TAT Ф.Х.Җәүһәрова, Г.Ф.Сөнгатов: В.В.Радлов тәҗрибәсе безгә үрнәк булырга тиеш PDF Печать E-mail
Мәдәният
20.01.2017 20:27

.

Фәнзилә Хәкимовна Җәүһәрова,

 Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Россия,

420015, Казан ш., Пушкин ур.,  66\33 йорт, Этот e-mail адрес защищен от спам-ботов, для его просмотра у Вас должен быть включен Javascript

Гафур Мәсгутович Сөнгатов,

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Россия,

420015, Казан ш., Пушкин ур.,  66\33 йорт, Этот e-mail адрес защищен от спам-ботов, для его просмотра у Вас должен быть включен Javascript

Аннотация

Филология фәннәре докторы, профессор, Төркия лингвистик  җәмгыятенең мөхбир-әгъзасы Ф.Й.Йосыпов тарафыннан төзелгән “Себер татарлары. Рухи мәдәният хәзинәләреннән. Себер татарлары фольклоры антологиясе” (Сибирские татары. Из сокровищницы духовной культуры. Антология фольклора сибирских татар: дастаны, мунаджаты, баиты.  Казань: изд-во Казанского ун-та, 2014. – 648 с.) исемле китапта 19 гасырдан алып, 21 гасырга кадәр  чорда язып алынган дастаннар, мөнәҗәтләр һәм бәетләр тупланган.

Бөек тикшеренүче-галим В.В.Радлов традицияләрен дәвам итеп, автор-төзүче  халык авыз иҗаты әсәрләрен әйтелешне тулы чагылдырган транскрипциядә бирә. Мөнәҗәт һәм бәетләрне үзе язып алган автор-төзүче аларның татар халкының башка этник төркемнәрендәге фольклор әсәрләре белән аваздаш булуын, ә менә дастаннарның себер татарларында гына сакланып калып, башка төрки  халыклардагы шул жанр әсәрләренең охшаш булуын әйтә.

 Ядкарьләрнең рус теленә юлга-юл тәрҗемә ителүе, себер татарлары һәм һәр жанрның үзенчәлекләре турында мәгълүматлар  китерелү китапның укучылар аудиториясе шактый зур булачагын күрсәтә.

Төп төшенчәләр: халык авыз иҗаты, рухи ядкарьләр, әсәр тексты, дастаннар, мөнәҗәтләр, бәетләр.

 

             Кешелек  җәмгыяте алган киткән саен халыкларның рухи-мәдәни кыйммәтләренә игътибар артканнан арта бара. Европа дәүләтләрендә мәдәният белән идарә итә торган оешмаларның иң әһәмитле юнәлеше  булып халык авыз иҗатын, үз милләтенең борынгырак чорларга караган тормыш-көнкүреш үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү санала. Мөмкин булганнарын яңадан тормышка кайтару кебек проектлар бу тармакларга караган иң әһәмиятле проблемалар рәтенә куела, чөнки европа халыкларының рухи мәдәнияте тулысы белән юкка чыгу куркынычы фараз кылуларны кичеп, аяныч чынбарлыкка әйләнде. Бу күзлектән караганда  безнең хәлебез дә европа халыкларына  якынлаша -  татарларда бүгенге көндә халык авыз иҗатының күп кенә жанрлары бөтенләй югалып бара.  Безнең иминлегебезне, мөстәкыйльлегебезне саклауда зур каһарманлыклар күрсәткән батырларыбыз, тарихи шәхесләребез тасвирланган яки ике яшь йөрәкнең  кайнар, саф  мәхәббәте белән сокландырган дастаннарыбызны йөзләгән кешегә төннәр буе   сөйләп чыгучы чәчәннәребезне тарих давыллары алып китте инде. Яшәеш рәвешебезне тамырдан үзгәрткән, рухи мәдәниятебезне загыйфьләндергән бу хәлләрне берничә нәсел сизми дә калды. Әле моннан бер-ике гасыр элек кенә күпләрне сокландырган, шаккатырган рухи байлыгыбыз, иске әйберләр кебек чүплеккә ташланып,  таралып, югалып бетәр дип аксакалларыбыз башларына да китереп карамаганнардыр.

Әлеге аяныч язмышны үз башларыннан кичергән европа галимнәре Россия империясендә рухи мәдәният ягыннан иң бай булган төрки кавемнәрнең дә шул хәлдә калачакларын алдан ук белеп эш иткәннәр, рухи мәдәният үрнәкләрен көчләре җиткән кадәр киләчәк буыннарга да саклап калу юлына керешкәннәр. Шундый асыл затларның берсе – Вильгельм Фридрихович (Василий Васильевич) Радлов. В.В.Радлов 1837 елда Германиядә Берлин шәһәрендә туа, яшьтән үк бик тырыш һәм сәләтле  була. 1854 нче елны гимназияне уңышлы тәмамлап, Берлин университетының фәлсәфә факультетына укырга керә. Ул вакытларда мондый факультетларда тел, тарих,  антропология фәннәре дә укытыла торган була. Төрле телләрнең  килеп чыгышларына багышланган хезмәтләре белән дан тоткан, телләрне чагыштырма-тарихи өйрәнү фәненә нигез салучы мәшһүр Август Поттның лекцияләрен йотлыгып тыңлау Фридрихның гомерлек шөгылен сайлап алырга этәргеч була. Шулай да аның нәкъ көнчыгыш телләр белгече булып китүенә, урал-алтай теориясен үстерүгә гаять зур өлеш кертүенә В.Шотт белән якын мөнәсәбәтләрдә булуы сәбәп була. Остазларының тел белеменең сихри сәхифәләре турында сөйләгәннәре яшь егетне бөтен тормышын Россиянең Азия өлешендә яшәгән төрки халыклар, беренче чиратта, себер татарларының теле, тарихы белән бәйләргә дигән карарга килергә ярдәм итә. 1858 елны В.В.Радлов,  ул вакытта дөньяның иң атаклы Берлин университетын тәмамлаганнан соң, мәшһүр остазы В.Шотның  Россиянең атаклы төрек телләр белгече О.Бётлингка  шәкерте Фридрихка ярдәм итүләрен сорап язган хатын алып, мең бәлаләр белән Санкт-Петербургка килеп җитә. Аның иң зур хыялы Көнбатыш Себердә яшәүче, моңа кадәр фәнни яктан беркем тарафыннан да өйрәнелмәгән татарлар янына барып җитү, аларның тарихы, теле, гореф-гадәтләре турында фәнни-тикшеренү эшләрен башлап җибәрү була. Ләкин ул вакытта ук инде рус хөкүмәте бу якларга чит ил кешеләрен кертмәскә тырыша. Тормыштагы иң бөек хыялын тормышка ашыру өчен ул Германия ватандашлыгыннан баш тартып, Россия паспортын алырга мәҗбүр була. Шул минуттан Фридрих Вильгельм рус кешесенә әйләнеп, Василий Васильевич булып китә.  Яшь егетнең мондый тәвәкәллеген рус җәмәгатьчеге гаҗәпләнеп, тетрәнеп кабул итә. Бу хәлләрдән соң өч көн дә үтми, яшь галимгә Себергә юл ачыла һәм Европаның җылы табигатенә күрә җиңелчә генә киенгән Василий атлы чанага утырып, Барнаулга юл тота.

В.В.Радлов кышларын Барнаулның һөнәр училищесында (хәзерге политехника институты тибындагы югары уку йорты)   алман, латин телләрен укыту белән шөгыльләнсә, җәйләрен татар һәм башка төрки халыклар яши торган төбәкләргә фәнни экспедицияләр оештыра. Шушы экспедицияләрдә туплаган материаллар нигезендә В.В.Радловның “Образцы народной литературы тюркских племен, живущих в Южной Сибири и Джунгарской степи. Часть IV. Наречие барабинцев, Тарских, Тобольских и Тюменских татар” (Санкт-Петербург, 1872)  китабы дөнья күрә. Әлеге хезмәт белән Россия тюркология мәктәбе, аерым алганда, татар фольклористика фәне башланып китә дип исәпләнә. Китапка себер татарларының   әкиятләре, 680 юлдан торган 29 җыры, риваятьләре һәм дастаннары – барлыгы 121әсәр кертелгән.  Галимнең тууына 175 ел тулу уңаеннан бу күләмле хезмәтне 2012 елда Казан федераль университеты профессоры Ф.Й.Йосыпов Казанда бастырып чыгарды.

Кызганычка каршы, В.В.Радловның әлеге китабыннан соң, аның принципларына нигезләнеп эшләнгән, ягъни себер татарларының халык әдәбияты әсәрләре җирле сөйләмдәгечә язып алынып, транскрипциядә бирелгән  хезмәтләр дөнья күрмәде. В.В. Радлов адресына бер мәкаләдән икенчесенә күчеп йөргән 1-2 җөмләдән торган мәдхиядән башка, аның олы хезмәтенә дә лаек бәя бирелмәде, нинди бөек эш башкарганлыгын ачып салган бер генә мәкалә дә басылып чыкмады. Ниһаять, соңгы елларда бу өлкәдә алга китеш сизелде:  Казан федераль университеты профессоры Ф.Й.Йосыпов  галимнең тормышы һәм фәнни иҗаты буенча дистәдән артык фәнни мәкалә бастырып чыгарды, чит илләрдә һәм Россиядә үткәрелгән халыкара симпозиумнарда чыгышлар ясады.

 Соңгы елларда, халыкларның аралашуы активлашу, аерым илләргә, төбәкләргә генә хас үзенчәлекләрнең җуела бару дәверендә, аларның рухи кыйммәтләрен барлау, өйрәнү, элекке  йолаларын, гореф-гадәтләрен, ышануларын, идеаларын ачыклау һәм аларга  чагыштырып бәя бирү  ихтыяҗы тагы да артты. Татар  һәм  башка төрки халыклар галимнәре-тикшерүчеләре  бу  юнәлештә шактый эш башкара. Филология фәннәре докторы, профессор, Төрек лингвистик җәмгыятенең мөхбир-әгъзасы Ф.Й.Йосыпов тарафыннан төзелеп бастырылган “Сибирские татары. Из сокровищницы духовной культуры. Антология фольклора сибирских татар. Дастаны. Мунаджаты. Баиты”  исемле китап  - шундый зарурый һәм мөһим эшләрнең берсе.

Ф.Й.Йосыповның себер татарлары телен, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә илле елдан артык гомерен сарыф итүе барыбызга да яхшы мәгълүм. Тәҗрибәле галим буларак, сакланган ядкарьләрне эзләп табуга карата Фәрит Йосыф улының үз фикере   бар. Билгеле бер төбәккә экспедиция белән барганда, ул материал җыйнауга комплекслы якын килү бурычын куеп эш итә. Әйтик, тел үзенчәлекләрен өйрәнгәндә төбәк тарихына караган хикәят-риваятьләр дә, һәртөрле фольклор әсәрләре дә, этнографик мәгълүматлар да язып алына. Без сүз алып бара торган китап та галимнең гомер буена максатчан һәм җентекле эшләвенең, рухи ядкарьләребезне туплау юлында фидаи хезмәт итүенең  җимеше булып тора. “Халыкта инде җыйнарлык әйберләр калмаган, булганнарын күптән язып алганнар,  хәзергеләр берни белми” диючеләргә Ф.Й.Йосыпов үзе  туплаган һәм әлеге китапка кертелгән материалларның теркәлү вакытына игътибар итәсе иде: мөнәҗәт һәм бәетләрнең бер өлеше – XX гасырның 80 елларында, тагын бер өлеше 2010 елларда язып алынган. Димәк, күп кенә төбәкләрдә әле буыннар чылбыры өзелеп бетмәгән, ул аерым  фидакарьләрнең ихлас  тырышлыгы, әби-бабалары мирасына булган мәхәббәте белән  әлегә һаман яңартылып тора.

Хезмәтнең исеменнән күренгәчә, ул себер татарлары халык авыз иҗатындагы  лиро-эпик жанрларга багышланган. Болар  - дастаннар, мөнәҗәтләр, бәетләр. Эчтәлеген һәм төзелешен карауга ук, китап концепциясенең дөнья һәм төрки тел белеме казанышларын  исәпкә алып һәм күпьеллык тәҗрибәгә таянып,  яңача фәнни нигезгә корылган булуы турында фикер туа.  Иң беренче шуны искәртү мөһим: бу хезмәт – себер татарларының халык әдәбияты әсәрләре  туплап бирелгән беренче антология. Ул моңа кадәр бу өлкәдә яшәп килгән бушлыкны тутыруга зур адым ясавы белән дә үзенчәлекле, чөнки татар халкын оештыручы төп өч этносның – казан татарларының, мишәрләрнең һәм себер татарларының халык авыз иҗаты тупланган аерым антологияләре юк иде. Фольклор текстларының,  В.В. Радлов хезмәтендәгечә үк, себер татарлары сөйләмендәгечә транскрипциядә бирелүе – китапның тагын бер зур әһәмиятле ягы. Бу себер татарларының рухи мәдәниятен саклап калуда мөһим чараларның берсе булып тора. Мондый алым, һичшиксез, алга таба нәшер ителәчәк хезмәтләрнең дә нигезендә ятарга тиеш.  Төрки фольклористика буенча шөгыльләнә торган күп кенә галимнәр фольклор текстларын татар әдәби теленә  тәрҗемә итеп  итеп бирүне бик гаҗәпләнеп кабул итәләр иде. Автор В.В.Радлов, Н.Ф.Катанов, Д.Г.Тумашева, Л.В.Дмитриева һ.б. кебек  күренекле тюркологлар кулланган һәм хәзерге заман галимнәренә яхшы таныш булган  рус академик транскрипциясеннән файдалана. Галимнәр арасында киң таралган транскрипцияне куллану текстларны укуны шактый җиңеләйтә. Мондый фәнни ысул халык авыз иҗаты әсәрләрен язып алынган вариантындагыча укырга, һәр сүзнең аһәңен билгеле бер сөйләштәге яңгырашта тоярга мөмкинлек бирә. Текстлар, юлга-юл тәрҗемә итеп бирелүләренә карамастан, рус телендә дә матур яңгырыйлар. Моңа, һичшиксез, авторның себер татарлары диалектын яхшы белүе ярдәм иткән.

Китапның шактый өлеше себер татарларының  килеп чыгышын, формалашу тарихын яктыртуга багышланган. Себер татарларын автор татар халкы оешуда катнашкан өч төп этник төркемнең берсе буларак карый һәм  аларның Көнбатыш Себер киңлекләрендә б.э. кадәр үк  яшәгән борынгы төрки кабиләләргә барып тоташуын, I меңъеллыкта  дәвамлы рәвештә килеп торган сөннәр, кыпчаклар һ.б. белән  катнашканлыкларын ассызыклый. Моннан  тыш, гасырлар дәвамында себер татарлары Идел-Урал буйларыннан күчкән болгарлар, күрше башкорт, казакъ, нугай ырулары белән дә тыгыз аралашканнар. Аларның формалашуында төрле чорда, бигрәк  тә Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, көнчыгышка таба күчә барган казан татарларының да роле зур булган. Ф.Й.Йосыпов  Идел-Урал якларыннан килгән казан татарларының яңа авыллар нигезләве яки себер татарлары авылларында яшәп китүләре турында  яза. Әлбәттә, аларның тиз катнашып, бердәй булып китүләренә  бер телдә сөйләшүләре генә түгел, дин уртаклыгы да сәбәп булган. Ислам дине исә, Ф.Й.Йосыпов китабында күрсәтелгәнчә, болгарлар  аркылы ук керә башлый.  Моннан тыш, Себер ханнары соравы буенча Урта Азиядән  махсус китертелгән ислам миссионерларының да эшчәнлеге зур була. Галим әлеге мәгълүматларны күпсанлы  тарихи-этнографик, мәдәни чыганакларга таянып китерә. Борынгыдан бер-берсенә якын кардәш ыруг-кабиләләрдән булган татарлар тубыл-иртыш җирлегендә мөстәкыйль рәвештә үз дәүләтчелекләрен булдыра алганнар, Рус дәүләте  тарафыннан  басылып алынганнан соң гасырлар буена милли  һәм дини изелүгә дучар ителгәннәр. Идел буе татарларыннан ерак яшәү, татар әдәби  теленең тәэсире азаю да (XX гасырның 60 елларыннан татарча укыту туктатыла), себер татарларының бик  киң таралып урнашуы да  - әлеге кардәшләребезнең  милли-мәдәни үсешен тоткарлаучы  факторлар. Югыйсә, автор билгеләгәнчә, идел буе татарларындагы кебек  үк, себер татарларында да терлекчелек һәм игенчелек эшләре алга киткән була, алар хәтта металл җитештерү белән дә шөгыльләнгәннәр.

Китаптагы  “Себер татарлары” исемле кереш мәкаләнең тексты киң катлау укучыга аңалешлы тел белән, фәнни-популяр стильгә якын  рәвештә язылган, ул тар даирәдә генә кулланылучы пассив  терминнардан азат. Бу факт әлеге зур күләмле  китапның фән белән шөгыльләнүчеләргә генә түгел, мәдәният, мәгариф, мәгълүмат чаралары тармакларында эшләүчеләргә, гомумән, халыкның рухи мирасы белән кызыксынучыларның барысына да атап төзелгәнлеген күрсәтә. Әлеге җыентыкта себер татарлары диалектларының төп фонетик һәм грамматик үзенчәлекләре турында да мәгълүмат бар. Ф.Й.Йосыпов -  башка татар сөйләшләре белән беррәттән, себер татарлары диалектларының төп фонетик үзенчәлекләрен яктырткан, морфологик системасын  барлап, аны диалект теле яссылыгында анализлаган галим. Автор-төзүче себер татарлары яшәгән бар өлкәләргә таралган сөйләмнең татар теленең урта һәм көнбатыш диалектларыннан  аера торган төп классификацион билгеләрен  күрсәтә. Биредә себер диалектларының урта диалект белән охшаш булып, мишәр диалектына каршы куела торган һәм мишәр диалекты белән бердәй үзенчәлекләренең урта диалектка  каршы куела торган уртак яклары булуы турында да искәртелә.  Мәсәлән, себер татарлары диалектларының фонетик системасы й-ләштерү, ц-лаштыру һәм ч авазын шартлаулы итеп әйтү, а сузыгының ачыграк әйтелеше ягыннан мишәр диалекты белән охшаш һәм бу күренеш аларны урта диалекттан аерып тора; калын ķ, ғ  авазлары булу, ирен  гармониясе тулы чагылу кебек классификацион билгеләре белән урта һәм көнчыгыш диалектлар көнбатыш диалектка каршы куела һ. б.

Бу урында бөтен гомерен татар халкының телен, рухи ядкарьләрен өйрәнүгә, шул белемне яшь буынга  җиткерүгә багышлаган Фәрит ага Йосыповның язу һәм сөйләү рәвешенә аерым тукталып китү урынлы  булыр иде. Фәнни конференциядә чыгыш ясыймы ул, лекция сөйлиме, теге яки бу мәсьәлә буенча утырышта берәр фикер әйтәме яки фәнни хезмәт язамы – барысы да тыңлаучыга һәм укучыга аңлаешлы тел чаралары белән тәгъбир ителә. Катлаулы фәнни бәхәсләрдә дә үз фикереңне төгәл һәм дәлилле итеп, “мин беләмлек”тән башка гына җиткерә алу, һичшиксез, бик күпләр ирешә алмый торган  биеклек. “Себер татарлары. Рухи мәдәният хәзинәләреннән” исемле китапта дастаннар, мөнәҗәтләр һәм бәетләрнең  мәдәни-рухи кыйммәте, идея-эстетик үзенчәлекләре хакындагы мәкаләләр дә, болай да зур күләмле антологиянең күп урынын алмыйча, җыйнак кына китереләләр, әмма укучыга бай мәгълүмат бирәләр.

 Китапта урын алган лиро-эпик әсәрләрнең зур күпчелеген дастаннар тәшкил итә.  Заманында аларны беренче булып В.В. Радлов язып кала алган һәм үзенең мәшһүр “Халык әдәбияты үрнәкләре...”нә төмән, тара, тубыл, бараба татарларыннан  теркәлгән 16 дастан керткән.  Шул вакытта ук  галим себер татарларында таралган  дастаннарның күп төрки халыкларда сакланган шундый ук лиро-эпик әсәрләр белән охшаш булуын әйткән. ХХ гасырның икенче яртысында татар фольклорчылары Х.Ярми, Ф.Әхмәтова, Ф.Урманчеев, Х.Гатина, Л.Җамалетдинов, Н.Ибраһимов, Х.Мәхмүтовлар бөек галимнең эзләре буйлап экспедиция оештыралар һәм ул ХIХ йөздә дастаннар язып алган авылларда аларның күбесенең инде сакланмаганын күрәләр. Ф.Й.Йосыповка да югалып баручы дастаннарның аерым өлешләрен генә язып алырга мөмкин була, шулай да бу өзекләр дә фән өчен гаять әһәмиятле материал булып торалар.

           Дастаннар турында сүз алып барганда, автор-төзүче аларның нәкъ менә себер татарларында күбрәк таралуын һәм саклануын искәртә. Казан һәм башка Идел буе төбәкләрендә исә телдән көйләнүче  дастаннар элегрәк юкка чыкканнар. Казан татарлары, төрки халыклар арасында гыйлемлерәк булып, язма мәдәниятне үстерүгә йөз тотканнар. Себер татарлары фольклоры соңгы дәвергә кадәр дастан жанрының аз күләмдә булса да сакланып килүе белән үзенчәлекле. Ф.Й.Йосыпов фикереннән аңлашылганча, моңа себер татарларының олы юллардан читтә, сазлыклы урыннарда, күлләр-елгалар арасында яшәп, үзләренең гадәти тормыш рәвешләрен дәвам иттерүләре, башкалар йогынтысын аз тоюлары сәбәп булган.   Автор, дастаннарны максатчан тикшергән галимнәр фикеренә таянып (В.В.Радлов, Ф.В.Әхмәтова, М.И.Әхмәтҗанов, М.Х.Бакиров һ.б.), себер татарларыннан язып алынган эпик әсәрләргә  жанр буларак күзәтү ясый, материалның әһәмиятле якларына игътибарны юнәлтә. Әйтик, дастаннарда ислам традицияләре белән бергә, җирле гореф-гадәтләр, йолалар да чагылыш тапкан.

          Төрле жанрларга караган әсәрләр турында мәглүмат бирү китапның азагында урнашкан “Искәрмәләр” булегендә дә дәвам итә. Биредә антологиягә кертелгән халык җәүһәрләренең кайчан һәм кем тарафыннан язып алынулары, русчага тәрҗемә авторлары һәм басылганнарының чыганаклары күрсәтелгән. Шунда “Караца”дастанына карата әйтелгән  бер фикергә аерым тукталып китмичә мөмкин түгел. В.В.Радлов Сала исемле авылда язып алган әлеге әсәр герое Карача тарихи шәхес була, ул Күчем хан янәшәсендә русларга каршы күп яуларда катнаша. “ Караца”ны русчага тәрҗемә иткән һәм Ф.В.Әхмәтова белән төзегән җыентык авторы булган  А.В.Преловский бу олы шәхеснең рус елъязмаларында еш телгә алынуы турында яза. Иң әһәмиятлесе – дастанның сюжет тамырлары VIII йөзгә караган, күп гасырлар үткәч В.В.Радлов тарафыннан өйрәнелгән һәм укылган  борынгы төрки енисей каберташ язмаларына барып тоташуын күрсәтү. Галим Карачаның ике яшь сугышчы улы үтерелгәннән соң хәсрәтен сурәтләү “Геройларга багышланган язмалар”да Билге каганның энесе Күлтигин үтерелгәч елавын тасвирлауга бик охшаганлыгын әйтә, әлеге ике әсәрне мең елга якын вакыт аерып торса да, аларның төзелешләре һәм кайгы-хәсрәт көчен, тирәнлеген чагылдыру ягыннан бик якын булуларына гаҗәпләнүен белдерә. “Борынгы шигырьләрне сүзгә-сүз саклау өчен халык хәтеренең никадәр көчле һәм ныклы булуы кирәк! – чыннан да поэзия мәңгелек!” -  дип белдерә Анатолий Преловский. Шушындый кызыклы мәгълүматларны Ф.Й.Йосыповның китапка кертүе белем һәм эрудиция ягыннан төрле дәрәҗәдә торган укучыларга  халык иҗаты ядкарьләрен тулырак аңларга ярдәм итә.

       Дастаннардан аермалы буларак, мөнәҗәтләрнең һәм бәетләрнең  таралышы бик киң – алар татар халкы яши торган һәр төбәккә хас. Әлеге жанрларга караган әсәрләрнең һаман да  иҗат ителүе һәм актив кулланылышка ия булулары аларның чын мәгънәсендә миллилекләрен, халыкчанлыкларын, татар кешесенең җан авазын чагылдыруларын күрсәтә. Себер татарларыннан тупланган мөнәҗәтләр һәм бәетләр  турында сүз алып барганда, аларга бәя бирүдә һәм төркемләүдә Ф.Й.Йосыпов фольклор  өлкәсендә зур эшчәнлеге белән танылган күренекле татар галиме М.Х.Бакиров, мөнәҗәтләрне туплап дөньяга чыгарган А.Х.Садекова, бәетләрне җыйнау һәм өйрәнү белән шөгыльләнгән Ф.В.Әхмәтова хезмәтләренә дә таяна. Шунысы игътибарга лаек: китапта китерелгән һәр  мөнәҗәт һәм бер-икесеннән кала  бәетләрнең барысы да Ф.Й.Йосыпов   җитәкчелек иткән экспедицияләрдә язып алынган, үзе тарафыннан траскрипцияләнгән һәм аның катнашында рус теленә теленә тәрҗемә ителгән. Галим ясаган анализдан себер татарлары мөнәҗәтләренең һәм бәетләренең халкыбызның башка төбәкләрдә таралган әсәрләре белән аваздаш икәнлеге күренә. Себер татарларында таралган, Казан ханлыгының җимерелүе афәт буларак сурәтләнгән “Хан мәчет пәйет” кебек мисаллар татар милләтенең төрле этник төркемнәренең уртак тарихи язмышлы булуларын күрсәтә, рухи мәдәниятебезнең бер икәнлеген тагын да ныграк аңларга ярдәм итә. Йомгаклап әйткәндә, моннан йөзләрчә ел элек тә, хәзер дә  халык аңын, күңелен чагылдырган, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, эчке кичерешләрен образлы сурәтләгән  һәм  кешеләрнең үз авызыннан көйләнгән җәүһәрләрнең китап булып дөнья күрүе  халкыбызның мәдәният тарихын төрле юнәлешләрдә чагыштырып тикшерүгә  бай, ышанычлы материаллар бирә.

Фоторәсемнәрдә:  1. Ф.Ю.Юсупов   2. Төрек галиме Эрҗан Алкая     3. Ф.Ю.Юсуповның “Сибирские татары. Из сокровищницы духовной культуры. Антология фольклора сибирских татар. Дастаны. Мунаджаты. Баиты”  исемле китабын тәкүдим итү чарасында катнашкан яшҗләр. Төмән өлкәсе, Ялутор районы, Аслана авылы. 2015 ел.    4. Төмән районының Манҗыл авылындагы себер татарлары музеенда булган очрашу. Уңнан: Фәрит Юсупов, Эрҗан Алкая һәм башкалар. 

 

.