TAT Гүзәлия Муллачанова: "Безнең укучылар туган төбәгебез Төмән өлкәсе турында горурланып сөйләделәр" PDF Печать E-mail
Родной язык
04.05.2015 09:41

 

Ел башында Төмән шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан өлкә олимпиадасы булды. Монда беренче урын алучылар Казанга белем сынашырга чакырылды.

20-23 апрель көннәрендә Казанда татар теле ббуенча III Халыкара олимпиада булып үтте.

Төмән өлкәсеннән Катаргулова Юлия - 11 нче сыйныф укучысы (Казанлы урта мәктәбе, Вагай районы); Гадиева Анжелла - 10 нчы сыйныф укучысы  (Шыкча урта мәктәбе, Төмән районы); Сайдуллина Нурия - 9 нчы сыйныф укучысы (Тугыз урта мәктәбе, Вагай районы). Команданың җитәкчесе булып Муллачанова Гүзәлия Хәлил кызы җибәрелде. Беренче көн олимпиаданы ачу тантанасы булып үтте. Бирегә заочный этаптан сайланып алынган 11 мең укучыдан 500 чакырылган, чагыштыру өчен узган ел 5 меңнән 300 укучы очный турда катнашты.

Ачу тантанасында Татарстан республикасы фән һәм мәгариф министры Энгель Навап улы Фәттахов барлык катнашучыларны сәламләп: “Республикабызда 40 югары уку йорты бар, аларда 210 мең студент белем ала. Безнең максатыбыз – чит төбәкләрдә яшәгән милләттәшләребезне берләштереп, телебезне мәдәниятебезне саклап калырга”, - диде. Халыкара олимпиадага 12 илдән: Япония, Финляндия, Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Төркмәнистан, Китай, Бельгия, Канада, шулай ук Россиянең  22 регионыннан: Республика Башкортстан, Татарстан, Марий – Эл, Мордовия, Чувашстан, Удмуртия, Мәскәү, Самара, Саратов, Пенза, Чиләбе, Екатеринбург, Красноярский край, Түбән – Новгород, Төмән, Оренбург, Омск, Пермь, Ульяновск һ.б. Икенче көнне теоретик тур булып татар теле һәм әдәбиятыннан биремнәр үтәү булды. Моннан соң “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә һәм “Студент язы” фестивалендә катнашу булды.  Өченче көн белем сынашу дәвам итте һәм укучылар “Минем халкым – туган төбәгем һәм мин” темасына презентация яклап иҗади номер күрсәттеләр.

Безнең укучылар Төмән өлкәбезне, бигрәк тә Вагай Һәм Төмән районнарын, мәктәпләрен мактап, горурланып бик матур сөйләделәр.

Бу көнне укучылар “Сәләт” яшьләр форумы катнашында түгәрәк өстәл эшчәнлеге булды һәм кич белән К.Тинчурин исеменәге драма һәм комедия театрына Мәдинә Мәликованың “Соңгы риваять” исемле Сөембикә ханбикәгә багышланган тарихи спектакль карадылар. Ябылу тантанасы 24 апрель көнне Муса Җәлил исемендәге татар академия дәүләт опера һәм балет театрында булды. Биредә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның кабинет министрлары барлык катнашучыларны сәламнәделәр. Киләчәктә бу олимпиаданың масштабларын зурайтырга планлаштырдылар, чөнки Казанда 5 мең, 25 мең, 45 мең кеше сыярлык заллар барлыгы турында әйттеләр.

Ике этапның (язмача һәм телдән) балларын кушканнан соң Гадиева Анжелла, Төмән районы Шыкча урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы III урын алды, аңа ике телдәге грамота, планшет һәм чәчәкләр бирделәр, Катаргулова Юлиягә, Вагай районы Казанлы урта мәктәбе укучысына лауреат исемле грамота, цифровой фотоаппарат һәм чәчәкләр бирелде. Барлык катнашучыларга татар калфагы, китаплар, рюкзак, футболка бирелде. Гран-при алучы булып Татарстанның Актаныш районы егете һәм Канададан килгән татар кызы булды. Кайда гына яшәсә дә безнең татар халкы аларда милли рух, горурлык хисе бар икәненә без тагын да инанып кайттык.

Гүзәлия Муллачанова, Шыкча урта мәктәбенең татар теле укытучысы

 

.