TAT Илсөяр Сәйфуллина (Индрәй мәктәбе укытучысы): Туган телне саклау - гаилә һәм мәктәп бурычы PDF Печать E-mail
Родной язык
18.09.2016 07:54
  •              Төмән районы Индерәй урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләрендә туган телнең урынын билеләү зөр әһәмияткә ия. 

  • «Халыкның теле-аның бөтен рухи тормышының иң яхшы,беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге. Телдә бөтен халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә, телдә халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла». (К.Д. Ушинский)

  • Һәр халыкның буыннан-буынга күчеп милләтне милләт итеп яшәткән гореф-гадәтләр, әхлак кагыйдәләре бар, һәр буын шуларны сакларга, камилләштерергә тиеш. Төмән районының Индрәй авылы - туган йортыбыз. Безнең әби-бабайларыбыз, әти-әниләребезнең кендек каны тамган, яшәгән, хезмәт иткән җир. Без, укытучылар,  укучыларыбызда туган җиребезгә, туган телебезгә сөю хисе тәрбияләргә тырышабыз. Бу безнең эшебезнең милли яктан төп асылы.

  • Туган телебезгэ мәхәббәт гаиләдән башлана. Әгәр әти-әни өйдә үзара һәм балалары белән туган телдә сөйләшмәсэ, өйдә татар халкының моңлы көйләре янгырамаса, туган телгә тиешле мэхэббэт ничек тәрбияләнсен?

  • Моның турында куренекле шәхесебез Дәрдемәнд болай дигән:

  • “Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,

  • Бүтән телләр белү – яхшы һөнәрдер.

  • Катыштырма вәләкин телгә телне,

  • Тел уйнатмак – наданлыктан әсәрдер....”

  • Татар милли-мәдәни компонентлы

  •   Индрәй авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә төрле милләт балалары укый. Барсы бергә - 298 бала, аларның арасында 256 укучы – татар, 40 урыс балалары, 2 үзбәк баласы да укый. Татар теле һәм әдәбияты фән буларак укытыла, телгә һәм әдәбиятка атнасына беррәр сәгатҗ бирелә. .

  • Заман алга дәшә, кеше алдына үз тләпләрен куя. Буген киләчәктә балама күбрәк рус теле кирәк булачак, туган тел качмас, дигән ялгыш фикердә торучы ата-аналар да күп. Ата-аналарның шушы ялгыш карашларын төзәтү өчен,мәктәптә төрле чаралар үткәрелә, аларның һәркайсы төп бер максатка буйсынган була: туган телебезнең  буыннан-буынга күчеп килүче рухи, мәдәни байлыгыбыз, көнкүрешнең барлык өлкәләредә кулланыла торган аралашу чарасы, рухи-әхлакый дөнҗябызның нигезе булуын  аңлату. Безнең укытучылар коллективы шул максатны гамәлгә ашырырга тырыша, чөнки  балада туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә гаиләнең дә, мәктәпнең дә роле зур.

  • Бүгенге көндә дәүләтебез тарафыннан телне укыту һәм яклау буенча законнар кабул ителгән. Ул законнарны тормышка ашыру максатыннан министрлык тарафыннан мәктәпләр өчен уку планнары эшләнгән һәм ул уку планнарында туган телләрне укыту дигән өлеш бар. Шулай да, бала телне белсен өчен беренче чиратта гаилә җаваплы. Аннан соң мәктәп.

  • Кеше никадәр тел белә - рухи яктан шулкадәр баерак дигән гыйбарә бар. Чынлап та, ике тел белгән баланың фикерләү дәрәҗәсе бер тел белгән баланыкына караганда күпкә көчлерәк. Күп телләр белгән кеше хәтерле, киң эрудицияле була.

  • Татар теле дәресләрендә, белем бирү белән бергә, тәрбияви бурычны да онытмыйбыз. Татар теле, әдәбиятын укыту максаты - балага туган телне өйрәтү, әдәби белем бирү, халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыру, милли рухны уяту.

  • Татар теле дәресенең төп бурычлары:

  • 1. Туган телне өйрәнүгә кызыксынуны көчәйтү,үз телеңә хөрмәт белән карауны формалаштыру, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә карата ихтирам тәрбияләү.

  • 2. Татар теленең барлык тармаклары аша эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

  • 3. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес сөйләшергә өйрәтү, матур аралашу этикасын формалаштыру.

  • 4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

  • 5. Туган тел аша өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.

  • 6. Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту.

  • Әдәбият дәресенең төп бурычлары:

  • 1. Әдәбиятка мәхәббәт уяту, китап белән кызыксындыру.

  • 2. Тормышка әзерләү.

  • 3. Әхлак тәрбиясе бирү.

  • 4. Эстетик культура, зәвык тәрбияләү.

  • 5. Укучыларның сөйләм һәм язма телен үстерү.

  • 6. Укучыларда милли рух, үз халкының әдәбиятына ихтирам хисләре тәрбияләү

  • Балаларда туган телгә мәхәббәт уяту мәсьәләсе буенча мәктәбебезнең барлык укытычылары тырышып эшли, ә татар теле һәм  әдәбияты буенча төп укытучыбыз - безнең яраткан укытучыбыз Исмагилова Рузилә Шәрифулла кызы.

  • Билгеле булганча, өлкәбез соңгы елларда инновацион үсеш программасын гамәлгә ашыра. Мәгарифне инновацион үстерү - олкэбез һәм илебез киләчәгенең нигезе. Шуңа күрә белем бирүдә инновацион юнәлешне үстерү-төп бурычларның берсе. Соңгы унъеллыкта җәмгыятебездә барган үзгәрешләр белем бирү системасын да читләтеп үтмәде. Педагогик тәрбия һәм тәҗрибә заманча җавап бирергә тиеш. Инновацион технологияләргә таянып эшләү -  белем бирүнең  сыйфатын күтәрүдә бик нәтиҗәле чара. Чөнки алар укуга кызыксыну тудыра, уку материалын тирәнрәк үзләштерү теләге булдыра, укучыларның иҗади сәләтен үстерү мөмкинлеген бирә.

  • Бүгенге җәмгыятьтә күнегелгән күп мөннәсәбәтләр,традицияләр үзгәрә. Мәктәптәге укучы белән укытучы мөнәсәбәтләре дә бөтенләй икенчегә әйләнде: укытучы да, укучы да иҗатчыга әверелә бара. Элегрәк укытучы яңа теманы бик матур итеп сөйли, ә укучы бары гади үзләштерүче ролен үти иде: бүген исә, укучы яңа теманы үзе эзләүче, тикшеренүче сыйфатында үзләштерергә тиеш дип карала. Укытучы бу очракта укучыларның актив фикерләү эшчәнлеген, акылын, зиһенен үстерү өчен юнәлеш бирүче, әйдәп баручы ролен үти. Хәзерге шартларда, мәгълүматның күләме тиз үскән вакытта, кирәген сайлап ала белергә, тәртипкә китерергә, бәләкәй генә ачыш ясап куана белергә өйрәтү,юл күрсәтү-уку-укыту өчен авыр эш. Укучы теманы уйлап, фикерләп, эзләнеп үзләштерә икән, әлбәттә, аның белеме ныграк, төплерәк була.

  • Мәктәптәге традицион, бер төрле үткәрелгән дәресләр арасында, гадәти булмаган дәресләр үткәрү укучыларның хәтерендә ныграк кала.

  •  

  • Гомумилэштереп эйтсэк: әгәр укытучы дәрестә уңай психологик халәт тудыра алса, уңышка китерәчәк ситуация уйлап таба алса, үз эшен яратса, укучыларны хөрмәт итсә, укытучы да, укучы да икесе бергэ һичшиксез зур уңышларга ирешәчәк. Балалар үзләренә булган игътибарны күреп, үзләрен яратуларын, ышануларын тоеп, мәктәпне уңышлы бетерәләр. Киләчәктә югары белем уку йортларында да “Без авыл мәктәбендә укыдык” – дип, әйтергә оялмыйлар. Киресенчә, моңа алар бик горур, мәктәпкә килеп, кереп йориләр, укытучыларын онытмыйлар. Безнең мәктәптә инноваөион технологияләрдән файдалану сизелерлек нәтиҗәләр  бирә: балаларның кызыксынучанлыгы арта, алар мәктәпкә бик теләп йөриләр.

 

 

.