Милли театр торгызылырмы? PDF Печать E-mail
Мәдәният
16.05.2011 23:06

 

Мәдинә Уразметова

 

 

“Ак калфак” журналының кәгазь вариантында чыккан соңгы санын (“Ак калфак”№1, 2009 ел)кайтып-кайтып укыйм.

 

Резидә Гарипованың “Ул театрны өзелеп ярата иде” исемле истәлекләре, Фәрит Хәкимов белән Вәлимә Ташкалованың интервьюлары бүгенге көн өчен дә әһәмиятле, чөнки анда күрсәтелгән милли үсеш проблемаларының берсе дә әлегә кадәр хәл ителмәде.

 

Ул материаллар “Сәфәр” театр коллективының юкка чыгуыннан булган төмәнлеләр сагышын чагылдырып кына калмады, Тубыл шәһәрендәге театрыбызның юкка чыгуы белән бәйле сагышларыбызны, борчулы уй-фикерләребезнедә кузгатты.

 

Тубыл шәһәренең себер татарлары мәдәният үзәге каршында 2000 нче елда минем җитәкчелегемдә оешып, кыска гына вакыт эчендә бнрничә спектакль әзерләп күрсәткән драма театры коллективы уңышлы иҗади эше белән тамашачыларыбыз арасында популярлык казанып өлгергән иде. Кызганыч ки, берничә ел элек таркалды ул коллектив. Үзешчән булуы исә бу коллектив эшчәнлегенең әһәмиятен һич кенә дә киметмәде, аның нигезендә профессиональ милли театр үстерергә дә була иде бит. Шул дүрт ел аралыгында никадәр спектакль әзерләп күрсәткән театр сәнгатенең серләренә төшенү өчен зур көч куйган безнең драма театрыбыз финанс кыенлыклары сылтавы белән таркатылды.

Без сәхнәләштергән “Гөргери кияүләре”, “Кызларның кызганнары”, “Исәп-хисап”, “Килә ява, килә ява”, “Ак күгәрченнәр” драма әсәрләре тамашачыларыбызны туган телебезнең байлыгы, матурлыгы белән сокландырган, аңарда милли горурлык хисләре уяткан, рухларын күтәргән, милләтебезнең киләчәк язмышына өмет уяткан гүзәл симфония булып күңелләргә уелып калды.

Сәнгать төрләреннән халкыбыз иң яраткан театр жанрының үз төбәгебездә торгызылуы милли үсеш хәрәкәтен алга этәрү өчен бик тә әһәмиятле иде, роле зур иде. Аның юкка чыгуы зур югалту гына түгел, кичерелмәслек ялгышлык та, дип саныйм мин.Сәхнәләштерелгән драма әсәре кебек, милләтебезнең тарихын, гореф-гадәтләрен, аның ата-бабалар тарафыннан гасырлар буена тупланып, камилләштерелгән гакылын, тормыш-көнкүреш тәҗрибәсен, гүзәл бай телен үтемле итеп күрсәтә торган башка сәнгать төре бармы икән? Юктыр, мөгаен.

Сугыш елларын гына искә алсак та... Уллары, ирләре, абый-энеләре сугыш кырларында илнең азатлыгы өчен кан койган, күпләре башын салган, Ватан язмышы хәл ителгән шул афәтле заманда башлыча укытуылар җитәкчелегендә тылда фронт өчен бырлык көчен биреп хезмәт иткән хатын-кызлар, картлар, яшүсмерләр, көче белән әзерләнеп куелган спектакльләрне халкыбыз бик яратып караган, шул хәсрәтле көннәрдә сәхнәгә куелган һәр спектакль аларның күңелләрендә яшәү дәртен күтәргән, җиңүгә өмет чаткысын сүндерми саклаган.

Бөек Ватан сугышына кадәр Төмән шәһәрендә татар театры да булган бит, тик сугыш туктаганнан соң да ул торгызылмый калган.

Әмма Төмәндә сугыштан соң чорда да үзешчән чәнгать театрының гөрләтеп эшләгән чагын шул ук Наилә Аппасованың “Бөек моң кайтавазы” исемле язмасы ( “Ак калфак” №2, 2008 ел) аша белгән идек. Күп еллар сүнеп торганнан соң торгызылган театр коллективларының юкка чыгуы икеләтә кызңганыч һәм үкенечле.

Милләтебезнең, туган телебезнең язмышы хәл ителә торган бүгенге заманда театрның әһәмияте тагын да арта.

Милли театрыбыз яңадан торгызылырмы? Аның язмышы кемнәр кулында? Өлкә һәм шәһәр милли-мәдәни мохтәриятләре дә, өлкә татарлары Конгрессы да никтер бүгенге көнгә кадәр бу сорауга җавап та, аңлатма да бирә алмый.

“Милләтебез идеалларын яклау, аларны гамәлгә ашыру өчен көрәш бөтенләй сүндеме әллә инде?”- дигән сорау куя хәзер халык. Халкыбызны халык итеп саклауга бәйле иң мөһим мәсьәләләр дә чишелмәгәч, кем өчен нәрсә эшли соң ул мохтәриятләр?

Менә шушы сорауга “Ак калфак” Интернет-журналы  аша җавап бирелсен иде..

.

 

.