TAT Төмән татар теле йолдызы Казанда да балкыды PDF Печать E-mail
Гаилә
03.04.2016 08:18

 

 24-25 мартта  Казанда Бөтенрусия татар теле укытучылары мастер-класслары ярышына йомгак ясалды.

Зур тантана булып, Татарстан Халыклар дуслыгы йортында үткән бу чарада Республиканың Премьер министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Дәүләт думасының социаль мәсьәләләр комиссиясе җитәкчесе, шагыйрь Разил Вәлиев  та катнаты.

Русиянең 15 төбәгеннән  100 дән артык укытучы катнашып, финалга мәктәпләрдә  урыс, татар, чуваш, удмурт, марий, мордва телләрен алып барган 34 укытучы чыккан шушы ярышта Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсендәге 52 нче мәктәп укытучысы Халидә Кирамова 3 нче урынны яулап кайтты.

Халидә Кирамованың бу беренче җиңүе генә түгел. Ул өлкә татар теле укытучылар ярышында да беренчелекне яулаган, “Русиянең шәрәфле мәгариф хезмәткәре” исеменә,  200 меңлек Президент премиясенә лаек булуы белән  төбәгебездә күптән танылган укытучы. 

Конкурс өч турда  үткәрелде: укытучының үз төбәгендә, читтән торып һәм йомгак ярыш.

Беренче турны Халидә Кирамова узган елның ноябрь аенда милли мәгърифәт көннәре кысаларында үткәшрелгән ярышта катнашып үтте, 1 нче урынны яулап, “Елның иң яхшы укытучысы” исемен алды, шунда ук Бөтенрусия мастер-класс ярышында катнашу өчен жюри тарафыннан сайланып алынды. Бу ярышның  жюри әгъзалары арасында Татарстан Мәгариф министрлыгының төбәкара багланышлар секторы киңәшчесе Гөлия Фәрхат кызы Мусина да бар иде.

Икенче турны Халидә үзенең интернет-сайты аша үтте. Сайтта аның конкурста катнашуга дәгъвасы, соңгы өч елда педагогик эшчәнлегенә өлкә Хакимиятенең Мәгариф һәм фән департаменты биргән бәяләмә, “Минем укытучылык осталыгым” дип аталган эссе рәвешендәге язмасы, татар теле һәм әдәбияты дәресләре, класстан тыш чара, расланган эш проограммалары, “Минем туган ягым, мәктәбем, минем һөнәри эшчәнлегем” дигән темаларга видеороликлары урнаштырылган иде.

Сайтта чыккан материалларны карап-өйрәнеп, Бөтенрусия мастер-класс жюрие аны бу чарада катнашырга чакырды.  Йомгак чарада Халидә татар әдәбияты дәресендә заманча белем бирү технологияләреннән уңышлы куллануын  7 сыйныф өчен бөек татар шагыйре Сибгат Хәким иҗатына багышланган дәресендә  күрсәтте.

Педагогик эшчәнлеген төрле яклап күрсәтүдән тыш, ул себер татарлары хатын-кызының киемен тәкъдим итеп тә жюри әгъзаларын сокландырды.

Бу зур җиңүгә ирешүендә Халидә Кирамова үз мәктәбе укытучылар коллективының да өлеше бар, дип таный, һәр ярышка әзерләнү вакытында күрсәткән һәртөрле ярдәмнәре өчен  коллегаларына зур рәхмәтен белдерә, Ул шулай ук өлкә Мәгариф һәм фән департаментына, татар хатын-кызы киемен биреп торуы өчен өлкә татарлары Конгрессы җитәкчелегенә, аның өчен махсус шигырь язган һәвәскәр шагыйрә Клара Кучковскаяга ихлас рхмәтле хисләрен бедерә.

 














Һәрхәлдә Халидә Кирамованың педагогик осталыгы үсүендә өлкә татарлары менә инде берничә ел үткәреп килгән өлкә татар теле укытучылары бәйгесе дә үзенең даеклы ролен үтәде, дип танырга кирәк. Ул бәйгеләр татар теле укытучыларына аралашу, үзара тәҗрибә уртыклашу өчен шартлар тудырды, төбәгебездә ана телебезнең абруен күтәрү эшенә  үзеннән лаеклы өлеш кертте. 

Шуның өстенә, Халидәнең үз сәләте, чиксез тырышлыгы, сайлап алган һөнәренә тугрылыклы булуы аны югары үрләргә күтәрде. Аның педагогик осталыгы Русия милли мәгариф күгендә йолдыз булып балкуы бөтен төмәнлеләр өчен зур горурлыкка әверелде. 

Үз хәбәребез. 

 

.