TAT "Мин туган могҗизалар өчен" ( Бакый Урманченың 120 еллыгына багышлана) PDF Печать E-mail
Мәдәният
23.04.2017 10:41

 

“Мин туган могҗизалар өчен”

Татар сынлы сәнгатенә нигез салучы рәссам, скульптор Бакый Урманченың тууына 120 ел тулу уңаеннан

 

«Бакый Урманче – сынлы сәнгатьнең аксакалы. Бездән татар поэзиясенә һәм музыкасына нигез салучылар кем дип сорасалар, Тукай һәм Сәйдәш дибез. Ә татар сынлы сәнгатенә кем күпер салган дисәләр, Бакый ага Урманче дип җавап бирәбез».

Нәкый Исәнбәт.

ОСТА ДА УЛ, ШАГЫЙРЬ ДӘ, ҖЫРЧЫ ДА...

Бу мәшһүр шәхеснең дөньядан киткән көне ераклашкан саен Бакый аганың безгә булган тылсымлы йогынтысы көчәя генә бара, милли сәнгатебез күгендә урын алган йолдызы яктырак балкый сыман. Аның сәнгать әсәрләре белән күбрәк танышкан, тормышы турында күбрәк белгән саен әлеге олуг затның күпкырлы иҗади мирасының никадәр киң колачлы икәнен, туган халкына никадәр тугрылыклы хезмәт иткәнен аңлап, үзең дә күңелеңнең игелеккә омтылып талпынуын тоясың.

Миндә бу уникаль иҗат остасының вафатына ике ел кала – 1988 елның апрелендә хатыны Флора апа кулы белән язылган хат саклана иде. Менә шушы 29 ел сакланган хатны эш бүлмәмдә каршымдагы диварга элеп куйдым да, интернетка кереп чумдым һәм ике айга якын Бакый Урманче дөньясында кайнадым.

Халкыбызның мәшһүр улы, горурлыгы, дөньяга танылган акыл иясе Бакый Идрис улы Урманче (1897-1990) – нәкыш остасы, сынчы, график һәм педагог, Татарстанның һәм Русиянең Халык рәссамы, Тукай премиясе лауреаты. Ул татар сынлы сәнгатенә нигез салучы, үзе исән чагында ук классик дип танылган һәм берничә буын татар рәссамнарын тәрбияләүдә зур роль уйнаган универсаль шәхес. Быелның 23 февралендә аның тууына 120 ел тулды.

Бакый агага Аллаһы Тәгалә иҗади сәләтне мулдан биргән. Үзенең иҗат бәхетен сынлы сәнгать өлкәсендә тапкан бу кеше, әгәр шул юллардан киткән булса, дөньяга танылган җырчы да, шагыйрь дә булыр иде. Бик матур җырлаган һәм тирән мәгънәле, аңа гына хас аһәң бөркелеп торган, туган телебезнең борынгы байлыгы белән бизәлгән бик күп шигырьләр иҗат итеп калдырган ул. Шигырьләрен укып, аның бәхетле дә, сагышлы да язмышын күз алдыңа китерәсең, халкыбызның тирән тамырлардан килгән тарихын яхшы белүен, үз иҗаты аша халкын дөньяга таныту, биеклеккә күтәрү өчен армый-талмый хезмәт иткәнлеген тирәнрәк аңлыйсың, кызыл террор чорында милләтчелектә гаепләнеп, Соловки лагере гарасаты кебек фаҗигале сынауларны үтеп тә, киң күңелле шәхес, ялкынлы йөрәкле иҗатчы булып калуын аңлыйсың.

 

Хезмәт иттем халкыма янып-көеп,

Яшәдем мин тормышны үлеп сөеп...

 

Менә шушы ике шигъри юлында гына да аның бөтен тормышының, иҗатының мәгънәсе ачылган.

Мин пәйгамбәр түгел түгелен,

әлгыяз билләһ!

Ләкин кайчак тыңласам күңелем,

Күңелемдә тоям галәм шаукымын.

Сизәм күкләр көчен,

Бөтен галәм кодрәтен тоям җанымда,

Анда кайчак бөтен адәм балалары кайгысы.

Кайчан күңелемдә җиһан бәйрәме.

Сизәм-сизәм күкрәгем көчен,

Мин туган могҗизалар өчен.

 

Бу шигыре дә аның никадәр көчле, дәртле, кодрәтле шәхес икәнен тасвирлый.

АНЫҢ ЮЛЛАРЫННАН ЙӨРДЕМ

Бакый ага белән күрешү насыйп итмәгән булса да, яшәешнең ниндидер серле дулкыны мине Бакый Урманче дөньясына якынайткан, аның рухы мине үзенә тарткан, мине ул яшьлеге таңында йөргән юл-сукмакларга бастырып йөрткән.

Мин кечкенәдән рәсем ясау белән мавыктым, мәктәптә укыганда рәсем бәйгеләрендә беренчелекне кулымнан ычкындырмадым. Әмма рәссам була алмадым, ә гомерем Репин, Серов, Лотфулла Фәттахов, Харис Якуповлар әсәрләренә сокланып үтте. Алабугада педагогия институтында укыган елларымда Шишкин музеенда еш булып, аның картиналарыннан җаныма ләззәт ала идем. Ә инде Бакый аганың тормышка мәхәббәт, тирән фәлсәфи фикерләр белән сугарылган, миллилек рухы аңкып торган картиналары күңелем түрендә үзенә бер төрле урын алды.

Югары белем алып, туган авылым мәктәбендә сызым-рәсем дәресләре укыттым. Ә аңа кадәр, 1971 елда совет армиясенә алынып, Үзбәкстанның Коканд шәһәрендә хезмәт иттем, анда Бакый Урманче эзләрен саклаган сукмаклардан үттем.

Үз гомерендә Ак диңгез буйларыннан алып Ерак Көнчыгышка кадәр, Урта Азия, Кавказ республикаларында йөреп чыккан һәм яшәгән, Идел буйлап сәяхәт итәргә яраткан Бакый Урманче яшьлеге таңында,1916 елда, патша армиясенә алынып, шушы Коканд шәһәрендә хезмәт иткән. Ул елларда ук Идел буйларыннан күп кенә татар барып урнашкан Кокандка, шунда тамыр җәйгән, татарлыгын сакларга тырышып яшәгән.

Кокандның татар яшьләре белән якыннан танышып аралашкан яшь солдат Бакый Урманче. Яңа өметләр вәгъдә иткән революцияне дә шунда каршылаган ул. Кокандта да үзгәреш дулкынында күтәрелгән татар хәрәкәте кайнаган.Шәһәрнең татар мәктәбендә яшьләр җыелганнар, ялкынлы бәхәсләр барган, спектакльләр әзерләнеп куелган. Ул чараларда сәнгатьле уку остасы Бакый Урманче актив катнашып кына калмаган, ә оештыручыларның берсе дә булган.

КАДЕРЛЕ ХАТ

...Армиядә очкычтан төнге сикерешләр вакытында башта аягым сынып, соңыннан кул һәм аяк бармакларым сызлый башлагач, шәһәр сырхауханәсенә эләктем. Мин монда оста хирург Хәмит абый Бөркетов (Беркутов) белән якынаю бәхетенә ирештем. Белемен, бөтен осталыгын җигеп, хәрби табиблар кисүгә хөкем иткән кул бармакларымны саклап калып савыктырды ул. Үзе Самара татары булгач, мине, Татарстан егетен туганы кебек якын күрде. Савыгып чыккач, өенә кунакка да чакыргалады, озаклап сөйләшеп утыра идек. Бакый Урманченың якын дусты да булып чыкты ул, аның турында күп сөйләде миңа.

Еллар үтте, эш-тормыш, яшьлеккә хас гамьсезлек тә булгандыр – Хәмит абый белән аралар өзелде. Мин сез хезмәт иткән Кокандта булдым, анда мине дустыгыз Бөркетов дәвалады дип, Бакый ага Урманче өенә бәреп керергә дә кыюлыгым җитмәде. Минем урында бүтән берәү булса, бу зур кешегә якынаерга тырышыр, форсатны кулдан ычкындырмас, аның аркылы берәр максатына да ирешер иде. Минем өчен туган авыл, әнием, гаиләм иң беренче планда булды шул. Очрашкан булсак, үзен, эшен күрү бәхетенә дә ирешер идем, уртак хатирәләребезне дә яңартыр идек тә бит. Ул Коканд шәһәрендә миннән 55 ел элек хезмәт иткән булса да.

Гомерем буена күңелем түрләреннән минем өчен аерылгысыз булып торган Хәмит абый Бөркетов белән Бакый ага Урманче образлары төшмәде. Бакый Урманченың Үзбәкстанның кояшлы үзәннәрен тасвирлаган картиналарын күреп, үземә таныш күренешләргә сокланып хозурландым. Менә аның 1958 елда Ташкенттан Казанга кайтыр алдыннан язган картинасы. Үзәктә – виноград тутырылган әрҗәне җилкәсенә утыртып, биегәндәй җиңел адымнар белән алга килүче кыз. Ә алдагы планда виноград тәлгәшләрен төягән арбаны тартучы ишәк. Арткы планда виноград җыючы кызлар, арырак авыл күренә. Гүзәл табигать кеше тормышы белән тулыландырылган, бөтен нәрсә хәрәкәттә итеп гәүдәләндерелгән, образлар менә-менә җанланырлар да атлап китәрләр төсле, әле генә өзелгән сусыл виноград бөртекләрен алып авызга кабасы килә. Бу картинасы аша автор шушы җирнең кешеләрен яратуын, гүзәллеккә соклануын белдерә, яшәүгә мәдхия җырлый. Табигатьнең якты төсләргә манылуы, биек күк йөзендә уйнаган кояш нурлары, җимеш тутырылган әрҗә күтәргән кызның сылу гәүдәсе, җете төстәге милли киеме яшәү шатлыгы хисен тагын да көчәйтә. Яшьлегем эзләре калган кояшлы Үзбәкстан бит бу!

Күп гомер узып, күп сулар аккач, ниһаять, 1988 елда, Бакый ага аша Хәмит Бөркетовның хәлен беләсем килү үтенечем белән “Социалистик Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) газетасына хат язып салдым һәм газета килгән саен, бастырып чыгармадылармы икән дип, аны актарып эзли торган булдым. Янәсе, газета хатымны бастырып чыгара да, аны укып, Бакый абый миңа җавап бирә.

Җавап соңлабрак килеп иреште, “Социалистик Татарстан”нан түгел, ә Бакый ага белән аның җәмәгате Флора Урманчелардан. Редакциядән минем хатымны Рәссамнар берлегенә тапшырганнар икән, ә аннан Урманчеларга китереп биргәннәр. Ул хатны әлегәчә кадерле ядкарь итеп саклыйм. Анда мондый юллар бар: “...Хәмит ага Беркутов Бакый аганың бик якын дусларыннан иде. 1969 елда Бакый ага Кокандта булып, соңгы тапкыр күрештеләр. 7-8 ел бардыр Хәмит аганың вафатына. Бакыйның җырларын магнитофонга язып җибәрүебезне үтенгән иде. Бер-ике көнгә генә соңарып барган ул тасма. Алган булса, тыңлаган булса, бәлки күпмедер исән дә торган булыр иде. Чормага виноград тәлгәшләре эләргә менгәндә кинәт үлгән. Хатыны өйләрен сатып, читкә китте бугай. Бакый ага турында яхшы сүзләр язуыгыз өчен рәхмәт. Ул әле эшләп йөри, 91не тутырса да, шөкер. Үзе яза алмый, чөнки гарәпчә язуны уңай күрә, хәзерге хәрефләр белән укучыларга мин язам. Кадимчә өйрәнсәгез, языша да алырсыз. 01.04.88 ел. Сәлам һәм ихтирам, эшегездә уңышлар теләп: Бакый ага (Бакый аганың култамгасы гарәпчә – авт.) һәм Флора”. Конвертына автор кире адресын язган: “Казань, Мухаммадьярова, 29”.

Шушы язмама материаллар эзләгәндә рәссамны гомере буе озата барган Тукай темасы хакында интернетта: “Урманче Ташкентта яшәгән вакытта мәрмәрдән Тукай бюстын эшли башлый. Аны Казанга алып кайта. Тукайны исән чакта белгән Шакир Мөхәммәдьяров: “Тукайның чат үзе бит бу! Каяле, кочыйм үзен!” – дип, ихластан бюстны күкрәгенә кыса”, – дигән юлларны укыгач, күз алдыма шул конверт, аның тышына язылган “Казань, Мухаммадьярова, 29” дигән адрес килеп басты. Шул Мөхәммәдьяров урамында яшәгән бит Бакый ага!

Бер мәзәк искә төште әле. Милициянең исемен полициягә алыштырган чорда ике бабай сөйләшеп тора икән. Яннарыннан формада полиция хезмәткәре узып киткән. Бабайларның берсе: “Кирәк бит, ә, 70 ел элек мине “полицай” дип, 10 елга утыртканнар иде”, – дип әйтеп куйган. Шуның кебек, Бакый ага да, әнә, миңа салынган хатка имзаны гарәпчә куйган. Югыйсә, үзе кебек зыялыларыбызның милләтебез мәнфәгатьләрен яклап Сталинга язылган хатка имзаны нәкъ менә шулай куйганы өчен 5 ел зинданда утыра, дистәләрчә елга Татарстаныбызга, шул исәптән илебезнең 38 шәһәренә керү хокукыннан мәхрүм ителә ул. Берәү булса, синең аркада ярты гомерем ирексезлектә үтте дип, гарәп язуына борылып та карамас иде, ә ул гарәп язуы белән генә чикләнмәгән, тагын инглиз, француз, алман, төрек, фарсы телләрендә укый-сөйләшә алган. “Сәвит хәрефе белән яза алмый, гарәпчә язуны хуп күрә”... Ирексездән, икенче бер даһиның: “Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда, кол итсәң дә, тоткын итсәң дә”, – дигән сүзләре күңелгә килә...

КАЗАН СУЛЫШЫ

Бакый ага Ташкенттан Казанга мин беренче класска керәсе 1959 елда кайтып төпләнә. Ташкент театр-сәнгать институтында үзе нигезен салган сынчылык факультетында укытып яткан җиреннән аны республикабыз хөкүмәте чакырып ала.

Казанга күченеп кайтуы рәссам өчен кискен борылыш чоры була. Туган якларына кайту аның иҗатына көчле этәргеч бирә. Ул Казанга кайту шатлыгы, яшьлек дәрте белән ашкынып эшкә чума һәм гомеренең соңгы утыз елында барлык хезмәтләренең 90 процентын башкара.

Урманче Казанга пенсия яшенә чыгып, 60ын тутырып кайта. Бер уйласаң, әллә кая ыргыласы да юк кебек. Ләкин, киресенчә, Казан рәссам иҗатында кискен борылыш чоры ача. Ул, Урал мәрмәреннән уеп, татарның күренекле шәхесләренең портрет галереясын булдыра. Аның әлеге эшләре Татарстан сынлы сәнгатендә яңа чор башлануын гәүдәләндерә. Милли тарихыбыз кайта. Бу омтылыш башка рәссамнарга да этәргеч ясый.

ЯХШЫ ИР, ӘТИ, ДУС...

Дөресен әйтим, бу язманы язарга алынганда миндә Бакый аганың җәмәгате Флора ханым хакында, аның тел галиме булуыннан тыш, бүтән бернинди дә мәгълүмат юк иде. Интернетта актарына торгач, Төмән төбәге журналисты, Урманчеларның гаилә дусты Бибинур Сабированың “Үзе халык җыры, үзе дастан” дигән язмасына юлыктым. Шуның бер өлешен сезгә дә бәян итим: “Аларның бергә яшәгән гомерләре үзе тирән хисле поэма дияр идем. Бакый аганың күңеленә зур мәхәббәт хисе булып килеп керде Флора, аның дастан өлкәсендәге эшләре сокландырды, рухландырды бөек рәссамны. Тукайның 80 еллык юбилеена багышланган конференциядә Флораның докладына соклану белән башланып киткән дуслык олы мәхәббәткә әверелде. Флора дустымның икенче исеме дә бар - Айгөл. Бу исемне аңа, аны тормышын яктыртып торган ай кебек күреп, җәмәгате Бакый ага Урманче бирде. Рәссамның өенә Флора җыр-моң, саф мәхәббәте белән килеп керде, уңган, йомшак куллары белән пакьлек, рәхәтлек булдырды, иҗатка нур бирерлек гаилә учагын дөрләтеп җибәрде. Себердә үскән шәрык кызы гашыйк итте рәссамны, аңа яңа бәхет алып килде, аның иҗатына көч-куәт бирде”.

Интернеттагы чыганакларда Бакый аганың Мәскәүдә калган беренче хатыны Сара апа хакында мәгълүмат тапмагач, белми калмас дип, Бибинур Сабировага хат юлладым. Ул миңа түбәндәгеләрне язды:

“Бакый ага Соловкидан Мәскәүгә кайтып өйләнгәч, Мәскәүдән бик күп елларга аерылып тора. Беренче хатыны Сара Казахстан далалары буйлап сугылып-бәрелеп йөрергә риза булмый аның. Бакый ага янына уллары Илдар белән барып, озак тормый, Мәскәүгә әйләнеп кайта. Ләкин араларында гомерләре буе элемтә, дуслык өзелми. Бакый ага Флора белән тормыш корырга карар кылгач, Сара апа ризалыгын бирә. Алар хәбәрләшеп, телефоннан озаклап сөйләшеп, бүләкләр бирешеп яшәделәр. Зыялы кешеләр генә шулай булдыра ала. Бакыйдан 2-3 еллап элек кенә вафат була Сара апа. Берьюлы Казанга килеп төшкәч, Бакый ага хәсрәт эчендә каршы алды мине: “Бибинур, бик зур кайгыда мин бүген. Ике-өч көн элек кенә Сара апаң үлде, бик якын җан дустым иде ул минем”, – дип, хәсрәт-әрнүләре белән уртаклашкан иде. Бакый ага Сара апага туганнарча карады һәм моны Флора бик яхшы аңлый иде”.

Бер серне дә ачыйм әле: Бибинур апа Сабирова моннан 53 ел элек безне мәктәптә бер ел укытып киткән иде. Без аның турында себер татары булуыннан артыгын белмәдек тә. Менә бит интернет галәмәте – Урманче турында мәгълүмат эзләгәндә ул миңа укытучымны да табып бирде! Урманчелар белән кызыксынганда ярдәмгә каршыма нәкъ менә шул укытучым килеп чыгар дип башыма да китермәгән идем. Дөнья түгәрәк! Интернет аша да, телефон аша да аралашып, миңа бу язманы язганда консультант булды ул. Шуңа күрә аңа рәхмәтемнең иң олысын юллыйм.

“Бакый аганың улы Илдар Урманче (1937-2001) искиткеч талантлы шәхес иде: рәссам, күп мультфильмнарга да рәсемнәр ясаган ул. Өч иҗади союз: СССР Рәссамнар, Мультипликаторлар һәм Архитекторлар союзлары әгъзасы иде. Аның белән сәгатьләр буе аралашып сөйләшкәндә тирә-юнеңдә ниндидер җиңеллек мохите хасил була, күңел байлыгым арткандай хис итә идем үземне. Чын мәгънәсендә зыялы кешеләр белән аралашудан гына була андый халәт. Мәскәүдә туып, шунда гомер иткән кеше татар телендә әйбәт сөйләшә иде, урыс теле йогынтысы да кушылган мишәр акценты белән сөйләшүе аңа гына хас, аны гына бизи кебек тоела иде миңа. 70 яшькә җитми үлде. Урманченың Флора ападан туган улы Айдар белән абыйлы-энеле дус булдылар. Бакый аганың юбилейларында, күргәзмәләрендә очраша идек Илдар белән”, – монысын да Бибинур апа ирештерде.

Ә инде быел бишенче дистәсен түгәрәкләячәк Айдар белән берничә мәртәбә телефоннан сөйләшкәнем, хәтта очрашканым да бар минем. Ул да әтисе юлыннан киткән. Әмма “заманча” юлдан – компьютер программасы белән, автоматлаштырылган формада уеп, кисеп-сырлап, агачтан сыннар, йорт җиһазлары, храмнарга затлы ишекләр иҗат итүче “Урман” студиясен җитәкли икән.

Бакый аганың вафаты Флора өчен генә түгел, бөтен татар дөньясы өчен зур югалту булды. Шунысы куанычлы: бөек сынчы иренең мирасын пропагандалау буенча акыл ирешмәслек зур эшләр башкара алды ул. Рәссамыбыз әсәрләреннән альбом чыгару дисеңме, аның музеен ачу өчен тырышып йөрү, рәссам хакында истәлекләр, фәнни мәкаләләр туплау – барысы да шушы татар хатынының эше. Ул – Бакый Урманче музееның фәнни хезмәткәре дә, консультанты да, экскурсоводы да, Урманче әсәрләреннән күргәзмәләр оештыручы да булды. Хәзер бу эшне уллары Айдар Урманче дәвам итә.

2007 елның 21 октябрендә Флора Габделваһаб кызы да Бакый ага куенына барып сыенды. Каберләре Тукаебыз белән янәшәдә генә.

ТУКАЙГА ГЫНА ТҮГЕЛ, УРМАНЧЕГА ДА ҺӘЙКӘЛ

“Мөхәммәдия” шәкерте буларак, Тукайны соңгы юлга озатканда баш очында төне буе догалар укып чыккан, халыкның сөекле шагыйре белән үзенең арасында рухани бәйләнешне тойган Бакый ага гомере буе Тукай дөньясына бәйле әсәрләр иҗат иткән. Кырлайдагы Тукай музее Мемориалына якынлашканда ук үзеңне Тукай белән Бакый дөньясына килеп кергән кебек хис итәсең. Урманче куллары белән ясалган Шүрәле, Былтыр, Су анасы һәм Тукай сыннары тора монда. Мемориал тулысынча Бакый ага эскизы буенча торгызылган, йорт өчен урманда үсеп утырган агачлар арасыннан иң озыннарын, иң төзләрен үзе сайлап алган ул. Габдулла Тукайга гына түгел, Бакый Урманчега да һәйкәл бу Мемориал.

Биредә быелның февралендә – Бакый Урманченың туган көнендә арчалылар, музей хезмәткәрләре рәссамны искә алып, олы бәйрәм үткәрделәр. Башкаладан бер төркем сәнгать әһелләре, шулай ук Бакый аганың улы Айдар да катнашты бу бәйрәмдә. Ул әтисе хакында хатирәләр белән уртаклашты. Арчалыларга Тукайны, әтисен шулай хөрмәтләүләре өчен олы рәхмәтен ирештерде. Миңа Бакый аганы күреп калу насыйп булмады дигән идем. Язмамны әзерләгәндә берничә тапкыр Бакый аганың улы Айдар әфәнде белән дә элемтәгә кергән идем. Айдар бу чарага мине дә чакырды. Музей җитәкчеләре миңа да сүз бирделәр. Мин анда әлеге язмамда бәян ителгән кичерешләремне дә, язмамны әзерләгәндә, эзләнгәндә 53 ел элек югалткан укытучымны табуымны да сөйләдем. Менә Бакый аганы күрми калсам да, улы белән очраштым, үзе белән истәлеккә фотога төштек, дидем.

Бөек рәссамның юбилей елы республикабызда “Бакый Урманче елы” дип игълан ителсә дә бер дә артык булмас иде, әлбәттә. Чөнки аның олы сәнгатебездә тоткан урыны Тукай, Сәйдәшләребез белән янәшә тора.

Аның эшләре Русиянең һәм БДБ илләренең 20 музее фондында саклана. Талантлы улын халык онытмый. Республикада Б.Урманче исемендәге премия булдырылды. 1997 елда башкалабызның Зур Кызыл урамындагы скверда мәшһүр сынчының бронза һәйкәле урын алды. 1998 елда Казанда Бакый Урманче музее ачылды. Безнең районыбызда да аның аяк эзләре калган һәм район үзәгендәге иң матур урам аның исемен йөртә.

Дөнья мәдәниятенә үзеннән лаеклы өлеш керткән Бакый ага Урманче, иҗади мирасы белән бергә, безнең өчен, киләчәк буыннар өчен кеше булып яшәүнең рухи нигезләрен дә билгеләп калдырган.

Рамазан ФӘРЗИЕВ. Балтач районы, Салавыч авылы.

 

Рәсемнәрдә: Бакый Урманче үзе. Аның иҗат эшләре – хатыны Флора ханым портреты, “Йөзем җыю” картинасы, Кырлайдагы Тукай бюсты.Газетасы хат итеп салдым 

("Татарстан яшьләре")  Срңгы фоторәсемдә:

сулдан: мәкалә авторы Рамазан Фәрзинв, Айдар Урманче - Бакый Урманченың улы

 

.