TAT Фәрит Юсупов: Себер татарларын дөньяга таныткан алман егете PDF Печать E-mail
Культура
06.11.2014 16:20

Себер татарларын дөньяга таныткан алман егете

Шундый кешеләр була: алар үзләренең эш-гамәлләре, тормышта яшәү рәвешләре белән тарихта үзләрен генә түгел, бәлки туган халкын да дөньга таныталар. Күп заманнар үткәннән соң, милләтләшләре аларны зур хөрмәт белән искә ала, горурлана, алардан үрнәк алып яши. Алар халык күңелендә мәңге яши. Татар халкының да шундый шәхесләре бик күп. Шулар белән беррәттән татар халкын үзенең эш сөючәнлеге, саф әхлакы, бөек мәдәнияты, данлы тарихы белән кешелек тарихында гаҗәеп халык булуын мәңгелләштерергә ярдәм иткән башка халык вәкилләре дә бар. Алар татар халкы белән үзләре генә сокланып калмаганнар, газиз кавемебезне мәңгеләштерү буенча үзләренең өлешләрен кертергә тырышканнар. Без андый шәхесләребезне күбрәк белергә, аларның игелекле эшләре турында яшь буыныбызны һәрдаим таныштырып торырга тиешбез. Бу яшьләрнең үз халкына битараф, аның ниндидер “кимчелекләрен” уйлап табып, аннан ераклашырга тырышу күренешләре көчәйгән вакытта аеруча әһәмиятле дип саныйм.

Шундый шәхесләрнең берсе – Фредрих Вильгельм (Василий Василивич) Радлов. В.В. Радов 1837 елда Германиядә Берлин шәһәрендә туа. Аның әтиләре гади катлам кешеләре  булсалар да (әтисе  үз мәхәлләсенең хат ташучысы була), бик тыйнак һәм намуслы булганнар. Фридрих бик сәләтле була, тырышып укый, телләр, Россиянең Европа өлешендә  яшәүче халыкларның тарихы, тормыш-көнкүрешләре белән бик кызыксына. Шунлыктан, 1854 нче елны гимназияне уңышлы тәмамлаганнан соң, Берлин университетының фәлсәфә факультетына укырга керә. Ул вакытларда бу факультетларда тел, тарих антропология фәннәре дә укытыла торган була. Төрле телләрнең  килеп чыгышларына багышланган хезмәтләре белән дан тоткан, телләрне чагыштырма-тарихи өйрәнү фәненә нигез салучы мәшһүр Август Поттның лекцияләрен йотлыгып тыңлау Фридрихның гомерлек шөгылен сайлап алырга этәргеч була. Германия хөкүмәте мондый дөнья күләм танылган галимнең  Алманиянең башка университетларында да дәрес бирүен тели. Берлин университетының да бер төркем студентлары яраткан профессорын ил буйлап озата йөриләр. Радловның киң карашлы телче галим булып җитлегүендә шушы ук университетта эшләгән  географ һәм тарихчы Карл Риттернең тәэсире дә зур була. Шулай да аның нәкъ көнчыгыш телләр белгече булып китүенә, урал-алтай теориясен үстерүгә гаять зур өлеш кертүенә мәшһүр тел галиме В.Шотт белән якын мөнәсәбәтләрдә булуы сәбәп була. Остазларының тел белеменең сихри сәхифәләре турында сөйләгәгәннәре яшь егетне бөтен тормышын Россиянең Азия өлешендә яшәгән төрки халыклар, беренче чиратта, себер татарларының теле, тарихы белән бәйләргә ярдәм итә.

1958 нче ел. Берлин. Әле генә Европаның иң атаклы университетын тәмамлаган бер төркем яшь-җилкәнчек тормыштагы беренче зур максатларына ирешү шатлыганнан нишләргә белми. Алда нинди киң юллар, күтәреләсе таулар, әллә кайларга алып барып адаштырырга әйдәп торган маҗаралы хыяллар. Менә дусты Андерене рейхканцеляриягә референт итеп чакырганнар, Макс чит илләр министрлыгының көнчыгыш департаментында эксперт булып эшләячәк. Фридирих бик уйчан, шау-шулы, бәхеттән нишләргә белмәгән сабакташларыннан бераз читтәрәк башка бер халәттә басып тора. Моңа иптәшләре дә игътибар итәләр, ләкин күрмәмешкә генә салышалар. Фридрихка иптәшләре арасында иң дәрәҗәле вазифалар тәкъдим иткән булганнар. Ләкин ул барсыннан да баш тартып, серле Россиягә, таулар артындагы Көнбатыш Себер иңкүлекләрендәге иксез-чиксез далаларда гомер кичереп яткан татар кавемләренең тарихын, телләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнү өчен китергә карар биргән. Кайда соң ул европалылар уйларга да курыккан маҗаралы Тартария? Анда ничек барып җитеп була? Аннан кайткан кешеләр белән бер генә сәгать булса да сөйләшеп аласы иде... Рус-швед сугышы әсирләре үз илләренә кайтач, аларны алты башлы, җиде аяклы халыклар дип сөйлиләр бит! Шулай да Фридрих кылган карарын үзгәртмәскә була.

1858 нче ел. Октябрь. Санкт-Питербург. Мең бәлалар белән Фридрих Берлиннан Санкт-Питербургка килеп җитә. Кесәсендә әти-нисе биргән бераз гына  немец маркасы һәм алтыннан да кыйммәтле, остазы Россиядәге дусты  якут теле буенча танылган галим, немец галимнәре аңа бер күз белән булса да карарга да әлләниләр бирергә риза булган  О. Бётлинг исеменә язылган хат. Фридрих аның “Якут теле грамматикасы” дигән хезмәтен университет китапханәсендә берничә ай чират торып укып чыккан иде. Аның белән күрешеп сөйләшкәндә, телем тотлыкмасмы икән дип курка ул. Бётлинг шундый мөләем кеше икән. Ул Фридрихның бу карарын хуплап кына калмый, галим кеше нәкъ шундый булырга тиеш дип мактап та куя. Дуслары белән сөйләшеп, үзен Себергә китәчәк фәнни экспедициягә алуга да ярдәм итәчәгенә сүз бирә. Экспедицияләр Себернең әлегә кеше аягы басмаган почмакларына китә торалар, ләкин аны берәү дә үз төркеменә алырга ашыкмый. Кесәсендәге алман маркалары да инде күптән беткән. Ярый әле Санкт-Питербургатагы немец колониясе аны ач-ялангач калдырмый.

Өметсезлек белән тулы бер көндә, Александр мәйданы аша чыгып барганда, ул очраклы рәвештә Россиянең Алманиядәге бөек илчесе П.К. Майндорф белән маңгайдан маңгайга туры килә. Ул да Фридрихнең бу авыр хәлен белә, ләкин аның югары дәрәҗәсе егеткә бу хәлдән чыгу юлын турыдан-туры аңлатып бирергә комачау итә. Бу юлы бөек илче дөресен әйтергә була:

- Фридрих, бу кадәр бер катлы булма инде. Сине беркем дә Себергә фәнни эеспедициягә яки үз теләгең белән син хыялланган кыргый татарларны өйрәнергә җибәрмәячәк. Россия гомер-гомергә ябык ил булды. Ул шулай булып калачак та. Монда чит ил кешеләре һәрвакыт күзәтү астында булдылар. Андый демократия турында буш хыяллар корып яшәмә, зинһар!

- Миңа нишләргә, кире Германиягә кайтып китәргәме?

- Татар җене чынлап та кагылган икән, синең бер генә юлың бар: син Германия ватандашлыгыңнан ваз кичеп, Россия ватандашлыгын кабул итәргә тиешсең. Бүтән чараң юк.

(Мин, В.В. Радловның бөтен тормышын, иҗатын күп еллардан бирле өйрәнгән кеше буларак, яшь егетнең бу мизгелләрдәге халәтен эчке бер тетрәнү белән кичерәм. Үзем дә берникадәр чит мәмләкәтләрдә яшәгән, эшләгән кеше буларак, аның бу халәтен бик тирән аңлыйм. Фридрихка ул вакытта бары тик 22 яшь кенә булган бит әле. Мин, студентларыма бу турыда сөйләгәндә, юешь күзләрем белән һәрвакыт бер үк сорауны бирми кала алмыйм: сез бу очракта нишләр идегез!)

Майндорф өчен дә мәңгелек булып тоелган бу тынлыкта Фридрихнең, “мин риза, аны ничек итеп эшләргә соң?” дигән сүзе өзелгән скрипка кылларының соңгы авазлары булып яңрый.

Бөек илче ярдәме белән бу мәсьәлә өч көн эчендә дә хәл ителә. Туган ватаны белән Фридрих гомергә аерыла. Анда аның иң якын кешеләре – әтисе әнисе кала. Шулай да Алманиядә В.В. Радловка тагын ике кабат булырга насип була. Беренче тапкыр ул 1873 елда була. Ул вакыт аның бик нык картайган әти-әнисе исән булалар. Алар бервакытта да улларының сайлаган язмышы турында аз гына да үпкә белдермиләр. Россия фәннәре академиясенең академигы булып сайланганнан соң, антрополлгия музее директоры сыйфатында тәҗрибә алмашу максаты белән барганда, аның якын туганнары бу дөньядан киткән булалар инде. Шул көннән башлап Фридрих Вильгельм Василий Васильевич исемле рус ватандашына әверелә. Дүртенче көнендә Берлин университетының чыгарылыш имтиханнарында үзенең белеменең тирәнлеге белән күпне күргән профессорларын шаккатырган 22 яшьлек алман егете, булыр-булмас әйберләрен иске-москылар сата торган базардан алган тал чыбыгыннан үрелгә әрҗәгә тутырып, озын-озак, әлегә ул башына да китерә алмаган авыр, озак юлга  чыгып китә.

1858 нче ел тәмамлану алдынннан гына яңа төшкән карлы юллар белән Василий Санкт-Питербургтан Себернең иң әһәмиятле үзәге булып саналган Барнаул шәһәренә юл тота. Почта атларына утырып, ул бу юлны нәкъ биш атна дәвамында үтә... Сөйләшү буенча, Барнаул шәһәрендә Радлов политехника мәктәбендә алман һәм латин телләрен укытырга тиеш була. Гомере язмышы тәкъдир иткән Россидә тәмамланырга якынайган көннәрдә дә ул бу юлларны тормышындагы иң бәхетле юллары итеп саный. Өч айдан соң шушы юллар белән вәгъдәләшкән кәләше Паулина да килә. Яшьләр, Берлиндә саубуллашканда биргән антларына тугрылыклы булып, тулыр-тулмас ярты елдан соң, гомерләрендә бүтән аерылмаска сүз биреп, яңадан кавышалар.

Кышкы айларда яшьләр себернең җирле халыклары телләрен, шул исәптән татар телен, өйрәнә, җәйге ялларында бергәләп бу халыклар яши торган төбәкләргә барып, аларның телләрен, авыз иҗаты әсәрләрен, тормыш-көнкүрешләрен өйрәнәләр. Радлов үзенең күләмле көндәлекләрендә бу халыкларның авыр тормышларын, ачлы-туклы яшәүләрен, эчкечелеккә бирелүләрен бик кызганып яза.

Менә ниһаять В.В. Радлов хатыны Паулина белән себер татарлары яши торган  төбәкләргә барып җитәләр. Галим көне-төне эшли. Әһәмитен әйтеп бетереп булмый торган материаллар туплый. Аларны башта Алманиядә, 1872 елда Санкт-Питербургта аерым китап итеп, “Көньяк Себер һәм Джунгар дадаларында яшәүче төрки кавемнәренең  халык әдәбияты үрнәкләре. Бараба, Тара,Тобол, Төмән татарлары шивәләре” исемле китабын бастырып чыгара. Үзенең көндәлекләрендә Радлов татарларны бик яратулары, алар да аны югары дәрәҗәле кунак-мосафир итеп кабул итүләре турында яза. Ул себер татарларын мәгърифәтле, бу якларның иң мәдәниятле халкы дип саный. Үзенең Европа белән бәйләнеш мөмкинчелекләреннән чыгып, себер татарларын турында, аларга башка халыклар да сокласыннар өчен, кулыннан килгәннең барсын да эшләргә тырыша.

Радловның югарыда әйтеп үтелгән китабы  дөнья халыкларын себер татарларының бай рухи байлыгы белән таныштыручы  бүгенге көнгә кадәр беренче һәм бердәнбер китап булып кала бирә. В.В. Радлов бу китапта себер татарлары халык авыз иҗатының 121 әсәрен туплап бирә. Алар арасында 41 әкият, 29 җыр һәм бәет, 23 шәҗәрә, 16 дастан, 23 риваять бирелгән.

Галимнең бу җыентыгы басылып чыгу Европа фәнни җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уята. Дөнья галимнәре себер татарлары дастаннары грек, алман, инглиз дастаннары, эпослары, рус былиналары белән бик якын һәм аваздаш булулары турында, себер татарларының уртак кешелек кыйммәтләре буенча, дөньяның алга киткән башка халыклар кебек үк, бик югары дәрәҗәдәге мәдәнияткә ия булулары турнда сөйлиләр. Дөрестән дә В.В.Радлов туплаган әсәрләрдә халык фәлсәфәсенең тирәнлеге себер татар диалектының тел буларак гаять дәрәҗәдә камил югарылыкта эшләнгән булуына хәйранлар каласың.

Без барыбыз да халкыбызның бөеклегенә сокланып, аның җәүһәрләрен киләчәк буынга саклап калдыру буенча кичектерелми торган гамәлләр башкарырга тиешбез. Димәк, алман милләтеннән булган В.В Радлов бөтен дөйньяга себер татарларының мәдәнияте моннан йөз еллар элек кенә европаны шаккатыру дәрәҗәсендә булган икән, без киләчәк буыннарга аның калган өлешләрен булса да саклап калдырырга тиешбез. Милли хәрәкәт, миллә мәдәният, тел, тарих өлкәсендә күпмедер эш башкарган шәхесләр халкыбызның рухи җанын тергезү эшендә битараф булып калырга тиеш түгелләр, дип саныйм. Бу эшне тормышка ашыру юлында, беренче чиратта, Казанда 1912 елда Казан федераль университеты  профессоры Фәрит Юсупов тарафыннан нәшер ителгән  В.В. Радловның “Образцы ...” китабы белән киң җәмәгатьчелекне, мәктәп укучыларын таныштыру һәм пропогандалау эшен даими рәвештә алып барырга кирәк. Себердә, Казанда, чит илләрдә себер татарлары буенча алып барыла торган эшләрне уртак үзәк тирәсендә берләштерергә, координацияләргә, алдагы эзләнүләрнең стратегиясен билгеләргә, бу өлкәдәге эш нәтиҗәләре белән  җәмәгатьчелекне таныштырып барырга кирәк. Быел Казан федераль университеты тарафыннан басмага әзерләнә торган “Сибирские татары. Из сокровнишиц духовной культуры» китабына мөмкин кадәр активрак катнашырга (тупланган фольклор материаллары, әби-бабаларыбыз яратып җырлый торган борынгы җырлар язмалары, милли ашларыбызның рецептлырын, халыбызның гүзәллеген, борынгы һәм хәзерге тормышын сурәтли торган фоторәсемнәр, сугыштан язылган хатлар, хатны башлау һәм тәмамлау үрнәкләре, бабаларыбызның борынгы шәҗәрәләренең фото күчермәләрен “Хикмәт” газетасы редакциясенә яки Казан федераль университет галимнәре исеменә ( Этот e-mail адрес защищен от спам-ботов, для его просмотра у Вас должен быть включен Javascript ) җибәрүегезне сорыйбыз. Җибәрелә торган материалларның хуҗаларының исем, фамилияләре, туган еллары, адресларының (электрон адресларын күрсәтеп) төгәлләгенә дә игътибарлы булуыгызны үтенәбез. Форсаттан файдаланып, Омск өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезгә бу эштә актив катнашулары өчен үзебезенең рәхмәтләребезне җиткереп үтәсебез килә. Бу төбәктән йөзләгән шәҗәрә, җир-су атамаларының (авыл тарихы, елга, күлләр, басу-кыр исемлекләре) астаналарга бәйле булган тарихи риваятьләр килеп тора. Күренекле мәгърифәтче хөрмәтле Газиз абый Әхмәтовның Төмән өлкәсенең Күкрәнде төбәге авылларында яшәүчеләрнең шәҗәрәсе дә зур әһәмияткә ия. Бу өлкәдәге игелекле хезмәтләре өчен Газиз абыйга Аллаһы Тәгаләбез  җәннәт савапларын бирсен, рухларын шат итсен.

Себер татарларын дөнъяга матур итеп таныткан алман егете В.В. Радловның гүзәл үрнәге безнең милләтебез белән горурлану, бүгенге көнгә кадәр сакланып калган рухи хәзинәбезне киләсе буыннарга тапшыруда һәрберебезгә дә матур бер этергеч булсын иде.

Фәрит Юсупов,

Казан федераль университетының профессоры,

Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе,

Халыкара “Дил Коруму” җәмгыятенең әгъза-корреспонденты.

 

.