TAT 2-3 и 1V нче Халыкара Искер-җыен булып үтте PDF Печать E-mail
История
11.06.2011 05:54

. 1V нче Халыкара Искер-җыен фестивале 2-3 июль көннәрендә Тубыл шәһәрендә һәм 18-19 чакрымдагы борынгы Себер ханлыгы башкаласы Искер шәһәре урыны янындагы мәйданда  булып үтте.

Бу чара себер тарларының тарихи истәлекләрен торгызып саклау максаты белән Луиза Шәмсетднова җитәкчелегендәге "Мирас" иҗтимагый оешмасы инициативасы белән үткәрелә, быел аны әзерләп үткәрүдә Татарстан Мәдәният министрлгы, өлкәнең милли эшләр комитеты, Тубыл шәһәре һәм Тубыл районы хакимиятләре, Тубыл шәһәре Думасы катнашты.

"Искер-җыен" кысаларында себер татарларының тарихи ядкарьләрен, Себер ханлыгы башкаласы Искер истәлекләрен торгызу темасына багышланган фәнни-гамәли конференция Тубыл шәһәрендә, ә  мәдәният-сәнгать фестивале Иртеш елгасы буенда Искер җирләрендә үтте.

Җыен фестивале Тубыл районы имамы Рәхимҗан Бухардиновның ата-бабалар рухына  Коръән аятьләрен укуы белән ачылды. Җыенда катнашучыларны милли эшләр комитеты хезмәткәре Рифкать Насыйбуллин, Тубыл муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Алексей Пронтишев, Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты фәнни хезмәткәре, профессор, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев һәм башка шәрәфле кунаклар котлады. Фәйзелхак әфәнде Ислаев Татарстан Дәүләт Советының, Татарстан Фәннәр академиясенең һәм Бөтендөнья татар конгрессының котлауларын җиткерде. Искер-җыенга делегатлар Казакъстанның Симәй шәһәреннән, Үзбәкстаннан, Төркмәнстаннан, Омски шәһәреннән һәм Иркутскидан да килгәннәр иде. Шәрәфле кунакларның чыгышларыннан соң аш мәҗлесе үткәрелде, өйлә намазы укылды.

Шуннан соң вокал, музыка кораллары ансамбльләре, бию, сәнгатьле сүз номинацияләре, музей почмаклары, милли ашлар буенча көрәш, көч сынашу башланып китте. Яңгыр сибәләп тору сәбәпле, планлаштырылган булса да,  ат чабышлары һәм, ушу көрәшеннән гайре, спорт ярышлры үткәрү мөмкин булмады.

Бәйрәм җыр-моңга уралып барды. Казан кунаклары - композитор һәм җырчы  Фәнилә Хәбирова, аның шәкерте, яшь җырчы Гөлнара Хәйруллина башкаруында яңгыраган җырлар тамашачыларны тәмам әсир итте. Җирле үзешчән сәнгать осталарының чыгышларын да көчле алкышларга күмделәр тамашачылар. Искер-җыен 3 июльдә Тубыл шәһәренең "Синтез" мәдәният сараенда үткәрелгән Гала-концерт белән тәмамланды.

Фәнни-гамәли конференциядә Себер ханлыгы истәлекләрен саклауга бәйле актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Татарстан Фәннәр академиясеннән килгән профессор Фәйзелхак Ислаевның, җирле галим, тарих фәннәре кандидаты, асланалар (Себергә Ислам динен алып килгән шәехләрнең изгеләштерелгән каберләре) турындагы китап авторы Ришат Рәхимовның чыгышлары аеруча  тирән кызыксыну уятты конференциядә катнашучыларда.

Төмәннән килгән милли хәрәкәт вәкилләре Ильяс Рафиков, Әнәс Гаитовлар себер татарларының тарихи истәлекләрен саклауга бәйле проблемаларның хәл ителми торуына карата катгый фикерләрен әйтми калмадылар, җирле галим Игорь Белич белән каршылыклы булган фикерләрен ачыкладылар. Тарихи истәлекләргә бәйле мәсьәләләр турында сүз барганда, бу конференциядә татарлар бердәм булуларын күрсәттеләр. Алар Ермак җитәкчелегендә Себер ханлыгыгына яу белән килгән казакъларның җирле татарлар белән канлы бәрелешләрен уен итеп күрсәтүне туристик маршрутка кертүгә карата эзлекле рәвештә каршы торачакларын белдерделәр.

Гомумән, милләтләр арассында ризасызлык, каршылык, бер-берләренә карата дошманлык хисе уята торган тарихи вакыйгалар уен рәвешендә булса да күпертелеп күрсәтелергә тиеш түгел, дигән фикерләрен ачык яңгыраттылар милләттәшләребез.

Болай да Искер җирләренә күрше генә Абалак монастырендә ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия тариахи җыенда борынгы сугыш коралларының  чыңы яңгырап торуы, сугыш уеннарының үткәрелүе, Искер истәлеген торгызу өчен бирелгән җир кишәрлегенә аңа терәлеп кенә торган рус зиратының җәелеп керүе күңелдә шомлы хисләр уята, диючеләр булды.

Конференциядә Иртеш буенда урнашкан Искер каласы урыны елга суларына юылып, ярның уела баруы нәтиҗәсендә юкка чыгу куркынычы астында калды, кечкенә утрау булып калган Искер җирен саклап кау өчен  ярны ныгытырга кирәк, дигән карар кабул ителде.

Иртеш яры буенда Искер каласы торган урын.  

 

.