TAT Тубыл шәһәренең халыкара туристик программасында себер татарларының тарихи истәлекләре урын алырмы? PDF Печать E-mail
История
20.07.2011 08:59

.

Быел Тубыл шәһәре Россия Федерациясенең кече туризм шәһәрләре ассоциациясенә әгъза буларак кертелде.

Хәзер исә шәһәрнең туризм комитеты аны халыкара туризм маршрутына кертү өчен актив эш алып бара.

“Новости Тобольска” гәзите аша әлеге комитетның җитәкчесе Александра Струнина бу эшнең максаты - дөнья туризмы базарында Тубыл шәһәренең позицияләрен ныгыту, чит ил профессиональ туризмының һәм инвесторларының да безнең туристик шәһәргә игътибарын җәлеп итү, дип белдерде.

Әлегә Тубыл шәһәренең туристик программасында җирле себер татарлары тарихының, тарихи истәлекләрнең нинди урын алачагы ачык кына билгеле түгел.

 

Бибинур Сабирова.

 

 

.