Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре уздырылачак. PDF Печать E-mail
Мәдәният
31.01.2016 18:30

.19-28 февраль көннәрендә Төмән өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре уздырылачак.

 

Аның кысаларында 19 февральдә Төмән өлкәсенең композиторлары, шагыйрьләре, язучылары, рәссамнарына багышланган “Халкым мирасы” күргәзмәсе ачыла.

Шул ук көнне Төмән өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәрен рәсми рәвештә ачу һәм татар эстрадасы җырчылары концертын уздыру ниятләнә.

 

21 февральдә А. Мирхәйдәров җитәкчелегендәге “Дуслык” татар җыры вокал ансамбле концерты булачак.

 

12-25 

 февраль көннәрендә Төмән өлкәсендә татарлар күпләп яшәгән 

район һәм шәһәрләрдә төрки телле халыкларның балалар арасында “Таң йолдызы-2016” XXV өлкә конкурсы һәм үзешчән сәнгать белән шөгыльләнүчеләр арасында “Халык сәнгате” VI өлкә конкурсы була. 28 февральдә тамашачыларга әлеге бәйгеләрдә җиңүчеләр катнашында гала-концерт тәкъдим ителәчәк.

21-25 февраль көннәрендә “Якташлар” дип исемләнгән күчмә концертлар уздыру күздә тотыла.

 

25 февраль көнне исә “Без бергә” өлкә яшьләре форумы үткәреләчәк.

 

26 февраль көнне Төмән шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә өлкәнең рәссамнары һәм язучылары эшләреннән торган күргәзмә эшләячәк. Анда тамашачылар белән очрашуда рәссамнар Минсәлим Тимергаҗиев, Әлфия Мөхәммәтова, прозаик, публицист Габдел Мәхмүт, шагыйрьләр Сәгыйть Сәгыйтов, Гөлзифар Абдрахманова, Клара Кучковская һ.б. катнашыр дип көтелә.

 


Бу хакта Төмән өлкәсе Татарлар конгрессына сылтап, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы  хәбәр итә.

.

 

 

Комментарии 

 
0 #2 Хәерчамал 31.01.2016 19:30
Марат бик дөрес әйткән. Өлкә мәдәният учреждениесе булмау сәбәпле авыл клубларына, мәдәният хезмәткәрләренә , китапханәчеләрг ә методик ярдәм күрсәтү системасы юк. Бу мәсьәләләргә игътибар булмау нәтиҗәсендә авыл клубларының, аларның матди-техник базаларының мөшкел хәлдә булуы, белгечләр әзерләү чарасы күрелмәү турында Мәдәният көннәрен оештыручылар уйлап та карамыйлар икән. Планлаштырылган чаралар - ел саен үткәрелә, инде бераз үзгәртеп тә карасыннар иде Мәдәният көннәрен. Язылсын китаплар да, чыксыннар алар дөньяга,тик никтер милли үсешнең алга таба баруы сизелми, авылларда мәдәният белгечләре юк диярлек. Ярый әле Казаннан китерелеп сатылган аудио-видео язмалар бар. Шулардан өйрәнгән җырлар белән катнашабыз концертларда, безне җыр сәнгатенә өйрәтүчеләр юк.
Цитировать
 
 
0 #1 Марат 31.01.2016 19:08
Төмән җирендә Татар мәдәнияте көннәренең тамырдан үзгәртеп корылуын көтеп ала алмас, ахыры, Себер татары. Бу програмада алга үсешкә этәргеч ясарлык чаралар күренми. Еллар буе җыелган бар булганны мәйданга тагын бер мәртәбә чыгарып күрсәтү генә каралган. Быел да шулай булачак икән, киң татар җәмәгатьчелеген ең фикере исәпкә алынмаган бу программа төзелгәндә. Милли мәдәниятебезнең торышы турында фикер алышу гына да каралмаган,проб лемаларга игүтибарны җәлеп итү турында быел да уйламыйлар икән Мәдәният көннәрен әзерләүчеләр.
Цитировать
 

.