Габдулла Тукай иҗатында дин аһәңнәре PDF Печать E-mail
Иман чишмәсе
23.04.2017 14:44

.Һәр елның май ае Себердә яшәүче татарлар өчен Тукай рухында иҗат иткән Булат Сөләйманов ае булып традициягә кертелгән булса, апрель аен бөтен татар дөньясы  бөек шагыйребез Габдулла Тукай ае итеп билгеләп үтә. Ул 1886 елның 26 апрелендә дөнҗяга килә, 1013 елның 15 апрелендә вафат була.

Шигърият күгендә атылган якты йолдыз булып балкып узган, нибары 27 елга сыйган кыска гына гомерендә Габдулла Тукай –  дөньяга татарны бөек халык итеп танытачак иҗат җимешен булдыра. “Мин коеп куйган шагыйрь генә түгел, мин публицист та, җәмәгать эшлеклесе дә”, - дигән. Дөнья әдәбиятында үзенең лаеклы урынын алган  Тукай - милләтебез  язмышын алдан күргән, һәр чор өчен әһәмиятле, милли яшәешнең һәр ягы, кеше халәтенең һәр мизгеле тудырган  сорауларга җавап бирерлек,  гасырлар аша киләчәккә барып җитәчәк зур әдәби һәм фәлсәфи мирас калдырган акыл иясе .

 

«Дин ул халыклар агуы» дип бәяләнгән атеизм чорында һәм Сталин репрессиясе елларында 30 меңгә якын дин әһеле төрмәләрдә, тайгаларда, шахталарда газапланып үтерелгән вакытта, дистәләгән «тукайчылар» газиз шагыйребезнең асыл шигырьләрен халыктан яшерделәр, аны  «атеист» итеп күрсәтергә тырыштылар. Заман вә түрәләргә ярарга тырышып, алар “Тукай дини изү белән  көрәш алып барды...», «дини коллыктан саклап торырга маташкан төркемнәрнең тамырын корытырга өндәде», «татар җәмгыятен дини йолалар белән каплап, буып торган явыз көчләрне аяусыз фаш итәргә, кырып ташларга чакырды», - дип язып тараттылар. Тукай исеменә тап төшерү генә булмады, дин әһелләренең үтерелүләренә нигезләмә булып та торды андый язмалар. 

Илдә демократик үзгәрешләр нәтиҗәсе булып, тетрәндергеч афәтле һәм каршылыклы еллар аша Тукаебызның иҗаты безгә тулысынча килеп иреште, милләтебез гимнына әверелгән “Туган тел” шигыренә аның менә бу юллары да  кайтарылды:


И туган тел, синдә булган
                 иң элек кылган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм
                 әткәм-әнкәмне, Ходам!

Тукай Ислам динен «тамырыннан корытырга» түгел, «дин әһелләрен кырып ташларга» түгел, ә киресенчә, Ислам динен, муллаларны якларга чакырды. Үзенең «Дусларга бер сүз» дигән шигырендә әдип:

«Бу эшләрдә зәхмәтләмик муллаларны, 
Дин эшендә башчы итик без аларны... 
Барып керик хөрриятнең кочагына, 
Тәрәкъкыйның күкләренә очмагына; 
Бу егетләр безне дөнья оҗмахына 
Кулдан тотып җитәклиләр, белең, имди»,
— дип язды.

Дөнья тарихында Гете, һейне, Пушкин, Жуковский, Лермонтовлар Коръән-Кәрим аятьләрен шигъри юлларга салган кебек, мөхтәрәм Тукаебыз да үз иҗатында бихисап мәртәбәләр Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләнең  олуг нигъмәте Коръән-Кәримгә мөрәҗәгать итә. «Дусларга бер сүз», «Тәәссер», «Китап», «Таян Аллага», «Туган тел», «Шиһап хәзрәт», «Кыйтга», «Васыятем» һәм башка бихисап шигырьләре шуңа дәлил булып тора.
Кадер киче якынлашкан мизгелдә Коръәннең «Кадер» исемен йөрткән 97 нче сүрәсендәге: “Без Коръәнне чынлыкта Кадер кичәсендә иңдердек”, - дигән сүзләрне Тукай:

Бу Кадер кич, елда бер кич, барча кичләр изгесе; 
Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе, -
дип тәфсир итә.

«Кадер Раббыгыз каршында иң шәрәфәтле кичәдер”, - дигән Аллаһыбыз сүзен Тукай:

Сафланыр ул, пакъләнер, бик зур Ходайның дәүләте; 
Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капусы шәүләсе,
— дип яза.

“Ул бер кичә үзе мең айдан да изгерәк”, - дигән Аллаһу Хак Тәгаләнең сүзе Тукайда:

Шул капугдан күндерербез Тәңребезгә бер теләк: 
Бер Кадер киче Тәңре каршында мең айдан да изгерәк.


Нәрсә соң ул мең ай? Мең ай ул 83 ел да 4 ай дигән сүз. Ягъни, бер бәндә үзенең яшәешенең хәерле дәвамында тормышның бер генә дә мәшәкатенә бүленмичә, бертуктаусыз изге гамәл кылса, бу вакыт бер Кадер кичендә кылган изгелеккә бәрабәр.
«Кадер» сүрәсенең мөбарәк 4 нче аятен:
«Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр күктән Җир йөзенә Раббымызның әмере белән, - дигән ошбу аятьләрнең мәгүнәсен шигүри юлларга салып,  Тукай:

Йон, мамыктай әйләнер җирдә бу кич әрвах вә рух*

һәм фәрештә сафлары җирдә йөрер меңнәр груһ,- дип яза.


(*Әрвах вә рух - вафат булган кешеләрнең җаннары. Тәннән аерылган җан Раббымызның рәхмәтендә галәмгә «җаннар дөньясы»на күтәрелүен күз алдында тотып язган Тукай.)


Тукайны “атеист” итеп күрсәтергә теләүчеләр: “Ул дин әһелләреннән көлде”, - дип сөйләделәр. 

Аллаһу Сүбһәнәһү вә Тәгалә «Ниса» сүрәсендә:
«Золым юлы белән ятимнәр малын ашаган кешеләр ахирәттә карыннарына ут ашарлар”,-  дип залимнәрне кисәтте.

Раббыбыз тарафыннан Коръәндә әйтелгән  дүрт төрле сәдака бар: зәкят, гошер, фитыр, фидия. Бу сәдакалар - мескеннәр, фәкыйрьләр, тол-ятимнәр хакы, үтәү өчен катгый боерылган фарыз, вәҗиб сәдакалар. Аларны тол-ятим, зәгыйфь булмаган кешегә (муллага, абыстайга, мәчеткә) бирү зур гөнаһ, Исламга хыянәт икәнлегенә җаны-тәне белән  рәнҗегән Тукай:

Ул мәләикләр* җыярлар,
                      тол-ятимнәр яшьләрен, 
Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең
                       аһын, каргышларын, -

(*мәләикләр - фәрештәләр)
дип, әүвәлге һәм бүгенге өммәтнең дини, иҗтимагый, сәяси вә икътисадый мәнфәгатьләрен кайгыртмаучы, дөнья малын кармап алырга  омтылган комсыз «ачкүзләргә» нәфрәтен белдерә.
Изге Коръәни-Кәримнең «Кадер» сүрәсенең соңгы йомгаклау, аятендә:
«Кадер кичендә изге гамәл кылган мөэминнәргә фәрештәләр иминлек теләп Аллаһудан сәлам укырлар”, -  дигән Аллаһының сүзләрен  Мөхәммәдгариф хәзрәтнең газиз угълы Габдуллаҗан Тукаев шигъри калыпка сала:

Таң сызылганчы йөрерләр, әйтмичә һичбер каләм, 
Тик диярләр: «Барча мөэмин, мөселманга сәлам!
- дип,

 

«Кадер кич» дип исемләнгән Ислам дөньясы өчен үлемсез әсәрен иҗат итә.

Тукайның Коръән-Кәримне иркен, тулы иттереп мәгънәви шигырьгә салган сүзләрен һәр иманлы кеше үгет-нәсыйхәт итеп кабул итә, Мөхәммәд галәйһиссәламнең сөннәтенә ияреп, тормышында бәндәчелек белән булган хата вә гөнаһларын Рамазан шәрифнең мөкатдәс Кадер кичәсендә вә аның хәерле дәвамында төзәтергә ашыга.

Шулай булуга карамастан, аерым зыялылар арасында әле бүген дә Тукайның ислам диненә карата мөнәсәбәте бихисап бәхәсләр тудыра. Коммунистик тәгълимат белән сугарылган зыялыларыбыз арасында, ни кызганыч, Тукай «динсез, имансыз» булган, дип, шагыйрьне атеистлаштырырга омтылулар дәвам итә. Соңгы елларда гына исеме танылган бер татар язучысы: “Динебезне Тукайлар бетерде”. – дигән мәгънәдәге күләмле мәкаләсен дөньяга чыгарган иде. Шөкер, татар язучылары матбугатта лаеклы җавап бирделәр ул мәкаләнең авторына.  
Әйтерсең лә, Тукай бу затларның фикерләрен үз заманында ук белгән һәм үзенең «Тәәссер» дип аталган шигырен язып, Раббыбызның «Бәни Исраил» исемен йөрткән мөбарәк аятенә таянып, киләчәктә шөбһәләнүчеләргә әманәт әйтеп калдырган.

Гомернең иң читен, җайсыз,уңайсыз бер минутында,
Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында, 
Укыйм тиз-тиз күңелдән гаҗаиб сүрә Коръәннән, — 
Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан. 
Оча дилдән* бөтен шик-шөбһәләр, һәм мин җылый башлыйм: 
Яңакларны мөкаддәс күз яшемлә энҗели башлыйм. 
Бөтенләй сафлана күңлем; тукыйм иман, булам мөэмин. 
Килә рәхәт, җиңеллекләр, хәлас булам** авыр йөкдин. 
Ходайя! Син тыйган эшләр тәмам әкътаг вә әбтәр***, дим; 
Иям баш сәҗдәгә: «Аллаһе Хак! Аллаһеәкбәр!» — дим

 

* Дилдән — күңелдән.
** Хәлас булам - азат булам. 
*** Әкътагъ вә әбтәр - кирәксез һәм яраксыз.


Бу юлларны укыгач, Тукайны динсезлектә гаепләргә кем генә кыюлык табар икән?!
Шул ук вакытта, сабыйлык елларыннан башлап, вафатына кадәр әдипнең гомере вә иҗаты фаҗигале, каршылыклы кичерешләр белән сугарылган булуын да истән чыгармыйк. Бу кичерешләре Ислам диненә вә аның шәригатенә каршы атеист булуын түгел, ә явыз ният белән дөнья малын яулап алу өчен хәрамда яшәгән кешеләргә карата  үзенең карашын белдерү. Дин әһеле, татар дөньясында тирән якты эзләр калдырган мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанига багышлап язган “Шиһаб  хәзрәт” дигән шигырендә аның надан имамнарга карата булган мөнәсәбәте белән бергә тирән белемле дин әһеленә карата чиксез зур ихтирамы чагыла:

 

Һәрбер имам бездә койрык булган чакта,

Койрык сүзе безгә бойрык булган чакта, -

Фәлән сәләф фәлән әйткән, фәлән бул, - дип.

Җаһил мулла әмер биреп трган чакта, -

Чыкты ахыр бездән дә бер бөтен кеше;

Татарда да гыйрфан уты кабынганны

Күрсәтергә күтәрелгән тцтен кеше.

Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше.

Кирәк булса, әйтеп бирим: ул шәп хәзрәт

Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,

Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,

Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.  

Менә шулай дин исеменнән хәрәкәт иткән комсызларның  Ислам алгарышына афәт булып киләчәген моннан 14 гасыр әүвәл сөекле пәйгамбәребез  Мөхәммәд саллалаһу галәйһис-салату вәссәлам үзенең мөбарәк хәдисендә:
«Өммәтем өчен, Дәҗҗалдан бигрәк, азгын имамнар куркынычлырак», - дип өммәтенә әманәт әйтеп калдырды.

«Дәҗҗалны азмы-күпме һәркем белергә вә аның яманлыгыннан сакланырга мөмкин, әмма вә ышанычлы, диндар вә тәкъва исем белән йөрүче явыз имамнарның хакыйкатьләрен тану күп кешеләр өчен мөмкин түгел. Шул сәбәптән боларның өммәт өчен булган зарарлары Дәҗҗал зарарыннан күп мәртәбә артык булуында шөбһә юк», - дип язган иде олуг могтәрәм дин галиме Ризаэтдин  Фәхретдин дә.
Менә шул «муллалар»га ачулы хис белән Тукай:
«Күңелдә утлары сүнгән, вә вөҗдан майга капланган: «Әгүзе», дип кенә төшмәс, муенга шайтан атланган. Менә шул чаклы ялкау, шундый хайваннар да руханый! Түбәнлек бу, кабул итмәс үзенә изге рух аны!» - дип шагыйрь катгый тәнкыйди карашын  белдерә.

 

Ни өчен шулай яза ул? Чөнки  «дин эшендә башчы» булган түрәне гадел, бөтен изгелекләрне үзенә җыйган, һәрьяклап  камил, галим, әүлия дәрәҗәсендә күзаллый ул. Ә чынлыкта бу затның камил түгеллеген үзе күргәч, ышанычы югала, кайгы-хәсрәткә уралган күңеле юаныч таба алмый. Мөнбәрдә утырган «кибән чалма, кибән баш»тан гына түгел,  мәчеттән дә җаны бизгән чаклары була.

Шушы көннәрдә генә татар яшьләренең дини эшләр юнәлеше белән җитәкчелек итүче бер вәкиле үзенең өлкә мөселманнары Дтиния нәзарәте каршындагы  “Хикмәт” гәзитенең элекке редакөиясе  белән хезмәттәшлек итәргә теләмәвен болай аңлатты: “Без бит башка Хәнәфи мәзхәбендә, безнең төбәк өчен традицион Ислам буенча яшибез”. Дини белем алмаган яшь кешенең бу сүзләре аның Ислам кануннары белән халыкның гореф-гадәтләрен бер итеп кабул итүен күрсәтте. Кайдан килә яшьләргә төбәк үзенчәлекләренә яраштырып Исламда яңа мәзхәб ясау омтылышы?  Үз йогынтыларын көчәйтү өчен яшьләрне ялгыш юлга өстерәүчеләргә карата Тукаебыз ни әйтер иде икән?
Милләткә, ата-анага, нәсел-нәсәбәгә хаклыкка баруда тугры булып, планета-Җирдә тереклек кылган бер генә җан иясен дә рәнҗетмичә яшәү - ул Аллаһы Собханәһү вә Тәгаләнең  бәндәгә үтәү өчен боерылган әманәте икәнлегенә Тукай үз иҗатының һәр мизгелендә басым ясый. Изге Коръәннең  «Әгъраф» сүрәсе белән Аллаһу Собханә вә Тәгалә : “Җир йөзендә Без тереклек кылганнан соң көферлекләр кылып, хыянәтләр белән бозыклык кылмагыз”, - дип боера бәндәләргә. Димәк, милләтнең йөзенә кызыллык китермә. Шул милләттән әһле ислам-мөселман булган атаң-анаң, нәсел-нәсәбең белән горурлан. Халкыбызның «татар» халкы  булып тупланганлыгына ихлас горурлык белән сугарылган Тукай:

Күңелем белән сөям бәхтен татарның, 
Күрергә җанлылык вактын татарның, 
Татар бәхете өчен мин җан атармын: 
Татар бит мин, үзем дә чын татармын, —
дип яза.

 

Тукай  «татарлыгы» - ул чын демократик милләтчелек, милләтпәрвәрлек. Шагыйрь иҗатыннан милли чикләнгәнлекнең эзе дә юк. Милләтнең алгарышын тоткарлаган сәбәпләрне дә күрсәтә ул «Хәзерге хәлебезгә карата», - дигән әсәре белән:

«Көнчелек, үчлек белән тулган 
                                       татарлык, 
Төяп илтеп, Мәкәрҗәдә сатарлык».


Бүгенге татар җәмгыятенә дә турыдан-туры кагыла Тукайның бу сүзләре. Пәгамбәребезнең

«Бер кеше адәмнәрдән оялмаса, Аллаһудан да оялмас», - дигән хәдисенә таянып, ул:

«Татар халкы арасында хисапсыз
                                   күп зыялылар,
Сирәк ләкин, дөрес әйтсәм, кешелекле
                                           хәялылар.
Әгәр күрсәң кызарган йөз аларда
                                   бер дә алданма:
«Оялгандыр», — димә яңлыш,
                         «җибәргәндер», - дисәң, әүля. ,


Бу «авыру» күренешләрне тәнкыйтьләп кенә чикләнми ул.Туган халкының рухи-әхлакый яктан сау-сәламәт яшәешен, мөселманның ислами вә фәнни алгарышын кайгырта, шуңа да алга таба үсешкә киртә булып торган бозыклыкларга битараф булып, күз йомып кала алмый: 

«Һай, боларны бер дә сүкмәс,
                     бер дә рәнҗетмәс идем!
Нишлим инде, чарасызмын, -

                   тел тидерткән дөньядыр», - дип яза дөреслекне әйтми кала алмавын белдереп. .

Галәмнәрне, адәмнәрне юктан бар кылган Аллаһу Хак Сөбханаһу вә Тәгалә тарафыннан үзенә бирелгән илһам нурын һәм байлыгын кешеләр йөрәгенә җиткерү ниятендә беркемнән дә курыкмый Тукай, туры сүзен әйтүдән туктамый. Шунлыктан аңа карата дошманлык хисе белдереп торучылар да була. Патша хөкүмәте органнары да мәрхәмәтле булмый туры сүзле халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, аның иреген яклап иҗат иткән шагыйрьгә, иҗатын цензура астына ала, әсәрләре рус теленә тәрҗемә итеп өйрәнелә, тикшерелә.Җиңел булмый кылдай нечкә күңелле шагыйрьгә мондый хәлләрне кичерү җиңел булмады.

Заманалар үзгәрә, кешеләрнең дөньяга, милләт язмышына, халкыбызның милли рухына,  милли горурлыгына карата карашлары үзгәрә  тора. Әле бүгенге көндә дә Тукайның даһилыгын күләгә астына куып кертү турында хыялланган кешеләр калкып чыга тора. Шушы көннәрдә генә “Азатлык” Радиосының  сайтында Казан федераль университетының “Татарика” бүлеге “Тукайны идеаллаштырырга кирәкме?” дигән сорау буенча татар зыялылары бәхәсен үткәрде. Аңа карата “Татар дөньясыннан” дигән исем астында чыккан комментарий  журналыбыз редакциясенеж игътибарын ьщлеп итте һәм бу фикергә кушылды:

 

Тукайга саксыз кагылып, халыкның күңелен рәнҗетә күрмәгез берүк!

 

Райнур Шакирның бу язмасын укыганнан соң чәчләр үрә торды, тән  калтыранды. Казанның дип үк әйтәсем килми, әмма “Татаристика” әллә акылдан язган, әллә татарга карата нәфрәтен ничек чыгарырга белми, югыйсә Тукайны ничек итеп мәсхәрәлик икән, дигән уй белән, шушындый  дискуссияләр оештырмас иде.

 КФУ күптән инде татарның телен бетерү эшен алып бара,  инде халыкны Тукайсыз да калдырасы килә икән. Булыр ул сездән,  казанлылар:  сез бит әнә  Гүзәл Яхинаның татарны коточкыч кыргый халык итеп күрсәткән “Зөләйха...” сын котырына-котырына тәрҗемә итеп өлгердегез, фильмын да эшлисез, ә Тукайны юкка чыгару  эшен аның исемендәге   сабын, футболкалар, пиволар чыгарудан башларга җыенасыз, шундый пычрак эшегез өчен гыйльми дәрәҗәләргә дә ирешерсез әле, тиккә шашынмый торгансыздыр. Бермәл  Бакый Урманче турында гайбәт тутырып язып чыгардыгыз, инде Тукайга тотынырга уйлыйсыз икән.

Пот ясамаска кирәк аңардан,  имеш. Тукайның исемен сакларга, иҗатын халыкка җиткерергә тырышу сезнең өчен пот ясау булып күренә икән.  Аларга үзегезнең буегыз җитмәгәч, татарның бөекләреннән үч аласыгыз киләме? 7-8 хатын-кызга “әни” дип эндәшәсе килеп ятимлектә үскән, шулай булуга карамастан (бәлки шуның өчен дә  рухи биеклеккә күтәрелгәндер ул), татарның җанын  дөрес һәм ачык гәүдәләндерә алырлык дәрәҗәдә  иҗат итеп өлгереп,  27 яшендә дөньядан киткән философ Тукайдан нинди җитешсезлекләр табасыгыз килә?  Хәер, өр-яңа агым түгел бу, элеккерәк елларда танылган татар шагыйрьләреннән берәүләр  Тукайның күзендәге  зәгыйфьлеген ачып күрсәтергә кирәк халыкка  (ул кешеләр әлеге җыенда утыралар әнә), дип чыккан иде инде. Тукай бар булганы белән   үзенең иҗатында тулысынча гәүдәләнгән, барлык сыйфатлары да – җитешлеләре дә, җитешсезләре дә - чагылган әсәрләрендә, шигырьләрендә һәм публицистикасында.  Аны яхшы белер өчен, Тукайның  әдәби мирасын өйрәнергә, әсәрләрен кат-кат укырга гына кирәк. 

 

Тукайның дини иҗаты ул бөек гуманизм, кешелеклелек идеясе белән сугарылган Коръән аятьләре белән аһәңдәшлеге.

 

«Мөселман шул булыр - аның теленнән, вә кулыннан адәмнәр сәламәт булырлар», - диде Пәйгамбәр (салаллаһу галәйһивәссәләм). Мөселманлыгы төгәлбулган кеше Җир йөзендә яшәгән бер генә дә булса җан иясенә җәбер, золым вә җәфа кылмас. Бер генә дә инсанны рәнҗетмәс, изгелеккә хыянәт тмәс . Бу  Габдулла Тукайның безгә әманәт итеп калдырган нәсыйхәте.

 

.