Төмән татарлары үлгәнме әллә йоклаган гынамы?

.

Милли яшәешебезгә зур куркыныч янаган, милли йөзебезне саклау өчен шартлар кысылганнан-кысыла барган, Тукай яшәгән чорга охшаган бүгенге заманда шигырьләрендә, публицистик мәкаләләрендә халкыбызның моң-зарын бөтен тирәнлеге белән чагылдырган, олы җаныннан, ялкынлы йөрәгеннән бәреп чыккан иҗат көче белән милли мәнфәгатьләрне батырларча яклаган Тукайны, аның иҗатын искә төшерү, аның рухына кайту аеруча зур әһәмияткә ия.Тукай рухында яшәсә генә татар милләт булып сакланып калачак.

 

Төмән ничек каршылады Тукай көннәрен

Ханты-Манси автономияле округ татарлары өчен Сургут шәһәрендә Казаннан килгән бер төркем артистлар катнашы белән Тукайга багышланган искиткеч бай эчтәлекле, югары рухлы зур кичә булып үтүе турында андагы милли хәрәкәт лидерларының берсе Нурия Җиһаншина хәбәр итте.

Төмән дәүләт университетының профессор Хәнисә Алишина җитәкләгән татар бүлеге үз студентлары өчен Тукай укуларын үткәрүе билгеле булды.

Тубыл шәһәрендәБөтенроссия Якуб Зәнкиев укулары кысаларында үткән фәнни-гамәли конференциядән соң булган концертның бер өлеше Тукай иҗатына кагылышлы булып үтүе турында Социалҗ-педагогика акдемиясенең татар теле кафедрасы мөдире Флера Сәйфуллина хәбәр җиткерде.

Өлкә Милли мәдәниятлар йортының татар бүлеге җитәкчесе дә “Төзүче” мәдәният сараеның Кече залында бер төркем татар яшьләре белән Тукайга багышланган чара оештырып үткәргән.

Киң татар җәмәгатьчелеге Тукай көннәреннән читтә                                                         калды

 

Төмәннең киң татар җәмәгатьчелеге исә Тукай көннәрен белмәмешкә, сизмәмешкә сабышты. 

“Яңарыш” газетасы нигезендә оешкан “Әдәби Төмән” һәвәскәр язучылар оешмасының да, өлкә татарлары Конгрессы каршында оешкан, шулай ук һәвәскәр каләм тибрәтүчеләрдән торган “Себертатар язучылар берлеге”нең дә Тукайны искә алуы сизелмәде.

“Себертатар язучылар берлеге” узган елда Тукай көннәрендә  үзенең корылтаен үткәреп, яңа чыккан китапларны тәкъдим итү чарасын үткәрсә, быел бер әгъзасының иҗат кичәсен әзерләп үткәрү белән мәшгуль булды. Хуп! Ешрак та үткәрелсен иде әле андый чаралар. Ләкин нәкъ Тукай аенда, аны искә дә алмыйча, үткәрелгән мондый чараларны ничек кабул итәргә дә белмәссең. Һәвәскәрлек дәрәҗәсендә каләм тибрәтүчеләр Тукайдан бернәрсәгә дә өйрәнмәгәнме, аның йогынтысын тоймаганмы, әллә алар Тукайдан күпкә югары торалар, дипме? Алла сакласын!!!

Ә бит бүгенге көндә туган телдә каләм тибрәтүчеләрнең барысы да мәктәпләрдә Тукай иҗатын өйрәнгән буын вәкилләре, яшьләр юк алар арасында.

Төбәгебездә татар дөньясын үз кулында тотарга тиешле, хакимият органнарыннан финанс ярдәме алып торган, милли үсеш өчен төп җаваплылыкны үз өстенә алган өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте Тукайны искә алуны планына да кертмәгән.Вакыт килеп җиткәч, милли эшләр комитеты бу оешма аркылы Тукайга багышланган кичәне үткәрү өчен бирәсе ярдәмне гамәлгә ашыруын үтенеп мөрәҗәгать иткәч, оешманың башкаручы мөдире: “Бу безнең эшебез түгел”, - дип җавап бирүе гадәттән тыш сәер тоелды.

Тагын бер шаккатыргыч күренеш. Тукай көннәрендә, 28 апрельдә, өлкә Милли мәдәниятлар йортының актлар залында Төмән шәһәренең Татар мәдәният үзәге Тукайга бернинди бәйләнеше булмаган түләүле исәп-хисап концертын үткәрде.Әйтерсең лә, бу хөкүмәт карамагында булган мәдәният учреждениесе өчен Тукай дөньяда да юк, аның үз чарасын үткәрү өчен башка көн дә юк. Бу оешманың үз концертларыннәкъ Тукай көннәрендәүткәрү традициягә әверелде инде. Әйтерсең лә, шактый зур штат тоткан бу татар мәдәният үзәген шәһәр хөкүмәтеөлкә үзәгендә яшәүче 70 меңнән артык татар милләте өчен ачмаган, һәм ул җыр-биюләр белән генә шөгыльләнергә тиеш. Хәер, гаҗәпләнергә дә кирәкмидер. Хекзмәткәрләре колективының яртысы диярлек  башка милләт кешеләреннән торган учреждение Тукайны белми дә торгандыр. Белсә, Тукай көннәрендә булса да, аның менә бу сүзләрен исенә төшерми калмаган булыр иде:

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,

Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,

Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,

Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.

Өлкә татарлары Конгрессы, Тукай кичәсен әзерләүдә п үткәрүдә катнашмаса да, Төбәк мәгарифен үстерү институтында Тукайга багышлап үткәрелгән фестивальдә җиңеп чыгучыларга бүләкләр әзерләп тапшырды, мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова жюри эшендә дә катнашты.

Ә менә без, Тукайга багышланган фестивальне һәм әдәби-музыкаль кичәне әзерләп үткәрүчегәндә “хәсрәт эчендә, утта”булдык без. 

Быел да, Төмәннең Тукай юбилеен зурлап үткәрергә җыенмавы тәмам билгеле булгач, Төбәк мәгарифен үстерү институтының доценты Рафаэль Һадиев белән бергәөлкә “Ак калфак”хатын-кызлар оешмасы Тукайга багышланган зур бер чара -укытучылар белән укучылар өчен “Мәдәниятлар диалогы” исеме астында Тукайга багышланган фестиваль һәм аның дәвамы буларакнәтиҗәләрен дә үз эченә алганөлкә күләмендә зур тантаналы кичә үткәрү инициативасы белән март аенда өлкә хөкүмәтенең милли эшләр комитеты рәисе Евгений Воробьев белән очрашты. Хуплады ул безнең инициативаны, бик әйбәт итеп үткәрергә кирәк бу чараны, аңа Төмән шәһәренең Татар мәдәният үзәген, өлкә татарларының милли-мәдәни мохтәриятен, өлкә татарлары Конгрессын, өлкә Милли мәдәниятлар йортының татар бүлеген, Төмән дәүләт университетының татар бүлеген, Тубыл социаль-педагогика академиясенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасын, өлкә мәдәният департаментын, Төмән шәһәре мәдәният комитетын һәм яшьләр оешмасын җәлеп итәргә кирәк, җитәкчеләр белән үзем сөйләшермен, дип ышандырды.

Кичәне үткәрү өчен финанс мәсьәләсен дә җиңел генә хәл иткәндәй булды Евгений Михайлович, өлкә Милли мәдәниятлар йорты “Төзүче” мәдәният сараеның актлар залын түләүсез бирүне үз өстемә алам, диде. Аннан тыш, өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәриятенә аның үтенече буенча бер иганәчедән килергә тиешле акчаларның 50 меңе шушы кичәне үткәрү өчен бирелер, дип вәгъдә итте, ышандырды безне.

Хөкүмәт учреждениесе булгач, Төбәк мәгарифен үстерү институтында Тукайга багышланган укытучылар һәм укучылар фестиваленә әзерлек башланып китте, аны да Рафаэль Һадиев үзе генә әзерләде.

Ә менә без Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәне әзерләгәндә  “хәсрәт эчендә, утта” булдык, чөнки ул акчасыз "АК калфак" җәмгыяте җилкәсенә генә төшеп калды.

Вәгъдәләр үтәлмәде

 

Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәне үткәрү идеясен хупласа да, ештыру комиссиясе белән җитәкчелек итүне төбәк мәгарифен үстерү институты белән мәгариф департаментына тапшырып ялгышты Евгений Михайлович. Анда исә оештыру комитетының рәисе итеп мәгариф департаменты җитәкчесенең урынбасары Чеботарьны куйдылар, ә ул бер мәртәбә дә җыймады оештыру комиссиясен, кызыксынып та карамады әзерлекнең барышы белән, кичәгә фестивальдә катнашмаган укытучылар белән укучыларны китерү мәсьәләсен дә хәл итмәде, департаментның милли мәгариф кураторы Ольга Гроо да тайпылды бу эштән.

Вәкаләтем булмаса да, бу чараны үткәрү инициативасын күтәреп чыккан оешма җитәкчесе буларак, мәдәният департаменты белән мәдәният комитетыннан кала (алар белән Евгений Михайлович үзе генә сөйләшә ала иде, сөйләшергә сүз биргән иде), башка оешмалар җитәкчеләренең һәркайсы белән үзем сөйләштем, Тукай кичәсен әзерләүгә нинди өлеш кертәсез, дигән сорау бирдем, ләкин берсеннән дә уңай җавап ала алмадым. Алар катнашмадылар бу кичәне әзерләүдә.  

Казан белән элемтәгә чыккач, шунысы ачыкланды: Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан мәдәният минситрлыгы ярдәмендә татарлар яши торган төбәкләргә, сабантуйларга җибәргән кебек, төркем-төркем артистларны һәм шагыйрьләрне оештырып җибәрергә җыена икән. Әмма Төмән өлкәсе бу программадан төшеп калган, чөнки Төмәннән Тукайга багышланган чара октябрь аенда үткәреләчәк, дигән хәбәр алган Казан. Шунлыктан бу мәсьәләне хәл итүдә үз кыенлыклар килеп чыкты.  

Рәхмәт инде Мәдәният министрлыгына, программадан төшеп калган булсак та, үтенеп сорагач, “Әллүки”, “Тәфтиләү”ләрне һәм Тукай иҗатына бәйле башка җырларны җиренә җиткереп башкаручы сөекле җырчыбыз - Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева белән композитор-баянчы Рафинат Сәлаховны юллап җибәрде.

Алар катнашы белән 29 нчы апрельдә Тимеръюлчылар мәдәният сараенда “Тукай- безнең күңелләрдә” дип аталган әдәби-музыкаль кичә тамашачыларның күңелләрен тетерәндереп, югары рухта, көчле эмоциональ атмосферада үтте.

Үтте, дигәч тә, җиңел генә булмады аны оештырып үткәрү, җан-бәгырьләр тетрәнде ул көннәрдә, чөнки Евгений Михайлович түләүсез булыр, дип ышандырган “Төзүче” мәдәният сарае бирелмәде безгә, анда ул көннәрдә Төмән татар мәдәният үзәге үз концертын үткәрде.

Милли-мәдәни мохтәрият аша бирелергә тиешле акча да Тукай кичәсенә бирелмәде. Шулай итеп, кичә булырга бер көн генә калганда да аны үткәрү өчен финанс мәсьәләсе хәл ителмәгән иде әле. Ахыр чиктә, милли эшләр комитеты соңрак табып бирер дип ышандырып, аның белгече Рифкать НасыйбуллинФәрит Хәкимовтан кунакларны каршы алу, кунакханәгә түләү һәм концерт залын арендага алу өчен бурычка акча табып бирүен үтенде. Бурычка акча табып, Фәрит милли эшләр комитетына тапшырды, Рифкать исә у акчаларны Тукай кичәсен әзерләүгә килеп кушылган өлкә Милли мәдәниятлар йортының татар бүлеге җитәкчесе Гөлфия Хәлитовага бирде. Ярый инде кайтарып бирә алса комитет бурычка алынган бу акчаны.  

Өлкә, шәһәр һәм район татар милли-мәдәни мохтәриятләреннән, югарыда телгә алынган барлык татар оешмаларыннан, хәтта каләм тибрәтүчеләрнең әдәби оешмаларыннан да, бер генә кеше дә килмәгән иде Тукай кичәсенә. Хәер, гаҗәпләнмәдек моңа, килерлек булсалар, кичәне әзерләүдә дә катнашкан булырлар иде. Кичәгә бер көн калгач кына “Яңарыш” газетасы гына бастырып чыгарды кичә булуы турында игъланны.

Шунысы үзенчәлекле булды: бу кичәгә, фестивальдә катнашкан укытучылар белән укучылардан башка, "Яңарыш"ның Тукай кичәсе буласы турындагы игълан чыккан санын алып өлгермәсәләр дә, Тукайны белгән, әсәрләре белән таныш булган, шагыйрьнең исемен генә булса да ишеткән якташларыбыз, кемнәрдәндер ишетеп-белеп, хәтта ерак авыллардан да килгәннәр иде. Димәк, гади халык онытмаган әле Тукайны. Ә менә, ни гаҗәп, элекке директорын мәктәптә балаларга туган телдә сөйләшергә ирек бирмәгән өчен гафу итә алмаган Шыкча авылы мәктәбенең яңа директоры фестивальдә җиңеп чыкканнан соң кичәдә Тукай шигырьләрен сөйләргә тиешле укучыларын кичә алдыннан гына үзе җыеп алып кайтып китте.

Тын да алмый, тирән дулкынлану белән тыңладылар тамашачылар Төмән тарихында беренче мәртәбә үткәрелгән әдәби-музыкаль кичә программасын, ахырда “Туган тел”не артистлар белән бергә аягүрә басып җырладылар, әле дә уртаклашалар ул кичәдән алган җылы истәлекләре белән.

Күңелдә ачы төеннәр калды

 

Тукай кичәсе тамашачыларының җылы рәхмәтләре бу чарага әзерләнгәндә үткән авыр сынаулар күңелгә салган авыр ташларны эреткәндәй булды, әмма ул ташларның ачы төерләре калды.

Тукайга багышланган кичәгә Төмән татар җәмәгатьчелеге, мәдәният хезмәткәрләре бойкот белдерде, дигән фикер һәм хис калды күңелдә.1996 нчы елдан башлап ел саен үткәрелә торган Булат Сөләйманов укуларына, ике елга бер үтә торган Якуб Зәнкиев укуларына, “Искер-җыен”га, Төмән, Тубыл шәһәрләре, өлкә сабантуйларына һәм башка чараларга да Казан иң зур галимнәрен, җәмәгать эшлеклеләрен, артистларын, журналистларын юллап җибәрә безгә, ә безнең Төмән-Тубыл бер Тукайга тиешле ихтирам күрсәтә алмады. Кызганыч та, оят та.

Ә бит Булат Сөләймановны шигърият дөньясына Тукай рухы алып кергән, аның иҗатыннан өйрәнгән ул шигырь язарга, Казан шагыйрьләре аны хәзер дә “Тукай рухында язган шагыйрь”, дип искә ала. Егет булып үсеп килгән Булат шагыйрь булырга хыяллануы турындагы серен иң беренче миңа ачкан иде: “Мин бит шагыйрь булырга телим, барыбер булачакмын мин шагыйрь, Тукай телендә язачакмын шигырьләремне”, - дигән иде ул. Иҗатында да Тукай истәлеге алдында башын түбән июен ачык күрсәтте, аны Тукайлы Казан моңнары шагыйрь итүен таный иде Булат:

...Туган җирем мине ир булырга,

Чигенмәскә юлда өйрәтсә,

Синең моңнар миңа канат бирде,

Җыр уятты кыргый йөрәктә...

(“Казанга” шигыреннән)

 

 

Кара плащ ябынып шагыйрь тора, -

Таш һәйкәлнең киләм янынарак.

Күз карашы аның һаман гашыйк,

Ул Казанын сөеп туймаган,

Хисләренең тирән, кадерлесен,

Моңлы сазын шунда уйнаган.

Кара плащ ябынып шагыйрь тора,

Учы белән тоткан йөрәген.

Мин китердем аңа чал Себернең

Күкрәгендә шыткан гөлләрен...

(“Мин ялгызым йөрим урамда” шигыреннән)

Эш стиле тамырдан үзгәртелүгә мохтаҗ

 

Милли үсеш хәрәкәтендә катнашкан якташларының Габдулла Тукай истәлегенә салкын, битараф карашын сизеп, Булатыбызның рухы рәнҗидер кебек тоела миңа. 

Алдан сизеп торам: ник өлкәнең чүбен читкә чыгарасың, дип мине гаепләүчеләр булыр. Вак чүп кенә, очраклы хәл генә түгел, милли хәрәкәтнең авыр чире бу. Тукай юбилеен мәдәният хезмәткәрләре, хөкүмәт карамагындагы, техник базасы, финанс мөмкинлекләре булган мәдәният учреждениеләре каләм тибрәтен шигырь язучыларны һәм киң татар җәмәгатьчелеген җәлеп итеп үткәрергә тиешләр иде, ә алар бөтенләй дә читтә калдылар бу эштән.

Сер түгел, илдә демократик үзгәрешләр башланган чордан ук килә бездә татар җәмгыятен астыртын бүлгәләү, асыл мәдәни кыйммәтләрнең кадерен юкка чыгару. Әгәр дә милли хәрәкәтнең барлык көчләрен милли идея тирәсендә туплап, бер канат астына җыя, мәдәни чараларны координациялиторган оешма булса, мондый хәлләр дә килеп чыкмаган булыр иде. Андый оешма булмагач, беркем бер нәрсә өчен җавап бирми, үзен җаваплы итеп сизми дә. Мәсьәләнең асылы менә шунда, бу турыда сөйләми булмый, мондый чирләрне яшереп калудан милләткә файда юк.

Оешканлык, бердәмлек, милли үсеш турында чын кайгырту булса, милли үсеш өчен җаваплы кешеләргә тиешле таләпләр куелса, алар мәдәниятнең нигезе туган тел, әдәбият икәнлеген аңласалар, әзерлекле мәдәният хезмәткәрләре дә милли хәрәкәттән читтә йөрмәс иде, кайтырлар иде мәдәният өлкәсенә, мәдәният учреждениеләре белән Тукайны да белмәгән кешеләр җитәкчелек итмәс, һәркем үз урынында булыр иде.

Татар җәмәгатьчелегенә эш стилен үзгәртеп корырга киркәлеген бигрәк тә тирән ачып күрсәтте быелгы Тукай Елы.

 

Бибинур Сабирова.

 

.