TAT Татар теле укытучылары Төмән өлкә китапханәсендә кунакта |
Культура | ||||
04.05.2015 05:59 | ||||
. Күптән түгел Төбәк мәгарифен үстерү институты каршында өлкәнең татар теле укытучылары өчен белем күтәрү курслары үтте. Курслар белән Институтның доценты Рафаэль Галимҗан улы Һадиев җитәкчелек итте.Курс программасына Президент китапханәсенең төбәк филиалы статусына да ия булган Дмитрий Иванович Менделеев исемендәге өлкә фәнни китапханә белән танышу да кертелгән иде. Татар теле укытучыларын өлкә китапханәсенең ветеран хезмәткәрләре – баш китапханәче – администратор Галина Михайловна Троценко белән Гөлнур Нияз кызы Әхмәтова каршы алып, китапханәнең технологиясе, эш системасы белән таныштырдылар.
Тарихы 1920 нче елда башланган Төмән өлкә фәнни китапханә хәзерге вакытта универсаль дәүләт китап саклагычы, мәгълүмат, фәнни-эзләнүләр алып баручы күпкырлы төбәк мәгърифәт үзәге булып тора. Аның фондында кәгазь һәм электрон вариантларда 2,6 миллион данә китап бар. Галина Миххайловна китапханәнең тарихына да кыскача күз салып узды. 1920 ече елда революциягә кадәр булган 13 китапханәнең китапларын үз эченә алган Төмән шәһәренең Үзәк китапханәсе оешып эшли башлый. Абонемент белән уку заллары булдырылган Үзәк китапханә шәһәрнең 8 районына хезмәт күрсәтә, плакатлар, альбомнар әзерли. 1945 нче елда Төмән шәһәренең Үзәк китапханәсе өлкә статусына ия була. Ленин урамындагы чиркәү бинасында урнашкан шәһәр Үзәк куитапханә 1981 нче елда аның өчен шәһәр үзәгендә төзелгән бинага күчә һәм фәнни китапханә статусын ала. 2000 нче елда ул вакыттагы губернатор Леонид Юлианович Рокецкий карары нигезендә өлкә фәнни китапханәгә танылган галим, якташыбыз Дмитрий Иванович Менделеев исеме бирелә. Үзгәртеп коруга бәйле сипләү эшләре үткәрелгәннән соң, 2009 нчы елда Д.И.Менделеев исемендәге өлкә фәнни китапханәнең яңартылган бинасы ишекләрен тантаналы рәвештә яңадан ача. Хәзер инде аңа икенче статус та бирелә, бинаны реконструкцияләү вакытында ук шуңа яраклаштырылган Борис Николаевич исемендәге Президент китапханәсенең төбәк филиалы статусы. Бүгенге китапханәнең укучыларны теркәүдән, аларга электрон укучы карточкасы эшләп бирүдән башлап, ИРБИС-64 программасы нигезендә автоматлаштырылган. Иркен уку заллары 390 урынлы итеп, компьютерлар белән җиһазландырылган. Электрон карточкасы ярдәмендә укучы өлкә китапханәсенең кәгазь һәм электрон вариантлардагы китапларын электрон каталогтан бик тиз таба ала. Бинаның һәр катында интерактив зона бар, залларда 14 мультимедиа кабиналар урнаштырылган, алар эчендә беркемне дә комачауламыйча видео, аудио-видео язмалар тыңларга мөмкин. 120 урынлы мультифункциональ матбугат залы, 50 кешелек әдәби-музыкаль кунакханә, балалар өчен уен бүлмәсе, интернет-кафе һәм башка күптөрле уңайлыклар бу китапханәнең уникаль гыйлем йорты икәнлеген күрсәтеп тора, Китапханәнең барлык җайланмалары яңа югары технологияләр нигезендә корылып урнаштырылган.
Бу китапханәдә татар китаплары да саклана, аның кысаларында татар китабының да үз тарихы бар. Китапханә“Казан утлары”, Сөембикә, “Идел, “ Ка
Боларга өстәп, шуны кабат искә төшерү дә урынлы булыр. Узган ел ахырында “Сибирские татары Библиографический указатель (ХVIII в.- 2-13 г.) дип аталган күрсәткеч дөнья күрде. Китап А4 форматында 450 биттән, 11 бүлектән тора: 1. Социальные науки 2. Исторические науки 3. История 4. Этнология (этнография) 5. Религия 6. Экономика. Право. Военное дело 7. Наука. Просвещение. Культура 8. Искусство 9. Языкознание 10. Литературоведение. Художественная литература 11. Библиографические пособия Әлеге китапка себер татарларына кагылышлы китаплар, диссертацияләрнең авторефератлары, диссертацияләр, конференцияләрдә, корылтайларда, симпозиумнарда укылган докладлар я аларның тезислары, газета-журналларда чыккан мәкаләләр кертелгән. Бу библиографик күрсәткеч фәнни хезмәткәрләргә, белгечләргә, укытучыларга, аспирантларга, югары уку йортлары шәкертләренә ярдәмлек буларак эшләнгән. Библиографик күрсәткечне төзүчеләр: бүген дә өлкә фәнни ктапханәдә хезмәт итүен дәвам итүче Гөлнур Ниязова, китапханәнең элекке урынбасары Асия Сәйфуллина, элекке милли китаплар бүлеге җитәкчесе Рифкать Насыйбулин. Китап өлкә Хакимиятенең Милли эшләр комитеты финанс ярдәме белән дөнья күрде, ул татар төбәк җәмәгатьчелеге тарафыннан зур мәдәни вакыйга буларак кабул ителде. Фоторәсемнәрдә:1. Китапханә бинасы
|