TAT Балаларыбызны саклыйк! "Бер көн" (пьеса) PDF Печать E-mail
Мать и дитя
01.06.2016 13:41

.                              Бер көн

                                                                                                     Бибинур Сабирова

                                                                                                                      Фәйрүзә Бәширова


(Мөселман татар гаиләсенең бер көнен күрсәткән мини-спектакль. 2014 нче елда “Минем әтием – иң әйбәт әти” өлкә бәйгесенең йомгак кичәсендә күрсәтелде)

Сәхнә җиһазы:  өстәл һәм урындыклар, диван, кәнәфи. Өстәлдә самовар, чынаяклар, ризык. Ширма.

 Катнашалар:

Дәүәни – Зәлифә Пономарева,

дәүәти – Зәйнулла Яруллин, 

әти – Әбүзәр Миннебаев, 

әни – Розали Бакиева,  

ике ир –Таһир һәи  Илдар Мостафиннар,

ике кыз бала – Резидә Кирамова,  Диана Бикмуллина .  

I

Пәрдә  ачыла

Сәхнә ачылганда ана кереп-чыгып, өстәл кора, ата сызганган җиңнәрен төзәтә-төзәтә пәрдә артыннан чыга, ул тәһарәт алган. Азан яңгырый, ул яңгырап бетүгә пәрдә артыннан (йокы бүлмәсеннән) балалар чыгалар, әти-әниләренә сәлам бирәләр:

-   Әссәләмәгәләйкүм,

Әти-әни: Вәгәләйкүм әссәләм

 Ата: Ә Фатыйма кайда?

Резидә: Ул әле йокысыннан уянмаган, әти. Хәзер уятам мин аны.  (Диананы  алып чыга)
Ата: Торгач иртәнге доганы укыдыгызмы?

Балалар: Укыдык,

Ата: Йәгез инде бергәләп кабатлыйк иртәнге доганы:

“Әлхәмдү лилләһил-ләзи әхйәнә бәгъдә ма әматәнә вә иләйһил-бәгъсу вәннушур. Әмин. Аллаһу әкбәр».

Ата: Шулай балаларым, Саулык һәм сәламәлек ээчендә тагын бер көнне башлаткан Аллаһка мактау булсын! Безгә бүген дә хәерләр һәм гүзәллекләр бирсен.

Әйдәгез, юынып тәһарәт алып чыгыгыз, иртәнге намазга әзерләнәбез.Әниегез белән без тәһарәтләндек инде.

(Юынып чыгалар, барсы да намазлыкларын алып пәрдә артына намаз укырга кереп китәләр.)

Ана: Әйдәгез, иртәнге чәйгә утырыгыз. (Ана кеше үз урынын ала, Иң беренче ата кеше утыра, аннары балалар, чәй койган арада әйтә):  Йәгез әле, балакайлар!  иртә белән йокыдан тиз торып китә алмауның сәбәбен кайсыгыз белә?   

Бала: Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә болай әйтелә. Кеше уянуга аның янына фәрештә белән шәйтан килеп җитә, Фәрештә әйтә: “Көнеңне матур эшләр белән башла”, - ди, Шәйтан көнне явызлыклар белән башларга котырта. Уянуга иртәнге доганы укысаң, шәйтан шундук качып китеп кала, ә фәрештә кала, көне буе  саклый аны.

Ата: Әйе, балалар, уянуга иртәнге доганы укырга онгытмагыз, доганы укысагыз, вакытында тора да алырсыз. 

Ана: Утырыгыз, кадерлеләрем, табын әзер. (Чәйне иң беренче әти кешегә бирә, аннары балаларга).

Барсы да: Бисмиллаһи рәхманир – рахим!

Илдар: (сөйләшәләр) Абый, син мәктәптән соң өйгә кайтасыңмы, әллә класс белән кая да булса  барасызмы?

Таһир: Белмим әле, ничек булыр,

Ата: Ашаганда сөйләшмәгез, дип, ничә мәртәбә әйттем бит мин сезгә!

Илдар: Сөйләшсәң ни була соң, әти?  

Ата: Тамагыгыз тукланмый, ризыгыгызны җеннәр ашап бара.

Илдар: Шулаймыни? Ярар бүтән сөйләшмәм. (Таһирга) Абый, син туйдыңмы? Мин менә туйдым. (Киерелә).

Ата: Өстәл янында киерелеп утырмыйлар. Балалар, бервакытта да туйдым, дип әйтмәгез, ризыктан туймыйлар, Аллага шөкер, тукландым, дияргә кирәк.

(Ашыйлар)

Ата: Әйдәгез, дога кылыйк:

  Әлхәмдү лилләһил-ләзи әтгамәнә вә сәканә вә җәгаләнә минәл мүслимин. Бирәхмәтикә әр-рәхманир-рахим, Аллаһу әкбәр. Балалар, ана телебездә дә кабатлыйк шуны: Аллаһым! Биргән нигъмәтләреңә,  исәнлек-саулыгыбызга мең тапкыр шөкер итеп, Сине мактыйбыз. Безнең хәзрәти Пәйгамбәребез галәйһиссәләм юлыннан аерма. Даими хәләл ризыклар насыйп әйлә. Әмин. Аллаһу әкбәр!

Ата: Балаларым! Әниегез барыгыздан да иртә торып өстәл әзерләде, аңа мең рәхмәтләребез булсын. Безнең хак динебездә аналарга зур хөрмәт күрсәтергә кушылган. Бер хәдистә болай әйтелгән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд  галәйһисәлләмгә бер кеше килеп шундый сорау бирә: “Кешеләр арасында иң олы хөрмәтне кемгә күрсәтим? Пәйгамбәр җавап бирә: “Әниеңә”, - ди. Бу кеше тагын сорый: “Аннан соң кемгә?” Пәйгамбәр җавап бирә: “ Әниеңә”. Кеше тагын сорый: “Аннан соң кемгә?”.  “Әниеңә”, - ди Пәйгамбәр. “Аннан соң кемгә?”, - дип  дүртенче мәртәбә сорагач, “Аннан соң әтиеңә”, - дип җавап бирә Пәйгамбәребез. Икенче бер хәдисендә Пәйгамбәребез: “Җәннәт аналар аягастында”, - ди. Күрдегезме, нинди олы хөрмәт күрсәтелгән анага динебездә. Сез дә шулай олыларсыз, Иншаллаһ, әниегезне.  

Ана: Кадерле балаларым! Әтиегез барыбыз турында да кайгырта, гаиләдә бар нәрсә җитешле булсын, балаларым  белем алып кеше булсыннар, дип, барлык көчен биреп хезмәт итә, әлхәмдүлилләһ, сезнең дә, минем дә нык  ышанычлы терәгебез ул, ата хакын ана хакы кебек үк олы итеп күрсәткән Аллаһы Тәгалә.

Ата: Хәзер  һәркем үз юлында булыр, мин эшкә китәрмен, ә сез мәктәпкә белем алырга. Белемсез, балалар,  тормышта үз урыныңны табу да, имин гаилә тормышы кору да мөмкин түгел, халкыбызга да, илгә дә акыллы белемле, уйлый белә торган кешеләр кирәк, Ислам дине кешегә туганыннан башлап гомеренең соңгы көннәренә кадәр гыйлем өйрәнүдән туктамаска куша. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтте бер хәдисендә: “Гыйлем бирүче галим бул, я гыйлем өйрәнүче бул, йә аларның сүзенә колак салучы бул, гыйлемгә һәм гыйлем әһеленә мәхәббәтле бул” , - диде. Гыйлем белән тел аерылгысыз бәйле. Аллаһы Тәгалә кешеләрне халыклар итеп яралтты, һәр халыкка тел бирде. Туган телне, ана телен кадерләп сакларга кушты. Йәле! Кайсыгыз гыйлем һәм тел турында без өйрәнгән халык әйтемнәрен, мәкальләрен хәтерли?

 Таһир:  Җирнең нуры – кояш, кеше нуры – гыйлем,

 Илдар: Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас,

Резидә: Иле барның теле бар.

Диана : Белем белен ашата,

Таһир:  Акча, мал – бер көнлек, гыйлем, һөнәр  - гомерлек.

Ата: Күрдегезме, балаларым, мәкаль-әйтемнәрдә халкыбызның нинди тирән акылы, гасырлар буе җыелып килгән тормыш тәҗрибәсе тупланган.  Йә, кузгалыйк. Аллаһы Тәгаләгә тапшырдык.

Балалар: Рәхмәт әни, Рәхмәт әти, - дип, торып, һәркайсы җыена башлый.  

(Пәрдә)  

II
Икенче кисәк 

Пәрдә ачыла

Гаилә җыелган, кызлар әниләре белән аш өстәлен җыештыралар, табак-савытларны алалар, ир малайлар әтиләренә көндәлекләрен, дәфтәрләрен күрсәтәләр.

Малай: Кара әле, әтием, татар теле укытучысы Фәридә апа “Безнең гаилә” дигән темага инша язып килергә кушкан иде бит, тикшергән, миңа Бишле билгесе куйган.

Икенче малай: Ә бездә бүген хезмәт дәресе булды, мин дә бишле билгесе алдым.

Ата: Нәрсә өчен шундый югары бәя алдың, улым?

Малай: Без кошларга җим салу өчен шүрлек ясадык, миңа бер дә кыен булмады, Синең белән бергә тавыклар өчен яңа оя ясаган идек бит әле, аны эшләгәндә күп нәрсәгә өйрәнеп калганмын икән, әти, шул бик ярдәм итте миңа.

Ата: Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә артык түгел, ди халык. улым, никадәр һөнәр белсәң, никадәр тырыш булсаң, тормышың да шулкадәрле үк уңышлы булыр. Изге Коъәндә баш эше, ягъни гыйлем җыю белән кул хезмәтен бергә алып барырга кирәк диелгән, “Тәүбә” сүрәсендә, «Хезмәт итегез, Хезмәтегезне Аллаһы Тәгалә күрми калмас”, - диелгән.

Хезмәт дигәннән, бер халык риваяте исемә төште әле.

“Синең эзләрең”дип атала ул.

Бер малай әтисенең сүзен бер дә тыңламый. Атасы,   

аптырагач, улына бер капчык кадак бирә һәм болай

ди: “Түземлегең бетсә, яисә берәр кеше белән ачуланышсаң, бакча  капкасына бер кадак как, үзең күзәтеп бар, көн саен ничә кадак кагарсың икән”.

 Беренче көнне малай бакча капкасына бик күп кадак кага.

Алдагы көннәр - атналарда кадаклар көннән-көн кимрәк кагыла башлый,      

һәм көннәрдән-бер көнне бер генә кадак та кагылмый.

Бу яңалыкны атасына җиткергәч, ул болай ди: “Улым, әгәр дә   

түземлегең җиткән булса, ул кадакларны капкадан суырып ал”. Малай  шулай эшли дә.

Шуннан соң атасы улына искиткеч сүзләр әйтә: “Улым, бу капкада калган кадак эзләре  беркайчан да юкка чыкмаячак.  Син кем белән дә булса ачуланышсаң, я булмаса начар сүзләр әйткән булсаң, аның күңелендә, капкада калган эзләр кебек яра, җәрәхәт калдырасың.”

 

Ана: Ахшам намазыннан соң кич утырырга әни белән әти, дәү әниегез белән дәү әтиегез килербез, дигәннәр иде, тиздән килеп тә җитәрләр инде.

(Дәү әни белән дәү әти килеп керә.)

Дәү әни, дәү әти: Әссәләмәгәләйкүм!

Барсы да: Вәгәләйкүм әссәләм!

(Балалар йөгереп барып кочакланалар, кызлар әбине, малайлар бабайны)

Бабай: “Әйдәгез, әби, бабай, түрдән  узыгыз!

( Урыннарга утыралар )

  • Кыз бала: Дәү әни, дәү әти, без бүген класстан тыш  “Халкыбызның җыр-моңнары” дигән дәрестә “Сак белән Сок” бәетен өйрәндек, Укытучыбыз Хәлимә апа бу бәетнең кайдан килеп чыгуын өйдә әби-бабайларыгыздан сорап белегез, килгәч, сөйләрсез, диде.
  • Дәү әти: Бәет нигезендә, балакайларым, кеше гомерендә генә түгел, халыклар, дәүләтләр кичергән кайгылы я мифик вакыйгалар ята, борынгы тарихыбыз чагыла аларда. Безнең халык бик борынгы, төрле исемнәр йөрткән халык, гуннар да, кыпчаклар да булган халкыбызның тамырларында. Дөнья буйлап таркалган төрки халылкларның бер төркеме без. Тукай кадәр Тукайны гаҗәпләндергән, “Сак Сок”бәете 9-10 гасырларда ук, халкыбызның таралу фаҗигасы нигезендә туган, диләр галимнәр. Ул халык күңеленә тиз үтеп кергән, гасырлардан гасырларга күчеп безнең көннәргә кадәр килеп җиткән, әле дә булса күңел кылларыбызны зеңләтә бу бәет.
  • Бала: Дәү әти, син җырлый беләсеңме бу бәетне?
  •        Дәү әти: Көйләп карыйм әле. 

  •       

  •        Мәдрәсәләрдә китап киштәсе

       Сак белән Сокның тавышын ишетәсе. 

 

       Әнкәй орышты тимер ук өчен,

       Әнкәй орышты бигрәк юк өчен.

 

       Әткәй калдыргач, өйдә калдык без,

       Әнкәй каргагач, Сак Сок булдык без.

 

       Ишек алдында җиктем пар кара ат,

       Әнкәй каргагач, яралды канат.

 

       Әткәбез калды безнең мәчеттә,

       Без тилмерәбез икебез читтә.

 

       Урман эчендә аю үкерә,

       Ник каргадым, дип әнкәй үкенә.

 

  • Бабай: Шушы бәетнең сүзләреннән чыгып, нинди нәтиҗә ясый аласыз, балакайларым?

  • Беренче бала: Якын кешеңне дә, беркемне дә каргарга ярамый, каргалган кеше бәхетсез була, якын кешеләрнең аралары ераклаша, шуннан соң алар беркайчан да очрашма алмыйлар.

  • Икенче бала: Бабай, син бит әле каргыш үзеңә әйләнеп кайта дип тә әйткән идең.

  • Бабай: Шулай балалар,  беркайчан да кешене каргарга кирәкми, каргалган кеше рәнҗи бит, рәнҗешнең кире кайтуы турында – Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең «Куркыгыз рәнҗетелгән кешенең догасыннан», – дигән сүзләре бар. Чөнки аның белән Аллаһы Тәгалә арасында бернинди дә пәрдә юк, дигән ул.

  • Кыз бала : Дәү әни, укытучыбыз мөнәҗәтләр турында да сөйләде, халкыбызның күңел җәүһәрләре алар, диде. Шуны аңлатып бир әле. Нинди күңел җәүһәрләре бар ул мөнәҗәтләрдә?

Дәүәни: Менә бер мөнәҗәтне көйләп күрсәтим әле, бәбкәчләрем, игътибар белән тыңласагыз, үзегез дә аңларсыз, нәрсә ул күңел җәүһәрләре. “Балакаем, сиңа сүзем” юдип атала бу мөнәҗәт.

Балакаем, бәбекәем, өзелә лә үзәккәем,

 Бу нигаҗәп, бу ни хәйран, туя алмый күзләрем күреп.

 

Балакаем, сиңа сүзем, Күреп туймый ике күзем,

Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран, сөйләшеп туя алмыйм үзем.

 

Анага бала бик татлы, җаны кебек күреп саклый,

Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран, төннәрендә йокы тапмый,  

 

Җил яңгырлар тидермәдем, авыр булды – белдермәдем,

Авыр заманалар булды – хәрам ризык җыйдырмадым. 

 

Үбә-коча мин үстердем, “Бу кемнең бәгыре?” ди-ди,

Өшетмәдем, пешермәдем, “Ике күзем нуры” ди-ди.

 

Дәүәни: Я, бәбкәчләрем, нәрсә аңладыгыз бу мөнәҗәттән?

Малай : Искиткеч! Әни кеше баласын төн йокыларын калдырып, үз җаныннан да кадерле итеп күреп үстерә икән. Әнигә бик рәхмәтле булырга тиешбез, аны борчымаска тиешбез. Бәхетле булып яшәү өчен, әти-әнинең, күршеләрнең, кыз туганнарыңның ризалыгын алырга, изге эшләр эшләргә кирәк, дип аңладым.    

Әби: Дөрес аңлагансың, кеше үзенең хисләрен  йөрәк моңына уратып яңгырата, ул моң җанга үтеп керә, кеше күңелендә изге хисләр уята, шуңа да күңел җәүһәрләре дип атый халкыбыз мөнәҗәтләрне, кешене бәла-казалардан саклый торган догаларга тиң алар, мондый мөнәҗәтләр.

 Ана: Әнием! Дөнья бит бу, үзем дә белмәстән күңелеңне калдырган чакларым да буладыр, Кичер мине, әнкәем, ташлама, безне изге догаларыңнан.



(“Әнкәмнең догалары” җырын Әни башлап җибәрә, калганнары кушыла):  

 

Догаларның күңелемнән

Юк әле югалганы –

Саклый мине, яклый мине

Әнкәмнең догалары.

 

Ташлама, әнкәй, ташлама

Мине изге догаңнан,

Ташласаң изге догаңнан,

Мин бәхетле булалмам.

 

Тылсымлы да, шифалы да

Әнкәмнең догалары  -

Догаларның шатлык кына

Китерә торганнары.

 

Ташлама, әнкәй, ташлама

Мине изге догаңнан,

Ташласаң изге догаңнан,

Мин бәхетле булалмам.

 

Кырыс ла тормыш юллары,

Авыр ла дөньялары,

Хәлләремне җиңеләйтә

Әнкәмнең догалары.

 

Ташлама, әнкәй, ташлама

Мине изге догаңнан,

Ташласаң изге догаңнан,

Мин бәхетле булалмам.

 

Кабатлыйм мин дә әнкәйдән

Өйрәнгән догаларны.

Җиткерермен мин сезгә дә

Түкми-чәчми аларны.

 

Ташлама, әнкәй, ташлама

Мине изге догаңнан,

Ташласаң изге догаңнан,

Мин бәхетле булалмам.

 

(Робер Миңнуллин сүзләре, Илгиз Закиров көе)

Резидә:: Әти, әни, дәү әти, дәү әни! Йоклар алдыннан сезгә сөекле шагыйребез Габдулла Тукай сүзләре ярдәмендә  телим әле изге теләкләремне:

               Гафу әйлә, кичер мине, ходам җаным?

              Бик еш була кәҗәләнеп җылауларым;

Диана:     Кайсы чакта артык шаян булып китеп,
                  Берчак юктан гына ямансылауларым.                        

Таһир:    Кичрелсәче, тәңрем, бәгърем әти, әни,
                Дәү әнием, апайларым, бабай, әби;

Илдар:   Хозурыңда гәүһәр яшем түгеп телим,
                 Кабул әйлә, тәңрем, әле мин бик "нәни
".

 

Ата :         Кил улым, нәнием!


(кКолачын җәя,  Илдар 
аңа килеп кочклана.) 

 

Пәрдә ябыла

 

 

 

 

 

 
 

.