TAT Фольклорчы Флора Әхмәтова -Урманченың 80 еллыгына багышлана PDF Печать E-mail
Культура
24.12.2015 19:41

.Күренекле татар фольклорчысы

Флора Ваһап кызы Әхмәтова-Урманчене искә алу

  • 2015 елның соңгы көннәрендә (23.12.2015) Татарстан Мәдәният Министрлыгы Республика традицион мәдәнятне үстерү үзәгендә күренекле галимә, филология фәннәре кандидаты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе иясе Флора ВаҺап кызы Әхмәтова-Урманченең 80 еллыгына багышланган “Ул үзе дастан, үзе дә моңлы бер җыр иде” дигән дискетны тәкъдир итү кичәсе булды. Әлеге проектның фәнни җитәкчесе - филология фәннәре кандидаты, доцент, Фольклор Үзәгенең директоры Фәнзилә Хәкимовна, авторлары - филология фәннәре докторы, профессор Ф.Ю. Юсыпов, Д.Н. Арсланова. Әлеге дискет 1970-1973 елларда Флора Әхмәтова тарафыннан туган авылы Күкрәнде һәм шул төбәктәге башка татар авылларында язып алынган җырлардан тора. Галимә аларның кайберләрен үз башкаруында да язып калдырырга тырышкан.
  • Себер татарларыгның рухи хәзинә үрнәкләре белән танышу өчен Фольклор Үзәгенең хезмәткәрләреннән башка матбугат вәкилләре, Казан шәһәренең югары уку йортлары укытучылары, аспирантлар, шулай ук татар җәмәгатьчелеге вәкилләре дә килгән иде.
  • Фольклор үзәгенең директоры Фәнзилә Җәүһәр кызы татар халык әдәбияты фәне үсешенә үзенең зур өлешен керткән Флора Ваһап кызы Әхмәтова-Урманченең фәнни иҗатына гаҗәеп тирән анализ ясап, галимәнең татар фольклористика фәнен, аеруча себер татарлары халык авыз иҗатын өйрәнүгә керткән өлешен Россия тюркология фәненә нигез салган академик В.В. Радлов хезмәтләре белән тиңләде. Кичәдә Ф.В. Әхмәтова-Урманченең гыйьми мирасы турындагы фикерләре белән филология фәннәре докторлары профессорлар Фәрит Юсупов, Марсель Бакиров, Тәлгат Галиуллин һ.б. да чыгыш ясадылар. Соңыннан әлеге хәтер табынында катнашучылар Флора Әхмәтова-Урманче башкаруында себер татарларының борынгы җырларын сокланып тыңлап утырдылар.
Фәрит Юсупов,
филология фәннәре докторы, профессор.

  • Үзе дастан, үзе моңлы бер җыр иде  

  •  (Дискка кушымта итеп бирелгән текст)

  • Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Республиканың иң югары бүләге - Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, фольклористика фәнендә үз сүзен әйткән, аңа 40 елдан артык гомерен биргән галимә, күренекле җәмәгать эшлеклесе Флора Ваһап кызы Әхмәтова-Урманче исән булса, 2015 елда сиксән яше тулган булыр иде
  • Аның адәм баласы өчен бер мизгел генә гомерендә халкыбызның рухи дөнъясын өйрәнүгә багышланган, фикерләүләре ягыннан искиткеч тирән, мул чишмәләргә тиң бай иҗаты, мәгънәле матур тормышы киләчәк буыннарга да якты истәлек булып калды.
  • Флора Төмән өлкәсе Тубыл районының иксез-чиксез сазлыклар, яшел кочаклары белән ерак яклардан нәсел калдыру өчен килгән аккошлы, каз-үрдәкле күлләрне үз куенына алган Күкрәнде авылында укытучы Ваһап Әхмәтов гаиләсендә 1935 нче елның 23 маенда дөньяга килә. Себердә һәм Татар дөнъяснда киң танылган мәгърифәтче Ваһап Әхмәтовның 3 улы - Шамил, Газиз белән Әдип һәм 2 кызы - Роза белән Флора да, төпчек кызы Венера да мәгърифәт дөньясын сайлый.
  • Әтисе, бер дә юктан гаепләнеп, 1938 нче елда репрессиягә эләгә, Флорага 6 яше тулганда әнисе Әтнәбикә вафат була, 8 яшендә әнисез дә, әтисез кала. 1946 нчы елда Тубыл татар педагогия училищесын тәмамлаган абыйсы Әдип ерак төньякка Флораны да алып китә. Ләкин туган як сагышы, олы кешеләр өчен дә гүр газабы кебек юлларны кичеп, Күкрәндесенә кире алып кайта. Шәфкатьле туганнары кулында ятимлек михнәтләрен сизми үссә дә, сабый чактан газиз анасыз калу сагышы аның йөрәк бәгыренә үтеп, бөтен гомере буе дәвам итә. Үзенең яшеннән дә алда барган җитдилеге, акылының тирәнлеге дә әти-әнисез үсүдән килгәндер мөгаен. Җидееллык авыл мәктәбендә белем алганнан соң, Флора 1954 нче елда Тубыл татар педагогия училищесын тәмамлый. Шул ук елны ул Төмән дәүләт институтының филология факультетына укырга керә, аны уңышлы тәмамлап, Ханты-Манси автономияле округының Соргыт шәһәренә китә.
  • Флора педучилищеда укыганда ук фән өлкәсенә китү юлын сайлаган була. Төмән дәүләт институтында укыган елларында ук Диләрә Тумашева җитәкләгән диалектологик экспедицияләрдә катнаша, кайберләренә үзе дә җитәкчелек итә.
  • Себер татарларының халык авыз иҗаты белән кызыксыну аны Татарстан Фәннәр академиясенең (ул вакытта СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы) Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать
  • институтына алып килә, аны уңышлы тәмамлап, “Хәзерге татар прозасында фольклор” дигән кандидатлык диссертациясен яклый.
  • Флора фольклорчы галим буларак, кая җәяүләп, кая атлы арбага утырып, Идел буе республикаларын, Себер киңлекләрен әйләнеп чыга, Әстерханга, Иркутскиларга кадәр барып җитә, төрле төбәкләрдә яшәгән милләттәшләребезнең тарихи ядкарьләрен язып алып, халык әдәбияты җәүһәрләреннән торган 5 китап, берничә йөз фәнни мәкалә бастырып чыгара.
  • Флора Әхмәтова-Урманче бигрәк тә советлар чорында тыелган дастаннарны барлап-җыеп, халыкка кайтаруга зур көч куйды.
  • Институтта халык иҗатының күптомлылыгын чыгару планлаштырылгач, Флора татар халык иҗаның беренче күптомлыгын төзүдә актив катнашты, дастаннар томының төзүчесе булды.
  • 1984 нче елда басылып чыккан “Халык авыз иҗаты. Дастаннар.” китабын татар җәмәгатьчелеге бик шатланып кабул итте. Флора Әхмәтова-Урманченың дастаннарны халыкка кайтаруга бәйле хезмәтен хөкүмәт югары бәяләде – ул халык авыз иҗаты күптомлылыгын басмага әзерләгән бер төркем галимнәр белән бергә Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Шул ук җыелмага кергән “Бәетләр һәм мөнәҗәтләр” томында да катнашты, өч томнан торган әкиятләрнең фәнни мөхәррире булды. Татар халык әдәбиятының асыл ташларыннан булган дастаннар һәм бәетләрне фәнни өйрәнү эшен гомеренең соңгы көннәренә кадәр дәвам итте. Алар белән рус укучысын танытуга да күп көч куйды. Киеренке фәнни эшчәнлегенең җимешләре булып “Татар эпосы. Бәетләр.” (Казан, 2001), “Татар эпосы. Дастаннар.” (Казан, 2004), “ Татарский эпос. Баиты. Татар эпосы. Бәетләр.” (Казан, 2005) китапларын бастырып чыгарды. Дастаннарга багышланган соңгы китабында моңарчы дөнья күрмәгән текстларны фәнни әйләнешкә кертте, аларга сүзлек төзеде. Аңа кадәр бу өлкәдә иҗат иткән галимнәрдән аермалы буларак, ул бәетләрне халык эпосы жанры итеп карады.
  • Болардан тыш ул 300дән артык фәнни һәм публицистик мәкалә, Бакый Урманче иҗаты буенча төзелгән 2 альбом, аның иҗатын пропогандалаучы “Бакый Урманченың рухи дөньясы” (Казан, 2005), “Баки Урманче и татарская культура” (Казань, 2005), гомеренең соңгы көннәрендә генә нәшрият табагыннан төшкән “Габдулла Тукай в творчестве Баки Урманче” (Казань, 2007) китапларның авторы да. Ул фәнни иҗатын педагогик эшчәнлек белән бәйләп алып барды, Казан дәүләт консерваториясендә 15 ел дәвамында татар халык иҗаты буенча лекцияләр укыды.
  • Флора Ваһап кызы үзенең себертатар кызы булуы белән горурлана иде, якташларының иҗатын фәнни өйрәнүгә һәм аны пропагандалауга кулыннан
  • килгәннең барсын да эшләргә тырышты. Аның рус телендә басылып чыккан “Джаным” (Мәскәү, 2007) китабы себер татарларының талантын бөтен дөньяга танытучы китапларының берсе булды. Шушы максаттан Флора Ваһап кызы 1970-1973 елларда, махсус фәнни экспедицияләр оештырып, туган авылы Күкрәнде һәм аңа күрше авылларның үзе бала вакыттан ук таныш булган әби-бабайларыннан йөздән артык борынгы себер җырларын магнитофонына язып, аларны рәхимсез тарих упкыныннан саклап калырга өлгерде. “Бүрихан”, “Козы Көрпә – Баян Сулу”, “Таһир – Зөһрә”, “Мәхмүт Мәргән” дастаннарының моңа кадәр билгеле булмаган борынгы көйләрен язып алып кына калмыйча, аларны үзенең кабатланмас матур таышы белән бик яратып башкара да иде. Татар халкының бөек галимәсенең тууына 80 ел тулу уңаеннан Татарстан Мәдәният министрлыгының Традицион мәдәниятне үстерү үзәге шушы җырладан торган язмаларның бер өлешен махсус диск итеп әзерләде. Шул уңайдан икенче бер талант иясенең әйткән сүзе хәтергә килә: кеше китә, җыры кала.

  • Фәрит Юсупов,филология фәннәре докторы, профессор

  • Бибинур Сабирова, журналист. 


  • Фоторәсемдә Урманчелар гаиләсе: Флора Ваһап кызы, Бакый Идрис улы, Айдар Бакый улы

 

.