TAT Саз авылында - мәчет бәйрәме PDF Печать E-mail
Духовная жизнь
24.08.2016 07:23

.Күптән түгел шушы җәйнең серле бер көнендә Түбән Тәүде районының Төмәннән  50 ләп чакрым ераклыкта урнашкан Кирәет халкы мәчет бәйрәмен үткәрде.

Кирәет – күл буенда сузылып уырган 3 авылның уртанчысы. Авылга кергән юл өстендә -  Эскеле, аннан соң - Кирәет,  аңа Аргы авыл тоташа. Соңгы елларда бу өч авыл тоташып , күл яры буйлап 12 чакрымга сузылган  Урта Саз (рәсми исеме – Средние Тарманы) авылын тәшкил итте.

Себер татарлары выл өчен елгалы-күлле, урманлы  матур урыннар сайлый белгәннәр. Саз авылының табигатенә дә сокланып туярлык түгел. Бүгенге көндә авыл тирәлегендә 8 күл бар, элегрәк 12 булган, 4 кипкән икән. Аларның исемнәре генә дә Саз кешеләреең табигатькә карата җылы мөнәсәбәтен, аның белән тыгыз бәйләнештә яшәвен күрсәтә: Олы күл – иң зур һәм тирән сулы, табан балыгына бай күл. Шаулы күл – аның янында серле тавышлар ишетелә икән. Урман күл -  урманнар белән уратып алынган. Җәйләү күл – тирәсендә көтүлек җирләр җәйрап ята. Саз күлләренең табан балыгы артык эре түгел, әмма тмлелеге белән дан тота, урманнар  төрле җиләкләргә һәм гөмбәгә бай.  Хәер, хуҗалыклардагы бакчаларда да мул итеп җиләк-җимеш, яшелчә, бәрәңге  үстерү яшәү рәвешенең төп бер өлеше булып тора Сазда.

Саз авылында өлкә күләмендә дан казанган урта мәктәп бар, медицина пункты эшләп тора, урамнар асфальт белән капланган, йортларга газ кертелгән.  Зур, төзек, үзенчәлекле, традицияләргә бай авыл ул.

Саз авылы да гасырлар агымында төрле хәвефле чорлар кичергән, ил язмышын уртаклашкан. Бөек Ватан сугышына 182 ир егетен озаткан, шуларның 52 генә әйләнеп кайткан, җан яраларын дәвалый, дәвалый, матди кыенлыкларны җиңеп, мул тормышка ирешә алгын аның халкы. Совхозлар таркалып, ил икүтисады җимерелгән үзгәртеп-кору чорында да югалып калмады ул, табигатҗ байлыкларынкләп җыеп, шәһәргә эшкә йөреп яшәү иминлеген саклады, тагын да үсте, киңәйде, зурайды авыл.  

Саз авылының яше 450 еллап исәпләнә, иң төп байлыгы – хезмәт сөйгән, тыйнак-сабыр кешеләре. Дингә нигезләнгән югары әхлаклылык, бер-берләренә ярдәмчел, хезмәт сөючән булулары, асыл гореф-гадәтләре  яшәткән авылны.  Бигрәк тә дини гореф-гадәтләрне түкми-чәчми саклаган авыл халкы, Коръәнле теләү ашлары һәр йортта үткәрелгән.  Аллаһы Тәгаләдән яңгырлар бирүне сорап  үткәрелә торган Күктеләү чаралары бүген дә халыкның үз көче белән ашлы-сулы зур җыен булып үткәрелеп киленә, мондый чаралар авыл халкын берләштерүдә зур роль уйный. 

Гомер-гомергә дин ярдәмендә көчле булган авыл, төрле тайпылышларга брешмичә, Мөхәммәт пәйгамбәр заманыннан килгән  дини мирасны саклый белгән.

Авыл тарихын күркәм шәхесләре бизи. Шулар арасында 20 асыр башында Казан губернасыннан Столыпин реформасы нәтиҗәсендә Себергә килгән ата-бабалар төзегән Казан авылында Казаннан килгән указной мулла Тимерша хәзрәт ачкан мәдрәсәдә белем алган Миңлегәрәй бабай белән Гариф бабайларның исемнәре дә  халык хәтерендә саклана.  Бу авыллар, аралары бик якын булмаса да,  күршеләр булып саналалар, алар дуслашып, аралашып яшәгәннәр. Бөек Ватан сугышыннан соң монда килеп урнашкач, Миңлегәрәй бабай белән Гариф бабайлар,  бу авылда динне торгызу өчен, аны бидгатьләрдән саклау өчен үзләреннән саллы өлеш кертеп калдырганнар.

Динебез торгызыла башлагач, 2 яңа мәчет төзелгән авылда, беренчесе Түбән Тарман дип тә аталган Эскеледә 1994 елда агачтан салынган, Урта Саз дип аталган Кирәеттә 1996 елда өлкә мөселманнары Диния нәзарәтенең ул вакыттагы рәисе Галимҗан хәзрәт Бикмуллин тырышлыгы,  гарәп иганәчеләре финанс ярдәме һәм авыл халкының үз көче белән кызыл кирпечтән салынган биек манаралы мәһабәт мәчет.

Бәйрәм шушы Кирәет мәчете ишекләре ачылуга 20 ел тулу уңаеннан оештырылган иде. Өч авылдан бала-чагалары белән бергә карты-яше җыелды бәйрәмгә, Төмәннән, күрше авыллардан килгән кунаклар да күп булды.

Сазлыларны бәйрәм белән өлкә мөселманнары Дини янәзарәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйков, Русиянең Азия өлеше мөселманнары Дини нәзарәтенең Төмәндәге тулы хокуклы вәкиле Фатыйх хәзрәт Гарифуллин котлады. Зиннәт хәзрәт мәчеткә күркәм шамаил тапшырды, Фатыйх хәзрәт мәчет имамы  Рашат хәзрәт Гобәйдуллинны затлы чапан белән бүләкләде. Башка кунаклар да тапшырдылар үз бүләкләрен.

Фатыйх хәзрәт Саз авылының ике мәчетенең дә Идарә җитәкчесе Гөлсем хаҗия Айнуллинага олы хөрмәт йөзеннән үз бүләкләрен җылыдан-җылы сүзләргә урап  тапшырды. 20 ел элек Зоя Космодемьянская лагерында үткән җәйге Ислам лагерына Гарәбстаннан килгән олы кунакларны – иганәчеләрне Сазга алып килеп бәйрәм очрашуы үткәрү дә очраклы түгел иде, бу авыл әдәплелеге, иманлы булулары, динне олылаулары белән  электән дан тоткан авыл, дип искә алды Фатыйх хәзрәт. 




Гөлсем хаҗиянең мәчет Идарәләре белән җитәкчелек итүе дә очраклы хәл түгел, әлбәттә. Аны, лаеклы ялдагы Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәрен, аксакаллар үтенеп чакыралар җәмәгатьчелек нигезендә башкарыла торган бу шәрәфле, әмма күп вакыт, көч, түземлек һәм фидакарьлек таләп иткән бу  вазифага. Авылның  тирән тамырлы зур Туйчиковлар нәселеннән булган Гөлсем ханым Тубыл мәдәният-агарту училищесының китапханә бүлеген тәмамлап, 40 елдан артык Саз авылы китапханәсе белән җитәкчелек итә, аның кул астындагы китапханә  өлкәдә танылган мәгърифәт учагы булып тора иде. Ни кызганыч, оптимальләштерү шаукымы нәтиҗәсендә ваыл халкына гыйлем нурларын балкытып торган китапханә ябыла, аның вазифалары мәктәп китапханәсенә тапшырыла. Тик, ничек әйбәт эшләсә дә, мөсткыйль китапханә  алып барган эшчәнлекне мәктәп китапханәсе тулысынча башкара алмый. 

Шөкер, Саз мәктәбе балаларга белем- тәрбия бирү буенча өлкә күләмендә күркәм тәҗрибәсе белән уртаклашучы танылган  белем учагы булып тора, аның белән талантлы педагог Җәлилә Туйчикова җитәкчелек итә. Мәктәп белән күп еллар дәвамында Гөлсем Айнуллинаның бертуган энесе Варис Корманбәк улы Туйчиков (Җәлиләнең хәләл җефете) җитәкчелек итте, Россиянең атказанган укытучысы исеменә лаек булды. Соңгы 2 дистә еллар дәвамында Варис Туйчиков Урта Сах муниципаль үзидарә берәмлегенең башлыгы булып торды, авылга асфальт юлның керү, өйләрнең газ белән җылытылуы, “Яшь гаилә” программасы буенча хөкүмәт субсидиясе ярдәмендә яшь гаиләләр өчен авылда салынган 74 шәп йорт та – Варис Корманбәк улы җимешләре. Бүгенге көндә халык үтенече буенча, авыл башлыгы вазифаларын вакытлыча башкарырга Варисның сеңлесенең кызы Ләйлә ханымның риза булуы да очраклы хәл түгелдер.  Гыйлемлелеккә омтылган, туган авылына эчкерсез хезмәт итеп, халык ышанычын казанган  бер нәсел мисалы гына  бу – Туйчиковлар гаиләсе.

Мәчетнең дини гыйлем, мәгърифәт учагы, шушы болганчык заманда газиз телебезнең, милләтебезнең рухи-әхлакый нигезе булуын аңлап эш итүчеләр күп Саз авылында. Авыл тарихы битләрендә Кәбуна Масямов, Имагәт Фәйзуллин, Шәрифулла  Нигъмәтуллин, Тачук Абдрахманов, Таштимер Галиев, Хадир Тузмухаметовларның исемнәре  күркәм урын алган.  Алар үз заманында Себернең аткалы мәгърифәтчесе Нигъмәтулла Кармышаков мәдрәсәсендә белем алып кайтып авылның элекке мәчетләрендә имамнар булып хезмәт иткәннәр. Мәчет төзелешен башлап йөргән  Хәмзә Абайдуллин (мщрхъм), төзелешкә үзләреннән зур өлеш керткән Фәрух Мингазиев, Абделгани Кәримов (мәрхүм), Рафаэль Әхтәмов, Әнәс Гаиев, Харас Җәгъфәров, Тимерсаит Абдразаков. Гибадулла Хәйруллин, Гали Кармышаков, Назир Нигъмәтуллин, Муса Айнкуллин, Камил Фәйзуллин, Абделхак Фәйзуллин, Вәгаз Абдразаков, Шәмсетдин Туйчиковларга, төзелештә катнашкан эшчеләргә, дини бәйрәмнәрдә кунакларга аш-су әзерләп торган хатын-кызларга  да олы рәхмәт белдерде авыл халкы.


Бәйрәм тантанасын мәктәп укытучысыВенера Масямова шундый шигъри юллар белән  ачып җибәрде:

Тылсым көче синдә, и азан!

Гади сүз дә, гади моң да түгел,

Күкләрдәнме әллә, син кайдан?

Изгеләрдән изге – и азан!  

 

Изге азан, изге ана теле –  җан бәгырьләрне сафландыручы, пакландыручы төшенчәләр болар. Барлык татарлар өчен дә уртак булган камил әдәби телдә алып барды Венера ханым бәйрәмне, чыгышларда, үзара аралашуларда әдәби тел белән үзенчәлекле себертатар сөйләше янәшә яңгырап торды. Саз халкы ике телнең дә кадерен белүен, аның рухи-мәдәни тормышында ирекле урын алуын, ике телнең дә алар өчен газиз булуын күрсәтте бу күренеш. Җәмәгатьчелеккә Саз халкыныж  татарның бердәмлеген хуплап торуы күптән билгеле.   Бәйрәм программасы уйлап эшләнгәгн идеп. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә мөнәҗәтләр яңгыраса, өйлә намазы, белән төшке аш үткәрелгәннән соң халык моңнарыннан торган концерт программасы тәкъдим ителде.
Бәйрәмне милли моңнар белән баянчы Әбүзәр Миңлебаев бизәде.

Чәй мәҗлесе  сарык итеннән пешерлгән аш чыгару  белән башланды, төрледән-төрле милли ризыклар белән мул тутырылган иде өстәл.

Бәйрәмне үткәрү өчен, мәчет Идарәсе беркемгә дә финанс ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән, сәдака акчалары җитәрлек булган. Мәчет үз көче белән аш-су йорты да салдырып куйган икән.  Мәчетле авыл – әдәпле авыл, ди халкыбыз. Сәдака бирүче иманлы халык яши Сазда.

Бу язмамны “җәйнең серле бер көнендә” дип башлаган идем. Чынлап та, могъҗизалы булды ул көн. Иртән күкне болыт каплап алган  иде. Кара болытлар, томырылып-томырылып өскә яңгыр булып коелырга әзер иде. Куе кара болытлар   ишелеп-ишелеп баш өстнә үк  төштеләр, менә шаулатып яңгыр коя башлар, дип көтелгән иде. Ни хикмәт,болытлар, агышларыннан туктап, җрдә җылган халыкка карап органдай булып, тынып калдылар, шуннан соң  авыл өстенннән беничә мәртәбә әйләнеп чыктылар да таралдылар. Яварга дип килгән куе болтыларның изге хисләр белән үткәрелгән чараны уратып узып китүләренә күп мәртәбәләр шаһит булганым бар. Сазда да шулай булды.

Исән-имин яшә, иманлы авыл! – дип,  саубуллаштылар Саз авылы белән  күңелләре җылы хисләр белән тулган кунаклар.   

Бибинур Сабирова  

 

.