TAT Мәхәббәт утының яктылыгы сүнми PDF Печать E-mail
Семья
15.05.2011 17:21

.

 

Безнең татар халкы гаиләләрендә, өлкән туганнарны зурлап, аларга матур сүзләр белән эндәү гадәте бар. Әниемнең 5 ир туганына “Дәү абый”, “Кечкенә абый”, “Тугани абый”, “Матур абый”, “Тәти абый” дип эндәшә идек.

Әллә шулай атаганга, әллә үзләре чынлап та шундый әйбәт булганга, безгә алар дөньяных иң матур, иң акыллы, иң сабыр кешеләре булып күренәләр иде. Эне-сеңелләренең шулай җылы итеп эндәшүләре аларга җаваплылык хисе өстәми, кечкенәләр турында кайгырту теләге тудырмый калмагандыр, халкыбыз тиккә генә уйлап чыгармагандыр андый матур эндәшү исемнәрен, гаиләне ныгытуда һәм саклауда мондый матур атамаларның роле зур булса кирәк.

 

Бик тә горурлана идек без абыйларыбыз белән. Ә инде алар үзләренә яр табып өйләнгәч, җиңгиләребезне дә абыйларыбызга тиң күреп, “Тугани апа”, “Матур апа”, “Тәти апа” дип атадык, алар үзләре дә лаек булдылар бу күркәм исемнәргә. Инде абыйларыбыз күптән вафат булсалар да, җиңгиләребезне бертуган олы апа я әни урынына күрәбез, җылы аралашабыз алар белән.

 

Кыткүл авылында 99 яшенә җитеп вафат булган бабабызның төп йортында аның кече улы – безнең Тәти абыебыз Мәгъсүм Кәримов яшәп калды. Аның тол калган хәләл җефете Асия җиңги – Тәти апабыз хәзергә кадәр шул йортны саклап яши. Бу йортта бабабыз янында без берничә буын үсеп җитеп таралыштык. Хәзер туган җиребезне сагынып кайтсак, киң күңелле, туган җанлы Тәти апабыз янына теләсә кайсы вакытта шул йортның ишеген ачып керәбез.
Тәти апаның язмышы, тормыш үзе кебек, матур да, гыйбрәтле дә, моңлы-сагышлы да. Ул Кыткүлгә күрше Киндерле авылында Әкрам Ногманов гаиләсендә туып-үскән. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаган яшь кенә кыз – Асия колхоз фермасында сыер савучы булып эшли башлый. Тиз арада ул үзен бик тырыш, бар җаны белән эшен яраткан җитди хезмәткәр итеп, Түбән Тәүде районының иң алдынгы сыер савучысы итеп таныта, ничәмә еллар буе бу эш тармагында беренчелекне беркемгә бирми. Ул елларда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең кадерен Хөкүмәт тә белә иде. Район хакимиятенең юлламасы белән ул Мәскәүдә авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә дә (ВДНХ) булып кайтты.
Яшь кенә булуына карамастан, иртүк сәгать 6 да эш урынында булып, сыерларны өч тапкыр савып, урыннарын чистартып, яхшы ашатып-эчертеп, кичкә кадәр өендә булырга да туры килми аңа. Яшьлек эшкә алданып кына уза алмый. Кич соң гына эштән кайтып, авыл клубына йөгерә Асия. Матур җырлавы, сәнгатьле итеп сөйләве белән авылдашларының күңеленә үтеп керә, район күләмендәге сәнгать ярышларында да татар авыллары арасында еллар буе беренчелекне бирми. Зәңгәр күзле чибәр кыз егетләр күзеннән дә читтә калмый. Үзе белән бергә Киндерле мәктәбендә укыган Кыткүл егетенең – безнең Тәти абыебыз Мәгъсүмнең хисләренә сөю хисе белән җавап бирә ул.
Армия сафларында хезмәт итеп, Сахалин утравында бераз яшәп алганнан соң, Мәгъсүм абый үзен көтеп алган Асиясенә өйләнеп, аны Кыткүлгә бабай йортына килен итеп төшерә. Бүгенге көнгә кадәр шушы төп йортның хуҗабикәсе Тәти апа. “Көн озынында фермада, аннан соң клубта үзешчән сәнгатьтә булып, йорт эшләрен белми дә калганмын, пешерә, бакча карый белмәвемне Мәгъсүмгә килгәч белдем”, - дип көлдерә хәзер безне Тәти апа. Яраткан кешесе белән тормыш коргач, ризыкларны тәмле пешерергә дә, йорт-җбирне гөл итеп тотарга да өйрәнгән ул, балаларын да менә дигән кешеләр итеп үстергән. Беренче уллары Харисның сабый чагында ук дөньядан китү хәсрәтен кичерергә дә туры килә аңа. Аннан соң туган 3 кыз, 3 ул – 6 бала дөньяга китереп, кадерләп багып үстерә аларны. Ни хикмәт: соңгылары парлы-парлы игезәкләр: Марс - Венера, Риваль - Люция. Зур шәхси хуҗалык, колхоз эше, рәттән икешәр-икешәр туган балалар, ял юк, йокы юк, дигәндәй. Зур гаиләсендә тормыш мәшәкатьләренең киеренкелегенә карамастан, яшьлек дәртен, тормышка якты карашын, кешеләрне ярату хисен дә саклап кала ул. Бәйрәмнәрдә җырлары, мәзәкләре белән Кыткүл кешеләренең күңелен таба, авыл халкы белән бергә атлый гомер юлларыннан.
Шатлыкларга уралып кына бармады аның тормышы. Тәти абый вафат булды, балалар үсеп җитеп, читкә китеп урнашты, Тәти апа берүзе калды төп йортыбызда. Балалары үз янына яшәргә никадәр чакырсалар да, төп йортның учагын сүндереп китә алмады ул. Шөкер, Аллаһы Тәгалә ташламады үзен. Ялгызы нишләр, дип борчылып торганыбызда, Төмәндә яшәгән авылдашыбыз Ринат Насыйров “Турай” авыл хуҗалыгы комплексы ачып җибәреп, Кыткүл тормышына яңа сулыш өрде, җанландырып җибәрде аны. Комплекс фермаларында нәселле сарыклар үрчетү эше башлангач, Ринат Тәти апаның кече улы Ривальне алып кайтып, аны бу эшкә җитәкче итеп куйды.
Бәхеткә, оныклары да шатлыклар гына китереп торалар Тәти апага. Венерасының кызы Вәсилә Нәбиуллина быелгы “Себер йолдызы” бәйгесендә катнашып, дәрәҗәле диплом яулады, Төмән шәһәренең Төзү академиясендә югары стипендия алып укый. Шул ук уку йортында тагын бер оныгы – Илзия белем ала. Оныклары Дамир белән Ринат Төмән дәүләт университетын кызыл дипломнар белән тәмамладылар.
Тәти апаның күңел кичерешләре – безнең, туганнарының, уртак шатлыгыбыз, уртак хәсрәт-сагышыбыз. Ихлас күңелләребездән сау- сәламәт, озын гомерле бул, алдагы көннәрең якты, кояшлы булсын, дип телибез аңа. Тәти апабыз белән Тәти абыебыз арасында булган олы мәхәббәт хисенең, аларның сөю-яратуда үткән матур тормышларының истәлеге булып, Мәгъсүм абыйның сөйгән кызы Асиягә Сахалиннан язып җибәргән шигыре саклана:

Тәүге мәхәббәтем төште сиңа,

Шуңа йөрәгемдә калдың син,

Яшь йөрәккә мәңге сүрелмәслек,

Түзә алмаслык утлар салдың син.

Туган җирдә, иркәм, бергә уйнап,

Бер мәктәптә укып йөрдек без,

Бала чактан гыйшык уты тотып,

Бер-беребезне сөеп үстек без.

Һич кенә дә китми күз алдымнан

Үткән мизгелләрнең шәүләсе,

Алдымда гел басып торган кебек

Син бәгъремнең матур гәүдәсе.

Диңгез шаулый, аның ярларына

Көчле дулкын килеп бәрелә,

Сөю хисләремнең дулкыннары

Күпкә көчле минем күңелемдә.

Ай да бата, матур көн яктыра,

Көн артыннан ага болытлар,

Күңелемнең иң саф түрендә син

Сакланасың, мәңге онытмам.

Ә хәзергә шуны гына язам:

Уйларымда һаман син генә,

Өметем һәм якты хыялларым –

Ул син, җаныем, тик син бергенәм.

Наилә Аппасова, ветеран укытучы. Төмән.

 

.