TAT Фоат Галимуллин: Рух яңарган якларда (Төмән - Казан арасы) PDF Печать E-mail
Родной язык
28.03.2015 08:31

Төмән төбәкләрендә көн итүче милләттәшләребез янында булып кайтуыма байтак еллар узган икән. 1983 елның февраль аенда Яркәү районының Яңа Кәешкүл (Сала) авылы мәктәбендә өлкәнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары булган иде. Без анда тумышы белән шушы яклардан булган күренекле галимә, Казан университеты профессоры Диләрә ханым Тумашева белән лекцияләр укыдык, ачык дәресләр карап, аларга бәя бирүдә катнаштык. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә фидакрьләрчә эшләүче хезмәттәшләребез белән аралаштык. Шушы мәктәпнең директоры Шәйхетдин Әхәт улы Аитов,укытучлары Вәхидә Аитова, Әбилә Әнвәрова, Х. Чаугарова, Төмән районы Акъяр мәктәбеннән ирле-хатынлы Люция һәм Хатыйп  Хәбибуллиннар һәм башка мөгаллим-мөгаллимәләр белән мәслихәтләштек. Ул вакытта Төмән өлкә укытучылар белемен күтәрү институты методисты булып эшләгән Бибинур ханым Сабирова быелгы баруымда шул вакытларны искә төшереп алды. Ул, сиксән яшенә якынлашып килүенә карамастан, Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хикмәт” дип исемләнгән рухани мәдәни-агарту гәзитендә баш мөхәррир булып эшли икән. Күптәнге танышыбыз буларак, без аның белән бик җылы күрештек. Бибинур  ханым миңа әлеге гәзитнең соңгы елда чыккан барлык саннарын бирде. Мин үзем урнашкан “Нефтяник” кунакханәсендә төн буе диярлек аларны укып утырдым һәм Урал артының бу төбәгендәге кардәшләребезнең яшәешендәге бик күп хәл-әхвәлләрдән хәбәрдар булдым.

Без бу юлы Төмән өлкә мәгарифне үстерү институты чакыруы буенча “Этномәдәни компонетлы мәктәп – милли килешүчәнлек мәктәбе” дигән мәүзугка уздырылучы  фәнни-гамәли конференциядә катнашу өчен килдек. Без дигәнем, Казан федераль университеты доценты Кадрия Фатхуллова, Балык Бистәсе районыннан өч укытучы: мәгариф идарәсе методисты Ильвера Касыймова, Яңа Арыш мәктәбеннән Әлфия Гыйлмеханова, Күгәрчен мәктәбе мөгаллимәсе Тәнзилә Закирова һәм шулай ук бу юлларны язучы. Әмма без юлда тәүлеккә якын килгән арада әлеге  мәҗлесенең темасына шактый гына үзгәреш керткәнннәр булып чыкты, төп игътибар үсеп килүче буыннарны бердәй росссиячел кешеләр итеп тәрбияләү мәсьәләсен алгы планга чыгарып куйганнар икән. Һәрхәлдә пленар утырышта чыгыш ясаган җирле докладчылар сүз сөрешен шушы якка алып киттеләр. Шулай да турыдан-туры мәктәпләрдә эшләүче  укытучыларның чыгышларында милли телебезне һәм әдәбиятыбызны укыту барышында тәрбия бирү мәсьәләләренә тиешенчә игътибар ителде, элеге юнәлештәге эшнең мөһим аспектлары каралды.

Татар

станнан килгән кунакларның  да яңа стандартларны гамәлгә  кертү шартларында  туган телне һәм әдәбиятны укытудагы төп тәләпләр һәм бурычларны яктырткан докладлары бик тә урынлы булды дияргә кирәктер. КФУның гомуми лингвистика, лингвокультурология һәм тәрҗемә эше кафедрасы галимәсе Кадрия Сөнгать кызының “Татар телен өйрәтүнең хәзерге мультимедия чаралары”  дип исемләнгән күрсәтмәлекле бәяны гаять зур кызыксыну тудырды. Башкача мөмкин дә түгел. Ник дисәң, дөнья интернет челтәренә куелган мондый программа бүгенге көндә хәтта рус телен өйрәтү буенча да эшләнмәгән. КФУда булган чагында РФ Мәгариф һәм фән министры Д. Ливанов та, бу системаның ни рәвешле эшләвен күргәч, таң калган иде. Чыннан да, аның нәтиҗәлелеге күз алдында. Бүгенге көндә инде аның буенча татар телен өйрәнүчеләр меңнәр белән исәпләнә. Мондый мөмкинлек барлыкка килү күңелдә зур өмет уята.

Этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә “Татар телен һәм әдәбиятын укытуга инновацияле якын килү” дип аталган секциянең эше аеруча  отышлы тәэсир калдырды. Чөнки монда укытучылар алдына бүгенге көн таләпләре нигезендә килеп туган мәсьәләләрне уртага куеп сөйләшү булды. Һәр чыгыш әлеге гомуми бурычларны хәл итүнең төрле якларын яктыртуга багышлануы белән мөһим иде. И. Касыймова үз чыгышында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Сингапур методикасын куллану тәҗрибәсен белән уртаклашса, филология фәннәре кандидаты, Төмәннең 52 нче мәктәбе укытучысы Халидә Кирамова “Этномәдәниятле мәктәп шартларында себер-татар әдипәренең иҗатын өйрәнү”, Яркәү районының Кызыл Яр мәктәбе уытучысы Хәлилә Ибраһимова “Татар һәм рус әдәбиятларын чагыштырып өйрәнү” кебек мәсьәләләрне яктырттылар. Мондый төрле һәм уңышлы докладлар тәкъдим ителү конференцияне оештыручыларның элеге эшкә нык уйланып һәм җитди якын килүләрен күрсәтә.

Төмәндә булуның икенче көнендә без шәһәрнең 52 нче мәктәбенә килдек. Ул шәһәрнең читендә нигездә татарлар яши торган бистәдә урнашкан. Элек монда Казар исемле авыл булган. Аны тагын Кырынкүл дип тә йөрткәннәр. Шунысы кызык, бу бистә балалар туу ягыннан Төмәннең иң алдынгы бер почмагы санала. Әлеге мәктәп биредә  татар этномәдәни компонентлы булган бердәнбер уку йорты икән. Ул якын-тирәдәге өч бинада урнашкан. Төп бинасы – элеккеге мәчет. Аны 1889 елда Нигъмәтҗан хаҗи дигән зат үз акчасына салдырган булган. Анда бер чорда имам булып Ямбай мәдрәсәсен тәмамлаган Хөснетдин Ярмөхәммәтов та торган. Ул – күренекле галим, фән докторы Хәмит Ярминең әтисе. 1929 елда бу бинаны мәктәп иткәннәр. Биредә рус һәм татар сыйныфлары була. Кырык ел мәктәп булып торгач, 1969 елда аның манарасын төшәләр. Бу тирәдә балалар күп тугач, мәктәптә урын җитми. Үзгәртеп кору елларында, Ильяс Рәфиков дигән игелекле эшмәкәр якын гына җирдән тагын бер бина сатып алып, мәктәпкә бирә. Хәзер анда да укыту оештырылган. Урын алай да җитми. Шуңа күрә балаларны 9 нчы  мәктәпкә бирү очраклары бар. Мәктәптә бүгенге көндә 370 бала укый. Аларның 69 проценты татарлар. Калганнары сигез төрле милләт балалары: үзбәкләр, әзәрбәйҗаннар, казаклар, хәтта табасаран кызы да укый. Алар, - ди мәктәп директоры Алевтина Зиннәтулла кызы Манкаева, - татар телен тиз үзләштерәләр. Мәктәпнең музыка укытучысы Гөлниса Хөсәенова шушы балалар белән “Без – төрле-төрле, әмма бергә” дигән әдәби-музыкаль композиция әзерләгән. Аларның шәһәрдәге татар мәдәни үзәгендә ясаган чыгышы бик тәэсирләндергеч булды. Әзәрбәйҗан кызының туган телендә шигырь укыганда күзләреннән, Г. Тукай әйтмешли, сыглып-сыглып яшь агуы тамашачыларның да күңелләрен нечкәртте. Туган моңнарның, ата-ана теленең газизлеге шундый вакытларда   чагыла да инде.

Биредә яңа мәктәп салу турында сүз ике дистә елдан артык бара икән инде. Әмма балаларның һаман да шушы өч бина арасында йөгерешеп йөргән көннәре. Яңа һәм зур бина төзелмәгәндә мәктәпне үстерү, анда укыту-тәрбия эшләрен тагын да камилләштерүне тәэмин итү мөмкин түгел. Мәктәпнең бердәм һәм әзерлекле коллективы хәзерге хәлдә дә эшне бүгенге таләпләргә туры китереп оештырырга тырыша. Без моны Х. Кирамова, Н. Гайнелянова. В. Лищенко, Г. Яруллина. В. Нәбиева, Ә. Касыймова, М. Мальцева,А. Галиева, Н. Белкина, Г. Муллачанова, А. Зимагулова, З. Калгаманова, В. Ибуковалар биргән осталык дәресләрендә дә күрдек.

Шундый дәрес биргән Рафаэль Галимҗан улы Гадиев турында аерып әйтәсе килә. Ул Төмән мәгарифне үстерү институтының доценты, педагогия фәннәре кандидаты. Аны әлеге конференциянең үзәгендә торган шәхес дип әйтә алабыз. Ул аны әзерләүче,оештыручы һәм үткәрүгә төп җаваплы кеше булды. Югары әзерлекле, эшлекле, зыялы шәхес буларак, аңа һәркем ихтирам белән карый. Ул татар халкының музыка уен коралларыннан булган курайда уйнарга өйрәтүгә багышланган дәрес уздырды. Аның методикасының камиллегенә, үз эшенең остасы булуына таң каласың. Моңа кадәр кулына курай тотып та карамаган кешеләрне дә бер дәрес дәвамында (монда алар 40 минут икән) әлеге инструменттта уйнарга өйрәтә алу үзе бер нәтиҗәлелек күрсәткече. Ә ул моны чыннан да эшләде. Мондый зур фәнни-методик чараларны уздыру аның җилкәсенә төшә икән. Узган елгысын Тубылда оештырганнар.

Балык Бистәсе районының мәгариф идарәсе методисты И. Касыймова белән алар болай килештеләр: Янбай авылы мәктәбе, Төмәндәге шушы 52 нче мәктәп белән Чулман буендагы районның ике мәктәбе арасында хезмәттәшлек оештырырга, аларның бер-берсе белән тәҗрибә алмашып яшәүләрен тәэмин итәргә. Хәер, инде моңа кадәр дә Балык Бистәсе районы белән Төмәннең татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында бәйләнеш булган. Әле узган җәйдә генә төмәнлеләр, Татарстанның бу төбәгендә булып, күп нәрсәләрне үз күзләре белән күреп киткәннәр. Алга таба исә мондый үзара ярдәмләшү рәсми килешү нигезендә алып барылачак.

Р. Г. Гадиев безне Ямбай авылына да  очраклы гына  алып бармаган булып чыкты. Без монда булып, күңелебезне тагын да баеттык, зур тәэсирләр алдык. Бу – өлкәнең иң затлы,милли рухлы авылларыннан берсе икән. Хәзерге көндә 3 мең кеше яши, диделәр. Биредәге мәдрәсәдә ике ел Хәмит Ярми дә укыган (әтисенең дә шушы мәдрәсәдә белем-тәрбия алганлыгын әйткән идек инде).  Алардан башка да әлеге уку йортын тәмамлаган күренекле шәхесләрнең эшчәнлеге, батырлыгы турында музейда бай мәгълүмат тупланган. Аны 1996 елда ирле-хатынлы укытучылар Венера һәм Сөләйман Бәхтияровлар нигезләгән.

Әлбәттә, бу дини-рухи комплексның үзәгендә мәһабәт мәчет бинасы тора. Аны 1884-1888 елларда Нигъмәтулла Кармышев дигән элгәребез салдырган  (ул 1826-1901 елларда яшәгән). Кирпечтән төзелгән биек бина, әллә кайдан ук күренеп, игътибарны  җәлеп итә, манарасы да үзенә бәрабәр горур басып тора. Манара нигезенннән үк бинаның табигый аерылмас өлеше буларак күтәрелгән. Шуңа күрәдер, динсез елларда аны төшерү җаен тапмаганнар. Манараны сүтсәң, бинага да яртылаш зыян киләчәк. Колхозбулгач, идарә итеп, аннан төрлечә, хәтта музыка мәктәбе итеп тә файдаланганнар. Хәзер исә авыл халкы ярдәмендә  затлы итеп җиһазланган, идәннәренә йомшак келәмнәр җәелгән, җылы, якты. Шунда ук мәдрәсә эшли. Манарасыннан биш вакыт азан яңгырый. Тирә-якта рухи нур булып балкый.

Мәчетнең проектын Төркиядән алып кайткан булганнар. Шуңа күрә ае чалкан ятып, ике очы да өскә таба каратып куелган. Билгеле булганча, экваторга якынайган саен, күктәге ай шулайрак күренә. Монысы да мәчетнең аерым билгесе булып тора.

Халкыбызның затлылыгына һәйкәл булып торучы мәчетле авыл кешеләре дә матур күңелле, батыр рухлы икән. Музейдагы экспонатлар шул турыда сөйли. Инде шул затлы сый  фатларны яшь буыннар күңеленә дә саласы бар. Конференциядә сөйләгән сүзләребез бу юнәлештәге эшне тагын да үтемлерәк итеп оештыруга ярдәм итсә иде.

...Янбай мәчете капкасыннан чыгып барганда,тагын бер тапкыр артка барылып карыйсы иттем. Күктәге берничә генә көнлек ай мәчет манарасы башындагы ай өстендә урын алган иде. Аралары нибары  бер терсәк буе гына булыр. Бу кадәр туры килсә дә килер икән! Әлеге гүзәл күренеш күңелне тагын да яктыртып җибәрде, әйтерсең лә, күк җисеме дә биредә алган рухи тәэсирләргә үзеннән дәякты нур өсти сыман.Һәрхәлдә миңа шулай тоелды.


Фоат ГАЛИМУЛЛИН,

филология фәннәре докторы,

КФУ профессоры.

16 декабрь 2014 ел.

 

.