Төмән шәһәрендә булып үткән Cебертатар теле көненә карата

 

Фарид Ермышев

Праздник явно не удался и явился жалкой тенью прошлогоднего, прошедшего с большим успехом. Не было лидеров НКА татар Р. Зиганшина, конгресса татарР. Насырова, специалиста по делам национальностей Р Насибуллина. Не было выступлений самых «забойных» артистов Клары Кучковской, Муниры Хуснутдиновой, Луизы Сурметовой. Не сказала ни слова и «сладкоголосый соловей» Валима Ташкалова, представляющая конгресс татар.

Видимо, организторы решили саботировать и дискредитировать день сибирскотатарского языка.
Начало было совсем отвратительное. Ведущая , кажется, совсем не знает язык сибирских татар, и говорила на казанском и русском. 
Потом вышел Динар Абукин и понес такую ахинею типа « мы все татары однозназно». Доклад депутата изобиловал бюрократическими оборотами, и был откровенно скучен. Позабавило, что коммунист Абукин большое внимание уделяет «опиуму народов», т.е укреплению связей между духовными управлениями мусульман.
Артисты продолжали петь на казанском, а ведущая говорить.
Я сказал Анасу Гаитовичу, что это цирк. Мы вдвоем пошли к г-же Каримовой для объяснений, почему игнорируется наш язык. Г-жа Каримова выглядела растерянной и напуганной. Видимо, она получила ЦУ сверху.
В следующих номерах артисты спели несколько частушек на сибирскотатарском языке. Хорошее впечатление оставило выступление ансамбля «Добер-шатыр» из Чикчи. Она исполнила наш сибирский танец на высоком профессиональном уровне .
Несколько переломили положение выступления М. Сагидуллина, Н. Уразовой, М. Курманова. Максим научно доказывал, что сибирские татары являются отдельным этносом, отдельным от казанских. Из татарстанской делегации ( они приехали на какой-то семинар по образованию) недовольно зашушукались. 
Затем был блестящий доклад Насии Уразовой о положении сибирских татар. Татарстанская делегация, и вместе с ними Р. Гадиев, Б. Сабирова, В. Ташкалова ушли. Им наши проблемы были неинтересны. Хотя говорилось о проблемах общей татарской школы. Зачем нужно приглашать целые стада казанских, если после них наше положение только ухудшается?
М. Курманов говорил о роли интернета в популизации сибирского языка. 
Понравилось выступление поэтессы Галии Абайдуллиной, которая прочла стихотворение, посвященное Булату Сулейманову, на сибирскотатарском языке.
Огорчило, что не дали слова Анасу Гаитову, ветерану защиты прав сибирских татар.

Гөлнур Вәлиева

Төмәндә үткән төбәкара фәнни-гамәли конференциягә өлкәнең татарлар яшәгән районнарыннан укытучылар җыелды. АларСебертатар теле көнендә дә катнаштылар. Азатлык хәбәрчесе укытучылар фикерен белеште.

– Татарстан республикасы делегациясе катнашы белән уздырылган төбәкара фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү Төмән өлкәсендә инде яхшы традициягә әверелде. Мин ел саен шушы чараларда катнашырга тырышам. Чөнки, беренчедән, педагогик хезмәтемдә кирәкле төрле файдалы яңалыклар тупласам, тәҗрибәм белән уртаклашсам, икенчедән, электән таныш булган коллегаларым, дусларым белән очрашам, яңаларын табам, – дип бу чара турында фикерләре белән уртаклашты Вагай районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе, Казанлы мәктәбе укытучысы Асия Зимагулова::

– Конференциянең беренче көне Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә үтте. Пленар утырыштан соң, секцияләрдә эшебез дәвам итте. Казан федераль университеты профессоры, әдәбият дәреслекләре авторы Фоат Галимуллин яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча әдәбиятка булган замана таләпләре турында кызыклы итеп сөйләде.
Быелгы уку елында өлкәбездә башлангыч сыйныф укучылары өчен татар теле дәреслекләре өлкә мәгариф һәм фән департаменты ярдәмендә булдырылды. Дәреслек авторы, галим Кадрия Фәтхуллова “Татар теленә өйрәнү чараларын камилләштерү” темасына искиткеч кызыклы, файдалы чыгыш ясады. Башлангыч сыйныф укытучылары өчен автор белән очрашу, аңа сораулар бирү аеруча әйбәт булды. Кырынкүл мәктәбе укучыларының “Без төрле, ләкин без бергә!” (бу мәктәптә 9 милләт баласы укый икән) дип аталган, бик яхшы уйлап төзелгән әдәби-музыкаль композиция күңелләребезне дулкынландырды. Балаларның сәләтләренә сокландык.

Икенче көнне Төмәннең Кырынкүл мәктәбендә 15 ачык дәрес, мастер-класслар үтте. Һәркайсы мактауга лаек иде.

Ә кичен тагын да мәдәният үзәгенә себертатар теле көненә бардык. Анда тавыш күтәреп ясалган рус телендәге чыгышларны тыңлыйсы авыррак булса да, себертатар телендә матур концерт програмын яратып карадык, җирле шагыйрәбез Галия апа Абайдуллинаның шигырьләрен себертатар телендә дә тыңладык. Тарих буенча аспирантурада белем алучы, адвокат Фәүзия Марганованың “Себертатар кызлары” фотокүргәзмәсе дә бик ошады.

Себертатар көнендәге чыгышларда мәктәпләрдә себертатар телен укытырга кирәклеге турында сүзләр булды. “Азатлык” хәбәрчесе укытучыларга татар телен укытуның торышы, сәгатьләр саны, себертатар теле белән әдәби телне бергә укыту мөмкинлеге турында сораулар бирде.

Ялутор районы, Яңа Атьял урта мәктәбе укытучысы, филология фәннәре кандидаты, “Русиянең иң яхшы укытучысы” исемен яулаган Зөлфия Калгаманова:

– Безнең мәктәптә татар телен укучылар бик яратып укыйлар. Барлык 142 укучы да туган телен өйрәнә. Рус арасында яшәп, үз телләрен белмәгән балаларның ата-аналары да каршы килмиләр. Чөнки директор алар белән сөйләшү үткәрә, аңлата, төшендерә.Себертатар телен аерым кертүнең кирәклеген күрмим мин, без барыбер өч телгә тәрҗемә итеп укытабыз. Балалардан сорауга җавапларын әдәби телдә генә бирүләрен таләп итмим. Безнең төп максат: туган телгә мәхәббәт уяту, әхлаклылык тәрбияләү.Районнан килгән психологлар да, башка тикшерүчеләр дә балалар бакчасында, мәктәптә, балалар ник татарча сөйләшәләр дип бәйләнеп караганнар иде. Алар туган телләрендә аралашалар дип аңлатырга туры килде. Бу юнәлештә, үзем татар автономиясе җитәкчесе булганга да, күп эшләргә, күп сүз ишетергә туры килә. Ләкин бирешмәскә тырышабыз.

Асия Зимагулова дәвам итә:

– Мәктәбебездә, гомумән, Вагай районы этномәдәни мәктәпләрендә быел татар теленә ике, әдәбиятка бер сәгать вакыт бирелде. Шул рәвештә икенчедән алып дүртенче сыйныфка кадәр белем алалар. Һәр сыйныфта түгәрәкләр дә эшли. Ә Тугыз урта мәктәбе районда эксперименталь мәктәп булып санала, анда 5нче һәм 6нчы сыйныфларда да өчәр сәгать укытыла. Яңа федераль дәүләт белем бирү стандарты буенча киләчәктә дә шулай укытачакбыз. Ә өлкәдәге этномәдәни мәктәпләрдә өчәр сәгать укыту програмга киләсе елдан кертеләчәк. Бездә туган телләрен яратып, тырышып укыйлар. Мәктәптәге чаралар да татар телендә оештырыла. Ата-аналардан да гел яхшы сүзләр генә ишетәбез.Ә себертатар телен аерым укытуга килгәндә, безнең үзебезнең җирле диалект, Ялуторда үзләренеке. Алай укытып булмый, ботка булып бетә ул. Хәзер дәрестә ике, әле өч телне дә бергә алып барабыз, тәнәфестә һәркем үзенә уңайлы телдә сөйләшә, беркем дә тыймый. Менә гореф-гадәтләрне себертатар телендә бергә үреп бару яхшырак булачак.Вагай районында 900гә якын укучы татар телен һәм әдәбиятын үзләштерә. Татар мәктәпләрен саклап калырга тырышабыз. Абаул тулы булмаган мәктәбендә 34 кенә бала укый. Бу уку елы башында математика укытучысы булмау сәбәпле, мәктәпне ябарга уйлаганнар иде. Директор итеп яшь егетне билгеләделәр, ул укытучыга фатир табып, белгеч алып килеп, авылның яме булып торган белем йортын саклап калды.

Төмән районының Шыкча урта мәктәбе укытучысы, филология фәннәре кандидаты, ике тапкыр “Русиянең иң яхшы укытучысы” исемен яулаучы Гүзәлия Муллачанова:

Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра башлаганнан бирле 10-11нче сыйныфларда татар теленә игътибар кимеде, ә башлангыч сыйныфларда, ата-ана телнең кирәклеген аңламау сәбәпле, кызыксыну сүлпәнрәк бара. Шулай ук беренче сыйныфка үз телләрен бөтенләй аңламаган балалар ешрак килә башладылар. Шуңа да укучылар 6-7 сыйныфларда гына татар телен аңларлык дәрәҗәгә җитәләр. Татар теле укытучысына бик күп көч түгәргә кирәк. Себертатар теле бөтенләй ботка ясаячак. Аны болай да калдырмыйбыз, дәрес саен искә төшерәбез. Программа да зур, бер сәгатьтә генә нәрсә өйрәнә алырбыз икән соң? Мин моңа каршы, ата-аналар да каршы булырлар дип уйлыйм. Мәктәбебездә барлык татар балалары татар телен укыйлар, ә тагын да зуррак үсешләргә ирешү өчен бөтен коллективның да тырышлыгы булырга тиеш.

Төмән шәһәренең Кырынкүл тулы булмаган мәктәбе укытучысы, быел “Русиянең иң яхшы укытучысы” исемен алучы Халидә Кирамова:

– Мәктәбебезгә ата-аналар баласын укырга бирергә гариза алып килгәндә үк татар теле турында сөйләшенә. Алар нинди мәктәпкә килүләрен аңлыйлар. Шуңа да юк-кирәкми диюче юк. Әле шәһәрдән татар телен укыр өчен генә безнең мәктәпкә йөрүче укучылар да бар. Чараларны да татар телендә үткәрергә тырышабыз. Олимпиадаларда да катнашырга омтылабыз. Ә дәрестә мин татар теле белән рус телен чагыштырып бирәм. Укучыларның, шәһәр балалары булганга, туган телләрен белү дәрәҗәләре йомшак.Себертатар телен укытасың дисәләр, мин булдыра алмас идем. Чөнки, беренчедән, Тубыл дәүләт пединститутында безгә галимнәр әдәби телне өйрәткәннәр, себертатар телен укытырга иң элек белгечләр әзерләргә кирәк. Икенчедән, мәсәлән, туган авылым Сәеттә “чәй” дип сөйләшәләр (ә ул себер татар авылы), себертатар теленчә “цай” дип өйрәтергә кирәк була, бу очракта укучы нишләргә тиеш? Педагогик яктан бәхәсле мәсьәләләр күп монда.Минем өчен укучы нинди телдә җавап бирсә дә ярый, татар телен өйрәнүгә күңеле генә төшмәсен, үз телен кире какмасын өчен төрле ысуллар белән эш итәргә тырышам. 270кә якын бала арасында төрле милләт вәкилләре бар.

Бибинур Сабирова

Гөлнур Вәлиева бик вакытлы эшләгән бу әһәмиятле язманы. Төмән төбәгендә туган телебез менә шундый фидакарь, үз һөнәрләре буенча яхшы белгечләр, акыллы, зыялы шәхесләр - татар теле укытучылары көче белән саклана, җәмәгатьчелекнең төшкән эше юк тел мәсьәләләрендә. "Себертатар теле көне" генә түгел, барлык диярлек чаралар урыс телендә үткәрелә, шуңа да карамастан, балалар әдәби телне яратып өйрәнәләр.

Укытучыларның фикерләренә кушып, шуны да өстәргә кирәк, татар теле укытыла торган мәктәпләрдә укучылар: "Безгә әдәби телне өйрәнергә кирәк, үз телебезне без болай да беләбез, онытмабыз",- диләр. Ә инде әдәби телне безгә көчләп такканнар, ул безнең телебез түгел, без аерым халык, дип әйтүчеләр мәктәптә эшләп тә карамаган кешеләр, авылларга да чыгып йөрмиләр алар, халык фикерен белмиләр.

Дөрес әйтә Халидә Кирамова, авыл белән авыл арасында да тел үзенчәлекләре аерылып тора. Ә себертатар теленең саклануына, үсешенә төбәгебездә беркем дә каршы килми, юктан себертатар теле дошманнарын эзләргә кирәкми. Әнә ул телдә һәвәскәр каләм тибрәтүчеләрнең шигырьләр китаплары да басылып чыкты инде, китап чыгарырга алар акчаны әдәби телдә язучыларга караганда җиңелрәк табалар. "Хикмәт" гәзите мәкалә-очеркларда геройларның сүзләрен шул авыл шивәсендә, ягъни себертатар телендә транскрипциягә салып бирүне дә гамәлгә кертте, авыл һәм төбәк тел үзенчәлекләрен саклап язылган мәзәкләр бирелә, бөек тюрколог Радлов шушы якларда җыйган фольклор әсәрләре үрнәкләре себертатар телендә урысчага тәрҗемәсе белән бергә бирелә башланды - гаҗәеп байлык ул, сәнгатьле бай тел, тирән фикер аларда. Алардан да файдаланырга була дәресләрдә, сыйныфтан тыш эшләрдә, иҗади эшләгән укытучылар шулай итәләр дә. Әдәби телне инкарь итүчеләр моңа игътибар да итмиләр, күрмәмешкә сабышалар, урысча чаралар үткәреп, тел булдырабыз, дип уйлыйлар.

Акырып-бакырып кына тел үстереп булмый ул, дуслар. Төмән җирендә татар балаларының 70 проценттан артыгы туган телне өйрәнүдән мәхрүм, әнә шундый тарткалашулар нәтиҗәсендә төбәктә бер татар милли мәктәбе булдырып булмады, 118 татар теле укытылган мәктәптән дә бүгенге көндә 52 генә мәктәп калды. Менә нәрсә турында уйларга кирәк кайнар башлы кешеләргә. Әдәби тел укытылмаган татар авылларында себертатар теле дә юкка чыгып бара, балалар, яшь буын арасында урыслашу көчәя.

 

.