TAT.Без Тукайлы халык: әдәби-музыкаль кичә PDF Печать E-mail
Литература
27.04.2019 19:10

 

 Әдәби-музыкаль кичә

 ( Сәхнә ачыла. Фонограмма. Курай. Слайдлар күрсәтелә милли моң фонында диктор башкаруында Резеда Вәлиева шигыре яңгырый.)

 Язлар килә янә. Һаваларда

Язның татлы сулышы ишетелә,

Каурый болытлардан сызылып кына

Җанга якын таныш моң килә.

 

Нидән әле, нидән бүген болай

Җан тетрәнә, хисләр уяна?

Нидән болай күңел дулкынлана,

Әле елый, әле куана.

 

 

Моңлы сазым әрнеп өзгәләнә,

“Зиләйлүкләр елый күк анда,

Тукай рухы шулай йөриме әллә

Үлемсез җыр булып җиһанда?

 

Моң агыла гүя, татлы бер моң,

Дәва булып халкым җанына.

Язлар саен шулай, кошлар кебек,

Тукай кайта татар ягына.  

 


“Дуслык” Халык хоры – “Бәйрәм бүген

 

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу? - Мин беләм: бәйрәм бүген бәйрәм бүген!

 

Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;

Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!

 

Арттыра , күрдем, кояш, гадәттәгедән балкуын:

“Ул киенгәндер”, - дидем: Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

Хис итеп һәр җирдә бер төрле хуш ис аңкуын:

“Ислемай сөрткән икән дөнья!- дидем: бәйрәм бүген!

 

Бер теләнчене кочаклашкан күреп бер ай белән:

“Күңле нечкәргән” – дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! 

 

Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:

Сөйләшәләр үзара: “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”

 

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;

 Ансы да сөйли тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

(Сәхнәгә 2 алып баручы чыга)

 

1 нче алып баручы Гөлфия Хәлитова:

Хәерле кич, хөрмәтле милләттәшләр! Бүген бездә олы бәйрәм. Һәр яз безгә сөекле шагыйребез Габдулла Тукай исеме белән килә. Быел Ххлкыбызның намус көзгесе,  горурлыгы булган  сөекле шагыйребез  Габдулла Тукайның тууына 26 нчы апрельдә 125 ел тулды.

Бу олы юбилейны зур бәйрәм итеп, бөтен төрки дөнья  Юнеско кабул иткщн Тукай Елы канаты  астында каршылый,  26 прельдә бәйрәм тантанасы рухында Мәскәүнең Новокузнецки урамындагы скверда Габдулла Тукай һәйкәле ачылды.  (Слайд)

 

II нче алып баручы Халидә:

Халкыбызның бөек улы Тукай дөньяда нибары 27 ел яшәгән, 7-8  ел иҗат итеп калган. Шул кыска гомер эчендә буыннардан-буыннарга, гасырларга җитәрлек әдәби мирас калдырган. Ул дөнья шигъриятендә Гете, Гейне, Пушкин, Лермонтов, Толстой, Рудаки, Хәйям, Низами, Хафиз, Кол Галиләр белән бер рәткә басып мәдәният күгенең якты йолдызы булып балкый.

 

IГөлфия:

Тукай һәркемгә аңлаешлы, сабый балага да,  яшерен гыйшык утында янып көйгән, көч-куәте, яшәү дәрте дөрләп янган, хыяллары күккә ашкан  яшьләргә дә, гаилә учагының җылысын саклаучы хатын-кызга да, баласына гомер бүләк иткән, аны җан җылысына төреп  үстергән анага да, дөнья гакылын үзләштергән ил агаена да.

 

Халидә:

Тукай безнең күңелләрдә, ул гел безнең белән.Тарихыбызның кискен борылышларында ул каршыбызга чыга үзенең якты шигърияте белән караңгы юлларыбызны яктырта.  

 

Гөлфия:

Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның гомере җирне юып, сафландырып, давыллы ташкын булып узган кыска вакытлы яшенле яңгыр кебек, шундый ук көчле һәм шифалы иҗат ташкыны ул.

Тукай яшәгән заманнарда шагыйрьләргә дәүләт тарафыннан югары исемнәр бирелмәгән. Әмма ул үзе исән чагында ук татар шагыйре генә түгел, Россия  шагыйре буларак танылган, үзенең туган халкына тугрылыклы хезмәт итүнең үрнәк өлгесе булып, халыкның уй-хисләрен, омтылышларын, моң-зарын барлык тирәнлеге белән чагылдырган, милләт тормышының, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең һәр ягын үзенең фәлсәфи фикерләре, зирәк акылы аша яктырткан, киләчәккә якты юл күрсәткән  чын мәгънәсендә иң бөек халык шагыйре. Аннан соң дөньяга килгән татар, башкорт, үзбзәк, казакъ, әзербәйҗан һәм башка төрки телле һәр шагыйрьнең остазы булып яшәвен дәвам итә Тукай.

 

Халидә:

Шагыйрьнең туган ягы – инешле, чишмәле, шаулап торган кара урманлы, чәчүлек җирләргә зар булып, изелү, кысылуларда, кыенлыкта көн күргән, эш эзләп, гаитләсен калдырып шахталарга эш эзләп чыгып киткән татар халкы яшәгән Казан арты. Шул якларда тарихыбызның язгы җилләренә ияреп әллә нинди зарлы милли моңнар агылган, кырларга, тугайларга түгелгән, урман шауларына кушылып ыңгырашкан.

 

Гөлфия:

Бу моңны Кушлавычның нәни малае Апуш хәйран калып тыңлаган, күңеленә сеңдереп алган, шул җыр аша аның күңелендә туган телебезгә, милли моңнарыбызга, газиз халкыбызга ялкынлы һәм әрнүле мәхәббәт хисе тамыр җәйгән. Тукайның шушы олы хисе аша “Туган тел”, “Ана догасы”, “Пар ат”, “Шүрәле”, “Әллүки”ләр дөньяга чыккан.

 

Зөһрә Сәхабиева – “Әллүки”

 

Диктор: (Р.Мннуллин шигыре)

 

Зманында дөньяларын онытып,

“Әллүки”не Тукай тыңлаган,

Әллә Тукай сөеп тыңлаганга,

“Әллүки”ләр һаман тынмаган.

 

“Әллүки”не тыңлап моңлангандыр Тукай,

Елагандыр, бәлки, сиздерми.

Елагандыр...

Елатканга микән,

“Әллүки”ләр безне биздерми.

 

Заманалар белән бергә һәрчак

Безнең җырлар дөрләп яналган,

“Әллүки”не һәр тыңлаган саен

Тукайны уйлыйбыз яңадан.

 

Моң агыла, моң кагыла җанга.

Әллә тылсым инде, әллә көй?!

Нәкъ Тукайны тетрәндергән кебек,

Тетрәндерә безне “Әллүки”.

 

Халидә:

Тукай халык арасыннан чыккан, ана назыннан мәхрүм ятимлектә үсеп, үзе дә күп хәсрәт-михнәт кичергән, тормышны иртә аңлаган, шуңа да халыкның моң-зарын ишетеп тетрәнгән, милләтебезгә  авыр хәленнән чыгу юлларын күрсәтергә тырышкан.

 

Гөлфия:

Габдулла Тукай Казан ягы, Балтач төбәгенең Кушлавыч авылында 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып 4 ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт вафат була, аның тол калган хатыны Мәмдүнәне Сасна авылы мулласына кияүгә бирәләр, ә бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага бирәләр. Әнә шул көннәрдән шагыйрьнең газаплы авыр тормышы башлана. Шәрифә карчыкта ничек яшәгәнен хәтерләми Тукай, соңыннан шул авыл хатыннары сөйләгәннәрне “Исемдә калганнар” дигән язмасында искә ала. 

 

Таһир (бала):

Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә, бераздан, өйгә кермәкче булып ишеккә киләм икән. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак, балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмый, ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканчы торам икән.

 

Халидә:

Дөньяда бер генә шагыйрьнең дә җылылык эзләп үз гомерендә 7-8 хатын-кызга “әни” дип эндәшеп караганы булмагандыр. Габдулла исә әнә шундый язмыш кичерә. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Бала ана җылысын тоеп өлгергәч кенә, әнисе дә дөнья куя.  

 

Таһир:

Әниемнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә капка астыннан чыгып, үкереп елый-елый: “Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!” – дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә  хәтерлим

 

Халидә:

3 яшьлек Габдулла дөм ятим кала, үги әтисе аны Өчиле авылына, әтисенең атасына кайтарып бирә. Шул фәкыйрь һәм әллә ничә авызлы булган гаиләгә, үги әби кулына  Габдулла артык бала, ятим бала булып килеп керә. 

 

 Таһир:

Үги әбинең алтын күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам – юатучы, иркәләним дисәм – сөюче, ашыйсым, эчәсем килсә - кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә, төрткәннәр. Минем гомерем шактый ямьсез, шактый караңгы, шул ук вакытта кызык кына да үткән.  (Башын иеп, сәхнә артына кереп китә.)

 

Гөлфия:

Ачлы-туклы яшәгән бабасы белән әбисе гаиләсенә артык бала булып чыга Габдулла. Бервакыт аны Казанга китеп барган бер ямщикка утыртып җибәрәләр. теге ямщик исә, печән базарына килгәч, “Асрамага бала бирәм, кем ала?” – дип кычкырып йөри. 

 

Диктор:

Базар уртасында атлы арба,

Ә арбада бала – Кем ала?

Базар халкы, сорамагыз миннән

Бу сабыйга бәһа, кыйммәтен,

Әгәр тиенен әйтсәм, сату булыр

Бөтенләйгә татар милләтен! 

 

Халидә:

Печән базарыннан нәни Габдулланы Яңа бистәдә яшәүче читекче Мөхәммәтвәли исемле кеше үз өенә алып кайта. Әтисе белән әнисен алмаштырган Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апа йортында Габдулла ике ел чамасы ярыйсы гына кадердә яши.

 

Зөһрә Сәхабиева.  (“Бишек җыры”) 

 

Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу;

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу. 

 

окла, угүлым, йом күзең,

Йом-йом күзең, йолдызым,

Кичтән йокың кала да,

Угълап үтә көндезең. 

 

Әлли-бәлли көйләрем,

Хикәятләр сөйләрем;

Сиңа теләк теләрем,

Бәхетле бул, диярем. 

 

Гыйззәтем син, кадрем син,

Минем йөрәк бәгърем син;

Куанычым, шатлыгым,

Тик син минем, синсең, син.

 

Гөлфия:

Кинәт баланың яңа әтисе белән әнисе беръюлы каты авырый башлыйлар. Үлеп китсәк, бу бала кем кулына калыр, дип куркып, аны кире Өчилегә бабасына кайтаралар. Ләкин бу юлы да аны бабасының гаиләсе үзендә озак тотмый. Хәзер инде Өчиледән 7 чакрым  ераклыктагы Кырлай авылының ир баласы булмаган Сәгъди исемле кешесе үз йртына асрамага, ул итеп ала.

 

Халидә:

Өйдән-өйгә җылылык эзләп йөргән сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Кырлай тирәсе – аның буа-чишмәләре, сихри урманнары, төннәрен авыл малайлары белән ат саклаганда сөйләнелгән әкиятләр, авылның кичке уен-җырлары, табигать кочагындагы авыл тормышы, авыр булса да, җир эшләренең ләззәте, эшчән, олы җанлы Сәгъди абзыйның тәрбиясе шагыйрьгә үз гомеренә җитәрлек рухи азык биргән.

 

Гөлфия:

Кырлай тәэсирендә балалар өчен бик күп гүзәл шигырьләр, әкиятләр иҗат итә Тукай.  

 

УКУЧЫЛАР: 

 (“Шүрәле”дән өзекләр)

 

Халидә:

Авыл турында менә шулай Тукайдан да матуррак итеп әйтү мөмкинме соң! Шушы сихри әсәр буенча яшь композитор Фәрит Яруллин “Шүрәле” балетын иҗат иткән. Бу балет татар музыкасының иң яхшы, иң гүзәл әсәрләреннән санала. Кызганыч, балетның сәхнәгә куелуын автор үзе күрә алмый, Бөек Ватан сугышына китә, 1943 нче елда һәлак була. “Шүрәле” балеты бүгенге көндә бөтен дөнья опера-балет театрлары сәхнәләреннән төшми.  

 

(“Шүрәле” балетыннан  музыка язмалары

 

Укучылар:

Тукай шигырьләре.

“Бала белән күбәләк”,

Туган авыл”, “Акбай”)

 

Гөлфия:

Авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем алган, авыл тормышына чумып үсеп килгән 9 яшьлек Габдулланы әтисенең дусты - Бәдретдин дигән кеше  эзләп табып,  аңа гыйлем, шигърият дөньясына юл ачачак Уральски шәһәренә алып китә. 

 

Халидә:

Габдулла Тукайны  Уральскида шәһәрендә яшәүче  әтисенең бертуган сеңлесе Газизә белән җизнәсе Галиәскар Госмановлар гаиләсе эзләтеп алган була, алар гаиләсенә килеп керә Тукай. Җизнәсе аны шәһәрнең иң яхшы мәдрәсәсе – Мотыйгия мәдрәсәсенә укырга бирә.

 

Гөлфия:

Белемгә сусаган Габдулла бер үк вакытта 3 еллык рус мәктәбендә дә укый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы  телләрен яхшы үзләштергән малай рус һәм Европа мәдәнияте дөньясына да чума, рус әдәбиятын өйрәнә, Жуковский, Пушкин, Лермонтов, Толстойларны үзенең остазлары итеп саный Тукай. Иҗат юлына баскач:

 

Пушкин белән Лермонтовтан үрнәк алам,

Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам,-  

дип яза ул бер шигырендә. 

 

Халидә:

Бу шигырендә Пушкин белән Лермонтовтан үрнәк алуы турында әйтсә, икенче бер көнчел, хак сүзне күтәрә алмаганнарга җавап итеп язган шигырендә ул үзен хаклы рәвештә бөек рус шагыйрьләре югарылыгына менеп җитүе турында язачак: 

 

Диктор:

Шигъре Лермонтов вә Пушкин – олугү, саф диңгез ул,

Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов,  Тукай - өч йолдыз ул.

 

Син дә шул диңгез ярында, и агу йоткан көчек!

Телләрең сузган буласың, - җитми, җитми, - кит күчеп.

 

Кит хәзер, ләкин китәрдә сал колак бу сүзгә бер:

Барчы, эт, гомрең буе шул күктә өч йолдызга өр!

 

Гөлфия:

Җиде буын мулла гаиләсеннән чыккан, мәдрәсәләрдә шактый дини белем алган Габдулла нәселе һәм тәрбиясе ягыннан мулла, хәлфә я дин галиме булырга тиеш иде кебек тоела. Әмама тирән блелемле, алдынгы карашлы хәлфәләрдән алган дөньяви белеме, Ислам фәлсәфәсе һәм мәгърифәте, төрки һәм рус шигъриятенең кануннарын өйрәнү, табигать биргән шигъри сәләте, халык моң-зарын сеңдергән сизгер җаны аны шигърият дөньясына алып керә. Уральскида Габдулла Тукайның беренче шигырьләре дөнья күрә башлый. Тиз арада Уральски шагыйре Тукайны инде Казан, Петербург, Оренбург яхшы белә. Әмма туган туфрак аны Казанга тарта. Анда кайтуын күз алдына китереп хыялланулары “Пар ат” шигырендә ачык чагыла: 

 

Дтктор:

 “Пар ат” шигыре. 

 

Халидә:

1907 нче елдан Тукайның Казан чоры башлана. Монда аның тиз арада иҗаты чәчәк атып өлгерә. Аның шигырьләрендә, әкиятләрендә, публицистик мәкаләләрендә лирика, тирән якты хис, фәлсәфи фикерләр, тормыштагы бозыклыкларга карата нәфрәт, туган халкыбызга булган тирән ышанычы белән бергә аның ачы хәсрәте дә яңгырый.

 

Диктор:

“Көзге җилләр”

 

Гөлфия:

Ни кызганыч, шагыйрьнең Казанга булган барлык якты өметләре дә акланып бетми, күңелен тормышның күңелсез яклары, халкыбызның авыр хәлдә булуы яралый, туган халкының үз хәлен яхшырту, ирекле булу өчен хәрәкәт итмәве җанын тирән яралап кына калмый, үз хокуклары өчен көрәшә алмаган халкына шелтә дә белдерә ул:

“Безнең халык үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?

 

Халидә: 

Мин коеп куйган шагыйрь генә түгел, мин журналист та, җәмәгать эшлеклесе дә” дип үзе дә әйтәкән Тукай. Ул лирик шагыйрь дә, сатирик та, публицист та, галим дә, җәмәгать эшлеклесе дә, халык ирке өчен көрәшче дә ул. Аның татар зыялыларын халыкка хезмәт итәргә өндәп язган шигырьләре бүген дә тирән мәгънәле:

 

Диктор:

Кузгатмакчы булсаң, халык күңелләрен,

Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,

Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,

Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.

 

Икенче шигырендә мондый юллар бар:

 

Рус җирендә без әсәрле, эзле без,

Тарихында бер дә тапсыз көзге без.

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать вә әхлак алмашып,

Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,

Без шаярыштык вакытлар алмашып.

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек?

Без туган бер җепкә бергә теркәлеп,

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык көчлебез, 

Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? –

Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук!   

 

Гөлфия:

Татар халкы, син үләргә мәхкүм инде,

Дару үтмәс дәрәҗәдә мәсмүм инде,

Тиберченмә, терелмисең, юл өстендә

Ятма аунап, үзеңне үзең күм инде,

-  дип, гаҗиз булып язса да,

Тукай халыкка тирән ышаныч белән карый.

Аныменә бу сүзләре бүгенге  безгә  халкыбызның бөеклеген расларга ярдәм итә

 

ДИКТОР:

“ Дөрксен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Ул әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә өйри. Ләкин бу хәл вакытлы гына килгән бер авыру кеби, гаризый бер хәлдер”  

 

Халидә:

Халыкның гасырлар буе тупланып килгән көч-куәтен,  гакылын, югары сәләтен  аның җырларында, бәетләрендә, әкиятләрендә , халык  иҗат иткән җәүһәрләрдә күрә шагыйрь. Шундый зур мәдәни байлык булдырган халык үзенең тормышын яхшы якка үзгәртергә көч табар, милли үсешкә ирешер,

 

Гөлфия:

Бигрәк тә халык җырларының тәэсире көчле була Тукайга. Ул үзе дә бик матур җырлаган, мәдрәсәдә укыганда ук шәкерләр аны “җырчы” дип йөрткәннәр.

“Халык җырлары – халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәүшән көзгеседер” – дип яза шагыйрь бер мәкаләсендә. Ул үзе бик күп халык җырларын язып алган, аларның килеп чыгу тарихын өйрәнгән. Ул язып калдырган җырларның берсе  халык иҗат иткән “Сак-сок” бәете: 

 

ҖЫР

 “Сак-сок” бәете. ( “Дуслык” Халык хоры солисты Гөлсем Хәйруллина башкара)   

 

Халидә:

Тукай туры сүзле була, сатирик әсәрләре белән комсызларны, надан дин кешеләрен фаш итә, алардан көлеп яза, шунлыктан аның тирәсендә гел дуслары гына  булмый. Хөкүмәт органнары да мәрхәмәтле булиый аңа, иҗатын цензура астына куя. Бу хәлләрне җиңел генә кичермәгән шагыйрь, әмаа бирешмәгән, сагышлы минутларында  аның өчен иң зур юаныч китап булган.

 

Диктор: “Китап” шигыре”

 

:Гөлфия:

Тукайның Зәйтүнә исемле кызга күңеле төшкәнлеге билгеле. Алар очрашканда заманы өчен укымышлы, чибәр Чаллы кызына нибары 14 яшь була. Күңеле сынык, ятимлек хисеннән арына алмаган шагыйрьнең кыюлыгы җитмәгәнме сөйгән кызына мәхәббәтен аңлатырга, әллә саусызлыгы аркасында гомеренең кыска буласын сизенеп, язмышын күңеленә якын кыз белән бәйләмәскә булганмы...

 

Диктор:

“Исемдә курка-курка төрле уйлар уйлаган чаклар,

Яратканым, янымның көйгәне, хәсрәттә янганым,;

“Сөям!” – җдип әйткәнем, шунда кызарганым, оялганым.

Заман кичте, сулар акты, хәзер юк инде ул ялкын,

Кызу сүнде йөрәктә, мәңгелеккә инду ул салкын”.

 

Халидә:

Менә мондый сагышлы хисләр генә уятмаган Тукайның күңелендә ярату хисе. Мәхәббәт хисен якты уй-хисләренә урап та язган ул, бу хис аны иҗатында илһамландырган:

 

Диктор:

“Кем белер кадреңне, җаным, дәртле күңел булмаса,

Наз итәр кемнәргә гөл- каршыңда былбыл булмаса?

Сурәтеңнең иң чыны бел: шагыйрең күңлендәдер;

 

Гөлфия:

Илдә Тукайны дәһри, ягъни динсез итеп күрсәтү революциягә кадәр ук башланып, советларның вульгар идеологиясе чорында искиткеч түбәнлеккә җитеп, бозылып, аның кыйбласы үзгәртелеп күрсәтелгән. Хәтта китапларга, дәреслекләргә кертелгән “Туган тел” шигыренең соңгы юллары төшерелеп калдырылган булган:

И  туган тел, синдә булган

Иң элек кыйльган догам,

Ярлыкагыл, дип, үзем

һәм әткәм-әнкәмне, ходам.  

 

Тукай динле булган, Коръәнне яттан белгән. Аның бөтен иҗаты Ислам фәлсәфәсе, иман хисе белән сугарылган, кайбер Коръән аятьләренең мәгънәләен шигъри юлларга салып калдырган, бик күп шигырьләрендә  Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать иткән ул.

 

Диктор:

“Нечкәрә күңелем, Коръән алып укысам, җаным киңәя,

Сәҗдәләргә ятам, тәсбих әйтәм, рухым ләззәтләнә, киләнә...

Һәр аятдән көтәм әллә ниләр, күп өмидләремнең ачкычын,

Күңел көзгеләрем ялтырый да, эзлим мин бәхетләр  баскычын”. 

 

Халидә;

Кыска гына гомерендә халык мәхәббәтен яулап өлдгергән Тукай, нәшрияләр аның шигырьләренә югары дәрәҗәдә гонорар түләгән, шигырьләрен кулдан-кулга йөртеп укыганнар, күчереп язганнар, авыл агаөйлары аңа киңәшкә килеп йөргәннәр.

 

Гөлфия:

Әмма кулларында зур мал-мөлкәт булган, югары даирәләргә йогынты ясый алганнар  Тукайны озаграк яшәтер өчен, аны саклау, сәламәтләндерү өчен мөмкин булганның барысын да эшләдеме икән, дигән сорау тумый калмый сөекле шагыйребезне искә алганда. Тиккә генә менә мондый сүзләр саркып чыкмагандыр бит аның җан-бәгыреннән:

Бармыни бездә, гомумән, чын кеше каддрен белү?

Без аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач? 

 

Халидә:

1913 нче елның 15 нче апрелендә чахотка белән авырган Габдулла Тукайның күзләре мәңгелеккә йомылган, аны соңгы юлга озатучылар Казан урамнарыннан ташкын булып агылган. 

 

Зөһрә Сәхабиева (Җыр.  “Тәфтиләү” көенә - “И мөкатдәс моңлы сазым...” ) 

 

Диктор:

Ул ятим дә, ул мескен дә, диеп,

Сөйләнелгән элек-электән,

Күз алдына аны боек итеп

Китерергә күпләр күнеккән.

 

Әйтерсең лә Тукай бар гомерен

Арка туңып кына яшәгән,

Ләхәүләсен укытып ишмиләрнең

Яшен булып шагыйрь яшьнәгән.

 

Әйткән сүзе – аткан угы һәр чак

Туры тигән, читкә китмәгән,

Зирәк халык аны тиккә генә

“Туры Тукаебыз” димәгән. 

 

Мескен халык, мескен хаклык булмый,

Мескен шагыйрь була дисеңме?

“Батыр” дигән сүзгә рәттән куйыйк

Тукай дигән горур исемне.

 

Якты йолдыз булып атылган ул,

Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган,

Туры Тукай, моңлы Тукай булган,

Бөек булган, боек булмаган. 

(Шәүкәт Галиев) 

 

Гөлфия:

 “Без Тукайлы халык, Тукае булган халык – бөек халык ул, - дип тәрбияләде  үзенең балаларын дөньяга сибелеп яшәгән татар халкы. Тукай шигырҗләрен тыңлап, ятлап үскән .якташыбыз, Себер шагыйре  Булат Сләйманов гомере буе Тукай истәлеге алдында баш иде,.

 

Диктор:

 

Казан урамында алга үтәм,

Әнә мәйдан... Тагын алгарак!

Кара плащ ябынып шагыйрь тора,

Таш һәйкәлнең киләм янынарак.

Күз карашы аның һаман гашыйк,

Ул Казанын сөеп туймаган,

Хисләренең тирән, кадерлесен, 

Моңлы сазын шунда уйнаган.

Кара плащ ябынып шагыйрь тора,

Учы белән тоткан йөрәген,

Мин китердем аңа чал Себернең

Күкрәгендә шыткан гөлләрен.

 

Гөлфия:

Тукай безнең күңелләрдә мәңге яшәр!   

 

(Катнашучылар сәхнәгә чыга, залдагы тамашачылар белән бергә “Туган тел” җыры башкарыла.)

 

Төмән шәһәрендә 2011 елда  Бибинур Сабирова җитәкчелегендәге Төмән өлкәсе Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы  Галимҗан хәзрәт Бикмуллин җитәкләгән Төмән өлкәсе Диния нәзарәте белән берлектә,  Татарстан Республикасының  халык артисты, җырчы Зөһрә Сәхабиева ( үзенең баянисты белән) каитнашында  әзерләп үткәргән әдәби – музыкаль кичә.  

Проекты мөдире һәм экранга слайтлар төшерүче - Фәрит Хәкимов,

сценарий авторы һәи диктор – Бибинур Сабирова,

музыка бизәлеше  – Әбүзәр Миңлебаев,

“Дуслык” Халык хоры җитәкчесе Хәким Мирхәйдаров,

хор концертмейстеры Әсмабикә Мирхәйдарова,

алып баручылар: Гөлфия Хәлитова, Халидә Керамова.

Тукай шигырьләрен ТОГИРРОда (Төмән өлкәсе мәгарифен үстерүче институт) аның доценты Рафаэлл Һадиев әзерләп үткәргән Габдулла Тукай фестивалендә катнашкан укучылар укыды.  


РӘСЕМДӘ: Бакый Урманче - Тукайга һәкәл. Кырлайдагы  Тукай мемориаль-музее.

 

.