл тарихына кагылышлы тагын да бик күп мәгълүмат җыйганнар, китапның икенче томын язарга җыеналар. Өлкә фәнни китапханәдә хезмәт иткән Кыткүл кызы -  анда элегрәк булган милли китаплар бүлеген ул ябылганчы җитәкләгән филология фәннәре кандидаты Гөлшат Галләмова татар милли-мәдәни үсешендә күренекле урын тотты. Күренекле эшмәкәрләр Ринат Насыйров, Ринат Гайсин, икътисатчы Фәридә Бикчәнтәева һәм башка бик күп кыткүллеләр белем, һөнәр алып, лаеклы тормыш юлларыннан баралар, балаларын иманлы кешеләр итеп үстерәләр.  

Тагын бер күркәм гамәл башлап җибәргәннәр кыткүллеләр: мәчет яныннан башлап,  булачак паркка нигез салганнар. Өлешләп җимеш агачларын аллеялап утыртуны һәр нәсел үз өстенә бурыч итеп алган.

Әнә читтәрәк яңа сарык абзарлары тезелгән, тик сарыклар юк әлегә аларда. Ринат Насыйровның Сөт заводы канаты булып сарык фермасының  барлыкка килүе дә өмет кенә булып калмас, бәлки, диләр кыткүллеләр.  Хайваннар өчен яшел ризык Түбән Тәүдедән Кыткүлгә килгән юлның ике ягы буйлап сузылган кырларда дулкындай чайкалып үсә. Татар иленең Апас, Кайбыч якларыннан килеп Болгар - Кыткүл, Бухарин авылларын булдырган, борынгы себер татарлары авылы Киндерледә төпләнеп урнашкан бабайлар кара урманнарның агачларын төпләп ачкан кырлар,  аларны баса башлаган куаклардан яңадан чистартылып,  җанландырылганнар.

Мондый  авылларның киләчәге өметсез булырга тиеш түгел. Туган телне, милли гореф-гадәтләрне, асыл динебезне саклап, яшәсеннәр иде авыллар, яшәтсеннәр иде аларны яшьләр, киләчәк буыннар!

 

БИБИНУР САБИРОВА

 

.