TAT VII нче "Дин һәм милли яшәеш" татар дин әһелләре форумы хатын-кызларны уйланырга мәҗбүр итте PDF Печать E-mail
Духовная жизнь
04.06.2016 19:08

    

  • Казанда 19-23 май көннәрендә булып үткән 7 нче Бөтенрусия “Дин һәм милли яшәеш” дип аталган татар дин әһеләре форумында 916 делегат катнашты, шуларның фәкать 58 генә хатын-кызлар иде. Ул 58 хатын-кызларның барсы да   дин һәм милли яшәеш хәрәкәтендә катнашучылар түгел, күпчелеге имам ирләренә ияреп, кунак булып кына килгәннәр иде. Шундый сорау туды: Милли яшәешне дини рух белән сугару эшен хатын-кызлардан башка азмы-күпме уңышлы итеп гамәлгә ашырып буламы?    

  •  Раббыбыз дөньяда яшәешне, җәмгыятьнең үсешен тәэмин итү өчен бар нәрсәне пар-пар итеп  яралтты,  хатын-кызны югары дәрәҗәгә күтәрде,  ир белән хатынның парлап яшәвен  фарыз итте. Аллаһы Тәгалә каршында ирләр белән хатын-кызларның хокуклары, җаваплылыклары да  тигез,  әмма ирләр белән хатыннарның һәркайсына үз бурычларын йөкләде. 
  • Ир кешенең төп бурычларының берсе –  хатын-кызга  олы хөрмәт күрсәтү, аны саклау, яклау. Чынбарлыкта исә дин әһелләре тарафыннан ул таләп гамәлгә  тулысынча ашырылмый, дигән нәтиҗә ясарга туры килә.
  • Ислам дине торгызылган заманнардан башлап, хатын-кыз үзенең төп бурычы - дөньяга бала тудырып, аны күкрәк сөтен имезеп, иманлы,югары әхлаклы  итеп үстерү, иренә тугрылыклы булу, гаилә җылысын  саклау бурычларын үтәү  белән генә чикләмичә, иҗтимагый тормышта да  актив катнашкан һәм катнаша. Иң авыр атеизм чорында   дини рухны гаиләдә хатын-кыз, ана кеше саклады , качып-почып булса да, балаларының күңелләренә  иман нурын  иңдерде.
  • Элек-электән мөселман  хатын-кызлары җәмгыятьнең хак юлда үсешен тәэмин итүдә гаять зур  роль уйнаганнар, иҗтимагый тормышта актив катнашканнар. 
  • Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһисәлламнең беренче хатыны Хәдичә аның пәйгамбәрлек вазифасына керүендә  рухи теләктәшчесе, пәйгамбәрлек хезмәтендә  ныклы  терәге булган.  Гарәп теле остасы булуы, гарәп тарихын, астрономияне, шигъриятне белүе белән кешеләрне таң калдырган Гайшә Коръән аятләрен төгәл шәрехләгән, хәдисләрне барлауга күп көчен биргән.  Ислам илләрендә  дини-әхлакый таләпләргә буйсынып, гаделлек өчен көрәштә, сәясәттә, икътисатта, ил белән җиткәчелек итүдә, фән һәм мәгърифәт өлкәләрендә  дан -шөһрәтләр казанган хатын-кызлар исемнәре билгеле кешелек җәмгыятенә: Ислам дине өчен Ухуд янында барган сугышларда ирләр белән беррәттән кулына корал алып Пәйгәмбәрне саклаган Нәсибә,  Пакистан, Төркия  премьер- минситлары Беназир Бхутто, Таңсу Чиллер, Йемен белән җитәкчелек иткән Мәликә Асма, Мәликә Арва, Сөембикә, Сүзге, илебездә  баш казый дәрәҗәсенә күтәрелгән Мөхлисә Буби, Казанда күптән түгел бакыйлыкка күчкән Рәшидә абыстай Искахи һәм башка йөзләгән, меңләгән ханым-туташларның исемнәре тарих битләрендә урын алган.
  •  Аларның якты образлары  Төмән төбәгендә дә татар хатын-кызлары өчен үрнәк булып тора.  Илебез демократик үсеш юлына борылган елларда Ислам курсларын  Галимҗан  һәм Фатыйх хәзрәтләр белән беррәттән   5 бала анасы,  эшмәкәр  Вәсимә Биккина (мәрхүм) үз офисында оештырган  иде, ул курсларга иң беренчеләр булып хатын-кызлар йөри башлады.  Алар выллардан-авыларга йөреп, халкыбызны дингә өндәделәр, алган белемнәре белән юмарт уртаклаштылар. Шул курсларда белем алган Рәүфә ханым  ике улын – Марат белән Фәрхәт Мәчитовларны–  кечкенәдән дин рухында тәрбияләп, Мәккә ислам университетында белем алдырды, күптән түгел генә  улы Фәрхәт ярдәмендә Төмән Җәмигъ мәчете канаты астында балалар арасында Коръән бәйгесен үткәрде.
  • Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсендәге мәчет төзелешен башыннан алып ахырына кадәр абруйлы хатын-кызларыбызның берсе Әсмабикә Мирхәйдәрова оештырып башкарды. Боровй бистәсендә мәчет төзелгәнгә кадәр Алтынбикә хаҗия 5-6 еллар дәвамында буш торган үз өен җылытып, карап, үз хисабына гыйбадәт йорты итеп тотты. Җәмигъ  мәчете каршында берничә ел эшләп алган кызлар мәдрәсәсен Рәхимә хаҗия Гыйлемшина җитәкләде.Шәрифә, Мансура, Зөләйха хаҗияләр читтән  торыпТатарстан мәдрәсәләрендә белем алдылар, балалар, хатын -кызлар өчен дин дәресләре үкәрделәр. Урта Саз авылының ике мәчете каршындагы дини оешмалар белән  Гөлсем Айнуллина җитәкчелек итә. Данлыклы Төмән фанера заводының генераль директоры Әлмирә Кәримова мәчетләргә, мәчетләр төзелешенә матди ярдәм күрсәтеп тора. Тубыл районында  Хәлилә Шамакова тарихи мәчетне торгызу белән шөгыльләнә. Ул форумга  Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе мөфти Нәфигулла Аширов юлламасы белән  килгән иде. Аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов рәхмәт хатын тапшырды.  Төмән җирендә дин өлкәсендә фидакарь хезмәт итүче башка хатын-кызлар исемлеген озак дәвам итеп, алар турында бик күп сөйләргә була.  
  • 1994 елдан бирле хәрәкәт итеп килүче “Ак калфак” өлкә татар хатын-кызлары оешмасы милли асылыбызга кайту хәрәкәтенең төп нигезе итеп  динебезне күрде. Шунлыктан ул үзенең эшен  Галимҗан хәзрәт Бикмуллин җитәкчелек иткән чорда  өлкә мөселманнары Диния нәзарәте белән тыгыз элемтәдә алып барды,  аның белән бергәлектә халык күңелендә җылы эзләр калдырган чаралар үткәрде.  Диния нәзарәте каршында булдырылган “Хикмәт” рухани-мәгърифәти газеты хатын-кызлар хәрәкәтен, гаилә мәсьәләләрен  даими яктыртып торды, аның менбәре ролен дә үтәде. Төмән “Ак калфак” оешмасының  татар һәм урыс телләрендәге үз сайты -  
  • ak-kalfak.ru  интернет-журналы да  Галимҗан хәзрт белән киң күңелле, иманлы милләтпәрвәр дустыбыз, арабыздан рәхимсез әҗәл вакытсыз тартып алган  Әхәт Сабировның матди ярдәме белән булдырылды. Бүген бу матбугат чарасына беркайдан ярдәм булмауга карамастан, Әхәт Сабировның якты истәлегенә  яшәвен дәвам итә.  Үзәк Диния нзарәтенең Илдар Җиһаншин җитәкчелегендәге вәкиллеге мәчете каршында (Төмән шәһәренең Мельникайте урамы) менә инде ничә еллар дәвамында хатын-кызлар өчен курслар алып барыла.
  • Диния нәзарәте канаты каршында “Ак калфак” сафларыннан үсеп чыккан  мөселман татар хатын-кызларының берлеге оешкан иде, аңа җитәкче итеп мәчетләр белән тыгыз элемтәдә эш алып барган  җәмәгать эшлеклесе Эльза Латфуллина сайланды.
  • Диния нәзарәтендә җитәкчелек алмашынгач,  “Ак калфак” оешмасы кебек, бу оешма да терәксез калды, ә актив мөселман хатын-кызларыбызның  иҗтимагый эшкә күңеле сүнә башлады. Моның  өчен башка сәбәпләр дә  җитәрлек булды, әлбәттә.  Шуңа бер мисал.
  • Барлык милләт балаларына өстәмә гуманитар белем бирүче “Этнос” үзәгендә хатын-кызлар берлеге әгъзасы Фәйрүзә Баширова татар һәм мигрант мөселман халыклары балалары өчен  “Әхлак” дип аталган төркемнәр  оештырып, аларны мәктәпкә әзерләү максатыннан җирле шартларга ияләшергә ярдәм итү буенча  бик кызыклы эш алып бара иде, уникаль тәҗрибә иде ул. Фәйрүзә ханым бу эшне балаларның дөньяга килгән көннәреннән башлап гаиләдә дин рухында тәрбияләнүләрен  исәпкә алып, тәрбияне дин нигезендә формалашкан халык педагогикасы  ярдәмендә, мәктәпләргә кертелгән “Дин нигезләре культурасы” программасы рухында алып барды. Аның өчен аерым лицензия алуның кирәге юк иде.  Үзәккә яңа җитәкче – Григорий Градусов килгәч, ул, “Әхлак” эшенең асылына да төшенмичә,  дингә өйрәтәләр, дип куркып, аның өчен лицензиябез юк, дигән сылтау белән бу төркемне таркатты, ә җәмәгатьчелек, шулай ук дин әһелләре  битараф булып калды. Бер “Ак калфак” оешмасының гына , никадәр тырышып караса да, көче җитмәде ул төркемне саклап калырга, сугыш кырында ялгыз кеше җиңүгә ирешә алмаган кебек.
  • Соңрак Эльза, Фәйрүзә, Рәүфә, Шәмсебану ханымнар  Җәмигъ мәчете ишегалдындагы барлык шартлары булган аерым бинада  (элекке кызлар мәдрәсәсе эшләгән бина) мөселман балалары өчен якшәмбе мәктәбе ачып эшләтеп алдылар. Матур гына эшләп торганда лицензиясе  булмау сәбәпле ул да ябылды.  Һәр очракта лицензия алу өчен киртәләр-тоткарлыклар күп булуы сәбәпле дин катнашкан мәгърифәт учаклары ябыла тора. Шулай булуга карамастан, хатын-кызлар халык белән эшләүне өзмәскә тырышалар, күңелләре  рәнҗетелгәннәр исә китеп тә баралар. 
  • Мөселман татар хатын-кызлар берлеге, дингә ихлас күңеле белән бирелеп хезмәт иткән  кешеләрнең  шик астына куелуы көчәеп китүдән  сагаеп та  үз эченә бикләнергә мәҗбүр булды. Шулай да эшен дәвам итә бу оешма.  түгәрәк өстәлләр оештырып, хатын-кызларны борчыган гаилә мәсьәләләрен,  балаларны сабый яшьтән дини-әхлакый рухта тәрбияләү ысулларын барлый, бу юнәлештәге тәҗрибә белән үзара уртаклашуны оештыра, мөселман балалар бакчалары ачу турында хыяллана, әмма эшчәнлеген халыкка җиткерерлек  итеп җәелдерү мөмкинлекләреннән мәхрүм ул.
  • Уңышлы эшләүче имамнарның берсе – Яркәү район үзәге мәчете имам-хатибы Фәрхәт Мәчитов тә соңгы вакытларда дин өлкәсендә  хатын-кызлар хәрәкәтенең сүлпәнләнеп китүенә борчылуын белдерде. Бу хәрәкәтнең сүнә баруының сәбәпләрен болай аңлатты ул: 
  • - Татар дөньяви һәм рухани лидерларның  дини-милли үсештә хатын-кызларның ролен аңлап җиткермәүләре, татарның таркаулыгы моңа төп сәбәп булып тора. Хатын-кызларга алар тәкъдим иткән чараларны гамәлгә ашыру өчен һәртөрле ярдәм кирәк:  теләктәшлек, финанс ярдәме, бина, транспорт, ә ярдәм юк. Милли-мәдәни оешмалар арасында бернинди бәйләнеш юк, һәр оешма үзлегеннән хәрәкәт итә, башка оешмаларда, аларның проблемнарында төшкән эшләре юк. Диннең халыкның яшәү рәвешенә үтеп керүендә хатын-кызларның роле зур, бу мәсьәләгә тиешле игътибар гына җитми җәмгыяттән.    
  • Фәрхәт  хәзрәтнең фикерләре Төмән мөселман татар хатын-кызларының моң-зарларына аваздаш булып чыкты, чынбарлыктагы вәзгыятькә кагылды. Имамнар арасында да, хатын-кызлар арасында да диндә арттыру күренешләре дингә иярчен булып бара, дин рухын яшәү рәвешенә үткәрүгә киртә булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында ул булмаган, бу булмаган, дип төрле тыюлар китереп чыгаралар. Алай карасак, Пәйгамбәребез салааллаһу галәйһи вәсәллам заманында бүгенге цивилизациянең күп казанышлары булмаган, телевизор да, компьютер да, машиналар да. Шуңа карап, машиналардан читләшеп, дөяләргә утырмыйлар бит мөселманнар. Пәйгамбәребез бер хәдисендә әйтә: " Үз башыннан чыгарып динне авырайткан кеше иң соңында үзе уйлап чыгарган дини кагыйдәләр астында калып изелер" . Бу зур тема, аңа карата аңлату эшләрендә дә хатын-кызлар карашы, аларның катнашы кирәк булыр иде. 
  • Төмән татарларының  төркемнәргә бүленеп бетүе, ул төркемнәрнең, оешмаларның үзара каршылык тудырып торулары гомумән милли үсеш хәрәкәте өчен зур тоткарлык булып тора, әйтеп бетергесез зыян китерә.  Менә шуңа да быел  заманында Бөтендөнья “Ак калфак” оешмасының бүлекчәсе булып оешкан Төмән “Ак калфак” оешмасына  Казанда Бөтенья татар конгрессы канаты астында хәрәкәт итүче дөнья “Ак калфак” җәмгыяте  үткәргән  хатын-кызлар Форумына быел бер урын да бирелмәде.  Узган елда да “Төмән “Ак калфагы” 2 урынны Бөтендөнья татар конгресының махсус чакыруы буенча гына барып катнаша алды.  Аның каравы,  соңгы елларда ул форумга   бу юнәлештә бармакны бармакка ормаган, кызыксынып та карамаган ханым-туташлар да  барып күңел ачып кайталар.  Кемнәр нинди максатилардан чыгып башкара бу эшне?
  • Мөселман татар хатын-кызларының   динне тормышка якынлаштыру юллары аша туган телне, милли гаиләне саклауга, ныгытуга  юнәлдерелгән эшчәнлекләренә  ярдәм итү, активлаштыру  мәсьәләләре  белән дин әһелләре дә, татар җәмәгатьчелеге дә кызыксынсын  гына түгел, бу юнәлешкә теләктәшлек белдереп ярдәм итүне бер бурыч итеп күрсен иде, чөнки дини-милли үсеш өчен гаять җитди мәсьәлә бу.
  •  Киләчәктә әлеге Форум программасына  хатын-кызлар катнашында тагын бер секция өстәлсен иде, дигән тәкъдимебезне без Түбән Тәүде районының Урта Саз авылы дини оешмаларының рәисе гөлсем хаҗия Айнуллина белән  бер секция утырышында әйткән идек. Ләкин  ул секциянең  җитәкчесе Әлбир хәзрәт Крганов бу тәкъдимне  игътибарсыз калдырды, пленар утырышта секция эшенә йомгак ясаганда  бу тәкъдимгә кагылмады, шунлыктан ул карарларга да кертелми калдырылды.
  •  Әмма  соңрак, форсаттан файдаланып, киләчәк Форумда хатын-кызлар катнашында аерым секция дә булсын иде, дигән тәкъдимебезне Бөтендөнья татар конгрессы Баркарма комитеты рәисе Ринат әфәнде Закировка җиткерә алдык, ул “Уйларбыз”,  дип,  өметләгндерде безне.  
  • Аңа кадәр, Русиянең күп кенә төбәкләрендәге кебек,   безнең өлкәдә дә “Дин һәм милли яшәеш” форумы карарлары яктылыгында  эш  башлансын иде, дин өлкәсендә хатын-кызлар хәрәкәтенә дә урын бирелсен иде.     

 

 Бибинур Сабирова Фоторәсемнәрдә:


1. Форум барышы


2. Форумда төрле төбәкләрдән килгән хатын-кыз делегатлар, уртада баскан -


Гөлсемс Айнуллина Төмән өлкәсе Урта Саз авылыннан


3. Төмән мөселман татар хатын-кызлар берлеге активислары 

 

.