TAT Казан авылында аның йөз еллыгына багышланган бәйрәм гөрләде PDF Печать E-mail
Деревня
29.06.2011 09:47

.

Төмәннән 65-70 чакырм ераклыктагы кара урман кочагында утырганИкенче Казан авылының барлыкка килүенә бер гасыр гына вакыт үткән булса да, аның тарихы гаҗәеп бай һәм гыйбрәтле.

Аңа 1911 нче елда нигез салынган. Казан губернасының Апас өязе Чүри - Бураш һәм Танай-Турай авылларыннан бер төркем бабайларыбыз Столыпин агарар реформасы нигезендә Себергә килеп төшкәч, аларга Икенче участок дип аталган куе кара урман эчендәге менә шушыурынны күрсәткәннәр. Бер караганда, бу төркемнең туып үскән җирләреннән аерылып, бер карыш та чәчүлек җире, елга-күлләре булмаган кырыс табигатьле Себернең менә шушы почмагында төпләнеп калулары сәер тоелырга да мөмкин. Килеп төшкәч, монда яңа тормыш башлап җибүрүнең ифрат авыр һәм читен булуын аңласалар да, кире борылып китмәгәннәр бабайларыбыз.

 

Бәхет эзләп килмәгәннәр алар, бәхетне тырыш хезмәттә тапканнар

 

Монда калуларының сәбәбен болай аңлатканнар иде аңа нигез салган бабайларыбыз: “Без монда бәхет эзләп килмәдек, бәхетне бит аны, кайда яшәсәң дә, зур хезмәт куеп кына табып була. Без балаларыбыз, киләчәк буыннар язмышын кайгыртып килдек иркен җирле Себергә, чөнки туган җиребездә җир кишәрлекләребезне кысканнан-кыса бардылар. Монда, бай табигать кочагында, буыннардан-буыннарга җитәрлек җир кишәрлекәре ачу мөмкинлеген тоеп, сусыл үләнле печәнлекләр күреп, шушында төпләнергә булдык”.

Соңрак монда беренче булып аяк басканнарның туганнары, Мамадыш һәм Кукмара якларыннан да милләттәшләребез килеп урнашканнар.

Шулай итеп, Идел буендагы татар иленең бер кыйпылчыгы булып, туган телне, гореф-гадәтләрне саклап, аксакаллар җитәкчелегендә тормыш корып җибәргәннәр батыр йөрәкле, оста, көчле куллы, рухлары нык бабайлар.

Безгә - бабайлар алар, ә ул вакытта гайрәтле яшь ир-егетләр булганнар алар, араларында оста төзүчеләр, мич чыгаручылар, чана, арба ясаучылар, киез итек басучылар, тегермән торгызучылар, тегүчеләр, җыр-бәетләр иҗат итүчеләр.

Бер ел эчендә монда 70 йорт барлыкка килгән, аларның йортларыэлегрәк килеп урнашкан зырян йортларына якынлашкач, авылга исем кушу бәхәскә әверелгән. Зыряннар Вятка исемен кушарга теләгәннәр, без бит алданрак килеп урнаштык, безнең теләк өстенлек алырга тиеш, дип, Төмәнгә татарлар өстеннән шикаять белән дә барып йөргәннәр. Әмма татарлар бирешмәгәннәр, күңелләре белән газиз туган илләреннән аерылмауның билгесе итеп, авылга Казан исеме кушканнар, бу исемгә Икенче (участок)–Вторая исеме дә өстәлгән, шулай итеп Икенче Казан авылы барлыкка килгән, ул Вторая Казанка булып рәсми теркәлгән, авыл кешесе аны Втрой дип кенә атый. Казан исеме бирелгәч, зыряннар киткәннәр авылдан.

Ил язмышын кичерде авыл

1914 нче елга 150 гектар, ә инде күмәк хуҗалык төзелер алдыннан 600 гектар чәчүлек җирләр ачылган булган.

Авыл да илдә барган барлык үзгәрешләрне, афәтләрне үз җилкәсендә кичергән, Бөек Ватан сугышына 89 ир-егетен озаткан, шулардан 35 кеше яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Ил сәясәтенә бәйле барлык үзгәрешләрне, күмәк хуҗалык төзелү, иң уңган хәлле крәстияннәрнең авылдан куылуын, сугыш афәтен һәм төрледән-төрле реформаларны башка авыллар кебек үз җилкәсендә кичергән бу авылның үзенә генә хас үзенчәлекләре дә булды. 1921 нче елда, илдә ачлык хөкем сөрүгә карамастан, авыл халкы ике катлы, биек мәһабәт манаралы зур мәчет торгызып куйган, мәдрәсә өчен аерым йорт салынган, Яшел Үзәннән гаиләсе белән указной мулла Тимерша хәзрәтне китергәннәр, ул мәдрәсә ачып җибәргән. Зыялы Тимерша хәзрәттән белем алып калган буын кешеләре ярты гасырдан артык бу авылда, аның тирәсендәге авылларда гына түгел, Төмәннең үзендә дә дин сагында булдылар, бер-берләрен алмаштырып, халык сайлаган имамнар булып тордылар. Алар бу төбәктә дин белән идарә итүне Казан авылының данлыклы аксакалы Рәхмәтулла-суфи оныгы, Бохара мәдрәсәсен тәмамлап кайткан Галимҗан Бикмуллинга тапшырдылар, Галимҗан хәзрәт менә инде 25 ел ул өлкә мөселманнары Диния нәзарәте белән җитәкчелек итә. Ә Тимерша хәзрәтнең улы Хөсәен Ильясов 40-50 нче елларда өлкә татар педагогия училищесы белән җитәкчелек итеп, ярты гасырдан артык вакыт аралыгында төбәктә туган тел сагында торачак укытучылар тәрбияләп чыгарды, татар мәгърифәтчесе буларак төбәк тарихына кереп калды.

Казан авылы – туган җир, кече ватан аның кешеләре өчен, Казан каласы – газиз тарихи ватан

Казан авылы – анда туып үскәннәзрнең үз ватаны, үз туган иле, тарихи ватан белән дә элемтәләре өзелми аның, рухи көчне татар мәркәзе Казаннан алып, аннан килгән җырларны җырлап, бу якның табигатен яратып, матур көн күрә аның кешеләре.

Авыл тирәсендәге урманнар, аланнар, куаклыклар җиләк-җимешкә бай булды: балан, шомырт, карлыган, кура җиләге, мүк һәм нарат җиләкләре, кара, зәңгәр җиләкләр, кыр тавыклары һәм пошилар...

Тарихи ватаннан күңел түренә салып алып килгән җыр-моңнан аерылмаганнар монда килеп урнашканнар, җырчы авыл буларак дан казанды Казан авылы, эштә дә, шатлыкта да җырлады, борынгы моңнарны саклады, кайгы-хәсрәтләрен җырлап таратты авыл халкы, гармунчылары, җыр сәнгатенең йолдызлары булырлык җырчылары булды авылның, тик авыр еллар гына алар өчен сәнгать дөньясына юлларны бикләде.

Өлкәнең милли-мәдәни үсешенә дә шушы авылдан чыккан кешеләр зур өлеш кертте, шуларның берсе – авылның атаклы гармунчысы Хавиз улы Фәрит Хәкимов илдә беренчеләрдән булып татар мәдәният үзәге төзеп, аны хөкүмәт карамагына куюга иреште. (Тик, ни кызганыч, гөрләтеп эшләп торган шушы үзәкне япты хакимият.) Төбәк хуҗалыгының төрле тармакларына менә дигән белгечләр бирдеавыл: укытучылар, табиблар, инженерлар, дан казанган авыл хуҗалыгы белгечләре, фән кандидатлары һәм докторлары, дөнья спорт чемпионы, диңгез корабле капитаны һәм аның намуслы, иманлы кешеләре нинди эштә булсалар да, кайда яшәсәләр дә, авыл йөзенәкызыллык китермәде.

Юбилей бәйрәме гөрләп үтте

Зур әзерлек белән үткәрелде авылның юбилей бәйрәме. 15 ел элек салынган яңа мәчет янындагы авылга нигез салганнарга, Бөек Ватан сугышыннан күкрәкләрен орден-медальләр белән тутырып җиңү яулап кайтканнарга һәм мәңгелеккә сугыш кырларында ятып калганнарга куелган ачык китап рәвешендә куелган һәйкәл алдында, яшел чирәм белән капланган мәйданда район үзәгеннән китерелгән биек сәхнә куелды, музыка аппаратурасы урнаштырылды, аңа арткы дивар итеп авыл сурәте төшерелгән панно эленде, сәхнә алдында 300 кешелек махсус эшләтелгән эскәмияләр тезелде. Юлның икенче ягындагы чирәмлектә шулай ук махсус эшләтеп алынган өстәлләр озын рәт булып тезелде, тәмле ризыклар белән тутырылды. Ә арткы планда кунаклар өчен өлкә татарлары Конгрессыннан китерелгән чатыр корылды. Хәләл иттән плау, шашлык пешереп әзерләү өчен профессиональ пешекчеләр дә чакырылды.

Казан авылы белән дуслашып-туганлашып яшәгән күрше себер татарлары авылы, өч авылны – Түбән, Югары, Урта Саз авылларын берләштергән Саз авылыннан килгән кунаклар үзләре алачык корып җибәрде, үзләре пешереп алып килгән аш, балык шулпасы, алтын төскә кертеп кыздарган табан балыклары белән кыстадылар бәйрәмгә килгән кешеләрне. Авыл үзидарә башлыгы Варис Туйчиков оештырды Казан авылына күрсәтелгән бу хөрмәтне, шул авылның Җәгъфәр Касыймов җитәкчелегендәге фольклор ансамбле бәйрәмгә үз ямен өстәде.Рус авылларыннан– Бухтал белән Яңа Покровкадан да килгәннәр иде кунаклар үзләренең бәйрәм котлаулары белән.

 

Юбилей бәйрәменең ике сәгать дәвамында барган тантаналы өлешендә авылның тарихы, һәр чорның кешеләре гәүдәләнде, исемнәре телгә алынды, буыннарга буын ялганды, җыр-моң белән уралып барды хәтер-истәлекләргә уралган тантана. Шушы авылда туып-үсеп, 90 яшьләрен тутырган, заманында тир түгеп шушы җирдә хезмәт иткән, фронт тылын җилкәләрендә тотып торган буын вәкилләре - Мәрҗям Хәкимова, Саҗидә Кәримоваларга, ветеран укытучыларга, мәдәният, медицина хезмәткәрләренә, авыл хуҗалыгы ветераннарына, бүген үз хуҗалыкларын үстереп танылган яшьләргә Түбән Тәүде башлыгы урынбасарлары Валерий Макаревич, Иван Андреев, Руслан Ахтариев, һәм Казан авылы да кергән Бухтал үзидарә берәмлеге җитәкчесе Надежда Харькевичлар район башлыгының рәхмәт хатларын, өлкә мөфтие Галимҗан хәзрәт авылның рухи-мәдәни хәзинәсен саклап торган имамнарга, ветеран укытучыларга, авылга аеруча зур хезмәт күрсәткән шәхесләргә һәм “Ак калфак” өлкә татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Бибинур Сабирова мөхтәрәм хатын-кызларга үз бүләкләрен тапшырдылар.

 

Юбилей бәйрәмен Казаннан килгән кунаклар күтәреште

 

Мәчеттә өйлә намазы укылып, төшке аш вакыты үткәннән соң,зур концерт башланды.

Авыл юбилее бәйрәменә аны оештыручылар исемләп чакырган атказанган артистларны юллап җибәрде Бөтендөнья татар конгрессы.

Татарстан Республикасының халык артистлары Рафаэль Ильясов, Зөһрә Сәхәбиева, сөекле популяр җырчыбыз – композитор Зөфәр Хәйретдинов һәм танылган баянчы-музыкант Рамил Курамшиннар беренче аяк басып килсәләр дә бу авылга, күңелләренә якын иттеләр аны, бәйрәмнең тантана өлешен тирәшн милли моң белән баеттылар, концерт программасы башлыча алар чыгышларыннан торды, концертны мавыктыргыч итеп бәйрәм рухында Зөфәр Хәйретдинов үзе алып барды.

Алар арасында туган ягыбызда үсеп чыккан талантлар, Казанда үткәрелә торган “Татар җыры” фестивале лауреатлары – игезәкләр Рөстәм белән Руслар Маметовлар, нәсел тамырлары шушы авыл белән бәйле яшь җырчы Марат Вәлиев һәм Сабадан килеп Себергә хезмәт итүче оркестр-кеше исемен алган Әбүзәр Мңлебаевлар да катнашты.

Бәйрәмгә килгән кешеләрнең йөзләре шатлык нурлары белән балкып торды, әмма авыл кешеләренең, нәсел тамырлары авыл белән бәйле булган һәр кешенең күңелләреннән бөркелеп торган бөркелеп торган шатлыклы хисләре хисләре күзләрендә җемелдәгән яшь бөтекләре белән дымланды, башларын аска иеп тынып калган кешеләр дә күренде, чөнки истәлек-хатирәләр күңел төпкелләрендә тормыш мәшәкатҗләре басымы астында яшеренеп яткан сагыну-сагышларын кузгатты, уйландырды, балачак, яшьлек елларыннан уратып кайтарды аларны.

Казан авылы бәйрәме кичкә кадәр гөрләде, аның күркәм кайтавазы еракларга таралды. Авылда яшәп калганмы ул, читтә яшиме, авыл кешеләренең һәр кайсы лаек иде зур авылның юбилей бәйрәмен матур итеп зурлап үткәрүгә.

Югары дәрәҗәдә, күңел байлыгы рухында үтте бәйрәм. Аңа төп финанс ярдәмне өлкә татарлары Конгрессы президенты Нурулла Саттаров белән Конгрессның Идарә җитәкчесе Ринат Насыйров күрсәтте, Конгресс чатыры бәйрәм кунакларын хөрмәтләде. Бәйрәмне Бухтал үзидарә берәмлеге җитәкчесе Надежда Харькевич җитәкчелегендәге оештыру комиссияе әзерләп үткәрде, әзерлекнең һәм үткәрүнең төп авырлыгы Галимҗан хәзрәт белән Фәрит Хәкимов җилкәсенә төште, Фәрит бәйрәмнең режиссеры да булды.

 

Ни көтә Казан авылын?

 

Туган телебезне, милли моңнарыбызны, асыл гореф-гадәтләрне күз карасыдай саклап, үзенә күрә милли рух чыганагы булып торган Себер җиренең Казан авылы соңгы елларда зур югалтулар кичерде, колхозы таркалып, кешеләр эшсез калды, шәһәрләргә китеп таралды, мәктәбе, клубы, китапханәсе, медицина пункты ябылды, өч чакрымнан гына узган газ да авылга кертелми уздырылып җибәрелде.

Ә авыл яши, бернигә дә карамый яши, чөнки аның нәсел тарымлары нык, рухи чыганагы көчле. Яшьләр үз хуҗалыкларын күтәреп, фермерлыкны җәелдереп җибәрергә әзер торалар, йортлар төзек, яңартылыпторыла, яңа йортлар да салына башлады.

Кайда яшәсәләр дә, яшьләр ташламыйлар авылны, ял көннәрендә кайтмый калмыйлар, туган йортларын, нигезләрен ташлап алар янына шәһәргә китәргә риза булмаган әти-әниләрен, әби-бабайларын мохтаҗ итмиләр, кадер-хөрмәт күрсәтәләр аларга.

Бәйрәм шатлыгын ярып бер зур теләк тә яңгырады бәйрәм барышында – идарә органнары перспективасыз дип карамасын иде бу авылга, ил күләмендәге аграр хуҗалык программаларын, яшь гаиләләр өчен торак программаларын бу авылга да җиткерсен иде, дигән теләк-үтенеч иде ул. Төмәннән Бухталга бара торган юлдан Казан авылына борылыш култыгында, авылдан 1- 2 генә чакрымдагы җирләрне Алмания немецлары химия заводы төзү өчен алганнар икән, бу мәсьәлә инде өлкә хакимияте дәрәҗәсендә хәл ителгән.

Нәрсә бирер Казан авылына бу төзелеш, авыл язмышын кайсы якка борып җибәрер химия заводы – моны алдан күрү мөмкин түгел, чөнки ул заводның нинди продукция эшләп чыгарачагын гади халык белеп бетерми, әлегә бу алар өчен сер булып кала бирә.

Киләчәк буыннары турында кайгыртып мондагы саф табигать кочагына килеп урнашкан бабайлар 100 елдан соң буласы хәлләрне, әлбәттә, уйларына, күз алларына китерә алмаганнардыр, авыл гөрләтеп яшәр, югары үсешкә ирешер, дип ышанганнардыр алар

 

 

.