TAT Бибинур Сабирова: Кемгә нинди тел кирәк? PDF Печать E-mail
Родной язык
20.09.2016 18:42
  • .
  • Төмән өлкәсендә татар телен саклау һәм үсетрү – иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора, балалар, яшьләр арасында урыслашу көчәйгәннән-көчәя бара.

  •  Милли мәктәп статусын юк итү, мәктәпләрне оптимальләштерү, эреләндерү нәтиҗәсендә  этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә туган телне өйрәнүче балаларның  саны барлык татар балаларының 15 проценты тирәсендә генә булып калды.Шуның өстенә,  илдәге үзгәртеп кору чорыннан башлап көн тәртибеннән төшеп тормаган себертатар телен торгызу мәсьәләсенә бәйле, аны мәктәпләрдә укыту кирәклеге турындагы сүзләр, бәхәсләр һәм без - себер татарлары –  аерым халык дигән дулкын электән укытылып килгән, 60 нчы елларга кадәр барлык фәннәр укытылган гомумтатар  әдәби телнең абруена шактый зыян китерде. Татар милли хәрәкәтендәге таркаулык, җәмәгатьчелекнең туган телне саклауга карата тиешле игътибары булмау да  - үкенечле хәл. Милли хәрәкәт вәкилләре арасында себертатар телен торгызуга карата килмешәк казан татарлары каршы тора, дигән ялгыш фикер төбәгебездә татар милли үсеш хәрәкәтен таркау хәлгә китергән сәбәпләрнең берсе булды.  
  • Шул ук вакытта Себердә бүгенгә кадәр дәреслекләре дә эшләнмәгән себертатар телен аерым гына үстерү таләбен куйган галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре ул телне саклау, үстерү шартлары  турында  җитди сүз кузгатмыйлар, перспективасын ачып күрсәтмиләр.  Быелгы август аенда булып үткән “Искер-җыен”да  минем себертатар теле белән әдәби тел багланышларына багышланган аерым фәнни-гамәли конференция  үткәрү турындагы  тәкъдимемне хуплаучылар да, аңа каршылык белдерүчеләр дә булды, дип хәбәр иткән иде Омскидан килеп ул чарада катнашкан “Азатлык радиосы” хәбәрчесе  Сания Мирхалиева.  Минем фикеремә каршы карашлар   “Азатлык” сайтына Себердән исемсез генә килгән комментарларда да чагыла.  
  • Бу мәсьәләгә бәйле  бәхәсләр чирек гасырдан артык барса да,  нәтиҗәсе юк, чөнки бәхәсләр дәлилсез,  фәнни нигезсез, чынбарлык трмыштан аерылган,  үзенең үзгә  карашын белдергән  кешеләрне хурлау, мәсхәрәләүгә, аларга себер татарлары үсешенә каршы тора дигән нахак гаепләүләр тагуга гына  кайтып кала. 
  • Шундый каршылыкларга, кайбер татар җәмәгатҗчелеге вәкилләренең тел проблемалары турында казан татарлары вәкиленнән ишетергә теләмәүләренә карамастан, мин себертатар теле белән гомумтатар әдәби тел бергә үрелеп барганда гына Себердә татар теле сакланып калачак, дигән фикеремдә нык торам һәм себер татарларын, галимнәрне,  дәлилле, цивилизацияле бәхәскә чакырам.
  • Бу язмамда мин үз фикерләрем яссылыгында телләр мәсьәләсенә карата халык вәкилләре фикерен, аларның мөнәсәбәтен гәүдәләндермәкче булдым.  Аның өчен Төмәннән 20 чакрым гына ераклыкта урнашкан Индрәй дип аталган борынгы себер татарлары авылына  сәяхәт кылдым.

  • Индрәй авылы
  •  
  • Индрәй  нарат урманы куенында җәйрәп яткан  тирән сулы, табан балыгына бай, шәһәр халкы өчен ял зонасы булып торган Индрәй күле буенда  урнашкан. Аның барлыгы турында  18 гасыр  тарихи чыганакларда әйтелгән. Рәсми органнар Индрәйне  яңгырашы буенча якын Андреевскийга әверелдергәннәр. Әмма Индрәй белән Андрей исеме арасында бернинди уртаклык юк: “Индрәй”  “иңделәр” сүзеннән килеп чыккан. Борын заманда Күчем хан заманында ук Урта Азиядән килгән бохарлылар нигез салган тарихи  Манҗел дигән авылдан  берничә кеше  әлеге күлгә балык тотарга дип килгәннәр, ягъни “иңгәннәр”, йортлар салып яши башлаганнар. “Иңделәр” дән авыл өчен дә, күл өчен дә Индрәй исеме барлыкка килгән, тарихи чыганакларда Индряй дип язылган, бүгенге рәсми исеме – Юрты Андреевские, тарихи чыганкаларда 1820 нче елда анда 11 йорт, агач мәчет булганлыгы теркәлгән.
  • Авыл акрынлап үскән, киңәя барган. Бөек Ватан сугышы елларында Индрәйнең “Красный рыбак” колхозы илгә күпләп табан балыгы  биреп торган. Ул елларда да, сугыштан соңгы елларда да  иртән Төмән базар ачылуга индрәйлеләр тере балык тутырылган туз тубалларын җилкәләренә асып килеп җитәләр иде, Индрәй күле балыгын яратып ашады шәһәр халкы, халкына рәхмәтле булды. Үзгәртеп кору чорына кадәр үк  “Красный рыбак” колхозының таркалуына  күп еллар үтеп китте инде, ә Индрәй халкы таркалмады, күлендә балык бетмәде.
  • Индрәйнең гадәттән тыш тырыш, хезмәт сөючән, чисталык-пакьлектә яшәгән халкы эшсез булмады,  шәһәргә, күрше поселекларга йөреп эшләде һәм эшли, үзгәртеп кору чоры башланганчы ук матди яктан иң нык, зур йртлары белән дан тоткан, милли үзенчәлекләрен саклаган, картлар гакылының кыйммәтен белгән  авыл иде ул. Бүген ул  юллары асфальт белән капланган, урта мәктәбе,  балалар бакчасы, спорт комплексы, музыка мәктәбе филиалы, кибетләре, фельдшер пункты, үз муниципаль идарәсе  булган  зур күркәм авыл, тик замананың милли рухка каршы җилләре аны да читләтеп үтми.    
  • Үзенчәлекле авыл – Индрәй авылы, төп халкы динле,  дингә ирек бирелгәч,  Индрәй беренчеләрдән булып таш мәчет торгызды, ә быел, август аенда гына ул мәчет урынында салынган яңа мәһабәт Аллаһ йорты  ишекләре ачылды. Рухи-әхлакый нигезе нык бу  авылның,   кешеләре бер-берләрен сатмыйлар, ярдәмчелләр, туганлык хисләрен күз каралары кебек саклыйлар.
  • Читтән кешеләр килеп урнаша башлагач, авылның милли рухына, бердәмлегенә күпмедер зәгыйфьлек килде, тик без  яңа килгәннәр белән дә дус-тату яшәгән хәлдә ят агымнарга бирешмәскә, милли асылыбызны саклап калырга тырышабыз”, - диләр өлкәннәр. 13 мең гектар җир биләгщн, 1700 гә якын кеше яшәгән  бу авылга читтән килеп урнашучылар күбәеп бара, әледән-әле бай коттеджлар калкып чыга, Төмән шәһәренең татар элитасы өчен монда йорт салу  дәрәҗә билгесе булып тора, тик аларның милли яшәү рәвешенә уңай йогынты ясавы сизелми,  рухи-мәддәни традицияләр элек-электән нык булган, авылның төп халкы сакларга тырыша аларны.    

  • Индрәйдә – минем эзләрем
  • Бу авылда минем дә эзләрем калды. Үзгәртеп кору чоры башланыр алдыннан мин Индрәй мәктәбенең мөдире булып эшләп, педагогик хезмәт юлымны  төгәлләдем. Болай килеп чыкты  Индрәйгә баруым.
  • Өлкә укытучылар белемен күтәрү институтының милли мәктәпләр кабинеты мөдире вазифасына облоно мине төмән районының урыс мәктәбеннән күчергән иде. Саулыгым өчен саф һава кирәклеге тугач, пенсиягә чыгарга 4 ел гына калгач,  шушы ук районга җиңелрәк, тынычрак  эшкә – урыс мәктәбенә үз белгечлегем булган урыс телен һәм әдәбиятын укытырга дип кайтырга җыенган идем. Шунда бара алган булсам, катлаулы вә четерекле татар милли хәрәкәтенә дә кереп китмәгән, милләтем, дип янып-көюләрем нәтиҗәсендә  нахак сүзләр дә ишетмәгән булыр идем, тыныч кына гомер сөреп, балаларым өчен яшәгән булыр идем. Тәкъдирдә язылганнан узмыш юк, диюләре дөрестер. Милләтеңнән йөз чөерү дә гөнаһ  бит әле...
  •  Минем тыныч кына яшәү омтылышым гамәлгә аша алмады.  Татар мәктәбенә мөдир кирәк, дип, район җитәкчелеге мине чакырып торган мәктәпне бирмәде миңа, укытучы табылыр, татар мәктәбенә мөдир кирәк, дип, агач бинада урнашкан Индрәй мәктәбен кабул итүемне үтенде.
  • Сентябрь урталарына кадәр суздым, чөнки мәктәп яңа уку елына әзерләнмәгән,  хәтта  миче  җимерелгән җылыту системасын тулысынча алмаштыру  кирәк иде. Индрәй авылы - борынгы традиөияләрен саклаган себер татарлары авылы, мине кабул итәрләрме, дигән шигемне дә чишәсе бар иде. Мин  педагогия училищесын тәмамлаганнан соң ерак Вагай районының борынгы себер тататарлары  авылы Сопрада (шагыйрь Булат Сөләйманов авылы) укыту гомумтатар әдәби телдә алып барылган заманда башлангыч сыйныф балаларын укыттым, авыл халкы белән бер дулкында яшәдем, мин аларны, алар мине якын итте, синең телең, минем телем, телеңне аңламыйбыз, дигән сүзләр булмады. Торып-торып,  башка чара калмагач, сентябрь урталары җиткәч кенә ата-аналарны җыеп сөйләшергә булдым, ике шарт үтәлгәндә генә мәктәбегезгә килергә ризалаша алам, дидем. Мәктәпнең хәлен аңлаттым, бүгеннән сипләү эшләрен башларга кирәк, бюджеттан акча бирелсә дә, уку елы барганда эшләрне тиз арада башкару өчен сезнең ярдәмегез кирәк булачак  – бу минем беренче шартым,  диюгә ата-аналар бертавыштан:  “Булышабыз, килегез генә!”, - диделәр.  “Икенче шартым минем туган телемне кабул итүегез-итмәвегезгә бәйле. Минем нәсел тамырларым Идел буйларында калган, Себердә туып үстем, сезнең тел үзенчәлекләрен яхшы беләм, рәхәтләнеп тыңлыйм себер татарлары сөйләшүен,  тик үзем тумыштан җаныма сеңгән,  гадәтләнгән менә шушы гомумтатар әдәби телендә сөйләштем, сөйләшәм  һәм сөйләшәчәкмен.  Сез мине аңладыгызмы, кабул итәрсезме телемне?” – дигән сорау куйдым. Ата-аналарның күзләре янып чыкты, шау-гөр килеп: “Бик яхшы аңлыйбыз,  яратабыз әдәби телне, шикләнмәгез, зинһар, килегез!” - диделәр. 
  • Риза булдым, мәктәпне кабул иттем, сүзләрендә тордылар ата-аналар, бөтен авыл халкы миңа ихтирамлы, ярдәмчел булды, мәктәп чакырган барлык эшләрдә канаштылар алар, укыту-тәрбия эшендә дә элемтәләребез нәтиҗәле булды. Индрәйнең сәләтле балалары, иҗади юнәлешләргә җиңел генә кереп киткән укытучылары – бүгенгә кадәр якты хатирәләремнең саллы өлеше булып тора.  Минем телем, синең телең, дигән сүзләр, тел тирәсендә бернинди каршылыклар булмады, чөнки без төрле үзенчәлекләре булган татар телендә сөйләшә идек.   90 нчы елларда кирпечтән салынган яңа бинага күчкәч тә булгаладым мәктәптә.  

  • Бар нәрсә мәктәп мөдиреннән тора
  • Милли мәктәп статусыннан этномәдәни компонентлыга әверелдерелгәч, төрле чорлар кичерде мәктәп, аның белән читтән килгән, дөньяга төрле карашлы кешеләр җитәкчелек итте, алар арасында татар теленә карата  битараф булганнары да бар иде.  Шулай булуга карамастан, анда татар телен укытуның дәрәҗәсе югары булды, чөнки яхшы әзерлек алган белгеч укытты һәм бүген дә укыта аны  -  шушы районның Шыкча аылында туып үскән, Казан дәүләт университетының татар теле бүлеген тәмамлап кайткан Рузилә Исмәгыйлова. Аның укучылары Казанда үткәрелә торган Русия күләмендәге татар теле олимпиадаларында призлы ураннар яулый. Гомумән, Төмән районында татар телен укытуга тиешле игътибар булды, тел укытучыларының методик берләшмәсе белән күп еллар дәвамында Русия күләмендә “Иң яхшы укытучы” исеменә, Прездент премиясенә лаек булган, тарихи Манҗел авылында туып үскән, шулай ук Казан дәүләт университетының татар бүлеген тәмамлап кайткан   Гүзәлия Муллачанованың җитәкчелек итүе дә  нәтиҗәле булды.  Шулай булуга да карамастан, Индрәй мәктәбендә туган телнең хәле авырайган иде, чөнки мәктәп җитәкчеләре аңа тиешле игътибар бирмәделәр, бар нәрсә мәктәп директорыннан тора бит.  

  • Бүгенге Индрәй мәктәбе
  • Менә инде 2 ел мәктәп белән  шушы авылда туып үскән, Төмән педагогия колледжын һәм  Тубыл педагогия институтының филология факультетын тәмамлап, туган авылында урыс телен һәм  әдәбиятын укыткан Рәүфә  Гафият кызы Алеева җитәкчелек итә. Укытучыларның укыту-тәрбия эшләрендә яңа технологияләрне уңышлы кулланып эш итүләренә, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерә белүләренә  сокланып-шатланып,   туган телне  укыту өлкәсендәге уңай үзгәрешләрне куреп, канәгатьләнеп кайттым Индрәйдән.   
  • Быелгы уку елында мәктәптә  295 бала укый, шуларның 40 – урыс, 2 – үзбәк, каоганнары – татар балалары, барсы да татар телен өйрәнәләр. Мәктәпкә кушылган балалар бакчасында 90 бала тәрбияләнә, быел 1 сыйныфка  40 бала килгән, киләчәктә укучылар саны тагын да артачак,  
  • Куаныч-сөенечләрем икеләтә булды, чөнки  мәктәп директоры Рәүфә дә, аның укыту эшләре буенча урынбасары Алия Рәхимова да  – минем элекке укучыларым, Рәүфәнең әнисе Рауза Тилембаева ул елларда башлангыч сыйныф балаларын укытты, хәзер лаеклы ялда, педагогик хезмәтендә кызының остазы да ул.  Элекке коллегаларым  Кафия Тилембаева, Халидә Динмөхәммәтова,Рәмзия Усмановалар әле дә мәктәптә хезмәт итәләр, мәктәпнең элекке традицияләрен саклауга үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр, алар белән истәлекләрне яңарту да дулкынландыргыч булды. Ветеран укытучылардан Рауза Тилембаева белән  немец телен укыткан Лидия Тилембаевалар  белән Раузада кунакта очрашып аралашу да еракта калган елларны якынайтып, кызыклы нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирде.
  • Иң гыйбрәтлесе шул –  мәгариф өлкәсендәге туган телләрне кыскан реформаларга,  мәктәп кичергән үзгәрешләргә карамастан, туган телнең кадерен югалтмаган Индрәй.  Авылга китергән автобустан төшүемә мәктәп мөдире Рәүфә каршы алган минуттан үземне Татарстанның бер гүзәл почмагына килеп төшкәндәй сиздем. Рәүфәнең саф, камил әдәби телдә сөйләшүеннән  туган иде ул хис. Мәктәпкә килеп керүгә  шат ачык йөзле укучыларның  “Исәнмесез!” дип, көр тавыш белән җылы сәламләүләре дә хис өстенә хис өстәде. Себер татарлары үзара “Якшымысыс?” – дип исәнләшәләр. “Исәнмесез” сүзен беркем дә көчләп такмаган аларга, көчләп түгел, кушучы да юктыр,  күп еллардан бирле килгән традиция буенча шулай исәнләшергә гадәтләнгәннәр, аларга  үзләрен татар дөньясының аерылгысыз өлеше итеп сиздереп торган сүз дә ул. Директорның укыту эшләре буенча урынбасары Алия Рәхимова да, башка укытучылар да  шундый ук камил әдәби телдә сөйләшеп каршы алдылар                                       
  • Шатлыгым икеләтә булды: Рәүфә дә, Алия дә минем элекке укучыларым, урыс теле һәм әдәбияты буенча, ә Алия, бер ел булса да, татар теле буенча да миннән белем алды. Шунысы үзенчәлекле: укытучылар да, укучылар да мәктәптә үзара себертатар шивәсендә сөйләшәләр, минем белән җиңел генә әдәби телгә күчәләр, мәктәптәге рәсми чаралар дә әдәби телдә бара. Шулай итеп, ике телне белү һәм куллану – күпчелек себер татарларының  байлыгы, рухи-мадәни хаҗәте дәрәҗәсендә.

 

         4 сыйныфта Рәмзия Усманова үткәргән татар теле дәресе дә,  7 сыйныфта Рузилә Исмәгыйлова үткәргән татар әдәбияты дәресе дә балаларның татар          

          әдәби телен яратып өйрәнүләрен күрсәтте. 

  • 1 нче сыйныфта (Рәмзия Усманова) татар теле укытылмаган, кайберләре татар телен бөтенләй белмәгән  4 че сыйныф балалары белән татар әдәби телен урыс теленә, себертатар шивәсенә  таянып өйрәтү  ысулын оста кулланды укытучы, укытучы ирешкән югары нәтиҗәләрнең нигезе дә шул булса кирәк. Өч теллелек нигезендә дәрес материалын аңлап үзләштерәләр балалар, татар телен яратулары, аны тирән кызыксыну белән өйрәнүләре тулы җавапларында,  җанлы эшләрендә ачык чагыла. Өч телдә барган бер дәрестә  никадәр яңа төшенчәләр, сүзләр  үзләштереп өлгерделәр балалар, сөйләм телләренә кертеп өлгерделәр, һичшиксез, өч телне дә урынлы куллану һәм укытучы талантының нәтиҗәсе иде ул.

Рузилә Исмәгыйлова “Тукай эзләре буйлап” дигән тема буенча үткәргән татар әдәбияты дәресендә  7 сыйныф укучылары Тукайның тормышы һәм иҗаты турында мавыгып сөйләделәр, аның шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп укыдылар.  Ике укытучы да кирәк урында чагыштырулар ясап, әдәби телдә барган дәресләрдә себертатар телен иркен кулландылар.

Югары сыйныфлар укучылары  белән дә аралашып өлгердем. Алар да татар телен һәм әдәбиятын яратулары турында җанланып сөйләделәр. Әдәби тел  

урынына себертатар теле генә укытылса. җиңелрәк,  тагын да кызыклырак булмас идеме икән, дигән провокацион соравыма  бермәл башларын иеп, тын калып тордылар, бераздан: “Мәктәптә әдәби тел укытылырга тиеш, үз телебезне болай да беләбез, онытмабыз”, - дип, катгый рәвештә белдерделәр карашларын.  

Түгәрәк өстәл

  • Дәресләрдән соң фикерләшү мәктәп җитәкчеләре, тел укытучылары катнашы белән үткәрелгән түгәрәк өстәлдә дәвам итте. Сөйләшү  мәктәптә укыганда Казанда үткәрелгән  татар теле олимпиадаларында призлы урыннар яулаган, Төмән дәүләт университетын тәмамлап урыс телен укытырга кайткан Илсөяр Сәйфуллинаның  мәтәп тормышы турында камил әдәби телдә сөйләве белән башланып китте.

- Рәүфә, Алия сезнең мәктәптә әдәби телне укып өйрәнүегезгә шактый еллар үтте, ничек бүген дә шулай яхшы беләсез сез аны? – дип сорадым.

  • Рәүфә:  Белгән тел онытылмый ул. Без бит мәктәптә дә, өйдә дә үз җирле телебездә сөйләшәбез, ә менә Казанга барып төшсәм, әдәби тел  агымына кереп киткәнемне сизми дә калам.  Без укыганда татар теле белән әдәбиятка  атнасына 5 сәгать бирелә иде бит, сыйныфтан тыш чаралар да татар телендә үтә иде, сезнең телегез безнең өчен үрнәк булды, Казан белән аралашып торабыз, җырлар тыңлыйбыз, Казаннан татар телендә телетапшыруларны һәр йортта карыйлар, тыңлыйлар,  татар дөньясы якын безгә. Бөтен татарлар өчен уртак телне белмәү оят булыр иде. 
  • Мәктәпкә балалар бакчасын беркетүләре дә әйбәт булды, без аларны мәктәпкә максатчан әзерли алабыз, тәрбиячеләрнең  балалар белән татар телендә сөйләшүләренә, тәрбияви чараларны татар телендә үткәрүгә зур әһәмият бирәбез, нәниләргә себертатар теле аңлаешлырак та, якынрак та, сөйләм телләрен үстерү  үз ана телләрендә бара, сөйләм күнекмәләре  мәктәптә әдәби телне үзләштерү өчен нигез булып өлгерә. Туган телне мәктәп сакламаса, кем сакласын бүгенге  заманда?
  • Мәктәп белән җитәкчелек итә башлауга, Рәүфә шактый аксап өлгергән татар телен   укытуны җайга салу чараларын күргән, база уку планына татар теле һәм әдәбияты фән булып кергән уку планына күчергән мәктәпне. Аңа кадәр мәктәп татар теле ирекле укытыла торган план буенча эшләгән, татар телен теләгәннәр генә өйрәнгән, шунлыктан ата-аналар татар телен балалары өчен өстәмә йөк итеп күрә башлаганнар,   балаларын татар теле дәресләреннән азат итү  турындагы гаризалар белән килүче ата-аналар саны артканнан-арта барган.  Эзсез калмаган ул хәрәкәт, әле дә сирәк кенә булса да: “Нигә кирәк ул татар теле, югары уку йортына керер өчен, уңайлы эш табу өчен аның кирәге юк”, - дип каршы торырга теләүче ата-аналар бар икән, әмма, кыенлык белән булса да,  вәзгыять уңай якка үзгәргән. 

  • Моның өчен мәктәп төрле чаралар үткәрә. Авыл халкы алдында ата-аналар, укучылар катнашында туган телгә багышланган конференцияләр, кичәләр үткәрәбез, аларда туган телнең , гореф-гадтләрнең, диннең баланың рухи-иҗади үсеше өчен нигез булып торуы аңлатыла, укучылар чыгышларында телнең матур яңгырашы, байлыгы чагылып, балалар һәм ата-аналар күңелен дулкынландыра, уйландыра, телнең абруен күтәрә, дип сөйләделәр түгәрәк өстәдә катнашучылар.
  • Зарарлы системаны үзгәртү җиңел булмаган, тик мөдир нык торган, балаларын беренче мәртәбә алып килгән урыс ата-аналарына да ул: “Безнең мәктәп – татар этномәдәни компонентлы мәктәп, татар теле дәресләренә йөрү – мәҗбүри булачак, әгәр дә балагызның  татар телен өйрәнүен теләмәсәгез,  әнә күрше Боровойдагы  урыс мәктәбенә йөртегез”, - дип әйтеп торган. Бер ата-ана да башка мәктәпкә илтмәгән баласын, урыс балалары да татар теле дәресләренә йөриләр хәзер,  иптәшләре белән татарча аралаша алуларына үзләре дә шат.  Мәктәптә өч укытучы урыс милләтенән, алар алдында ана телендә сөйләшүдән тартынып тормыйлар укытучылар, нәтиҗәдә алар да  татар телен үзләштерергә тырышалар икән. 

  •  (Фоторәсемдә сулдан: Илсөяр Сәйфуллна, Рәмзия Усманова, мәктәп мөдире Рәүфә Алеева, Алия РӘхимова, Рузилә Исмәгыйлова)

       Себертатар теле белән гомумтатар әдәби тел багланышларына карата

  • Мин үземне  кызыксындырган төп сорауларымны бирдем түгәрәк өстәлдә катнашучыларга: 
  • Мәктәптә нинди тел укытылырга тиеш, әдәби телме, себертатар телеме?
  • Әдәби телне укытканда себертатар теленә нинди урын бирелә?
  • Киләчәктә туган телне саклау шартларын ничек күрәсез.  
  •  Рәүфә Алеева: Мәктәптә традициягә кергән әдәби тел укытылырга тиеш, себер татарлары теленең  әллә ничә диалекты бар,  аның әдәби тел нормалары эшләнмәгән, дәреслекләр юк, шунлыктан ул турыда сүз алып бару да иртәрәк әле. Татар телен укытканда себертатар теле үзеннән-үзе катнаша, ансыз мөмкин түгел. Әгәр дә себертатар телендә китаплар, матур әдәбият булса, аларны да кулланыр идек, тик юк бит балалар өчен себертатар телендә басылып чыккан китаплар. 
  • Рәмзия Усманова: Бөтен татарлар өчен аралашу теле, әдәбият теле булган әдәби тел укытылырга тиеш мәктәптә. Без үз эшебездә, әлбәттә, себертатар телен кулланабыз, чагыштырабыз, аңлашылмаган урында себертатар теленә күчеп китәбез. Әдәби телне себер татарларының сөйләменә таянмыйча укытып та булмый, ниндидер уңышка да ирешү мөмкин түгел. Без ике телле түгел, өч телле халык: урыс теле, әдәби тел, себертатар теле – өчесе дә безгә кирәк, аларның берсеннән дә аерылу мөмкин түгел. Күргәнегезчә, өч тел дә яңгырады дәресемдә, берсе дә артык булмады, алар бер-берләренә ярдәм генә иттеләр, аңлап, эмоциональ кабул итүне көчәйттеләр, чөнки беренче сыйныфта аларга татар теле укытылмаган, бүгеннән татар телен белми килеп кергән укучылар да бар.  Әлбәттә инде,әдәби телне укытуда ярдәм өчен, себертатар телендә балалар өчен язылган кызыклы китаплар, әсәрләр дә булса, өстәмә байлык кына булыр иде ул, ике телнең дә саклануына нигез булыр иде ул.
  • Рузилә Исмәгыйлова: Балалар әдәби телне яратып өйрәнәләр, сүзсез-бәхәссез укытылырга тиеш ул, югыйсә, балалар туган телсез калырлар иде. Әдәби тел укытылганда себертатар телебез  дә саклана, яши, чөнки телдән булса да, укыту процессында без җирле телгә таянып эш итәбез, ул дәрестә үзеннән-үзе яңгырый, тәрбия чараларында алар икесе янәшә бара. Менә  мөдирлек вазифасына күчкәч, Рәүфә Гафият кызы татар телен беренче сыйныфтан укытуны торгызды, югыйсә нәни яшьтәге татар балаларын урыс телендә укыта башлау зур тоткарлык ясый иде телне укытуда, ата-аналарда да татар теле кирәксез тел, дигән фикер тудырган иде ул. Мин үземнең эшемдә себертатар теленнән файлаланып кына калмыйм, тарихи чыганаклардан да файдаланам, татарның тарихта тоткан урынын күрсәтәм, бөек шәхесләребез турында сөйлим. Балаларда халкыбыз, тарихыбыз, мәдәниятыбыз белән горурлану хисе тәрбияләмәсәк, туган телгә ихтирам тәрбияләү мөмкин түгел, халкыбыз – бөек халык, бөек халыкның теле дә бөек һәм ул яшәргә тиеш, дип күрсәтсәк, балаларда туган телгә дөрес караш, мәхәббәт тәрбияләп була.  Безнең бәлабез шунда - әдәбият җитешми. Галимнәр себер татарлары тарихын өйрәнәләр, фәнни чыгышлар ясыйлар, аларның  докладлары конференцияләр җыентыкларына кертелә, ләкин балалар өчен себер татарларының тарихын күрсәткән китаплар юк. Шул булган фәнни хезмәтләрдән кызыклы тарих битләрен балалар өчен аңлаешлы, мавыктыргыч телгә күчереп, ул эпизодларны себертатар телендә, татар әдәби телендә, урыс телендә туплап китаплар бастырып чыгарылса, хәзерге вакытта кайнаган каршылыклы фикерләргә  җавап булыр, өч теллелекне үстерү юнәлешендә зур  ярдәмече булыр иде. Тик юк андый балалар өчен фәнни-популяр хезмәтләр.  Җирле һәвәскәр шагыйрьләребезнең себер татар телендә язылган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде, карыйм аларны, ләкин алар бит балалар өчен язылмаган, балалар дөньясы да чагылмый аларда, тәрбияви әһәмияте булмагач, себертатар телендә язылган өчен генә куллануның мәгънәсен тапмыйи.  
  • Илсөяр Сәйфуллина:  Урыслашу тиз темплар белән барган бу заманда туган телне саклап калу - бик катлаулы мәсьәлә. Себертатар теле – гаилә теле, ана телебез, ул рухыбызның чагылышы, ансыз калу нәсел тамырларыннан өзелү белән бер булыр иде. Әдәби татар теле дә безгә кирәк, ул мәктәпләрдә укытылса, себертатар теле дә юкка чыкмас, чөнки укыту процессында алар бергә үрелеп баралар. Ул телдә балалар өчен китаплар нәшер ителсә, бик әйбәт булыр иде, ләкин юк андый китаплар.  Телне саклауда гаиләнең роле зур булуы турында белмәгән кеше юктыр, әмма күпчелек яшь ата-аналар балалары белән урыс телендә сөйләшәләр, аларның балалары мәктәпкә урыс телле булып килеп керәләр. Телне саклау бурычы мәктәп җилкәсенә генә калып бара, шул ук вакытта ул белем бирү теле түгел, фән буларак кына укытыла, мәтәпнең телне саклау мөмкинлекләре  чикләнгән. Шулай да мәктәп алдында телне сыйфатлы укыту бурычы тора. Мондый шартларда балаларда туган телне саклап калуның төп бер шарты – аңа карата балаларда мәхәббәт хисе тәрбияләү. Укытучы үзе туган телне яхшы белсә, аны яратса, аның телгә булган мәхәббәте нурында баллар да телне яратлар, кызыксынып өйрәнәләр, мин моны үземне укыткан  Рузилә апа Исмәгыйлова апа дәресләреннән беләм. Шулай итеп, телне саклап калуның бер шарты – аны ярату, балалардан да яраттыра белү.  Мин бик яратам татар телен, әгәр кирәк булса, мин аны укыта алыр идем, балалардан да яраттыра алыр идем, дип сизәм үземне.  
  •       
  •  Губернатор Индрәй мәктәбенә игътибар итте   
  • Күптән түгел Индрәйгә яңа мәчет ишкләрен ачу тантанасына өлкә губернаторы Владимир Якушев та килгән иде, мәктәптә дә булып, аның проблемаларын белеп китте.
  • Мәктәп 190 бала өчен төзелгән, ә бүген анда 295 бала укый, аның өстенә, балалар бакчасын да үз канаты астына алган. Хәзерге вакытта мәктәп алдында  капиталь сипләү, янкорма төзү мәсьәләсе тора. Мәктәп укытучылары Владимр Якушевка бу эшләр өчен өлкә бюджетыннан акча бүлеп бирү үтенечен белдерделәр. Губернатор бу мәсьәләне күз уңаенда тотачагына  ышандырды.
  • Индрәй халкында бер теләк кала: Индрәй мәктәбе, быел күп кенә татар авыллары мәктәпләре шуңа дучар булган кебек,  күрше Боровой  поселогындагы  урыс мәктәбенә филиал итеп кушылмаса гына ярар иде. Мөстәкыйль мәктәп  булып калса, аны сипләүгә һәм янокрма төзүгә өлкә бюджетыннан акча бирелер иде, дип өметләнергә булыр иде. Югыйсә, филиал итеп кушылган мәктәпләрнең матди-техник басасын ныгыту мәсьәләләрен төп мәктәпнең мөдире үзе ничек тели, шулай хәл итү тәртибе кертелде гамәлгә. 

  • Төмән шәһәре 



 

 

.