TAT Бибинур Сабирова: Үзе халык җыры, үзе дастан PDF Печать E-mail
Общество и жизнь
05.07.2015 23:52

.

Бибинур Сабирова

Күренекле якташыбыз Флора Ваһап кызы Әхмәтова-Урманче исән булса, аңа шушы елның 23 маенда 80 яшь тулган булыр иде, ни аяныч, бу яшенә җитә алмады ул, 2007 нче елның 15 нче октябрендә аның күзләре мәңгелеккә йомылды, ә олы хезмәте, мәгънәле матур тормышы киләчәк буыннарга барып җитәрлек рухи-мәдәни мирас, якты истәлек булып калды.

Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәмм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Республиканың иң югары бүләге - Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, фольклористика фәнендә үз сүзен әйткән, аңа 40 елдан артык гомерен биргән галимә, җәмәгать эшлеклесе, милләтебезнең бөек улы -  шулай ук Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт бүләге иясе  Бакый Урманченың илһамчысы, рухи терәге, иҗатына яңа сулыш, көч-куәт биргән хәләл җефете булароак та  милләтебез тарихында лаеклы урын алган шәхес ул - Күкрәнде кызы Флора Әхмәтова - Урманче.

Флора  Төмән өлкәсе Тубыл районының Күкрәнде авылында укытучы Ваһап Әхмәтов гаиләсендә 1935 нче елның 23 маенда дөньяга килә. Себердә киң танылган мәгърифәтче Ваһап Әхмәтовның 3 улы - Шамил, Газиз белән Әдип һәм 2 кызы - Роза белән Флора аның юлыннан китәләр, укытучылар буларак танылдылар, төпчек кызы Венера да мәгърифәт дөньясында  -  китапханәдә хезмәт итте.

Флора Әхмәтованы күп якташларыбыз  күреп белә иде. Аның күзләренә игътибар итмәгән кеше булмагандыр: моңлы, кара зур ачык күзләр... Бик бәхетле гомер кичерсә дә, аның күзләреннән моң агымы мөлдерәп тора иде. Хәсрәтле балачактан күңеленең тирәнлегенә кереп оялаган сагышка уйралган уй-фикерләре нурлы  моң чишмәсе булып ага иде аның күзләреннән. Әтисе гаепсездән гаепләнеп, 1938 нче елда репрессиягә эләгә, ярый әле аклана, Флорага 6 яше тулганда  әнисе Әтнәбикә вафат була, 8 яшендә әтисе дә китә фани дөньяны ташлап. Ятим калган блаларны әниләренең туганы Фәрә (Фәхриҗамал) апалары үз канаты астына ала. 1946 нчы елда Тубыл татар педагогия училищесын тәмамлаган абыйсы – Әдип ерак төнькка – Салехардтан Обь елгасы аша урнашкан Лабытнанги поселогына  юллама белән китеп барганында үзе белән Флораны да алып китә. Тик анда Флора ике ай гына укып кала. Туган авылы Күкрәндене өзелеп сагына ул, шуның өстенә, авыл мәктәбендә яхшы билгеләргә генә укыган кыз урыс телен белмәгәнлектән “2” ле алуын күтәрә алмый, көне-төне елап, абыйсыннан кире кайтарып җибәрүен үтенә. Абыйсы да кичерә алмый сеңлесенең күз яшьләрен, Торбы кешеләренә ияртеп, бозлана башлаган Обь елгасы аша Салехардка озата. Аннан соңгы пароход белән Тубылга кайтып төшә Флора, 7 еллык мәктәпне  Күкрәнде авылында тәмамлый. Табигый сәләткә ия, бигрәк тә телләргә зирәк Флора шул ике ай вакыт аралыгында да урыс телен шактый үзләштереп  өлгергән булса кирәк, шуның өстенә урыс һәм татар телләрендә бик күп китап укый ул. Күкрәнде мәктәбенең 6нчы сыйныфын тәмамлап килгәндә урыс телендә язган  хикәясе өлкә “Тюменская правда” газетасында бастырылып чыгарыла.

Шәфкатьле туганнары кулында ятимлек михнәтләрен сизми үссә дә, сабый чактан газиз анасыз калу сагышы аның йөрәк бәгыреннән китмәде, яшеннән алда барган җитдилеге, акылының тирәнлеге дә әнисез, әтисез үсеп, вакытыннан алда өлгергәнлегеннән дә булгандыр, бәлки. Һәрхәлдә миңа, тату зур гаиләдә, әти-әни җылысында иркәлектә үсеп балачак халәтемнән озак  чыга алмаган кешегә,  шулай тоела иде.

Авыл мәктәбендә җидееллык белем алганнан соң, Флора 1954 нче елда Тубыл татар педагогия училищесын тәмамлады, “Отлично”га  тәмамлаучы бердәнбер нәмзат ул иде, әмма чыгарылыш дәүләт имтиханнары тәмамлангач кына, аның чистописание -  матур язудан (элек, каләм белән язган чорда, андый фән бар иде)  билгесе “4” булуы ачыкланды. Ә бит, югыйсә,  аның язуыннан да матуррак язу күргәнем булмады минем, соңгы көннәренә кадәр энҗе тезгәндәй матур яза иде ул.

Шул ук елны ул Төмән дәүләт институтының филология факультетына укырга кереп, аны уңышлы тәмамлады һәм, бөтен кешене гаҗәпкә калдырып,  үзе теләп Ханты-Манси автономияле округының  Соргыт шәһәренә китте. Башта яшь укытучыны районо инспекторы итеп куйдылар, аннан соң, районо мөдирен көч-хәл белән күндереп, хезмәттәләрен шаккатырып, хант поселогы Тром-Аганга  урыс телен укытырга китте, бер ел, аспирантурага укырга киткәнче, шунда эшләде.

Без педучилищеда укыганда Флора белән якын дуслар булып киттек һәм гомер буена сакладык  якын җылы дуслыгыбызны. Ул бала чагыннан ук фәнгә керү турында хылланган, авылда аспирантура дип әйтә алмаган чагында ук “мин әсфәрәнтурага керәм укырга”,  дип сөйләнә торган булган. Педучилищеда укыганда ук фән өлкәсенә китү юлын сайлаган иде инде ул. Төньякка хантлар арасына да ул киләчәк гыйльми хезмәте өчен бер нәрсәне ачыклау теләге белән киткән иде. Себер татар теленең, туган халкы тарихының  тирән тамырларын өйрәнү турында хыялланды ул. Хант һәм себер телләрендәге саңгыраулаштыруда ниндидер уртаклык юкмы икән, дип, хант телен өйрәнү өчен китте ул хантлар арасына.  Районода инспектор булып эшләгәндә алар телен өйрәнү мөмкинлеге булмаганлыктан, хантлар поселогына укытырга китте. Бер ел хантлар белән аралашып яшәгәннән соң, шундый нәтиҗәгә килде: татар теле белән хант теле арасында бернинди уртаклык юк.

Себер татарларының тарихын тирәнтен өйрәнә башлавы аның өчен Ленинградка юл ачты, студент елларында ук себер татарлары тарихына бәйле  доклады белән анда үткәрелгән бер конференциядә катнашып, Ленинград галимнәрендә үз докладына кызыксыну уятты Флора, элемтәләре өзелми торды.  Төньяктан кайтып, Ленинградка барасы юлыннан Казан тотып калды аны.

Шулай итеп, Татарстан Фәннәр академиясенең (ул вакытта СССР Фәннәр академиясенең филиалы) Галимҗан Ибраһимов  исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршындагы аспирантурага укырга керде, аны тәмамлаганда “Хәзерге татар прозасында фольклор” дигән темага диссертациясен уңышлы яклады.

Флораның фәнни эшчәнлеге турында сөйләгәндә якташыбыз, гомере буе себер татарлары телен фәнни өйрәнгән Диләрә Гариф кызы Тумашева белән остазы, шулай ук якташыбыз – бөек фольклорчы, татар фәнни фольклористикасына нигез салган зур галим Хәмит Ярмине телгә алмый мөмкин түгел, алар борып җибәрделәр дә инде Флораны татар фольклористикасы дөньясына.

Бу институтның Фольклор бүлеге берләштергән шәхесләр халкыбыз язмышын кабатлый, дисәк ялгыш булмас. Халык җәүһәрләрен җыйган галимнәр  халкыбыздан беркайчан да аерылмаганнар, күпләр үз милләтебездән йөз чөергәндә дә татар белән бергә булган алар, аларның исемнәре халык хәтерендә сакланырга лаек, әмма, ни хикмәт, моның өчен халыкның гаме җитеп бетми шул.  Хәмит Ярми истәлегенә дә кагыла җәмгыятебезнең олы шәхесләренә карата булган гамьсезлеге. Хәмит Ярминең Төмәнгә аның музеен булдыру өчен кайтарылган  бәясез гыйльми мирасы намуссыз кешеләр тарафыннан әрәм-шәрәм ителде, мирасының зур өлешен урладылар. Ярми мирасын урлаган кешенең исеме билгеле булуга карамастан, Төмән татар җәмәгатьчелеге бу мәсьәләгә карата битарафлык күрсәтте. Заман шартларында халык авыз иҗаты җәүһәрләре иҗат ителүдән тукталган кебек, Ярми музеен булдырып, аның  нигезенә себер татарлары әдәбияты тарихын да  өстәп, аны гыйльми лаборатория итеп файдалану идеясе җыр-биюләр, чәйле-мәйле мәҗлесләр дулкыны  астында күмелеп калды.

Флора  Инсититутта эшләү дәверендә, аңа кадәр Төмән дәүләт институтында укыган елларында ук, Диләрә Тумашева җитәкләгән этнографик экспедицияләрдән башлап, дистәләрчә фәнни экспедицияләрдә катнашты, үзе дә җитәкчелек итте алар белән.

Ул бик бирелеп  өйрәнә иде халык авыз иҗатын, фольклорда чагылыш тапкан тарихыбызны, халкыбызның рухи халәтен, һәр якның үзенә генә хас гореф-гадәтләрен, моңнарын күңеленә сеңдерә, йота барды ул, саклады аларны, халык авыз иҗаты җәүһәрләре аша ата-бабаларыбызның иҗади сәләтенә, халкыбыз күңеленең тирәнлегенә, байлыгына сокланудан туймады, экспедицияләрдә алган тәэсирләреннән озак арына алмый иде ул.

Яшьлек елларыбызда һәр экспедициядән кайткан саен Төмәндә бездә туктала иде Флора дустым. Төннәр буе сөйләшеп ята идек без аның белән, ул  күргәннәрен сөйләп, отып калган җырларын җырлап, мин аны тыңлап, төн үткәнен сизми дә кала идек. Ничек отып кала торган булгандыр ул бер тыңлау белән шулкадәр җырларны, дип, әле дә хәйран калам. Бер иртәдә бүлмәдән чыгып килгәнемдә  чәй өстәле янында әниемнең әтигә: “Кызлар төне буе җырлашып чыктылар”, - дип назлы тавышы белән әйтүен ишетеп калдым. Йокы бирмәделәр, дип зарланмады ул, әнием үзе дә рәхәтләнеп тыңлый торган булган икән Флораның гаҗәеп матур моңлы тавышын, берсеннән-берсе матуррак, моңлырак халык көйләрен. Безнең гаиләдә әти, әни, туганнырым да бик яраталар иде сөйкемле, акыллы, бай күңелле Флораны.

Экспедицияләр белән кая җәяүләп, кая атлы арбага утырып, Идел буе республикаларын, Себер киңлекләрен әйләнеп чыкты ул, Әстерханга, Иркутскиларга кадәр барып җитте,  төрле төбәкләрдә

яшәгән милләттәшләребезнең тарихи ядкарьләрен язып алды, алар ул әзерләп чыгарган 5 китапка керде, Институт архивында әле дөньяга чыкмаган никадәрле язмалары саклана.

Бигрәк тә советлар чорында тыелган дастаннарны күтәреп халыкка кайтаруга зур көч куйды, дастан дөньясынд иркенләп йөзде ул.

Институтта халык иҗатының күптомлылыгын чыгару планлаштырылгач, Флора аның редколлегия әгъзасы итеп билгеләнде, аңа шул заман өчен иң четерекле мирасны торгызу  - “Дастаннар” томын хәзерләү тапшырылды. “Идегәй” дастаны бигрәк аянычлы хәлдә булган, аның вариантлары төрле архивларда, басма чыганакларда таралып яткан.

Хәмит Ярминең драматик көннәре дә каһәрләнгән дастан белән бәйле.  1940 нчы елда Хәмит Ярми җитәкләгән экспедиция Василий Васильевич Радлов (чын исеме Вильгельм Фридрих Radloff) эзләреннән Себергә чыгып китә һәм “Идегәй” дастанының вариантларын табып кайта. “Идегәй” дастаны милли дәүләтчелек, милләткә бирелгәнлек, бәйсезлек өчен көрәштә күрсәткән каһарманлык рухы белән сугарылган, шунлыктан ул тыелган була. Шуның өчен Институт директоы итеп билгеләнгән Ярмине 1944 нче елда “җитәкчелектәге хаталар”  сылтавы белән эшеннән алалар. “Идегәй” дастанының әлеге вариантлары архивта калдырыла, аңа якын килү бөтенләй тыела. Әле алай гына котылуына да сөенерлек заман була ул. Ярми яңадан директор итеп куелмый, 1971 нче елга, лаеклы ялга чыкканга кадәр,  Халык иҗаты секторы белән җитәкчелек итә.

Флора менә шул авыр эшкә - дастаннарны басмага әзерләү эшенә - алына. Чәчелеп яткан вариантларын җыеп туплый, халыктан яңа вариантларын табып алып өсти. Бу эшне башкару процессында кичергән уй-хисләренең бер тамчы кадәрле генә өлеше чагылгандыр аның менә бү сүзләрендә: “Империячел хөкүмәт “Идегәй” дастанын ярты гасырга якын зинданда яткырды... Башка халыкларның эпосы да милли горурлыкларын арттырмас өчен тыелган, сөрелгән иде”

( “Фән һәм тел” №3 2003 ел, “Заман һәм галим”).

Китапларының иң күренеклесе дә 1984 нче елда чыккан “Халык авыз иҗаты. Дастаннар” булды,  киң җәмәгатьчелеккә танытты аны. Татар халык иҗатының күптомлык фәнни җыелмасына кергән бу китапта автор иң затлы дастан текстларын җыеп туплап, аларга багышланган зур күләмле кереш мәкалә һәм  бай шәрехләр (комментарийлар) белән бирде. Флора Әхмәтова-Урманченың дастаннарны халыкка кайтаруга бәйле хезмәтен хөкүмәт югары бәяләде – ул халык авыз иҗаты күптомлылыгын  басмага әзерләгән бер төркем галимнәр белән бергә Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнде, шагыйрьләрне дә рухландырды.   Гамил Афзалның Флорага багышлап язган  “Дастан” дигән шигырендә мондый юллар бар:

Иске бәетләргә

Яңа ниргә өстәп,

Ялтыратып күрсәт,

Хуҗа казан аскан,

Дәстарханда – кымыз,

Күңелләрдә – дастан,

Һаваларда – йолдыз...

Ул шул ук җыелмага кергән “Бәетләр һәм мөнәҗәтләр” томында да катнашты, өч томнан торган әкиятләрнең фәнни мөхәррире булды.

Соңгы еллардагы тынгысыз иҗат җимешләре – “Татар эпосы, Бәетләр” (2001) һәм “Татар эпосы. Дастаннар” (2004) китаплары.

Ул татар дастаннарын кыргыз “Манас”ы,  калмык “Җаңһыр”ы якут, монгол, манси, эвен, карел халыклары эпосы белән чагыштырып тикшереп, фольклористика фәнен эпос жанры буенча  үз ачышлары белән баетты.

Дастаннардан төзелгән соңгы китабында моңарчы дөнья күрмәгән текстларны фәнни әйләнешкә кертте, аларга сүзлек төзеде. Ул бәетләрнең халык  эпосы булуларын фәнни нигездә дәлилләп күрсәтте. Аңа кадәр бәетләр тарихи җырлар булып каралганнар, соңрак лиро-эпик жанрга кертелгән булганнар. Күп еллар тикшеренү нәтиҗәсендә, галимә аларны халык эпосы жанрына кертте. Аларда лириканың бары тик юлаучы сыйфатында гына булуын, ә төп асылы вакыйганы тасвирлау, бәян итү икәнлеген фәнни исбатлады.

Аның татар халык эпосына багышланган 40 елдан артык  хезмәтенә, ул җыйган халык энҗе-мәрҗәннәрнең кыйммәтенә бәя биреп бетерерлек кенә түгел. Ул 300дән артык фәнни һәм публицистик мәкалә, Бакый Урманче иҗаты буенча төзелгән 2 альбом авторы. Халыкара тюркология форумнарында Америкада - (Мэдисон,1990), Төркиядә (Анкара 1996),  Измирда (2002) ясаган фәнни докладлары галимнәр тарафыннан хупланып кына калмый, сенсациягә әверелгән иде. Ул Казан консерваториясендә 15 ел дәвамында фольклор курсын алып барды, студентлар аның лекцияләрен йотлыгып тыңлыйлар иде.

Флора Әхмәтова-Урманченың иҗтимагый эшчәнлеге дә якты эзләр калдырды. Ул шактый еллар дәвамында “Сөембикә” журналының иҗтимагый редакциясе шурасының әгъзасы булды, хатын-кыз, гаилә мәсьәләлренә кагылышлы мәкаләләре белән баетып торды ул журналны. Бөтендөнья татар хатын-кызлар оешмасының чишмә башында да иң актив хатын-кызларның берсе иде ул. “Ак калфак” исемен дә ул тәкъдим итте бу оешмага. Хатын-кызлар хәрәкәтендәге күркәм эшчәнлеге өчен Бөтендөнья “Ак калфак” оешмасының һәм “Сөембикә” журналының мактаулы бүләге  - “Сөембикә” беләзеге белән бүләкләнде. “ Ак калфак” Төмән өлкәсе татар хатын-кызлар оешмасы да аның катнашы белән оешты, “Төмән “Ак калфак” иҗтимагый-сәяси, әдәби-нәфис журналының да актив авторы иде ул.

Бакый ага вафатыннан соң, Флора җәмәгате Бакый Урманченың  иҗатын барлауга, аның күргәзмәләрен оештырып үткәрүгә, музеен булдыруга  җан көчен кызганмады.

Аның “Бакый Урманченың рухи дөньясы”( 2005), “Баки Урманче и татарская культура” ( 2005),  гомеренең соңгы көннәрендә генә нәшрият табагыннан төшкән  “Габдулла Тукай в творчестве Баки Урманче” (2007) исемле саллы китаплары авторның тирән, киң карашлы, мәдәниятнең, сәнгатьнең төрле тармакларын тирән аңлаган, белгән, күпкырлы  гыйлемлелеккә, югары интеллектка ия шәхес, чын татар зыялысы  икәнлеген күрсәтәләр һәм  үзенә һәйкәл булып гәүдәләнәләр.

Күптән түгел Казанда Идел буе федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Фәрит Йосыповның “Сибирские татары. Из сокровищницы духовной культуры” (Себер татарлары рухи мәдәни җәүһәрләре) дигән монографиясе дөньяга  зур, күркәм китап булып чыкты. Бу монграфиясен Фәрит әфәнде Йосыпов Флора Әхмәтова-Урманченың якты истәлегенә багышлады. Флора гомере буе бөек тюрколог, себер татарларының бай  халык авыз иҗатын үз заманында җыеп, туплап калдырган Василий Васильевич Радловның  исемен дә аңа карата олы хөрмәттән туган тетрәү авазы белән искә ала, ул калдырган мирасны халыкка кайтару турында хыяллана иде. Аның хыялын профессор Фәрит Йосыпов ашырды гамәлгә.

Китапка Дастаннар, Мөнәҗәтләр, Бәетләр бүлекләре кергән. Анда  архив чыганакларынан алынган, университетның Филология һәм мәдәниятара башланышлар институты оештырып үткәргән экспедицияләр җыйган себер татарлары җәүһәрләре туплаган. Китапның төп зур өлеше -  Радлов 150 еллап элек безнең Себер җирендә, Төмән-Тубыл, Омски тирәләрендә, Бараба татарлары арасында язып алган материаллардан тора.  Флора Әхмәтова-Урманче архивында сакланган шактый әйбер дә кертелгән, Әлминур Патршина табып җыеп алган халык җәүһәрләре дә урын алган.

Миңа да  ул китапка кергән әсәрләрне урыс теленә тәрҗемә итүдә катнашырга насыйп булды. Бу әсәрләрне укыганда себер тараларының гаҗәеп киң, бай күңелен, тирән акылын сизәсең, диндә яшәгән югары рухлы, киң мәрхәмәтле күңелле, шул ук вакытта көчле-куәтле, тасвирлау чараларын гаҗәеп оста кулланган, төрки халыклар белән тыгыз икътисади, мәдәни, рухи багланышлар корган халык булганлыгын тоеп тәэсирләнәсең,  менә кайда икән халыкның чын йөзе, дип горурланасың.

Хәзерге вакытта Фәрит Йосыпов себер татар халык җәүһәрләре антологиясенең икенче томын әзерли башлады, анда Флора язып алган җырларны ул нотага салып бирәчәк.

Флора дустымның икенче исеме дә бар – Айгөл. Бу исемне аңа, аны тормышын яктыртып торган ай кебек күреп,  хәләл җефете Бакый ага Урманче бирде. Аларның бергә яшәгән гомерләре үзе тирән хисле поэма, дияр идем мин. Бакый аганың күңеленә зур мәхәббәт хисе булып килеп керде Флора,  аның дастан өлкәсендәге эшләре сокландырды, рухландырды бөек рәссамны.  Бакый Урмакнче Флораны беренче мәртәбә  Тукайның тууына  80 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән конференциядә күрә.  Флора “Әхмәт Фәйзинең “Тукай” романында җырлар” дигән темага доклад укый. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укыган елларыннан бирле гомере буе Тукай иҗатына мөкиббән булып яшәгән, рәсемнәре аша аның иҗатын киң яктыртып күрсәткән рәссам-сынчы Бакый Урманче күршесендә утырган галимнән сорый: “Кем бу, кайдан килгән япон кызы?”- ди. Күршесе җавап бирә. Шул мизгелләрдә үк Бакый ага Флораның ике график рәсемен ясап өлгерә, шигъри юллар язып куя:

Үзе фольклор бу,

Үзе халык җыры, үзе дастан,

Сөбхан, сөбхан, сөбхан!

Беренче очрашу бу, беренче тибрәнүе Бакый Урманче күңелнең. Шуннан соң Флораның 16 портретын язды ул, күп шигырьләр иҗат иттте аңа багышлап, гомер чигендә язылганнарының берсендә болай диде:

Айгөл генәсе,

Җиһанның бер генәсе,

Гомеремнең бизәге,

Рәхәтем син генәсе.

Икебез дә без дәрвишләр,

Хыял, сәнгать, нәни генә безнең эшләр.

Бакый аганың кабере Тукай кабере янында гына, Флорабыз да Бакый аганың янәшәсенә барып сыенды.

Себерен өзелеп яратты Флора, аның белән элемтәләрне, Төмән татар матбугат чаралары белән хезмәттәшлеген өзмәде,  гыйльми исемнәр яклаучы якташларына ярдәм күрсәтеп торды, туган ягының уңышларына сөенде, югалтуларына көенде, газиз кече ватанының  чәчәк атып үсеш алуы турында хыяланды. Урыны җәннәттә булсын. Кадерле якташыбызны соңгы юлга озатканда, аның кабере янында, Казан зыялылары алдында мин болай дип сүз бирдем:

“Без Төмәндә Хәмит Ярми музеен ачарга җыенабыз, ул музейга аның иң яраткан шәкертенә  – сиңа да урын түрдән булыр, дустым, Төмән онытмас сине”, - дидем.

Күңел шуңа тыныч түгел, җаным шуңа әрни: музей булдырылмады, биргән сүземдә торырга хәлемнән килмәде, татарның рухи-мәдәни мирасыбызны саклауга карата битарафлыгы миннән күпкә көчлерәк булып чыкты.

Фоторәсемдә: Флора Әхмәтова-Урманче, Диләрә Гариф кызы Тумашева

 

.