TAT Төмән күгендә яңа йолдызлар калыкты PDF Печать E-mail
Общество и жизнь
04.04.2015 21:26

Март ахырында Төмән шәһәренең Тимеръюлчылар мәдәният сараенда  VIII нче төбәк   «Себер йолдызы”, “Татар егете” бәйгеләренең финалы булып үтте. Кастинг аша үткән 7 кыз һәм 7 егет чибәрлек-сөйкемлелектә, җыр-биюдә генә түгел, туган телне, милли гореф-гадәтләрне, әдәбиятны, Ислам динен белүдә дә көч сынаштылар, интеллектуаль дәрәҗәләрен күрсәттеләр. Быелгы бәйгедә Төмән өлкәсеннән генә түгел, Башкортостан Республикасы, Екатеринбург, Курган өлкәләреннән дә катнашучылар булды.

“Бу бәйгенең  төп максаты – зирәк- җитез, сәләтле, уңышлы, алга омтылучан, дөнья күләменә чыгарга әзерләнүче, шул ук вакытта үзен милләт баласы итеп тойган,  рухи камиллеккә ирешү юлларын эзләгән замана татар яшьләрен күрсәтү, алар үрнәгендә яшь буынны тәрбияләүгә йогынты ясау.  Өлкә татарлары Конгрессы татар замана яшьләрен тәрбияләүгә зур әһәмият бирә, шул юнәлештә күп чаралар үткәрә,  без горурланабыз яшьләребез белән”, - диде  бәйгене оештыручыларның берсе Ринат Насыйров.

Менә шушы олы максатны күз алдында тотып, әлеге бәйгене Нурулла Саттаров белән Ринат Насыйров җитәкләгән Төмән өлкәсе татарлары Конгрессы оештырып үткәрә. Бәйгедә катнашкан егетләр һәм кызлар үзләре турында   туган телдә сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, музыка коралларында уйнадылар, мәдәнияткә, әдәбиятка кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр, сәхнәдә үзләрен килешле, матур тоттылар һәм чын татарча тыйнаклык үрнәген күрсәттеләр. Бер сүз белән әйткәндә, үзләрен милләтебезнең замана балалары итеп күрсәтә алдылар

Финалистларга туган телдә сөйләмнәрен камилләтерергә ярдәм иткән Наисә Гайнельянова әйтүенә караганда да, быелгы бәйгедә катнашучылар арасында  ана телен белүчеләр күбрәк булды.

Финалда катнашучы яшьләр ”Төмәннән ерак түгел урман эчендә урнашкан “Дуслык – Ямал” балалар лагерында торып әзерләнделәр. Аларга туган телләрен, артислык осталыкларын камилләштерергә, Ислам дине, тарих өлкәләрендә белемнәрен  арттырырга белгечләр ярдәм итте, имамнар белән очрашулар үткәрелде. Диндә яшәгән егетләр дә бар иде араларында. Бу бәйгедә беренче мәртәбә  Вадим Кәбиров Коръән аятьләре укып сөендерде тамашачыларны. Ул 23 яшьтә, ике бала атасы, читтән торып Казанда дини белем дә ала икән.

“Себер йолдызы - 2015” таҗы Анжела Абдрашитовага, “Татар егете - 2015” титулы Дамир Тимкановка насыйп булды. Аларга бүләккә 250 меңлек сертификат тапшырылды, калган катнашучылар да бүләксез калмады.

Жюри белән танылган җырчы, Россиянең һәм Татарстан Республикасының халык артисты Ринат Ибраһимов җитәкчелек итте, аның составында  ил яучысы Роза Сябитова, Нурулла Саттаров белән Ринат Насыйров һәм башка бәйсез белгечләр булды. Алар финалда катнашучыларның туган телне белүләренә, гаилә кыйммәтләренә мөнәсәбәтләрен ачыклауга аеруча зур игътибар иттеләр. Жюри эше белән бәйгедә катнашучылар да, тамашачылар да канәгать булып калдылар,  риясыз, гадел бәя бирделәр катнашучыларга, дигән фикерләре белән уртаклаштылар, лаеклы  җиңүгә ирешкәннәргә соклануларын яшермәделәр..

Анжелага 20 яшь. Ул Ялутор районының Яңа Атьял авылында туып үскән, авыл мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты буенча өлкәнең мактаулы тел белгече, Россиянең атказанган укытучысы Зөлфирә Калгамановадан белем алган, өлкә олимпиадаларында беренче урыннар яулаган, Бөтенрәсәй татар теле олимпиадасында җиңүгә ирешкән. Дамир Тимкановка 19 яшь, ул Яркәү районының Бурбар авылында туып үскән, хәзерге вакытта Нефть-газ университетында укый, спорт һәм музыка белән шөгыльләнә, скрипкада уйный, милли җанлы, иманлы бала булуы белән абруй казанып өлгергән егет.  Алар тиздән Чиләбе шәһәрендә үткәреләчәк татар егетләре һәм кызлары бәйгесендә дә катнашачаклар.

Дефиледа кызларның алдагы елларда "Себер йолдызы" бәйгесендә катнашкан Эллина Саитова теккән милли киемнәрдә чыгулары да бәйгенең күркәм бизәгенә әверелде. Бәйгене "Казан егетәре" ансамбле башкарган җырлар да бизәде.

Бу бәйгенең уңай нәтиҗәләре елдан-елга  күбрәк сизелә бара.  Анда катнашкан кызлар һәм егетләр татар яшьләре хәрәкәтендә актив катнашалар, кызлар һәм егетләр бәйгеләрен бергә үткәрү дә отышлы булды, үз нәтиҗәләрен бирде. Анда катнашып танышкан кызлар һәм егетләр  корган 7 яшь татар  гаиләсе барлыкка килде, алар балаларын милли рухта тәрбияләргә тырышалар. Быелгы бәйгенең билет сатудан кергән акчаларының 10 проценты  шулай ук өлкә татарлары Конгрессы гамәлгә керткән “Бездә ятим бала юк” проектына бирелүе белән дә дәрәҗәсе күтәрелде, әһәмияте бермә-бер артты.

Әйтергә кирәк, Төмән өлкәсе татарлары Конгрессы бу бәйгеләрне  Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз бәйләнештә, аның идеяләренә таянып, ул барлап юллаган сәнгать осталары катнашы белән үткәрә. Бәйгенең һәр финал тамашасында БТК Башкарма комитеты бюросының әгъзасы Фәрит Уразаевның килеп катнашуы да шуңа бер дәлил. Бәйге тамашасыннан соң, анда катнашканнар бу чараны әзерләп үткәрүгә үзеннән зур өлеш керткән Төмән шәһәре мәдәният үзәгендә чәй өстәлләре янында Казан кунаклары белән җылы аралашуны дәвам иттерделәр.

Яшьләр бәйгеләренең уңышлары сизелерлек, күзгә күренерлек булса да, бизәкле, матур киемле, моң-җырлы шаулы тамаша күңелләрне соклану, бәйрәм хисләре белән тутырса да, милләттәшләребез арасыннан кайбер  сораулар китмәде. Мәсәлән, бәйгедә күп кеше катнаша алмый, сайлап алынганнар белән дә белгечләр төркеме махсус әзерлек үткәрә, шунлыктан алар үзләрен күрсәтә ала, туган телне белмәгән яшьләр дә ятлаган сүзләрен тамашачыга җиткерә ала. Ә бит ярышлар үтеп киткәч, шул ук яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар үзара туган телдә аралашмыйлар, шәһәрләрдә туып үскәннәр телне белмәгәнлектән, авыллардан чыккан, мәктәпләрдә күпмедер дәрәҗәдә ана телен өйрәнгән яшьләр дә алар белән туган телдә сөйләшә алмагач, урыс теллеләргә әвереләләр. Әдәбиятта Һәвәскәр каләм тибрәтүчеләр - өлкән яшьтәгеләр, алар арасына яшьләрдән килеп керүчеләр юк.

Әйе, иң борчулы сораулар җавапсыз кала бирә: "Татар милли үсеш хәрәкәтенең лидерлары да олыгаеп бара. Аларга алмашка килерлек яшьләр үсеп җитәрме? Ни сәбәпле Тубыл социаль-педагогика академиясенең урыс-татар, Төмән университетының татар теле бүлекләрендә укып чыккан (укырга керүчеләр булмау сәбәпле ул бүлекләр дә үзләреннән-үзләре юкка чыкты), "Себер йолдызы", Татар егете" бәйгеләрендә катнашкан яшьләр арасыннан әлегә кадәр милләт лидерлары калкып чыкмады, гәрчә яшьләрнең үз араларында активлык сизелсә дә? Бәйгеләр үтеп киткәннән соң туган тел кирәкмимени соң яшьләргә? Аларны  милләтебезнең киләчәге борчыймы?"

Бу сорауларны тудырган сәбәпләр иҗтимагый тормышта ярылып ятсалар да, алар турында ачыктан-ачык сөйләшү оештырылмый, чаралар күрелми әлегә. Шулай да, Төмән татарларының өметләре - яшьләрдә.

Киләсе 2016 нчы елда Бөтенрәсәй татар кызлары һәм егетләре бәйгесе Төмәндә үткәреләчәк, аны уңышлы башкарырлык тәҗрибә туплады инде бу төбәк.

Март ахырында Төмән шәһәренең Тимеръюлчылар мәдәният сараенда  VIII нче төбәк   «Себер йолдызы”, “Татар егете” бәйгеләренең финалы булып үтте. Кастинг аша үткән 7 кыз һәм 7 егет чибәрлек-сөйкемлелектә, җыр-биюдә генә түгел, туган телне, милли гореф-гадәтләрне, әдәбиятны, Ислам динен белүдә дә көч сынаштылар, интеллектуалҗ дәрәҗәләрен күрсәттеләр. Быелгы бәйгедә Төмән өлкәсеннән генә түгел, Башкортостан Республикасы, Екатеринбург, Курган өлкәләреннән дә катнашучылар булды.
“Бу бәйгенең  төп максаты – зирәк- җитез, сәләтле, уңышлы, алга омтылучан, дөнья күләменә чыгарга әзерләнүче, шул ук вакытта үзен милләт баласы итеп тойган,  рухи камиллеккә ирешү юлларын эзләгән замана татар яшьләрен күрсәтү, алар үрнәгендә яшь буынны тәрбияләүгә йогынты ясау.  Өлкә татарлары Конгрессы татар замана яшьләрен тәрбияләүгә зур әһәмият бирә, шул юнәлештә күп чаралар үткәрә,  без горурланабыз яшьләребез белән”, - диде  бәйгене оештыручыларның берсе Ринат Насыйров.  
Менә шушы олы максатны күз алдында тотып, әлеге бәйгене Нурулла Саттаров белән Ринат Насыйров җитәкләгән Төмән өлкәсе татарлары конгрессы оештырып үткәрә. Бәйгедә катнашкан егетләр һәм кызлар үзләре турында   туган телдә сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, музыка коралларында уйнадылар, мәдәнияткә, әдәбиятка кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр, сәхнәдә үзләрен килешле, матур тоттыларһәм чын татарча тыйнаклык үрнәген күрсәттеләр. Бер сүз белән әйткәндә, үзләрен замана балалары итеп күрсәтә алдылар 
Финалистларга туган телдә сөйләмнәрен камилләтерергә ярдәм иткән Наисә Гайнельянова әйтүенә караганда да, быелгы бәйгедә катнашучылар арасында  туган телне белүчеләр күбрәк булды.  
Финалда катнашучы яшьләр”Төмәннән ерак түгел урман эчендә урнашкан “Дуслык – Ямал” балалар лагерында торып әзерләнделәр. Аларга туган телләрен, артислык осталыкларын камилләштерергә, Ислам дине, тарих өлкәләрендә белемнәрен  арттырырга белгечләр ярдәм итте, имамнар белән очрашулар үткәрелде. Диндә яшәгән егетләр дә бар иде араларында. Ярыш барышында беренче мәртәбә  Вадим Кәбиров Коръән аятьләре укып сөендерде тамашачыларны. Ул 23 яшьтә, ике бала атасы, читтән торып Казанда дини белем дә ала икән. 
“Себер йолдызы - 2015” таҗы Анжела Абдрашитовага, “Татар егете - 2015” титулы Дамир Тимкановка насыйп булды. Аларга бүләккә 250 меңлек сертификат тапшырылды, калган катнашучылар да бүләксез калмады. 
Жюри белән танылган җырчы, Россиянең һәм Татарстан Республикасының халык артисты Ринат Ибраһимов җитәкчелек итте,  составында  ил яучысы Роза Сябитова, Нурулла Саттаров белән Ринат Насыйров һәм башка бәйсез белгечләр булды. Алар финалда катнашучыларның туган телне белүләренә, гаилә кыйммәтләренә мөнәсәбәтләрен ачыклауга аеруча зур игътибар иттеләр. Жюри эше белән бәйгедә катнашучылар да, тамашачылар да канәгать булып калдылар,  риясыз, гадел бәя бирделәр катнашучыларга, дигән фикерләре белән уртаклаштылар, җиңүгә ирешкәннәргә соклануларын яшермәделәр.. 
Анжелага 20 яшь. Ул Ялутор районының Яңа Атьял авылында туып үскән, авыл мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты буенча өлкәнең мактаулы тел белгече, Россиянең атказанган укытучысы Зөлфирә Калгамановадан белем алган, өлкә олимпиадаларында беренче урыннар яулаган, Бөтенрәсәй татар теле олимпиадасында җиңүгә ирешкән. Дамир Тимканов Яркәү районының Бурбар авылында туып үскән, хәзерге вакытта Нефть-газ университетында укый, спорт һәм музыка белән шөгыльләнә, скрипкада уйный, милли җанлы, иманлы бала булуы белән абруй казанып өлгергән егет.  Алар тиздән Чиләбе шәһәрендә үткәреләчәк татар егетләре һәм кызлары бәйгесендә дә катнашачаклар. 

Дефиледа кызларның алдагы елларда үткән "Себер йолдызы" бәйгесендә катнашкан Эллина Саитова теккән милли киемнәрдә чыгулары да бәйгенең күркәм бизәге булды. Бәйгене "Казан егетәре" ансамбле башкарган җырлар да бизәде. 
Бу бәйгенең уңай нәтиҗәләре елдан-елга  күбрәк сизелә бара.  Анда катнашкан кызлар һәм егетләр татар яшьләре хәрәкәтендә актив катнашалар, кызлар һәм егетләр бәйгеләрен бергә үткәрү дә отышлы булды, үз нәтиҗәләрен бирде. Анда катнашып танышкан кызлар һәм егетләр  корган 7яшь татар  гаиләсе барлыкка килде, алар балаларын милли рухта тәрбияләргә тырышалар. Быелгы бәйгенең билет сатудан кергән акчаларының 10 проценты  шулай ук өлкә татарлары Конгрессы гамәлгә керткән “Бездә ятим бала юк” проектына бирелүе белән дә дәрәҗәсе күтәрелде, әһәмияте бермә-бер артты.

Әйтергә кирәк, Төмән өлкәсе татарлары Конгрессы бу бәйгеләрне  Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз бәйләнештә, аның идеяләренә таянып, ул барлап юллаган сәнгать осталары катнашы белән үткәрә, Бәйгенең һәр финал тамашасында БТК Башкарма комитеты бюросының әгъзасы Фәрит Уразаевның килеп катнашуы да шуңа бер дәлил. Бәйге тамашасыннан соң,  анда катнашканнар бу чараны әзерләп үткәрүдә актив катнашакан Төмән шәһәре мәдәният үзәгендә чәй өстәлләре янында Казан кунаклары белән җылы аралашуны дәвам иттерделәр.

Яшьләр бәйгеләренең уңышлары сизелерлек, күзгә күренерлек булса да, бизәкле, матур киемле, моң-җырлы шаулы тамаша күңелләрне соклану, бәйрәм хисләре белән тутырса да, милләттәшләребез арасыннан кайбер  сораулар китмәде. Мәсәлән, бәйгедә күп кеше катнаша алмый, сайлап алынганнар белән дә белгечләр төркеме махсус әзерлек үткәрә, шунлыктан алар үзләрен күрсәтә ала, туган телне белмәгән яшьләр дә ятлаган сүзләрен тамашачыга җиткерә ала. Ә бит ярышлар үтеп киткәч, шул ук яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар үзара туган телдә аралашмыйлар, шәһәрләрдә туып үскәннәр телне белмәгәнлектән, авыллардан чыккан, мәктәпләрдә күпмедер дәрәҗәдә ана телен өйрәнгән яшьләр дә алар белән туган телдә сөйләшә алмагач, урыс теллеләргә әвереләләр. Әдәбиятта Һәвәскәр каләм тибрәтүчеләр - өлкән яшьтәгеләр, алар арасына яшьләрдән килеп керүчеләр юк. 
Әйе, иң борчулы сораулар җавапсыз кала бирә: "Татар милли үсеш хәрәкәтенең лидерлары олыгаеп бара. Аларга алмашка килерлек яшьләр үсеп җитәрме? Ни сәбәпле Тубыл социаль-педагогика академиясенең урыс-татар, Төмән университетының татар теле бүлекләрендә укып чыккан (укырга керүчеләр булмау сәбәпле ул бүлекләр дә үзләреннән-үзләре юкка чыкты), "Себер йолдызы", Татар егете" бәйгеләрендә катнашкан яшьләр арасыннан әлегә кадәр милләт лидерлары калкып чыкмады, гәрчә яшьләрнең үз араларында активлык сизелсә дә? Бәйгеләр үтеп киткәннән соң туган тел кирәкмимени соң яшьләргә? Аларны  милләтебезнең киләчәге борчыймы?"

Бу сорауларны тудырган сәбәпләр иҗтимагый тормышта ярылып ятсалар да, алар турында ачыктан-ачык сөйләшү оештырылмый, чаралар күрелми әлегә. Шулай да, Төмән татарларының өметләре - яшьләрдә.

Киләсе 2016 нчы елда Бөтенроссия татар кызлары һәм егетләре бәйгесе Төмәндә үткәреләчәк, аны уңышлы үткәрерлек тәҗрибә туплады инде бу төбәк.

 

Комментарии 

 
+3 #2 Зөлфия 11.04.2015 17:57
Әлбәттә, мондый тамаша-чаралар булуы яхшы күренеш. Ләкин аның нәтиҗәләре бик үк күренми шикелле. Алдагы елларда чыннан да "шоу" була иде, ләкин быелгысы сүлпәнләнгән. Бу бәйге төбәкара булса да, бер дә әле читтән килгән кызлар, егетләр бу "уенда" беренчелекне алганы юк, югыйсә бик достойныйлары бар араларында.
Цитировать
 
 
+3 #1 Төмән татары 11.04.2015 08:50
Татар егетләрен һәм кызларын барлау һәм аларны ярышларда катнаштыру бик әйбәт, кирәкле гамәл. Шул ук вакытта алар милләт мәнфәгатьләрен кайгыртучылар да булсыннар иде. Яшьләр арасыннан бик күп филология фәннәре кандидатлары үсеп чыкты. Алар нинди хезмәт күрсәтәләр икән туган телне саклау юлында. Тел бетеп бара, барлык чаралар урыс телендә алып барыла. Ник алар туган телне киңрәк куллану өчен булса да көрәшмиләр икән? Чынлап та, халыкны үз артыннан ияртә аларлык абруй казанган яшьләр күренми әлегә.
Цитировать
 

.