TAT Хәлең ничек, татар теле? PDF Печать E-mail
Родной язык
29.11.2012 22:01

 

Өлкә Хөкүмәтенең Мәгариф департаменты белгече биргән мәгълүматларга караганда, Төмән өлкәсенең көньяк районнарындагы һәм шәһәрләрендәге мәктәпләрдә  12 меңнән артык  татар баласы укый, алар  барлык балалар санының  8,3 процентын тәшкил итә.

55 татар этномәдәни компонентлы мәктәптә Росия Федерациясенең Базис уку планы нигезендә 2 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр 3086 бала татар телен һәм әдәбиятын атнасына берәр сәгать күләмендә  өйрәнә. Андый мәктәпләр  барлык мәктәпләрнең 10 процентын тәшкил итә.  Быелгы уку елында сыйныфтан тыш эшлщргщ бирелгщн сщгатьлщр исщбенщ 1 нче сыйныфларда да татар теле укытыла башлаган. 2012-13 нче уку елы башыннан 68 бала татар телен  факультатив рәвешендә өйрәнә, 1935 бала исә түгәрәкләрдә туган тел  һәм татар мәдәнияте белән таныша. Төмән шәһәренең “Этнос” балалар сәләтен үстерү һәм гуманитар белем бирү үзәгендә төрле мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында атнасына бер мәртәбә үткәрелә торган түгәрәкләрдә 439 бала татар телен өйрәнә икән. Шуларның барсын бергә кушып, Мәгариф департаменты  туган телне өйрәнүче балалар санын 56 процентка кадәр күтәреп күрсәтә.

Күпме бу, әллә азмы?

Җитди караганда, факультатив һәм түгәрәкләр балаларга туган телдә азмы-күпме аралашу күнекмәләрен дә биреп өлгерә алмыйлар. Сәбәбе вакыт аз бирелүдә генә түгел, бу эшне тулы канлы итеп оештыру өчен шартлар тудырылмый. “Этнос” үзәгенең мөдире Венера Хәйрукллина әйткәнчә, Төмән шәһәре мәктәпләренең мөдирләре татар телен кертүгә җитди каршылык күрсәтә башлаганнар, киернкелек тудыралар, эш кыенлашканнан-кыенлаша бара икән, чөнки җирле татар халкы читтән килеп вакытлыча яшәүче диаспоралар белән тиңләштерелде.

Шулай итеп, мәктәптә дәресләр системасында туган телне өйрәнгән балаларның саны 26 процентка җитәр-җитмәс кенә булып чыга. Мәгариф департаментының милли мәгарифкә җаваплы белгече Ольга Федоровна Гроо белән дә сөйләшү елдан-елга кыенлаша бара, чөнки ул департамент җитәкчелеге рөхсәт иткән кысаларда югарыда телгә алынган саннарны бирү белән генә чикләнә, мәктәпләрдә туган тел укытылуының хәле, укыту сыйфаты, туган телгә карата мөнәсәбәт турында бер сүз дә әйтә алмый, әйтергә дә теләми бугай. Аңа бу темага кагылу тыелган булуы да мөмкин. Әгәр дә мәгълүмат бик кирәк булса, җитәкчеләргә рәсми үтенеч белән чыгыгыз, рөхсәт алыгыз, дип котыла.

Әлбәттә, мөрәҗәгать итәргә дә, рөхсәт алырга да була, әмма бирелгән гомуми сүзләрдән һәм, аерым мәктәпләр буенче статистик саннар санар бирелсә дә, шуннан  артыгын алу мөмкин булмаячак. Элекке елларда да Мәгариф департаментының  милли мәгарифкә бәйле проблемаларга кагылганы, аны дөньяга чыгарганы булмады, тыелган тема итеп күрде аны департамент җитәкчелеге. “ Анализ ясау безнең бурыч түгел, безнең бурыч – Россия Федерациясенең мәгариф турындагы канунарының үтәлешен тәэмин итү”, - дип аңлаталар департамент хезмәткәрләре, Ә менә кем өлкә күләмендә укыту һәм тәрбия эшенең  сыйфатын тәэмин итү турында кайгыртырга тиеш, кем җаваплы аның өчен, дигән сорауга җавап бирүче юк. Мәктәп үзе – бетте китте. Шуның өстенә,  милли мәгарифкә кураторлык  эшен алып бару төп вазифалары башыннан ашкан белгечкә өстәмә йөк итеп кенә бирелгән. Шулай булуга карамастан, татар этномәдәни компонентлы мәкәпләрдә булгалый әле ул, үткәрелгән конференцияләрдән, укытучылар бәйгеләреннән калмый. “Үзе урыс милләтеннән булса да, безне, татарларны, туган телебезне сакларга өнди Ольга  Федоровна”, - дип искә алалар аны татар укытучылары.

Әмма шуңа карап кына вәзгыять үзгәрми шул. Моның сәбәпләре күптөрле. Бердән, соңгы еллардагы мәгариф реформалары уку планнарын, программаларны, туган телне укыту-укытмау мәсьәләләрен ата-аналар ихтыяры нигезендә мәктәп укытучылар карамагына тапшырды. Күп очракта ата-аналар теләге ягъни ризалыгы да исәпкә алынмый, башлыча мәктәп мөдире үзе хәл итеп педагогларга тага, ата-ана белми дә кала. Шулай итеп, туган телгә китерелгән зыян БДИ биреләсе урыс теле файдасына була да куя.

Татар-рус катнаш мәктәпләрдә туган телне укытуга карата да милли мәгариф кураторы Ольга Грооның аңлатмасы әзер: “ Насильно мил не будешь”. Янәсе, татар телен укытуны ата-аналарга һәм укучыларга көчләп тага алмыйсың. Дөрес, туган тел укытудан ата-аналарның да баш тарту очраклары булып тора, тик  укучылар фикере белән генә кызыксынмыйлар. Моны  укытучылар коллективыннан я мәктәп мөдиреннән түгел, ә  укучылар белән аралашып сөйләшкәндә генә ачыклап була. Мәктәпәрдә укучылар белән аралашып сөйләшүләр вакытында  “Безгә туган телнең укытылуы кирәкми” дип әйткән бала булмады, киресенчә, дәлилләп торып, бик теләр идек татар теле белән әдәбиятның укытылуын, диләр алар.

Үтеп киткән елларга борылып кайтмыйча, узып барган елда үзем булган мәктәпләр хәлен генә искә алып узам. Тубыл районының Тоболтура авылы кешеләре, балаларыбыз безнең ана телебез булмаган әдәби телне өйрәнеп азапланмасыннар, урыс телен яхшырак белеп үссеннәр дип, 6 ел элек авыл мәктәбен яптырып, балаларын автобуста күрше Детярево авылына йөртеп укыталар. Ул мәктәптә 100 укучының 78 – шушы татар авылы балалары. Хәзер, балалары өйләрендә дә урыс телендә генә сөйләшүгә күчкәч, ата-аналарның үзләренә дә күңелсез, ялгышлык булды, өйрәнсеннәр иде әдәби телне, без өйрәндек  бит, шуңа җирле телдә дә, әдәбичә дә, сөйләшәбез, урыс телен дә беләбез, ә менә балларыбыз, оныкларыбыз туган телсез кала, ялгыштык мәктәпне яптырып, дип үкенәләр. Үкенәләр,  авылга мәктәпне кайтару я булмаса балалары укыган мәктпкә татар телен кертү турында уйлап та карамыйлар, “поезд китте инде диләр. Читтән килеп кемдер шуны эшләп бирсә, бәлки риза да булырлар иде ятим булып калган менә дигән мәктәп бинасын яңадан ачарга, әмма  милли хәрәкәттә андый энтузиастлар юк хәзер. Татар җәмәгатьчелеге  җыр-бию, бәйрәмнәр үткәрү белән мәшгуль бүген.

Төмән районының зур гына Салаер татар авылы терәлеп кенә торган күрше урыс Салаеры белән тоташкан, мәктәп - урыс Салаерында. Бу мәктәптә дә татар теле укытылмый.  Мәктәп мөдире белән аның урынбасары ( бусы татар милләтеннән, татар салаеры кызы): “ Татар теле укытылуының хаҗәте юк, мондый үтенеч белән килгән кеше булмады ата-аналар арасыннан”, - дип аңлаттылар бу хәлне. Татар Салаеры кешеләре белән аралашып сөйләшкәндә: “Бик укытыр идек балаларны туган телгә, ләкин укытучы юк бит”, - дип зар белдерүчеләр булды.  10 елдан артык Төмән дәүләт университетының һәм Тубыл социаль-педагогика академиясенең татар бүлекләрен тәмамлап чыккан яшьләрдән берәрсен чакырып китертү турында уйлаучы булмаган Салаерда.

Вагай район үзәгендәге мәктәптә быелгы уку елында 645 бала укый, шуларның 116 сы татар балалары. Бу мәктәптә татар теленең беркайчан да укытылганы булмады,  бүген дә шулкадәр баласы укыган җирле себер татарларының тарихы, туган теле, мәдәнияте сыйныфтан тыш  тәрбия эшендә дә телгә дә алынмый икән. Иң гаҗәбе шул – ата- аналар да, укучылар да теләк белдерми ул турыда.

Яңа реформалар буенча, Мәгариф департментының мәктәпләрдә этномәдәни компонентның  укыту-тәрбия эшендә исәпкә алыну – алынмавында төшкән эше юк, аның бурычы – мәктәпләрдән саннар алуга гына кайтарылып калдырылган.

Нәтиҗәдә,  менә инде дүртенче ел Төмән дәүләт университеты белән  Тубыл социаль-педагогика академиясендәге  татар бүлекләренә укырга керүчеләр булмады, шунлыктан бу бүлекләрнең эше туктатыла. Сәбәбе билгеле инде: туган телнең кирәге калмады, дигән нәтиҗәгә килделәр яшьләр. Алдагы еллардагы һәм бүгенге  саннарга караганда, туган телне өйрәнүчеләр саны шактый гына, ә алар арасында телне белүчеләр бик аз,  туган  тел буенча белгеч булырга теләчеләр саны бөтенләй дә юкка чыкты. Әле татар теле укытыла торган этномәдәни компонентлы мәктпәпләрнең туган тел укытучылары арасында якты “йолдызлар” бар, оста укытучылар, ә менә иҗтимагый эшләрдә катнашырга ашкынып тормыйлар алар. Аларның  күңел кылларын чиертеп карасаң, тагын бер нәрсә ачыклана: буш вакытлары да юк аларның. Нинди генә планнар, нинди генә исәп-хисаплар, нинди генә язма эшләр таләп итмиләр алардан! “Компьютердан аерыла алмыйбыз, бар нәрсәне электрон вариантта эшлибез, язабыз да  язабыз, дәрескә әзерләнергә  дә вакыт калмый”, - дип зарланалар укытучылар.

Җитмәсә, менә инде ничә елдан бирлде район мәгариф хезмәткәрләре татар теле укытучыларыннан эш планнарын, дәрес конспектларын, без татарча аңламыйбыз бит, дип,  урыс телендә язуларын таләп итәләр. Мәгариф департаменты бу турыда белмәмешкә сабыша, бездән андый күрсәтмә булганы юк, дип сүзне башкага борып кына җибәрәләр.

Татар теле укытучыларының моң-зарлары күп, әмма тиздән Дәүләт Думасында кабул ителәчәк Россиянең мәгариф турында яңа канунының өлгесе  буенча фикер алышу барганда ни татар укытучыларының, ни мәктәп мөдирләренең, ни татар җәмәгатьчелегенең үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен юллап җибәрүләре  сизелмәде. Бәлки, уңай якка үзгәрешләр булуга ышанычы да беткәндер Себер кешесенең.  Милли мәгарифнең, туган телнең  төбәктәге торышы турында җитди анализлар да эшләнеп юлланылган,Русия Президентына кадәр үтенечләр дә җибәрелгән иде,тик  бернинди дә уңай үзгәрешләр  хасил булмады шул.

Бөтендөнья татар конгрессы корылтае башлануга санаулы гына көннәр калды. Бәлки корылтай туган телне саклауга, дәүләт җтәкчеләренең игүтибарын җәлеп итә алрлык карарлар кабул итәр, дигән өмет белдерә бү көннәрдә Себердә яшәүче татарлар.

 

.