TAT Хәсән белән Хөсәен Арангуловлар данлы исемгә лаек булдылар PDF Печать E-mail
Общество и жизнь
02.05.2011 08:43

.

 

Төмән -Тубыл якларында милләттәшләребез арасында горурланырлык шәхесләр бик күп. Шулар арасында Арангуловлар гаиләсе аерым урын алып тора.

Бу гаиләнең уллары – Хәсән белән Хөсәен табигать тарафыннан төрле сәләт белән бүләкләнгән егетләр. Алар композитор -җырчылар да, Россия рәссамнары берлегенә кабул ителгән сөяктән уеп ясаучы осталар да, археология белән дә шөгыльләнәләр, мамонт сөякләре дә эзләп табалар, спортны да ташламыйлар.

 

                                  "Башкала Тубыл шәһәре"  

 

Алар Булат Сөләймановның “Мин бер серле агач яфрагы” дигән шигыренә көй язып иҗат иткән җыр татарлар өчен Себер гимнына әверелде, иң абруйлы мәҗлесләр, җыеннар шушы җыр белән тәмамлана бездә. Бу җыр-гимнны алар үзләре гитарада, ә әниләре – “Себер сандугачы” Зәкинә җырлап башкаралар. Инде менә 20 еллап Арангуловларның “Ләйлә” җыр ансамбле Себер киңлекләренә милли моңнарыбызны таратып яши.

Күптән түгел Хәсән белән Хөсәен үзләре Тубыл тирәсендә тапкан борынгы мамонт сөягеннән уеп эшләгән “Башкала Тубыл шәһәре” ( Стольный град Тобольск) макетын өлкә губернаторы Владимир Якушев Россия Премьер-министры Владимир Путинга бүләк итте. Шушы көннәрдә Россиянең Милли мәгълүмат үзәге Хәсән белән Хөсәенгә иҗтимагый тану бүләге – “Россияне саклаучылар” дип аталган дан исеме бирелүе турында хәбәр итте. Бу исем Иҗтимагый Шура тарафыннан Россиянең тарихи-мәдәни мирасын, үзе яшәгән төбәкнең кыйммәтле гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклап үстерү эшенә күренекле өлеш керткән кешеләргә бирелә.

Алма агачыннан ерак төшми, дигән гыйбарә Хәсән белән Хөсәенгә туры килеп тора. Җиде инсафлы бала тәрбияләп үстергән Зәкинә белән Асылгәрәй Арангуловлар гаиләсеннән чыккан балалар томышта үзләренең лаеклы урыннарын таптылар, инде үзләре сәләтле балалар үстерәләр. 30 еллап элек Төмән өлкәсендә беренчеләрдән булып, хөкүмәт органнары тарафыннан көчле каршылыкны җиңеп, Тубыл шәһәрендә тарихи мәчетне торгызучылар да  Зәкинә белән Асылгәрәй Арангуловлар булды. Милли сәнгатебезгә күп еллар дәвамында хезмәт итеп килгән, аклык-сафлык өчен батырларча көрәшкән актив җәмәгать эшлеклесе Зәкинә Арангулова “Тубыл шәһәренең шәрәфле гражданы” исеменә лаек булды.

 

Хәсән белән Хөсәеннең бала чакларын искә алып: “Алар гаиләдә үскәндә дә кечкенәдән йомшак күңелле, итагатьле, җитез һәм кызыксынучан булулары белән аерылып тордылар, армиядә хезмәт иткәндә ил сагында тордылар. Хәзер алар мәктәп балалары һәм яшьләр арасында да зур тәрбияви эш алып баралар, әңгәмәләр үткәрәләр, лекцияләр укыйлар, аларны югары әхлаклы шәхесләр, ил патриотлары итеп тәрбияләү эшенә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр” – дип сөйли әниләре Зәкинә ханым.

Арангуловлар киләчәктә дә яңадан-яңа иҗади табышлары, уңышлары белән күп мәртәбәләр сөендерерләр, горурландырырлар әле якташларыбызны.

Бибинур Сабирова.

 

.