TAT Себер-татар фольклор фестивале тудырган уйлар

Быелгы апрель ае Төмән-Тубыл якларында мәдәни чараларга бик бай булды. Шуларның берсе - өлкә күләмендәге себер-татар фольклор фесиваленең “Төзүче” мәдәният сараеның актлар залында гөрләп үткән финалы.

 

Төмән өлкәсе тарихында 1 нче себер-татар фольклор фестивален өлкә татарлары Конгрессы районнардан башлап, зур әзерлек белән үткәрде, аны өлкә Конгрессның мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова әзерләде

Бу чараны үткәрергә төмәнлеләрне 2009 нчы елда Төмәндә Татарстан мәдәният министрлыгы белән Бөтендөнья татар конгрессы Төмән өлкәсе татарлары Конгрессы ярдәмендә югары дәрәҗәдә үткәргән 11 нче Бөтенрусия “Түгәрәк уен” фольклор фестивале рухландырды.

Фестиваль жюрие әзерлекле белгечләрдән торды, аның белән Казаннан килгән ТР Дәүләт фольклор үзәге мөдире, Идел буе федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова җитәкчелек итте, әгъзалары - өлкә татарлары Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова, Төмән Дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең Музыка, театр һәм хореография институты мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты Лилия Демина, себер татарлары фольклоры белән шөгыльләнүче филология фәннәре кандидаты Луиза Сөрмәтова, Төмән Татар мәдәният үзәге каршында яңа оешкан “Чимге” фольклор ансамбле җитәкчесе, татар көйләрен төрле музыка коралларында оста башкаручы Әбүзәр Миңлебаев.

Финалда татарлар компактлы яшәгән районнарда һәм шәһәрләрдә - Төмән, Тубыл, Ялутор шәһәрләре һәм районнары, Түбән Тәүде, Яркәү, Вагай районнары - үткән бәйгеләрдә җиңеп чыкан сиксәннән артык кеше катнашты (татар авыллары санаулы гына я берәр генә булган Аромаш, Исәт, Заводоуковски районнарыннан гына килә алмаганнар иде).

Алар 7 номинация буенча көч сынаштылар. Мөнәҗәтләр, бәетләр, этнографик - фольклор, инструменталь - фольклор ансамбльләре, бәйрәм йоласы күренеше, соло-вокал, бию номинацияләре.

Мәдәният сараеның фойесында балалар иҗат иткән рәсемнәр һәм кулланма сәнгать әсәрләре күргәзмәсе дә оештырылган иде. 1,11,11 нче урыннарны яулаганнар һәм фестиваль финалында катнашканнар Грамоталар, төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.

Жюри әгъзалары һәм тамашачыларның күпчелеге бу фестивальгә югары бәя бирде.

Бу чараны үткәрергә төмәнлеләрне 2009 нчы елда Төмәндә Татарстан мәдәният министрлыгы белән Бөтендөнья татар конгрессы Төмән өлкәсе татарлары Конгрессы ярдәмендә югары дәрәҗәдә үткәргән 11 нче Бөтенрусия “Түгәрәк уен” фольклор фестивале рухландырды.

Һичшиксез, өлкә күләмендәге бу беренче себер татарлары фольклор фестивале, оештырылып үткәрелүе ягыннан караганда, югары бәягә һәм мактауга лаек, тиккә генә дәррәү күтәреп җанландырып җибәрмәде ул якташларыбызны. Татарлар компактлы яшәгән барлык төбәкләрдә башланып китүе, киң катлам якташларыбызны җәлеп итүе белән, чынлап та, зур әһәмияткә ия булды фестиваль. Композиторлар иҗат иткән берничә җырдан башка, күпчелек җырлар, барлык мөнәҗәтләр һәм театральләштерелгән күренешләр себер-татар телендә башкарылуы белән дә тамашачылар күңеленә хуш килде ул, өлкә сәхнәсе дәрәҗәсендә себер татарлары сөйләше бөтен барлыгы белән беренче мәртәбә шулай иркен яңгырады, халыкның милли рухын яктыртып ачты, горурлык хисен тирәнәйтте.

Беренче булганлыктан, диясе килә, бу фестиваль себер татарлары фольклорының борынгылыктан килгән байлыгын, уникаль халык иҗатының иң кыйммәтле җәүһәрләрен күрсәтә алмады. Милли фольклорыбыз турында сүз барганда, бөтен төрки дөнья бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуны олы бәйрәм итеп каршылаган бүгенге көндә аның сүзләрен искә алмау мөмкин түгел: “Дөресен әйткәндә, халык зур ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” – дип язып калдырган Тукай.

Себер татарлары фольклоры гасырлар буе иҗат ителеп, буыннардан-буыннарга күчеп килгән, гаҗәеп бай ул, бигрәк тә борынгылык рухын, тарих төсмерләрен саклаган, халыкның моң-зарын сыйдырган бәетләре, йола җырлары белән дан тота Себер. Себер татар халык җәүһәрләре җыелып барланган, татар фольклорының зур өлешен тәшкил итә, аларның күбесе ТР Фәннәр академиясендә саклана һәм дөнья күргән китапларда урын алган. Бу өлкәдә эшләп Татарстанның Дәүләт Габдулла Тукай бүләгенә ия булган якташларыбыз - Фәнни фольклористикага нигез салган зур галим Хәмит-Ярми белән фольклорчы Флора Әхмәтова- Урманчелар җыеп, барлап калдырган фольклор әсәрләре генә дә зур мәдәни байлыгыбызны тәшкил итә. Флора ханым себер татарлары халык авыз иҗатын өйрәнеп фәнни эшкәртүгә гомерен багышлады.

Менә шул гаҗәеп зур, үзенчәлекле байлыкка ия булган себер татарлары фольклорының кайбер чаткылары гына чагылды фестивальдә, дип әйтү һич ялгыш булмас кебек. Бүгенге көнкүреш, милли бәйрәм мизгелләрен театральләштерелгән күренешләр рәвешендә сәхнәдән күзәтү тамашачыларга ифрат та кызыклы булды, бүгенге көн такмакларын да яңгыраттылар бу чыгышларда катнашучылар. Халыкның гореф-гадәтләре дә фольклорның бер тармагы, әлбәттә. Бу безнең тормыш, менә без ничек итеп гореф-гадәтләрне саклыйбыз, дигән шатлыклы хис кичерде тамашачы.

Әмма фольклор фестиваленнән күбрәк нәрсә көтелгән иде. Кайбер коллективлар сәхнәдән себер татарларының бүгенге көнкүреш мизгелләрен чын халык җәүһәрләре беләе бизәми генә театральләштереп күрсәтү белән чикләнделәр. Хәтта узган гасырның 90 нчы елларында өлкә татар мәдәният үзәге һәм аның хезмәткәре, бәетләр башкару остасы мәрхүмә Әлминур Патршина җыйган бәетләр дә яңгырамады. Хәмит Ярми белән Флора-Әхмәтова-Урманчелар барлаган хәзинә, Мәхмүт Нигъмәтҗанов белән Илгиз Кадыйровлар һәм башкалар җыйган үзенчәлекле Себер җырларына кагылучы да булмады, шунлыктан себер татарларының иҗади тамырлары күрсәтелми калды, дип әйтергә була.

Фестивальгә барлык көчләрен биреп әзерләнгән коллективларны гаепләп булмый бу җитешсезлекләрдә, үзлекләреннән әзерләнеп, хәлләреннән килгән кадәр мөмкин булганның барысын да эшләгәннәр алар.

Өлкә татар мәдәният Үзәге ябылганнан бирле себер татарлары фольклоры белән эзлекле һәм фәнни нигездә шөгыльләнүче оешма булмавының кызганычлы нәтиҗәсе бу.

Ничек кенә булмасын, 6 яшьтән алып 80 яшькә кадәр булган якташларыбызны эченә алган, яшьләрне дә җәлеп иткән, халыкның тирән кызыксынуын уяткан 1 нче өлкә себер татарлары фольклор фестивале матур тардициянең башлангычы гына, киләчәк фестивальләр тирәнрәк, киңрәк ачып күрсәтер себер татарлары җәүһәрләрен, дигән өмет һәм ышаныч калды халык күңелендә бу чарадан соң.

Тик киләсе елда себертатар фольклор фестивале төйдереп биюгә генә багышланачак, дигән хәбәр күңелгә тагын бер борчулы уй салды.Фоторәсемнәрдә:

Фоторәсемнәрдә:

1. Шыкча авылыннан "Шытыр-шатыр" фольклор ансамбле" җырчылары. 
2.  Фестивальдә Гран-при яулаган   "Шытыр-шатыр" фольклор ансамбле.
3. Төмәндә булып үткән 11 нче Бөтенроссия "Түгәрәк уен" фестивале кунаклары: Ринат Заниров
белән Разил Вәлиев. 
4. 11 нче Бөтенроссия "Түгәрәк уен" фестиваленнән бер күренеш. 
5. Төмән өлкә фольклор фестиваленнән бер күренеш. 

Бибинур Сабирова. 

 

.