TAT Якуб Зәнкиев истәлегенә багышланган Сөләйманов укуларыннан соң уйланулар (бәхәс) PDF Печать E-mail
Мәдәният
05.05.2017 07:41

Якуб Зәнкиевка, Булат Сөләйманов   





 

28 апрельдә Тубыл шәһәре Д.И.Менделеев исемендәге педагогия институты (Төмән дәүләт университеты филиалы) Я.К.Заникевның 100 еллыгына багышланган Сөләйманов укулары  - “Күпэтнослы кырда милли мәгариф: төбәк компоненты” - Национальное образование и культура в полиэтническом поле: региональный компонент” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булып үтте.


Аны әзерләгән оешмаларның исемлеге озын:

  1. Төмән өлкәсе Хөкүмәте,
  2. өлкә Думасы,
  3. Төмән өлкәсенең Милли эшләр комитеты,

“Себер татарлары һәм Төмән өлкәсендә яшәүче башка татарларның милли-мәдәни мохтәрияте”,

Төмән өлкәсе татарлары Конгрессы,Тубыл шәһәре Хакимияте,Тубыл муниципаль районы Хакимияте,Төмән дәүләт университеты

Казаннан Татарстан Республикасы вәкиләре дә  катнашты конференциядә: Казан федераь университетыннан элек Тубыл педагогия институтында татар теле кафедрасын (ябылган) җитәкләгән филология фәннәре доторы Флера Сәгыйт кызы Сәйфуллина; Татарстан Республикасының Мәгариф министрстрлыгыннан социологик фәннәр кандидаты Гөлнара Фоат кызы Габдрахманова, ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре докторы – себер татарлары тарихын өйрәнүгә саллы өлеш керткән Дамир Мәүләви улы Исхаков; танылган шагыйрь, филология фәннәре докторы Фәрит Яхин, танылган шагыйрь, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла.

 Конференция өметләрне акладымы?

Һәрвакыттагыча, котлау сүзе белән чыгыш ясаучылар шактый булды.

Пленар утырышны беренче булып  Россиянең Атказанган мәдәният хезмәткәре, Булат Сөләйманов укуларына нигез салучыларның берсе Асия Сәйфуллина “К 20-летию научно-прктической конференции “Сулеймановские чтения” дигән темага булган чыгышы белән башлап җибәрде _урыс телендә).

Берсеннән-берсе кызыклырак чыгышлар тәкъдим ителде пленар утырышта: “Якуб Зәнкиев иҗаты: фәнни өйрәнелеше мәсьәләсе” (татар телендә)-  Флера Сәйфуллина; “К вопросу о происхождении понятий ибер-себер, себер – сибирь” (урыс телендә) -  Дамир Исхаков; “Особенности билингвального образования в дошкольных образовательных учреждениях Республики Татарстан” (урыс телендә)  – Гөлнара Габдрахманова; “Этномәдәни компонентлы мәктәпнең эш тәҗрибәсеннән” – Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин (урыс телендә); “Из истории создания романа- диалогии “Иртеш таңнары” -“Зори Иртыша” (урыс телендә)  – педагогика фәннәре кандидаты Клим Садыйков.  

 Конференциягә Төмән өлкәсе төбәкләреннән, Татарстаннан, Башкортостаннан 105 доклад тәкъдим ителгән булган, кабул ителгән докладлар авторларының 50 ләп проценты гына килеп катнашты.

Конференциянең эше  ике секциядә  барды: “История и педагогика в полиэтническом пространстве” һәм “Языкознание, литература, фольклор” секцияләре.

Конференциядә яңгыраган докладлар төрле темаларга иде, шул исәптән  төп тема – милли мәгарифкә һәм Якуб Зәнкиев тормышына һәм иҗатына багышланган кызыклы докладлар җитди урын алды.

Казаннан килгән Гөлнара Габдрахманованың югарыда телгә алынган чыгышы балаларның ике телне белеп үсүләрен (татар теле белән урыс теле) тәэмин итү өчен, телләргә тигез өйрәтүне балалар бакчасыннан башлап алып бару тәҗрибәсеннән булуы белән аеруча әһәмиятле булды., чөнки ул безнең төбәктә читтә калган тема булып кала бирә.    

Тубыл шәһәре 15 нче мәктәп директоры Сәет Хисамиевның, Якуб Зәнкиев авылы Хуҗайлан мәктәбе укытучыларының, Түбән Тәүде районы Киндерле мәктәбеннән булган һәм башкаларның чыгышлары  бүгенге этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә туган телне укытуы, сыйныфтан тыш чараларда милли компонентны куллану тәҗрибәсен күрсәттеләр. Якуб Зәнкиев әсәрләренең идеясе, сурәтләү чаралары турындагы чыгышлар да, Булат Сөләйманов иҗатына кагылган чыгышлар да кызыклы булды. Калган темаларга булган чыгышларны да, төп темага бәйле булмасалар да,   катнашучылар кызыксынып тыңладылар. Конференция уңышлы үтте, дигән нәтиҗтә ясалды, карарлар кабул ителде. Резолюциядә киләсе елда булачак Сөләйманов укуларын төбәк милли мәгарифенә багышларга, туган елне саклау, милли мәгарифне үстерү чараларын күрергә, өлкә мәдәният учреждениесен, өлкә үзәгендә татар китапханәсен торгызырга, Хәмит Ярми музеен булдыру эшен башлап җибәрергә, дигән карарлар үзәккә куелды.

 Пленар утырыштан соң күптән түгел Тубыл шәһәренең “Содействие” типографиясендә басылып чыккан “Сүзге” китабын тәкъдим итү чарасы да булып  үтте. Бу китапка Петр Ершовның Күчемнең сөекле хатыны Сүзгенең кызганычлы язмышына багышланган шул ук исемдәге поэмасы урыс телендә һәм татар теленә тәрҗемәсе, шулай ук Ершов иҗаты һәм Сүзге тарихы трында  урыс һәм татар телләрендә текстлар да урнаштырылган. Китапнының төзүче-авторы – ветеран-педагог һәм журналист Бибинур Сабирова. Китапка иллюстрацияне Тубыл рәссамы Эдуард Тушаков ясаган, Ершовның замандашы һәм дусты Михаил Знаменский үз вакытында поэма өчен махсус ясаган рәсемнәре да бирелгән. Бүләк форматында каты тышлы булып, Себер тарихы белән кызыксынулар өчен ерак юлга чыкканда үзләре белән алу өчен дә уңайлы кечкенә форматта чыккан бу китап мәктәпләрдә туган як тарихын өйрәнүдә гүзәл бер әсбап буларак та тәкъдим ителде. Б.Сабирова тәрҗемәсендә "Сүзге" поэмасы автор текстына төгәл туры килүе, әсәрнең шигъри яңгыраш көенең  саклануы белән дә кызыклы. 

Якуб Зәнкиевның якты истәлегенә багышланган кичә

Конференция тәмамланганнан соң анда катнашучылар  Себер татарлары мәдәният үзәгендә Якуб Зәнкиевның 100 еллыгына багышланган мәҗлестә катнаштылар, мәҗлес җылы атмосферада бик матур үтте, күңелләрдә җуелмаслык эзләр калдырды. Кичә Якуб Зәнкиевның тол хатыны, ветеран-педагог, җирле каләм иясе  Рәшидә Зәнкиева “Иртеш таңнары” романының бер өзеге нигезендә язган "Үги әни" мини-спектакле белән башланып китте. Язучы турындагы истәлекләр җыр-музыка белән уралып барды.  

 Дамир Исхаковның тарихи вакыйгалар турында мәзәкләр белән бизәп кызыклы итеп сөйләгән чыгышы, Фәрит Яхин белән Ркаил Зәйдуллаларның үз шигырьләрен укуларына өстәп уртаклашкан бай һәм мәгънәле фикерләре онытылмаслык мизгелләр булып кичәне баеттылар. Якуб Хәнкиев турында җылы истәлекләр рәсми өлештән Тубыл хатын-кызларының күңел җылыларын кушып оста кулары белән әзерләнгән себертатарларының мили ризыклары белән крылган чәй өстәлләре янында үтте. 

 

Татар милли үсеш хәрәкәтенең кризисымы бу?  

Гомумән алганда, Сөләйманов укуларының Россиянең атказанган укытучысы, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булган Якуб Камали улы Зәнкиев истәлегенә багышланган булуы конференцияне күркәмләде,  әмма аның төп темасына – милли мәгарифтә төбәк компоненты - караганда тирәнрәк ачылды. Ул башкача була да алмас иде, беръюлы ике урындыкта утыру мөмкин бумаган кебек, бер конференциядә ике теманы да тирән ачып, аларга  игътибарны тиешле дәрҗәдә  юнәлтү мөмкин түгелдер.


Соңгы елларда фәнни-гамәли конференцияләрне, төрле темаларга таркалмыйча, барлык игътибарны бер төп мәсьәлә тирәсендә туплап үткәрү традициясе, гомумән, юкка чыкты, кем нинди темага яза белә, шул докладын тәкъдим итә катнашучы, төп темага бернинди кагылышы булмавына исе дә китми.


Аннан кала, күңелдә иң зур төен калдырган нәрсә – конференциядә татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең санаулы гына булулары, районнардан делегацияләрнең булмавы, бигрәк
 тә Төмән шәһәре галимнәренең, җәмәгаьчелек вәкилләренең конференцияне инкарь итүләре ачыкланды, хәер соңгы елларда Сөләйманов укуларына халык йөрми башлаган иде инде. Бусына Төмән бойкот ясавы ачык күренде.  


Милли 
эшләр комитеты Төмәннән баручылар өчен зур автобус китерткән иде, анда без 5-6 кеше генә бардык: Булат Сөләйманов укуларына нигез салучыларның берсе Асия Сәйфуллина, өлкә Милли мәдәниятлар йортының татар бүлеге җитәкчесе Гөлнара Фәйзуллина, Фатых хәзрәт Гарифуллин, тагын 2-3 яшь егет-кыз.  Шундый хәлләрдән соң да без үзебезгә карата төбәк хакимияте җитәкчеләреннән ихтирам көтәбез. “Себер татарлары һәм Төмән өлкәсендә яшәүче татарлар милли-мәдни мохтәрияте”, “Өлкә себер татарлары милли-мәдәни мохтәрияте”, өлкә татарлары Конгрессы, “Ак калфак” татар хатын-кызлар, “Яшь буын"татар яшьләре оешмалары, “Татар яшьләре берлеге”, “Себертатар язучылар берлеге” – бу оешмалардан вәкилләр булмады конференциядә.

Дөрес, өлкә татарлары милли-мәдән мохтәрияте рәисе Ришат Җиһаншин, өлкә татарлары Конгрессы җитәкчесе Ринат Насыйровлар килгәннр иде, әмма котлау сүзләрен әйткәннән соң алар да чыгып киттеләр.  

Бу күренешкә бәя биреп, конференцияне оештыручыларның берсе – тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских болай диде: “Бу конференция татар хәрәкәтенең кризисын ачык күрсәтте”.

Бу кризиска без бүген генә килеп кермәдек, дистә еллар дәвамында әкренләп килдек.

 Соңгы елларда Төмәндә үткәрелгән Булат Сөләйманов укуларына халык аз йөри башлаган иде инде, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре дә йөрмиләр иде.  Тубыл мәчете имам-хатибы Ибраһим хәзрәт Суховтан гайре, башка дин әһелләре дә күренмәде бу чарада, гәрчә рухи-милли үсешне тәэмин итү өчен дин һәм дөньяви оешмаларның бергәләп эшләргә кирәклеге турында Казанда үтә торган дин әһелләре Форумында җитди сөйләшүләр булса да, ә бит ул форумга өлкәбездән ел саен зур  төркем дин әһелләре, имамнар җыелып бара. 

Ә бит Булат Сөләйманов укуларының беренчеләренә халык махсус чакырусыз да бик теләп йөрде, чөнки аларда милли үсешебезгә бәйле барлык проблемалар да күтәрелә иде, фикер яңгырый иде, сүз әйтергә ирек бирелә иде - аларның барсы да юкка чыкты. Соңгы шактый еллардан бирле фәкать фән кысаларында гына үтә бу укулар,  татар үсешенең бүгенге хәленә, проблемаларына кагылмыйча гына. 90 нчы елларда зур залларны тутырып халыкны җыйган татар корылтайларын сагынырга гына калды. Ул елларда теләгән кеше туган телдә ясый иде үзенең чыгышын, губернатор һәм идарә органнарыннан башка  кунаклар янында алдан ук билгеләнеп куелган тәрҗемәчеләр утыра иде, хәзер урыс телендә генә диярлек үтә җыеннар. Бу конференциядә котлау сүзен туган телдә бер Ринат Насыйров әйтте, пленар утырышта бер доклад яңгырады, ә секцияләрне алып баручылар арасында урыс телле генә галимнәр дә утырды, татар телендә әрсез бер-ике кеше генә әйтә алды үз сүзен,  хәтта чыгышын татар  телендә әзерләп килгән Фәрит Яхин да урыс теленә күчәргә мәҗбүр булды. Мондый вәзгыятьтә, монда гына түгел, нинди генә җыенда булмасын, туган тел, милли мәгариф турындагы сүзләр зәгыйфь яңгырый.

 

Мәңгелек сорау – нишләргә?

Әйе, киләсе елдагы Сөләйманов укуларының төп темасы итеп милли мәгариф мәсьәләләре билгеләнде. Тик ул тема буенча әзерлек тиешле дәрәҗәдә булырмы, ул нәтиҗәле үтәрме, гадәткә кергәнчә, төрледән-төрле темаларга булган чыгышлар арасында төп тема югалып калмасмы, дигән шик калды, уйландырды, чөнки  уйланырга сәбәпләр җитәрлек.

Өлкә Мәгариф һәм фән департмаентында да, Төбәк мәгарифен үстерү институтында да татар теле белгече юк бүгенге көндә. ТОГИРРО да күп еллар хезмәт иткән, татар мәктәпләре белән эш алып барган педагогика фәннәре кандидаты Рафаэль Һадиев соңгы елда ярты ставкага гына калдырылган иде инде, хәзер контрак нигезендә укытучыларның белемнәрен күтәрү курсларын үткәрү өчен генә чакырыла.   

Өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәриятендә милли мәгариф комиссиясе булуга карамастан, ул эшләми, Конгресс татар теле укытучылары конкурсын үткәрү белән генә чикләнә, шунлыктан, әлбәттә, быелгы Сөләйманов укуларында да төбәгебездә татар теленең саклану шартлары, милли мәгарифнең торышына анализ ясалмады.  Андый анализлар ясап, туган телне саклау, милли мәгарифне үстерүгә бәйле үтенеч-тәкъдимнәр белән губернаторга өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте бер мәртәбә мөрәҗәгать ткән иде, аннан соң фәкать өлкә татар хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасы җиткереп торды аналитиканы һәм тәкъдим-үтенечләрне. Тыштан ялтырап күренмәсә дә,  нәтиҗәсе булмый калмый иде ул гамәлнең. Хәзер өлкә татарлары Конгрессы канаты астына күчкән “Ак калфак” бу традицияне дәвам итсен иде, дигән теләк кенә калды.

 Ә бит  бүгенге көндә туган телне саклау максатыннан иҗтимагый оешмаларның мәктәпләр, ата-аналар белән җитди эш алып барулары  сорала. Сорала гына түгел, ул туган телне саклау өчен төп шартка әверелде. Бу барлык милли хәркәтнең төп максаты булып каралырга тиеш.

Тагын бер мәсьәлә хәл ителми калды конференциядә, ул да булса – әдәби тел белән себертатар теленең үзара аерылгысыз бәйләнештә булуы, аларны бергәлектә саклау проблемалары куелмады, каралмады, хәер, каралганы да юк бу теманың.

Апрель ае - Габдулла Тукай ае, әмма ул телгә дә алынмый. Татар дөньясы Себердә дә Сөләйманов, Зәнкиевлар белән беррәттән Тукайлар  рухы белән баетылганда гына милли дөнья булудан туктамас, дип әйтми булмый.  Шуның өчен һәм фәнни-гамәли конференциягә, бәйгеләргә, бәйрәмнәргә Бөтендөнья татар конгрессы Казаннан төркем-төркем итеп Татарстан Республикасы дәүләт органнары вәкилләрен, белгечләр, галимнәр, артистлар, җәмәгать эшлеклеләрен юллап җибәреп тора, күптөрле милли чараларга, форумнарга Төмәннән кунаклар чакыра, катнашу өчен квотаны кызганмый бирә, әмма анда барып кайтан бер генә оешманың да, кайтканнан соң җәмәгатьчелек вәкилләрен җыеп ул темага сөйләшү-киңәшү үткәрми, мәгълүмат чаралары да статистик мәгълүмат бирү белән чикләнә, каралган мәсьәләләрне төбәк шартларында гамәлгә ашыруга бәйле фикер алышу үткәрми. Казанда мәгариф чарасында катнашып кайткан бер мәктәбебез директорының сүзләре искә төште әле: "Казанга барсаң, әдәби телгә күчкәнеңне сизми дә каласың, күңел рухы күтәрелә, кайтып, мәктәпнең укыту-тәрбия эшенә  әллә нинди үзгәрешләр кертү теләге туа, илһамланып кайтып төшәсең. Тик тиз сүнә аннан алып кайткан ялкын, чөнки укытуыларны җыеп, аннан алып кайткан идеяләрне үзебездә нинди юллар, нинди чаралар ярдәмендә гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында  сөйләшү- киңәшүләр оештырылмый, күңел сүнә, күңелдә "безгә кирәге бармы икән аның" дигән шик туа, шулай итеп яңа идеяләр күмелеп кала".  Бу хәл мәгариф өлкәсендә генә түгел, барлык юнәлешләрдә  күзәтелә. 

Тагын шуны искә төшерми булмый. Булат Сөләйманов Тукай шигырьләрендә тәрбияләнеп үскән буын кешесе буларак, “Тукай телендә язачакмын” дип шагыйрь булып үсте, Татарстан язучыларының иҗади рухыннан көч, илһам алып иҗат итте, Татарстан язучылар берлеге аны үз кочагына алды. Ул Тукайдан башка татар шигъриятен күз алдына да китерми иде – моңа ышаныр өчен, аның шигырьәрен игътибар белән яңадан һәм кат-кат укырга кирәк. Якуб Зәнкиев та, Булат Сөләманов та татар әдәби телдә яздылар. Себердә себертатар теле – җирле шивә белән беррәттән әдәби телнең саклануын аларның васыяте итеп карарга кирәк түгелме икән? Быел да, Төмән шәһәренең казан татарлары “Бердәмлек” мили-мәдәни мохтәриятеннән гайре, Тукай көнендә аны бер  татар оешмасы да искә алмады. Габдулла Тукайны татар этномәдәни мәктәпләр генә онытмый Гомумән, себер татарлары – казан татарлары бердәмлеге, татарның бердәмлек нигезендә үсеш перспективасы  бу конференциядә дә каралмады.

 Алдагы көннәр өчен татар җәмәгатьчелегенең бурычы – туган телне, милли мәгарифне, мәдәниятне үстерүнең комплекслы  программасын төзү бурычы тора, ә аның өчен барлык милли-мәдәни оешмалар, мәгариф, мәдәният учреждениеләре бергәләп эшләргә тиеш.   

Фәнни-гамәли конференцияләр декларатив карарлар белән генә чикләнмәсеннәр иде, барлык чыгышлар төп темага бәйле булып, ул темага төп игътибар юнәлтелеп, аны  киңрәк,  тирәнрәк, ачуга ирешү бурычы куелсын иде татар оешмалары тарафыннан, тема буенча   алдан ук фәнни тикшерүләр үткәрелеп, алар нигезендә анализ ясалып, гамәлгә ашарлык реаль чаралар билгеләнгән карарлар кабул ителсен иде.

Моңа ирешү өчен оештыру комитеты конференция алдыннан гына түгел, бер ел элек төзелсен, аңа галимнәр, практик-укытучылар, киң җәмәгатьчелек вәкилләре кертелсен иде. Шулай эшләгәндә генә фәнни-гамәли конференцияне милли үсеш хәрәкәтенә этәргеч булырлы итеп үткәрергә мөмкин булачак. 

 Тагын бер сорау тудырды конференция. 

Төбәк өчен төп чара булган Сөләйманов укуларын аерым шәхесләргә багышлап үткәрү төп темага зыян китермиме? Ул шәхесләргә багышлап аерым чаралар үткәрү отышлырак булмас идеме? Бу темага ачыклык кертү өчен,  түгәрәк өстәлләр үткәреп фикер алышасы иде.  


Фоторәсемнәрдә:

  1. 1. Якуб Зәнкиев
  2. 2. Булат Сөләйманов
  3. 3. Сулдан: Милли эшләр комитетының яңа яшҗ белгече Вилдан, Милли эшләр комитеты рәисенең урынбасары Владислав Чернов, Фатыйх хәзрәт Гарифуллин  
  4. 4. Сулдан: Гөлнара Габдрахманова, Флера Сәйфуллина, Асия Сәйфулина
  5.  Конференөиядә катнашучылар
  6.  Сулдан: Фәрит Яхин, Ркаил Зәйдулла, Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, Дамир исхаков Якуб Зәнкиевның нәни нәбәрәсе белән.
  7. Чәйле өстәлләр янында 
  8. 8. Якуб Зәнкиевның яраткан җыры яңгырый


Бибинур Сабирова  

 

Комментарии 

 
0 #2 Төмән 16.05.2017 17:27
Кызганыч, шундый шаулап үтә торган, русча әйткәндә "значимый" мероприятие-конференция үлде. чөнки бу чараның кирәклеге югалды. 90-нчы елларда бер "казанга" зур көч белән җыйналган мәдәният эшчеләре,галимн әр,зыялылар, татар тормышын кайгырткан кешеләрнең дә кирәге юкка чыкты.Ничектер естественный отбор түгел, искусственный отбор килеп чыкты. Татар мәдәнияте, мәгарифе, тарихы өчен күңел бирүчеләр ничектер читкә кагылырга мәҗбүр булдылар. Татарларның чаралары бизнес-проектларга әйләнеп калды, шикелле. Тик, кайберсе югарырак дәрәҗәдә, ә кайсы шул "авыл клубы" (бу сүз белән кемне дә рәнҗетәсем килми) дәрәҗәснедә. Безнең халыкта ниндидер ялгыш "көнчелек" барлыкка килде, тарларның тормышы "мин-мингә" әйләнеп калды.
тагын 30 еллардан соң татар уяныр дигән өмет белән яшисе генә!
Цитировать
 
 
0 #1 Мин 06.05.2017 05:24
Әйткем киләте: дөп-дөрес язылган бу мәкаләдә. выллардагы эшсезлек, саз авыллары проблемалары, мәктәпләрнең урыс мәктәпләренә филиал булып күчерелеп юкка чыгып барулары, туган телнең шул отномәдәниле дип аталган мәктәпләрдә генә калуы, мәгариф департаментында , ТОГИРРОда татар белегче булмавы, өлкә татарларын бердштерүче оешма булмавы турында да сүз бармаган Сөләйманов укуларына халык йөрүдән ник туктамасын?
Цитировать
 

.