Гөлнара Назыйрова: "Рухи байлыкны Исламда таптым". PDF Печать E-mail
Иман чишмәсе
30.06.2011 10:26

Ял көннәрендә өлкә Диния нәзарәте каршындагы курсларга дин дәресләрендә җыелганда без, хатын-кызлар, үзара татулык, туганлык хисе кичерәбез. Һәр очрашуны сагынып көтеп алабыз. Ихлас атмосферада һәр кеше беркемнән тартынмыйча күңел җылысы белән уртаклаша. Изге китап Коръән-Кәрим сүзләре күңелгз рәхәтлек бирә. Бигрәк тә яшьләрнең күп булуы шатландыра. Яшьлек бит ул үзе гүзәллек һәм сафлык. Шәриагать кушаканча зәвекъ белән киенгән кызларның мөлаем йөзләре, ягымлы йомшак сүзләре дәресләребезне тагын да ямьләндереп җибәрә.

Бинага килеп керүгә, балкып, елмаеп, сабакташыбыз Гөлнара каршылый безне. Аның ачык елмаюы һәркемне үзенә тарта, яшьләр аның янына җыелып сөләшеп туймыйлар. Гөлнара белән мин дә якыннанрак таныштым, ьай табып, Ислам динебезнең бөек вә пакь рухи байлыгы турында сөйләшеп утырдык. Ике бәләкәй баласының анасы - Гөлнарага арихитектура академиясен тәмамлаганан соң гаилә хәлләре аркасында  үз һөнәре буенча озак эшләргә туры килмәгән. Әмма ул теләсә нинди хезмәттән ямь табып эшли белә, хәзерге вакытта рәхәтләнеп чәчәкләр сату киоскысында эшли.

- Бу эшемнең иң уңайлы ягы шунда: мин намазларымны вактында башкара алам, - ди ул, елмаеп.

– Дингә беренче адымнарыңны ничек башладың? – дигән соравыма ул тыныч тавыш белән моңсу елмаеп:

- Дингә беркем дә сәбәпсез генә килмидер. Мин үзем хискә артык бирелүчән кеше буларак, уйламыйча ялгыш адымнар да кылганмындыр, дип уйладым. Тормышымда килеп чыккан кыенлыклар мине рухи эзләнүләргә этәрде. Яшүсмер чагымда төрле фәлсәфи агымнар белән дә мавыктым, менә инде тормышның асылына төшендем дигәндә, алдыма борчулы сораулар күбрәк килә башлады. Эзләнүләремә күрә, Аллаһым үзенең рәхмәтен бирде миңа, Ислам динен тирән аңлаган кешеләр белән очраштырды мине - Абдулла, Резидә апа, Марат абый белән. Аларның диндә ихласлыгына карап, үземнең дөрес юлга басканлыгымны тирәнрәк тоям. Күңел бит ул сизә. Берәр ялгыш сүз ычкындарсам я ялгыш адым ясасам, үземне пычракка баткандай хис итәм, догалар, тәүбә аша пакьланырга тырышам. Ә инде дөрес гамәл кылсам, шуны үзем аңлап җиткермәсәм дә, күңелем рәхәтлек, канәгатьлек хисе кичерә. Хәзер шуны аңладым: тормышта килеп чыккан ялгышлыкларына кеше үзе гаепле икән. Ирем белән әлегә бергә яшәмибез, монда мин үземне аңа караганда да гаеплерәк сизәм. Хатын-кыз буларак, мин сакларга тиеш идем гаиләм учагын. Ул тыныч, сабыр холыклы, ә мин хискә бирелебрәк китә идем, шуннан килеп чыкты кайбер аңлашылмаучылыклар, югыйсә, аерылу өчен җитди сәбәпләр дә булмады. Кайнанам гаҗәеп күркәм холыклы кеше, сабыр да ул, мәрхәмәтле дә. Балаларымны аның үрнәгендә тәрбияләргә тырышам. Исламда бит кешенең һәр адымы Хәзрәти Аллаһы тарафыннан ничек булырга тиешлеге күрсәтелгән. Дин тормышның барлык нечкәлекләренә өйрәтә, мәсәлән, баланы ничек имезергә, тәһарәт алганда аякны кайсы бармактан башлап юарга, ашарга нәрсә ярый, нәрсә ярамый, һәр сүзне уйлап сөйләргә, гомумән, тормыш-көнкүрешнең барлык кагыйдәләре билгеләнеп куелган диндә.

Аллаһының әмерләрен үтәп, тыелганнан тыела алса гына бәхетле була аладыр кеше. Шәраигать кушканча гына яшәргә бик җиңел түгел, нәфес дигән нәрсә көтеп кенә тора кешене адаштырырга. Ул каһәр нәфесне бәйдә тотарга ныклы иман кирәк. Рәсүлебез Мөхәммәт галәйһиссәламның хәдисләрен кулыма еш алып укыйм. Бу хәдисләр безгә Аллаһы Тәгалә һәм башка кешеләр белән нинди мөнәсәбәтләрдә, бәйләнештә булырга кирәклекне аңлата. Бервакыт 4 яшьлек улым белән автобуста барабыз. Ул тиктормас, шук бала. Шаярып, кешеләргә комачаулый башлагач, бер апа үзенә шоколад тоттырды. Бала җәһәт кенә бүләкне алды, ләкин никтер рәхмәтен әйтмәде. Рәхмәт әйтергә кирәк, дисәм дә, киреләнеп, “юк!” дип тәкърарлады. Шул арада икенче бер апаның: “Менә бит, зурайса, кем була бу бала?” - дип әйтүе күңелемдәге утка ялкын өстәгән кебек булды. Уңайсызлыгымнан кычкырып әрләргә торган халәтемдә балага шоколад тоттырган ханым йомшак кына: “ Өйрәнер әле, бала бит, сау-сәламәт булсын”, - дигәч, куңелем кинәт язылды, аңа рәхмәтемне әйтеп, укыган гыйбрәтле хәдисләрне исемә төшердем.

Бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам янына бер кеше килеп, аны сүгә башлый, аның эшләгән эшләренә канәгать булмавын белдерә. Рәселуллаһ аны тыныч кына тыңлап тора. Хәзрәти Әбүбәкер бу оятсыз кешенең Пәйгамбәр алдында үзен дорфа тотуын күреп, түзә алмыйча, аны әрли башлый, Рәселуллаһ, торып, икенче бүлмәгә чыгып китә. Тагын бер вакытта Пәйгамбәр янына икенче бер кеше килеп, аны мактый башлый, матур сүзләр белән Аллаһ илчесенә үзенең соклануын белдерә. Пәйгамбәребез бу кешене дә, илтифат итмичә, тыныч кына тыңлый. Әбүбәкер (Аллаһ аннан разый булсын) Пәйгамбәребезнең бу ике очракта да тыныч калуының сәбәбен сорый. Беренче очракта тузынып кергән кешегә карата: “Сабыр итүемә фәрештәләр җыелып миңа савап яздылар, ләкин, син ачулана башлагач, шайтан кереп вәсвәсә салды, бүлмәдәге бар кешене котырта башлады. Шуңа мин чыгып киттем”, - диде. Мактау сүзләренә дә игътибар итеп үсенергә ярамас. Кешенең әйткән сүзе бит аның күңел көзгесенең чагылышы. Кешенең сүзенә дикъкат итеп, аның кебек фикер йөртергә ярамас. Аллаһы Тәгалә кушканнарына таянып, сабыр итеп, уйлап, үз фикереңне булдырырга тиешсең, дип өйрәтә безне Рәсүлебез. Мин бигрәк тә балаларыма карата сабыр булырга тырышам, кычкырырга җыенган чагымда телемне тешләп калырга өйрәнәм.

Гөлнара ханымның сөйләгән сүзләре күбрәк гаиләнең ныклыгын саклауда түземлекнең, сабырлыкның әһәмияте турында булды.

Аллаһы Тәгалә безгә юкка гына сабыр итәргә кушмаган, чөнки сабырлык ул Аллаһының рәхмәтенә якынаерга бер сәбәп булып тора.

Аллаһы Тәгалә: “Дөреслектә мин сабыр итүчеләр белән бергә”, - диде.

 

Эльза Латфуллина

Төмән 

 

.