TAT Русиядә сәрхүшлек белән көрәшү сырага килеп терәлде

.

Ландыш Харрасова

 

Русия президенты Дмитрий Медведев Русиядә сыраны хәмер эчемлекләргә тиңләүче канунны имзалады. Киләсе елның гыйнварыннан сыраны җәмәгать урыннарында куллануны тыячаклар.

Бик тиздән Русиядә сыра эчемлеге рекламасы тарихта гына калырга мөмкин. Дмитрий Медведев имзалаган яңа канун нигезендә исерткеч эчемлекләр рекламасы тыела. Шулар арасында сыра да Русиядә беренче тапкыр алкоголь эчемлеккә тиңләнде. Хәзер сәгать 23тән иртәнге 8гә кадәр аны сатуга чик куела. Моннан тыш сыраны элекке кебек чат саен төзелгән кечкенә киосклардан алып булмаячак, ул бары зур кибетләрдә генә сатылачак.

Бу үзгәрешләр Медведевның 2009 елгы сәрхүшлеккә каршы планының бер өлеше булып тора. 2010 елның гыйнварында Русия сырага салымны арттырды.

Узган елны русияләр елына кеше башына уртача 12 литр ярым исерткеч эчемлек кулланган. Шуларның биш литры – аракы, дүрт литры – сыра, калганнары башка төрле эчемлекләр.

Британиянең “The Lancet» медицина журналының 2009 елны уздырган тикшеренүләре күрсәткечләренә караганда, Русиядә ел саен исерткеч эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә, 600 мең кеше үлә һәм шуларның яртысыннан күбрәге 15-54 яшьлек ир кешеләр.

 

"Азатлык" сайтыннан алынды.

 

.