TAT Рафис Әхмәтҗянов: "Бу дөньяда бер нәрсә дә очраклы түгел" PDF Печать E-mail
Интервью
06.05.2011 21:04

.

Космик хыяллар дулкынында тибрәлеп, очучы-космонавт булырга хыялланып үскән Рафис Фәһим улы Әхмәтьянов гомерен башка, әмма изге эшкә - кешеләрне сәламәтләндерүгә багышлаган.

Ул ошетырып ачып җибәреп баш табибы булган "Медар" ортопедия үзәген безнең якларда белмәгән кеше юктыр.

Югары категорияле хирург-ортопед, медицина фәннәре докторы, меңәрләгән кешене дәвалап аякка бастырып дан казанган “алтын” куллы галим-хирург ул.

Авыр һәлакәткә дучар булгач, бу язманың авторы - минем үземне дә, катлаулы операцияне югары дәрәҗәдә уңышлы ясап, Рафис Әхмәтьянов аякка бастырды, өр-яңадан атларга, йөрергә өйрәтеп, актив тормышка кайтарды мине. Медицина пычагы астына курку хисеннән тулысынча азат булып, тыныч күңел белән ятуым аның югары данына таянудан гына булмады. Катгый сүзле, таләпчән булуына карамастан, аның операциянең уңышлы үтүенә үзенең ышануы, йөрәк җылысының күзләреннән ташып чыккан яктылыгы чиктән тыш авыр булып күренгән операциянең җиңел, уңышлы үтүенә мине дә ышандырды, операциядән соң өр-яңадан атларга, йөрергә өйрәтеп, мине актив тормышка кайтарды ул.

Татар Җегете ул –Рафис, дими булдыра алмыйм. Бу сүзне зур хәрефтән җеләштереп язуымның да бер хикмәте бар, мондый очракларда үзеннән-үзе телемә килеп куна торган сүз ул. Рафис кебек зирәк акыллы, иманлы, уңган, талантлы һәм эшлекле, халык горурлыгы булырлык татар егете турында сүз барганда, “Җегет ул, Җегет!” – дия торган иде милләтебезнең бөек, мәшһүр шәхесе Бакый ага Урманче.

Рафисны якыннанрак белгән, аның тылсымлы йогынтысына дучар булган кеше бер нәрсәне сизми калмый: инде гомер төшлегенә җитсә дә, аның күккә ашкан хыяллары әле һаман җиргә төшеп җитә алмый кебек, ул һаман да хыял канатларында югарыда, космик киңлекләрдә очуын дәвам итә сыман.

Төбәгебез халкыннан “Доктор от Бога”, “ Гений” исемнәрен алган Рафис Фәһим улы олы җаны белән гади кешене зурлый, олылый белә торган күркәм шәхес, гаҗәеп кызыклы әңгәмәдәш тә.

Корр.: Рафис, Сез Төмәндә менә инде 10 ел яшисез. Нәсел тамырларыгыз кайдан Сезнең ?

Р.Ә. Мин Башкортстанның Бакалы районындагы Учтүм авылында гаиләбездә беренче бала булып туганмын, миннән соң тагын бер бала - энем дөньяга килгән. Мин кечкенә чакта ук гаиләбез Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәренә күчеп урнашкан, шунда үстек. Әти тимер юл станциясендә вагоннар караучы иде, әни токарь булып эшләде, кайбер суасты көймәләренең детальләренә аның да кул җылысы сеңеп калган, дип горурланам мин. Әти белән әни мәрхүм инде, урыннары җәннәттә булсын, тормышның кадерен белеп яшәделәр алар, безне кеше итеп, нәселебезнең лаеклы дәвамчылары итеп тәрбияләүгә багышладылар гомерләрен. Әтием ягыннан ерак мулла бабам 1725 нче елда Хаҗ кылу өчен Мәккәгә җәяү чыгып киткән, 25 елдан соң гына әйләнеп кайткан. Элек бит җәяүләп кенә йөргәннәр Хаҗга. Шулай туры килгән инде бабайга, Гарәбстаннан төрле илләр аша әйләнеп кайткан ул, кайбер илләрдә туктап яшәп тә алган, телләр үзләштергән. Аның рус, испан, немец телләрендә язып калдырган сәяхәтнамәләрен тәртипкә китереп, тәрҗемә итеп дөньяга чыгару бурычы тора әле энем белән безнең алдыбызда. Ерак бабабызның бөек рухы алдында баш иеп, аның башлангычын дәвам итеп, нәселебездә әти ягыннан һәр буынның олы улы мулла булган, ул традиция советлар чорында да өзелмәгән. Безнең гаиләдә, олы ул буларак, мин дәвам итәргә тиеш булганмын дини хезмәтне, ләкин минем үз теләгем җиңде. Рәхмәт әтиемә, теләгемә каршы төшмәде, ә дингә хезмәт итү бурычын энемә йөкләде. Нәселебездә мин – беренче табиб, гаиләм медиклардан гына тора, хатыным Роза да табиб, кызым Розана - педиатр, улыбыз Рөстәм дә медицина академиясенең педиатрия факультетының соңгы курсында укый.

Корр.: Космоска очу хялы ничек итеп кешеләрне сәламәтләндерү теләгенә әверелде?

Р.Ә. Очучы-космонавт булу турында 6-7 яшемнән хыялланып үстем, бу теләк мине тулысынча үзенә буйсындырды. Илебез космосны актив яулаган заман иде бит, Юрий Гагарин кебек булу турында хыялланмаган малай булды микән ул елларда? Мин хыялланып кына калмадым, максатыма омтылып, аны гамәлгә ашыру өчен үземне-үзем чыныктырып үстем, чаңгы секциясенә, авиамодель түгәрәкләренә йөрдем, чаңгы, авиамодель ярышларында призлы урыннар гел минеке булды. Әтием мине хуплап, хыялларыма канатлар өстәп кенә торды. Мин укырга өйрәнү белән “Авиация и космонавтика” дигән журнал яздырып ала башлады, аның тупламаларын әле дә саклыйм. Ә менә бер фаҗигале хәл киләчәк планнарыма үз үзгәрешләрен кертеп, медицинага юл күрсәтте. Мушкетерлар булып уйнаганда минем дус малайның күзе җәрәхәтләнде, үебезнең докторлар күзен бөтенләй алып ташламакчылар иде, ә Филатов хастаханәсендә аның күзен генә түгел, күрү сәләтен дә 100% ка саклап калдылар. Медицинаның менә бу могҗизасы миңа, 13 яшьлек үсмер малайга, шундый көчле тәэсир итте ки, мин космонавт кына түгел, доктор-космонавт булырга карар кылдым. Аның өчен корычтай сәламәтлек кирәк, дип, спорт белән шөгыльләнүемне тагын да көчәйттем. 15 яшемдә олылар разрядын үтәдем, 18 яшемдә спорт мастеры булдым. Урта мәктәпне тәмамлагач, Ленинградка Киров исемендәге хәрби медицина академиясенә керергә дип киттем. Космосны яулау мактауга лаек иң абруйлы эш булып саналган ул заманда әлеге уку йортына ниндидер могҗиза ярдәмендә генә кереп китеп булыр иде, бер урынга 120 кеше булды, имтиханны профессорлар гына алды. Мин, перифериядән килгән бала, үтә алмадым.

Хыялларым җимерелде, дип кайтып барганда, юлда булган бер вакыйга үзе юл күрсәтте киләчәккә. Бер купеда авыру имчәк балалы ана белән барырга туры килде. Бала бик каты авырый, температурасы иң югары чиккә җитеп күтәрелде, купега чакырылган табиб ярдәм итә алмады, үзе хушын югалта язды баланың хәлен күреп. Бер станциядә туктагач, вагонга педиатр-табиб кереп ярдәм күрсәтте, бала исән калды.

Минем өчен тагын бер могҗиза иде бу вакыйга, шунда ук балалар табибы булам, дип карар кылдым үзем өчен. Башта табиб булыйм әле, космоска аннары очармын, дидем. Чиләбе медицина институтының педиатрия факультетына укырга кердем. Медицинаны әйбәт үзләштерү өчен акыл гына җитми, укуның башлангыч чорында зубрежкасыз булмый. Беренче ике елда мин күп ятладым, әйләнә-тирәмдә бик күп чибәр кызлар барлыгын күңел күзем белән күрә башланганга кадәр, көне-төне укыдым, китап-лекцияләрдән аерылмадым. Отличнога гына укыдым, Ленин стипендиаты идем. Ә китап гомерлек дустым булып калды, гомерем буе китап җыйдым. Китап кибетендә әйбәт китап күреп, шатлыгымнан бер мәртәбә генә һушымнан язарлык хәлгә килмәдем, Саша Черный белән Зинаида Гиппиус әсәрләрен күреп тә шулай булган идем.

Институтны тәмамлагач, 15 ел Чиләбе өлкә хастаханәсенең балалар травмотология һәм ортопедия бүлегендә хезмәт иттем. Миллионлы шәһәрдә имгәнүләр өзлексез булып торуы өстенә, тумыштан булган буын авыруларының комплексы белән дә бик күп шөгыльләнергә туры килде. Ортопед-хирург буларак зур чыныгу алдым мин ул елларда.

Аннары Ханты-Манси автономиячле округның Нягань шәһәренә барып урнаштык. Минем өчен анда 10 ел эшләү фән өлкәсендә үсеш өчен трамплин булды. Анда мин кандидатлык диссертациямне якладым, үз тәҗрибәмнән чыгып, операцияләрне югары технологияләр нигезендә эшләүнең уңай нәтиҗәләрен күрсәттем, шуның белән үземнең агрессив реабилитацияләү программама нигез салдым һәм аны Россиядә беренчеләрдән булып гамәлгә керттем. Бу программа буенча ясала торган ортопедик операцияләрдә гадәттәгечә гипс куллану 90% ка кими, пациентны реабилитацияләү һәм аны тулы канлы эшкә кайтару вакыты 4-7 мәртәбәгә кыскара. Эш процессында мин шуңа инандым: операциянең уңышында 25% - хирург кулы булса, 75% - реабилитация. Әгәр дә операциядән соң реабилитация уңышсыз үтсә, бер айдан соң ук операциянең уңышлы нәтиҗәсе юкка чыгарга мөмкин.

Корр.: Сезнең “алтын куллы” хирург, уникаль белгеч- галим, бик күп фәнни хезмәтләр, яңа ачышлар авторы булуыгыз турындагы хәбәрләр еракларга таралган. Фәнни эзләнүләрегез кайчан башланды?

Р.Ә. 100 дән артык фәнни хезмәтем дөнья күрде, 20 рационализаторлык тәкъдимем кулланышка керде. Россиядә әлегә кадәр сынган сөякләрне дәвалауда мин тәкъдим иткән репозицион шиналар кулланалар. Фәнни эзләнүләр белән студентларның фәнни оешмасында шөгыльләнә башладым, хирургия факультетында этләргә операцияләрдә 1 нче курста укыганда ук югары курс студентларына ярдәм итеп катнаштым, 3 нче курстан башлап мөстәкыйль эшләдем, 120 эткә операция ясадым, наркоз бирергә өйрәндем, шул елларда язган беренче мәкаләм фәнни журналда басылып чыкты. Шулай итеп, уку елларымда ук, укытучы- медицина фәннәре кандидаты Наталья Николаевна Городецкая хирургия өлкәсенә дә юллама бирде миңа. Комсомол Үзәк Комитеты оештырган яшьләр фәнни-техник күргәзмәсендә минем травмотология һәм ортопедиягә бәйле хезмәтем иң яхшы дип танылып, беренче урын яулаган иде. Россия һәм Халыкара конкурсларда, семинарларда, симпозиумнарда ортопедия һәм травмотология өлкәсендә яңа технологияләр куллануга бәйле хезмәтләрем, чыгышларым белән һәрдаим катнашып киләм.

Корр. Остазларыгыздан тагын кем алдында бурычлы дип саныйсыз үзегезне?

Р.Ә. Бәхетемә, Чиләбедә интернатурада профессор Наум Аврамович Полляк җитәкләгән балалар ортопедиясе һәм травмотологиясе бүлегенә килеп эләктем. Остазымның умыртка сөягенә ясаган операцияләре, сколиозны төзәтүе, кыеш аякларны турайтуы – үзе искиткеч зур могҗиза иде. Аның энциклопедик эрудициясе, операциянең уңышлы үтүенә тирән ышанычы, пациентларга карата булган җылы карашы, әлбәттә инде, “алтын куллары” яшь хирурглар өчен үрнәк өлгесе булды. Мин аны Россиянең иң бөек кешеләренең берсе, дип саныйм, хирургиянең барлык нечкәлекләренә өйрәтүе өчен аңа рәхмәтләрем чиксез.

Корр.:Чит ил галимнәре белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу нәрсә бирә Сезгә?

Р.Ә. Тәҗрибәмне, практик һәм фәнни табышларымны дөньяга танылган галимнәрнең хуплавы үз-үземә ышанычымны арттыра, алга үсеш өчен стимул булып тора, иң алдынгы технологияләрне кыюрак кулланырга этәрә андый халыкара форумнарда катнашу. Европада реабилитациягә Германия нигез салды¸ анда булганда мин каты имгәнүгә дучар булган спортсменнарны, өлкән яшьтәге кешеләрне реабилитацияләүне күрдем, аларның тәҗрибәсен үз эшемдә кулланам. 1996 нчы елда мин Россиядә беренче булып буын кимерчәген алмаштырдым. Менә инде 15 ел буе ясап киләм андый операцияләрне, шуның нәтиҗәсендә инвалидлыкка дучар булган кешеләр тулысынча сәламәтләнәләр. Чит илләрдәге остазларым – исемнәре дөньяга билгеле галим-докторлар: профессор Сосна (Прага), профессор Беркеш (Будапешт), профессорлар Хеллингер белән Фитцек (Германия). Алардан мин югары технологияләр үзләштереп кенә калмадым, пациентларга чын табибча кайгыртучан, җылы мөнәсәбәт, дөньяга, тормышка фәлсәфи караш үрнәкләре дә алар минем өчен. Мәсәлән, 2002 нче елда Германиядә профессор Фитцек белән тез буынына эндопротезлау операциясен бергә ясау гомерлек сабак булды минем өчен. Операция инде өченче сәгать бара, түземсезләнеп, вак-төяк кенә калды бит, табигать үзе бөтәйтеп куяр калганын, дидем. Профессор берсүзсез дәвам итте эшне, тагын 20 минут эшләп, операцияне идеаль дәрәҗәдә тәмамлагач кына әйтеп куйды: “Бөтен Германия дә вак-төякләрдән тора”. Шуннан бирле үземнең докторларыма әйтә киләм: операциянең уңышы вакыт тизлегеннән генә тормый, операциядә генә түгел, тормышның үзендә дә вак нәрсәләр юк.

Корр.: Төмән ничек тартып китерә алды Сезне үзенә?

Р.Ә. Төмәнгә без 2001 нче елда килеп урнаштык, мине өлкә клиника хастаханәсе чакырып китерде, анда ортопедия һәм тарвматология бүлеге белән җитәкчелек иттем. Артроскопия, буыннарны эндопротезлау, малоинвазив-спиналь хирургия, спорт травматология һәм ортопедиясе өлкәләрендә белемемне, тәҗрбәләремне камилләштерү, реабилитацияләү өстендә ныклап эшләдем, докторлык диссертациямне якладым. Тора-бара иҗат өчен чикләнмәгән ирек кирәклеген аңладым. Берничә ел элек хатыным белән “Медар” дип аталган хосусый медицина пункты ачтык. Бу махсуслаштырылган спорт һәм торгызу ортопедия, травмотология үзәге. Без аның өчен нигез итеп, Европада иң алдынгы професор Хеллингер (Германия) моделен алдык, бу модель – амбулатор консультатив-диагностика үзәге - экономия һәм югары нәтиҗә бирә.

Корр.:Сез ачкан “Медар” Төмән тарихында беренче хосусый оротопедия үзәге. Сез үзегез бу үзәктә пациентларны кабул да итәсез, башка хастаханәдә аларга операцияләрне дә үзегез ясыйсыз, реабилитацияләү белән дә үзегез җитәкчелек итәсез, пациентларыгызның аякларын беренче мәртәбә җиргә бастырып яңадан йөрергә өйрәтүгә кадәр. Ничек өлгерәсез?

Р.Ә. Үз клиникаңда кабул итү, операцияне башка хастаханәдә ясау да – бүгенге Европа моделе. Ярдәм сорап килүчеләр бик күп, берсен дә борып чыгара алмыйм, кичке 10 сәгатьләргә кадәр дә кабул итәргә туры килә. Безнең “Медар” ядәмен күргән кешеләрнең саны 10 меңнән күпкә артты. Иң зур горурлыгым – балалар, имчәк балалары ортопедиясе буенча эшне башлап җибәрүебез. Бу бик мөһим нәрсә. Нәни балалардагы патологияне педиатр-балалар ортопеды гына күрә ала, бу юнәлештә минем педиатрия буенча алган башлангыч белемем ышанычлы нигез булып тора. Нәни баладагы имгәнүләрне төзәтү күпкә җиңелрәк һәм уңышлы үтә, ә бит зурлар арасында нәни чагында алган, тумыштан я туганда алган имгәнүләре калкып чыккан кешеләр аз түгел, ә аларны олайгач сәламәтләндерү шактый катлаулы. Мин, пациентлар өчен кыйммәт булса да, дөнья күләмендә иң алдынгы, иң ышанычлы, иң яхшы инплантантлар белән генә эш итәм, чөнки түбән дәрәҗәдәгеләреннән пациентка файда аз, камил булмаган нәрсәләрне кабул итә алмыйм мин.

Корр.: Рафис әфәнде, гаиләгездә хатыныгыз, балаларыгыз белән аралашу өчен вакытыгыз каламы соң?

Р.Ә. Һәр буш минутымны хатыным, балаларым белән бергә үткәрергә тырышам, кино-театрга бергәләп бару, бергә музыка тыңлау, төрле темалар буенча фикер алышу – минем өчен зур бәхет. Әти белән әнидән калган иң кадерле традициябез – кичен җыелып бергә чәй эчү, нәсел истәлекләрен яңарту, бу традицияне Златоустка энем янына баргач та дәвам итәбез. Балалар турында, аларның киләчәге турында кайгырту да - әти белән әни васыяте, нәселдән килә. Бүгенге эшем, үзебезнең “Медар” үзәге улым белән кызым өчен дә. Аягында нык басып торган шушы медицина үзәгендә алар алган белемнәрен кешене сәламәтләндерү өчен тулысынча куллана алырлар, дип ышанам, улым белән бер операция өстәле янына басу турында хыялланам.

Корр.: Шушы көннәрдә ике игезәк онык кызчыкларыгызны кулыгызга алу бәхетенә дә ирештегез, шуннан күңел халәтегездә ниндидер үзгәреш сизәсезме?

Р.Ә. Оныклар – аңлатып бирергә мөмкин булмаган чиксез зур бәхет, алар дөньяга килү белән тормышымда яңа этап башланды, дип әйтә алам, күңел нечкәрү белән бергә җанны биләп алган шатлык хисе яшәү дәртемне көчәйтте. Яңа бурычлар да өстәлде күңелгә, нәселемнең нәни буыны барлыкка килде, аның бәхетле кичәләгенә нигезне бүгеннән сала башларга кирәк.

Корр.: Нәселегезне алга таба дәвам итүчеләр дә табиблар булыр, дип уйлыйсызмы?

Р.Ә. Розанабыз кызларын тудырганда берсе, дөньяга аваз салып өлгергәнче үк акушер кулындагы инструментка нәни кулы белән чатырдан ябышты, көчкә каерып алдык. Кем белә... Мин шулай дим: бу дөньяда бернәрсә дә очраклы түгел, табигать серләренә төшенеп җиткәнебез генә юк. Табиб булып эшли башлагач кына, шуны белдем: алдагы гомеремдә мин дәвалаучы булганмын, космонавт булам дип хыялланып үссәм дә, язмыш барыбер үз юллары буйлап мине медицина дөньясына китереп керткән икән, димәк, мин бу дөньяга кешеләрне сәламәтләндерү өчен килгәнмен.

Корр.: Җаныгыз тынычланырга уйламый әле, алайса?

Р.Ә. Җаным тынычланса, минем өчен яшәү мәгънәсе дә юкка чыгар иде. Тәнемдә көч сизәм, җанымда - дәрт ялкыны, яшәү мәгънәсенә, аның асылына тирән төшенеп җиткән чагым. Яңа планнар белән, якты хыяллар белән алга омтылып яшим мин.

Корр.: Планнарыгыз зурданмы?

Р.Ә. : Алда торган иң зур максатым - үзебезнең шушы “Медар” үзәген 3 нче меңъеллыкның алдынгы клиникасына әверелдерү, диагностика, сәламәтләндерү, операцияләр, реабилитация чоры да шушында башкарылырга тиешле югары технологияләр нигезендә эшләүче күпкырлы үзәк-комплекс булырга тиеш ул. Тик бүгенге заманда хыял-омтылышлар чынбарлыкның мөмкинлекләренә туры килеп бетә алмый. Әмма үземнең дөрес юлда булуымда шигем юк, киләчәктә хыялларымның, шушы планымның тормышка ашуына ышанычым зур, шуның өчен хезмәт итәм.

Корр.: Баларыгызга нинди кешелек кыйммәтләрен тапшырырга тырышасыз?

Р.Ә. Нәселебезнең изге амәнәте булган туганлык, кешелеклек, иманлылык, җаваплылык хисе тәрбияләү, буыннар арасындагы бәйләнешне саклау – гаиләбездә балаларны тәрбияләүнең нигезе булып торды һәм тора. Балаларыбыз – табиблар, шуңа да кешене сәламәтләндерү өчен барлык көчләрен биреп, соңгы көчләренә кадәр көрәшергә әзер булырлык итеп тәрбиялисебез килде аларны. Минем практикамда шундый хәл булды: поезд астында калган бер малайны китерделәр. Бер аягын югалткан иде инде, икенчесен саклап калырга тырыштык. Берничә сәгать барган операциядән соң баланың йөрәге тибүдән туктады, йөрәген эшләтеп җибәрү өчен барлык чараларны күрдек, йөрәк эшләп китә алмый гына бит, ә вакыт туктамый, әмма көрәшне туктатмадык. Малайның йөрәге 12 минуттан соң яңадан тибә башлады, үзен дә терелттек, аягын да саклап калдык. Бу үзе бер могҗиза: 12 минутка дөньядан китеп торганнан соң да, баланың акылына зыян килмәде, 8 яшьлек малай барыбызны да шахматта җиңеп шаккатыра иде безне. Бу очрактан соң мин шундый нәтиҗәгә килдем: өмет өзелгән кебек булса да, үзең егылсаң да, пациентыңның гомере өчен көрәшне туктатма. Улым башлангыч сыйныфта укыган чагында ук, укытучысын аптырашта калдырып, көндәлегенә Чыңгыз хан әйтеп калдырган менә шушы сүзләрне язып куйган идек: “Эшлисең икән – курыкма, куркасың икән – эшләмә”.

Корр.: Күп эшлисез, олы җаваплылык хисегез үзе зур йөктер йөрәгегез өчен, пациентларның хәлен күңелегезгә якын аласыз, акыл куәтегезне, кул көчегезне генә түгел, җан җылыгызны да бирәсез аларга, ә заман, әйләнә-тирә каршылыклар белән тулы. Шушы гадәттән тыш киеренке хезмәтегездән килеп чыккан ару-талуларны ничек җиңеләйтәсез, җан-бәгырегезгә үтеп кергән тискәре энергетикадан ничек котыласыз?

Р.Ә.: Ятып түгел, хәрәкәттә ял итәм, саулыгымны ныгытуга җитди карыйм, тузган бот буынымны алмаштырып үзем генә ныгып калмадым, операция кичергән кешенең хәлен үзем кичергән кебек кабул итәм, аңлыйм. 23 яшемдә Тянь-Шань тавында ташкын астында шактый вакыт утырырга туры килгән иде, шунда беренче мәртәбә авызыма папирос алып, 15 ел дәвамында тарттым. Бервакыт уйга калдым: тарту сәламәтлегемә зыян китереп кенә калмый, вакытны да күп ала икән бит. Ташларга булдым һәм кинәт ташладым, элек тә мавыкмый идем, хәзер исерткеч эчемлекләрдән бөтенләй баш тарттым. Авиация клубына йөрим, парашютта сикерәм, югары пилотаж белән шөгыльләнәм.

Корр.: Димәк, Сезгә экстрим гел кирәк булып торган? Тянь-Шань тауларында да йөргәнсез икән бит әле.

Р.Ә.: Хәзер ул экстрим дип атала, ә элек миндәйләрне акылдан язган авантюристлар дип атыйлар иде. Яшь чагымда чаңгы белән актив шөгыльләнүдән туктагач, мин су туризмы белән мавыгып киттем, төркемебез белән Алтайның, Памирның катлаулыгы 5-6 дәрәҗәдә булган елгаларыннан йөзеп үттек, тау туризмыннан да читтә калмадым, Алтай, Урал, Памир, Тянь-Шань, Урал, Кавказ таулары биеклекләренә мендем.

Корр.: Кешеләрнең нинди сыйфатлары күңелегезгә хуш килә, нинди кешеләрне яратмыйсыз?

Р.Ә.: Акыл һәм физик көчен, иҗади сәләтен файдалы эшләргә сарыф иткән, актив тормыш алып барган кешеләрне ихтирам итәм. Пассив, ялкау, хыянәткә сәләтле, намуссыз кешеләрне күңелем кабул итми.

Корр.: Башкарган эшләрегез, ачышларыгыз, уңышларыгыз космик биеклеге дәрәҗәсендә, дияргә була. Космоска очу турында хыялланмыйсызмы инде?

Р.Ә.: Космоска очу теләгемнең беркайчан да сүнгәне булмады. Тормышта каһарманлыкка урын җитәрлек, минем дә соңгы каһарманлыгым космоска очу белән бәйле булырга мөмкин ич. Бер очачакмын әле мин космоска, бүген гамәлгә ашмаслык нәрсә түгел ул.

Корр.: Күңелегез нилектән гел шулай югарыга ашкына икән?

Р.Ә.: Югары көчләргә якынрак булырга теләүдәндер.

Корр.: Сезнең тагын бер изге ниятегез бар бит әле.

Р.Ә.: Ерак бабам эзләрен саклаган Мәккә белән Мәдинәгә барасым бар әле минем. Хаҗ кылырга ниятләдем, барырмын, Иншалла. Уйлаган уемнан кире чигенү хас нәрсә түгел миңа. Озын нәселебезнең башы булган бабаебызның васыяте, аның нәсел дәвамының изге бурычы итеп тоям мин Хаҗ кылуга булган күңел омтылышымны.

Корр.: Рәхмәт әңгәмәдә катнашырга вакыт табуыгыз өчен. Барлык космик хыялларыгыз гамәлгә ашсын, Хаҗ кылуны насыйп әйләсен Сезгә Аллаһы Тәгалә, дип, изге теләктә калам Сезгә, Рафис әфәндем!

 

Әңгәмәне Бибинур Сабирова үткәрде.

"Медар" ортопедия үзәгенең адресы:

Төмән шәһәре, Широтная урамы, 104 нче йорт, тел. 42-93-90

 

.