TAT Авыл - милли рух чыганагы PDF Печать E-mail
Деревня
16.05.2011 22:06

.

 

 

Төмән районының зур Тавык фабрикасы белән дан тоткан Боровой бистәсендә төрле авыллардан килеп төпләнгән ике мең ярымлап татар яши.Милли дөньяви-мәдәни үзәк тә, җыр-моңнар белән милли чаралар оештырып үткәрүче дә юк анда, ә милли рух яши, татарлар бер-берләрен югалтмыйлар, авылча берләшеп, киңәш-табыш итеп яшиләр. Дин берләштерә аларны, мәчет очраштыра бер-берләре белән.

 

Төмән шәһәреннән килеп кергән юлчыны бистәнең үзәк урамыннан уза торган юл буенда ук урнашкан шул ак мәчет балкып каршы ала. Анда татарлар һәм мөселман халыклары вәкилләре җомга намазына, олы дини бәйрәмнәргә җыелып киләләр, изге Рамазан аенда һәр кич саен тәравих намазы укыйлар.

Мәчет – рухи терәк тә Боровой татарлары өчен, туган телне, милли асылыбызны саклап торучы җылы мәдәни учак та. Авыл рухын саклап, элек-электән бер-берләренең хәлләрен белеп, кайгы-шатлыклары белән уртаклашып, никахлы гаиләләр корып, хәтем ашлары уздырып яшәгәннәр анда татарлар. Мәчет салынганга кадәр күп еллар халык имамы булып торган Әюп бабайны бик җылы искә алалар боровойлылар. Бердәм булганнар алар, бердәм булмасалар, мәчет төзи алмаслар иде.

Илдә үзгәртеп кору чоры башланып дин иреге кайткач, Боровой татарлары да мәчет төзү турында кайгырта башлыйлар. Равил Вафин мәчет төзүгә багышлап корбан чалдырып, “Стройматериал” оешмасы бинасында зураш мәҗлесе уздыра. Бик күп кеше катнаша бу дини мәҗлестә, шунда мәчет төзү мәсьәләсе карала. Җиңел, шома гына бармый мәчет төзелеше, оештыру эшләрендә дә, финанс мәсьәләләрендә дә таркаулык, җитешсезлекләр җитәрлек була, әмма барлык авырлыкларны да җиңеп чыгалар диндарлар. Мәчет төзелешен ахырына җиткерергә зур ярдәм күрсәткән Багдад хәзрәт белән Төмәндә яшәүче Альберт Шәмсетдиновка бигрәк тә рәхмәтлеләр боровойлылар. Мәчет ишекләре зур тантана белән 2002 нче елда ачыла. Боровойлылыра арасында олы абруй казанган Бугуруслан, Әлмәт мәдрәсәләрендә үткәрелгән дини курсларда белем алганГабделкаюм хәзрәтне имам итеп сайлыйлар.

Алтынбикә - асыл бикә

 

Равил Вафин оештырып үткәргән аш мәҗлесе боровойлыларның рухын күтәрә, дингә тизрәк кайту, үз артларыннан яшьләрне дә ияртү,җомга,бәйрәм намазларын җыелып үткәрү теләген уята. Моның өчен кайда бина табарга, дигән сорау туа.

ШундаАлтынбикә ханым ишегалдындагы өендә җыелырга тәкъдим итә,шуның белән мәсьәлә дә хәл ителә.Шул көннәрдән башлап бу йорт боровойлылар өчен гыйбадәт йортына әверелә, мәчет төзелеп беткәнче, 6 ел дәвамында анда җомга, Ураза, Корбан намазлары укыла, аш мәҗлесләре үткәрелә. Йорт хуҗасы Алтынбикә ханым улы Альберт, кызы Алсу ярдәмендә гыйбадәт йортын җылыту өчен утынын да хәстәрли, юып- чистартып та тора өен, якты йөзен балкытып, чәй дә эчерә килгән кешеләргә. Мәчет төзүдә катнашкан эшчеләрне дә төп өйдә тотып, аларга ашарга да пешереп тора.Үз өстенә үзе теләп алган бу вазифаларын авырсынмыйча үти, Аллаһы Тәгалә ризалыгы, күрше-күлән, авылдашлары хакы өчен, аларны һәм үзениман байлыгына иңдерү хакына тырышып башкара бар эшен дә Алтынбикә.

Алтынбикә ханымның гыйбадәт йортына йөреп, бик күп милләттәшләребез дингә кайта, яшьләр дә тартыла. Алтынбикә ханымның улы Альбертның гаиләсе (хатыны Венера, уллары Рушан, кызлары Динара) Төмән шәһәрендә“Ак калфак” оешмасы үткәргән “Татар гаиләсе” бәйгесендә катнашып, икенче урынны яулаган иде, ә Рушан беләнДинара өлкә татарлары Конгрессы үткәргән “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгесендә катнашып, призлар яуладылар. Кызлар һәм егетләр бәйгеләре дә эзсез, нәтиҗәсезгенә үтеп китми, анда яшьләр арасында мәхәббәт хисләре дә бөреләнеп чәчәк ата. Янә берхикмәт: Алтынбикәнең балалары Рушан белән Динара да шул бәйгедә апалы-энеле Айгөл һәм Зиннур Абдуллиннарбелән танышып, никах мәҗлесләре үткәрделәр. Ике яшь мөселман татар гаилсе барлыкка килде – нинди шатлык әбиләре өчен!Рушан оныгына 12 яшь тулуга, аның белән Хаҗ да кылып, хаҗия булыпкайтты Алтынбикә.

Алтынбикә ханымның асыл сыйфатларының берсе – юмартлыгы.Юмартлык дигәннән, алдагырак елларда Төмәндә үткәрелә торган милли мәдәни чараларга чигүле сөлгегә төреп үзе әзерләгән чәкчәк алып килә иде ул анда катнашучыларга бүләккә. Күчтәнәчкә чәкчәк бирү гадәтен туган иленнән алып килгәндер ул.

Төмәнгә Татарстанның Теләче районы Айдар авылыннан торф эшенә юллама белән 1957 нче елда килгән Алтынбикә Фәтхуллина (хәзер Төхфәтуллина) соңрак Боровой Тавык фабрикасын төзүдә катнашкан, балалар бакчасында эшләгән. Ире үлгәнгә дә 17 ел булып киткән. Шатлыгын да, кайгы-хәсрәтләрен дә җырлап кичергән ул, ә яшьлек елларында табигать биргән көчле,матур тавышы белән җырлап туйларны, мәҗлесләрне бизәгән.“Сургутгазпром” идарәсе тармагында хезмәт итеп лаеклы ялга чыкса да, үз хуҗалыгында әле дә армый-талмый хезмәт итә. Ә “Сургутгазпром” җәмгыяте онытмый фидакарь хезмәткәрен, санаторийларга юлламалар биреп тора, өлкәнең иң яхшыларыннан берсе булган “Сибирь” санаториенда ял иттерәләр аны.

Бүген дә уңганлыгын җуймаган әле Асылбикә, өенең эче чиста, нурлы, бакча җимешләре гөрләп үсә. Хәзерге вакытта ул кызы Алсу һәм оныгы Рәшит белән бергә яши, 5 намазын калдырмый, Рамазан аенда ураза тота (оныклары Рушан белән Динара, яшь кияү Зиннурда аннан калышмыйлар), изге Коръәнне яңадан укып чыгарга өлгерә, ифтар ашларына йөри, үзе дә үткәрә, балалары иминлеге сагында тора.

Дус-ишләре белән җылы аралашудан тәм табып яши Алтынбикә хаҗия. Балаларына, дусларына чын рухи терәкбулу өчен тормыш тәҗрибәсе дә, күңел байлыгы да, юмартлыгы да җитәрлек аның.

Ана күңеле – балада, бала күңеле - анада.

 

Боровой татарлары арасында диндә яшәгән күркәм бер йорткаНәфисә белән Гарифулла Саттаровларга Алтынбикә белән бергә килеп кердек.

Боровой бистәсенең үзәгендәге миләш-баланнарга күмелеп утырган урам. Саттаровларның өйләре тыштан караганда җыйнак кына булып күренә, эченә үтеп керсәң, аның иркенлегенә хәйран каласың. Янкормалар исәбенә киңәйгән икән элек зур булмаган бу өй. Барлык уңайлыклары, канализациясе, газ приборлары җылыта торган кайнар сулы, душлы, заманча җиһазландырылган йортта яшиләр икән 80 яшьләрен тутырып килгән Саттаровлар. Нәфисә апаныңүз бакчаларында үскән алмадан пешергән бәлеше дә яңа гына электр духовкасыннан чыгып, иркен аш өстәленең күркәм бизәге булып кунаклаган. Минем йорт күренешкә соклануыма җавап итеп әйтә куйды ул:

- Улыбыз Нурулла эшләтте барысын да, Алланың рәхмәте яусын үзенә, картлык көнебездә мохтаҗлык сиздерми ул безгә.

- Ана күңеле - балада, бала күңеле - далада, дигән әйтем бар, тормышта күбесенчә шулай була да, ә менә сезгә карап, минем бу әйтемне үзгәртәсем килә: ана күңеле – балада, бала күңеле – анада, диясем килә.Улыгыз Нурулла өлкә татарлары Конгрессы рәисе итеп сайланганнан бирле милләтебез өчен күп эшләр башкарып өлгерде. Бервакыт мин аңа шундый сорау бирдем: “ Кайдан килгән сиңа, балакай, бу кадәр юмартлык?”

“Мин муллалар нәселеннән, булган мал-мөлкәтеңне җәмгыятькә файдалы эшләр өчен кызганмаска кушылган диндә, бу нәрсәне сабый чагымнан исемдә тотам мин. Әни болай дип әйтә иде: «Саваплы эшкә никадәр акча чыгарсаң, соңыннан ул үзеңә күп мәртәбәгә артып кайтачак». Дөресен әйткәндә, акча кайтарыр өчен түгел милләтебез өчен кылган эшләрем, күңелем шулай куша”, - дип әйткән иде ул миңа.

- Шулайдыр инде, - дип ялгап китә фикерен - фикергә сүзнең тәмен белеп кенә, халык җәүһәрләре белән бизәпсөйләшә торган Нәфисә апа. – Адым саен искә төшеп тора бит ул ата-бабаларның сүзләре, без дә Гарифулла белән балаларны махсус утыртып сабак биреп утырмадык, аңа вакытыбыз да булмады. ТОрмышның һәр күренешенә, кылган гамәлләребезгә төгәл туры килеп тора бит ул өлкәннәрдән калган гыйбарәләр, сүз арасына үзеннән-үзе килеп керә, бала күңеленә дә сеңә бара.

- Без башта рус мәктәбендә генә укып үскән Нурулланы татар телен белми, дип уйлый идек, татарча рәхәтләнеп сөйләшеп тә гаҗәпләндерде әле ул безне.

- Минем бабаем шулай әйтә иде:” Үз телен ташлаган кешегә Аллаһы Тәгалә каты җәза бирермен, дигән”. Шуны гел балаларның исләренә төшереп тордым, өйдә гел туган телдә сөйләштек, ана сөте белән сеңгән ана телен ничек онытсын инде бала. Үсеп җиткәч, туган телне белмәгән килен алып кайтма безгә, дип әйтә тордым. Нишлисең, хәзер яшь гаиләләрдә генә түгел, ил буйлап кадере беткәннән-бетеп бара бугай туган телебезнең кадере. Туган телне белмәгән яшьләр арасында башка милләт кешесе белән гаилә кору гадәти хәл булып ките. Тормыш болай да катлаулы, ә катнаш гаиләдә каршылыклар булмый калмый, кайсы як көчле, шул як җиңә, олая барган саен каршылык арта тбара. Аллаһы Тәгалә ишеттеме уй-теләкләремне, улыбыз Нурулла үзе аңладымы: бервакыт кайтып керешенә әйтә бу безгә:” Мин өйләнәм, татар кызы, Зөһрә исемле, әни, чәчләре дә нәкъ синеке кебек озын...”, - ди.

– Улы хатылыкка үзенә охшаган кыз эзләп тапкан ана бик бәхетле анадыр инде ул, -дим. Ананың йөзе яктырып балкудан күренеп тора аның улыннан канәгать булуы.

Махсус уку йортлары, университетлар тәмамламаган Нәфисә апа, тормыш авырлыгыннан укырга туры килмәгән аңа, әтисе үлгәндә ул әле яшүсмер кыз гына булган,әнисенең дә, апасының да саулыклары өзелеп торганга, 14 яшеннән колхоз эшенә җигелгән,сыер савучы булып эшли башлаган. Җир дә сөргән, тракторда прицепщик булып та йөргән, саулыгы нык булмаган Зифа апасы урынына урман кисү эшләренә дә чыгып китәторган булган. Тормыш сабакларын эштә, акыл тәҗрибәсен төрле холыклы кешеләр белән аралашу мизгелләрендә туплаган ул. Ә замана сынау өстенә сынауларны китереп кенә торган авыл кешесенә.

Нәфисәнең әнисенеңәтисеГайнан бабай дин әһеле булганы өчен Татарстанның Буа якларыннан Себергә сөргенгәҗибәрелгән, 1911 нче елда Апас якларыннан (Чүри-Бураш, Танай Турай авылларыннан) Себерне үзләштерергә күчеп килгәннәр хәзерге Түбән Тәүде (элекке Велижан) районында нигез салган Казан авылыннан өч чакрымдагы, шулай ук Идел буйларыннан килгәннәр төзегән Мүллинавылында төпләнгән, яңа җирдә дә гаиләсе өчен иркен тормыш корган, балаларын гаиләле итеп, тормышларын корырга ярдәм иткән.

- Бәла каен башыннан йөрми, кеше башыннан йөри, бабаемның улы -әниемнең абыйсы Миһаҗетдин абый хатыны Нәфисә апа белән Сталин репрессиясенә эләктеләр, сөргенгә Уралга җибәрделәр аларны, шунда эзсез юк булдылар алар. Аларның йорт-кураларын колхоз фермаларына биргәннәр иде. Балалары үз гаиләләре белән яшәгәнгә, аларга кагылмаганнар, ләкин гомер буе әрнетте йөрәкләребезне аларның язмышы. Бигрәк тә читтән килгән яшь укытучы Вәли бик тырышкан аларны сөргенгә җибәрергә. Бер фаҗига икенче фаҗига китереп чыгарган, Минһаҗетдин абзыйның улыНасретдин абый Вәлине атып үтерүдә гаепләнеп төрмәдә утырып чыкты, - дип, әле дә әрнүле сагыш белән искә ала Нәфисә апа. Бераз уйга чумып тын ыгна утырганнан соң дәвам итә:

– Нинди кулаклар булсынннар инде алар, тырыш, булдыклы кешеләр булган өчен генә куылганнар, сөргендә ачы җәфа чиккәннәр. Без ул заман өчен байларча күренгән калай түбәле иркен өйдә, хәлле тормышта яшәдек, тик Мүллинне гел су басып торганга, авылыбыз белән Казан авылына күчеп утырдык. Кеше йортларында яшәү күңелле булмады. Бәла каен башыннан йөрми, кеше башыннан йөри, диләр. 1955 нче елда авылның яртысы янып киткәч, бөтенләй дә урамда калган идек, әни бер сандык белән өч мендәр генә алып чыгып өлгергән...

Бөек Ватан сугышыннан соңгы шул авыр елладра Нәфисә белән Гарифулла Саттаров кушылып гаилә коралар, кызлары Кәмәрия туа, Төмән шәһәре янындагы Кугалы авылына (хәзер шәһәр бистәсе) килеп урнашкач,уллары Нурулла дөньяга килә, балалар шунда үсә.

Үскәндә мул, иркен тормышның тәмен тоеп өлгергән кыз балага җиңел булмагандыр соңрак мохтаҗлыкта, ирләр эшен җигелеп өстерәргә. Тиккә генә: “Бала тудырсам, укытыр идем, югары белемнәр алдырыр идем аңа”, - димәгәндер инде ул. Бу гаиләдә ата белән ана балаларының һәръяклы үсешенә хәленнән килгән ярдәмне күрсәткән, эшкә өйрәткән,артык иркәләмәгән аларны, узындырмаган,әмма җылы наздан,игътибардан мәхрүм итмәгәннәр, алар өчен яшәгәннәр. Мәктәп елларында ук Нурулла спорт белән шөгыльләнгән, спортның да көч һәм җитезлек таләп итә торган бокс төрен сайлап алган. кугалыда яшәгәндә улыныңкичке спорт занятиеләреннән 5 чакрым араны җәяү үтеп төнгә каршы кайтып керүен тәрәзә яныннан китми, керфек тә какмый көтә торган булган әнисе.

-Үсеп җиткәч, Нурулланыңөлкә бокс ярышларында беренче мәртәбә җиңеп чыгуы белән бәйле бер вакыйга һич онытылмый.Шул җиңүеннән соң илкүләм ярышында катнашу өчен Ульян шәһәренә җибәрәләр, дип кайтты ул беркөнне. Юлына акча юк чак. Нишләргә? Ике мамык шәлем бар иде, икесен дә тотып кереп киттем күрше рус хатынына. Менә сатам, кайсын телисең, шунысын ал, дим. Мамыгы күпереп торганын сайлап алды ул, шул акча Нуруллага Ульянга барып кайтырга җитте. Үзе эшли башлагач, беренче хезмәт хакына сатылганнан да яхшырак мамык шәл алып бүләк итте миңа.

Тамыр ныгыган, ияләшкән җирдән кузгалып, Боровойга барып урнашуларының да үз сәбәпләре бар икән. Нурулла 5 нче сыйныфта укыган чагында ук юрист булу турында хыялланган, мәктәпне тәмамлагач, Свердловски университетының юридик факультетына укырга кергән. Ул елларда Кугалыга автобус йөрмәгән, шәһәргә килү өчен олы юлга кадәр 5 чакрымны җәяүләп үтүләр һәркайсы өчен дә кыенлаша барган, шунлыктан Төмәнгә якын гына, автобус даими йөри торган Боровой бистәсен сайлап алганнар Саттаровлар.

Салмак-сабыр холыклы Гарифулла сүз сөрешенә бәреп керми, һәр сүзен үлчәп, җайлап кына килеп кушыла, хәтем ашларында шаулатып Коръән аятьләрен укый, гомер агышына җайланып яши белә.

Сагышлы хатирәләрен күңел төбенә яшереп көн күрергә өйрәнгәннәр баш күтәрми хезмәт иткән, күпне күргән, күпне кичергән өлкән буын кешеләре. Хәзер инде аларның иминлеге – балалары кулында. Яңадан кабатланмасын гына иде инде илне, халыкны тетрәткән, зур югалтулар китергән хәлләр, тынычлыкта, иминлектә яшәсеннәр иде ветераннар.

Исән-имин, балаларыгыз юанычына озын гомерле булыгыз, картлык баса күрмәсен үзегезне, дип саубуллаштык без бу кунакчыл йортның хуҗалары Нәфисә һәм Гарифулла Саттаровлар белән. Алар өй алдында җәелеп үскән миләш ышыгына сыенып озатып калдылар безне.

 

Бибинур Сабирова.
Төмән – Боровой.

 

 

.