Последние статьи:

Общество и жизньГолосуем за единственную партию, отстаивающую национальные языки и федерализм
16/09/2021
ЛитератураХадиса Маннаова: Дорогие земляки! Вспомним о наших учителях!
18/08/2021
Общество и жизньЗамечательная судьба: К 65-летию Насибуллина Рифката Мирхатамовича
10/06/2021
article thumbnail
КультураОтвечают ли ныне существующие татарские средства массовой информации, печать, татарская журналистика Тюменской области своему высокому званию
23/05/2021
Родной языкУничтожение родных языков (нерусских) в России - угроза целостности государства
21/02/2021
article thumbnail
КультураВалима Ташкалова: "Законы о сохранении национальных языков и культур имеют лишь декларативный характер" (Интервью)
22/12/2020
Общество и жизньСветлая память! Бибинур Сабирова: "Наша Валима"
22/12/2020
article thumbnail
Общество и жизньПерестало биться сердце нашей Валимы
21/12/2020
article thumbnail
КультураС надеждой на возрождение "Сулеймановских чтений": Р. М. Насибулин, А. Х. Сайфуллина «Сулеймановские чтения» – значимое событие в культурной и общественной жизни Тюменской области":
19/12/2020
article thumbnail
Духовная жизньЖенщина в Коране и Библии
29/11/2020
article thumbnail
Общество и жизньМне тревожно жить в этом мире
29/07/2020
article thumbnail
Общество и жизньРустам Арифджанов: Я ощущаю себя русским ( о поправке в Конституции: "Русский народ - государствообразующий ")
09/07/2020
article thumbnail
Общество и жизньТюменский госпиталь с любовью и заботой о ветеранах войн и труда (К 75-летию Победы в Великой Отечественной войне 1941045 г.г.)
16/05/2020
article thumbnail
ИсторияВечная память участиникам ВОВ 1941-45 г.г.! Никто не забыт. Помним воина -учителя Ибрагима Юнусова.
23/04/2020
Общество и жизньАлександр Ярков: мусульмане Западной Сибири в годы войны
13/03/2020
TAT. "Булат Сөләйманов укулары -21-" кысаларында үткән фәнни-гамәли конференция PDF Печать E-mail
Аналитика
19.06.2021 10:48

.

XXIVнче “Сөләйманов укулары- 21» кысаларында ике чара булып үтте: 28 майда - фәнни-гамәли конференция, 29 майда -  түгәрәк өстәл.

         Фәнни-гамәли конференциянең темасы: “ Дәүләт милли сәясәте Стратегиясе кысаларында себер тараларының һәм Төмән өлкәсендә яшәүче татарларның телен, мәдәниятен, тарихи мирасын саклау һәм үстерү мөмкинлекләре”.

         28 майда конференция 28 майда өлкә фәнни китапханәсендә  үтте, аны  өлкә Хакимиятенең Милли эшләр комитеты финанслады,  оштыручылар исемлеге шактый зур булып чыкты:

          Төмән өлкәсе Милли эшләр комитеты,

            өлкә Мәгариф департаменты,

          Төмән өлкәсе Думасы,

          Д.И.Менделеев исемендәге өлкә фәнни китапханә,

          Төмән өлкәсенең себер татарлары һәм өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте,

          Төмән шәһәренең “Себер татарлары” милли-мәдәни мохтәрияте,

          Төмән шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге.

           Конференциядә  өлкә Хакимиятенең Мәгариф департаменты җитәкчесе Райдер Алексей Владимирович, өлкә Җәмәгать пулаты рәисе урынбасары һәм Милли-мәдәни мохтәриятләрнең Координацион шурасы рәисе Вообьев Евгений Михайлович, Милли эшләр комитеты рәисе Чернов Владислав Леонидович, өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе – мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков һәм башка шәрәфле кунаклар булды.

           Президиумда - Төмән дәүләт университеты профессоры, Тюркология үзәге җитәкчесе, филология фәннәре докторы Хәнисә Чәүдәт кызы Алишина, Төмән шәһәренең “Себер татарлары милли-мәдәни мохтәрияте” рәисе, конференцияне оештыру комиссиясе җитәкчесе Динар Марсель улы Абукин, тарих фәннәре кандидаты, Россия фәннәр академиясенең Тубылдагы фәнни станциясе өлкән фәнни хезмәткәре  Тычинских Зәйтүнә Әбдерәшит кызы, филология фәннәре докторы,  Россия Эчке эшләр министрлыгының  Төмән бүлекчәсе хезмәткәрләренең квалификациясен үстерү институты профессоры  Шагбанова Хәбибә Садыйр кызы.

           Конференцияне Динар Абукин алып барды, рәисдәше Хәнисә Алишина иде. Кереш котлау сүзен динар Абукин Булат Сөләйманов шигыреннән бер өзекне сәнгатьле яңгыратуы белән башлап җибәреп, бу чараның бәйрәм рухын кабызып җибәрде. Россиянең көче – милләтләр бердәмлегендә, һәм милләтнең үсеше дәүләткә көч-куәт өсти, дигән фикерне ачыклап сөйләде, Булат Сөләймановның якты истәлеге милли үсеш хәрәкәте юлларын яктыртып торуын ачыклап күрсәтте Динар әфнде. Төмән өлкәсендә яшәүче татарлар Булат Сөләйманов сызган юллардан тайпылмый, үсешкә омтылып хәрәкәт итә, дип, шагыйрь истәлегенә  дан җырлау белән бергә, милли үсеш максатларын да билгеләп үтте. “Без,  төрле этник чыгышлы татарлар бердәм халык, безне берләштерә торган әдәби телебез бар, һәр этник төркеминең үзенчәлекләрен саклау да зур әһәмияткә ия, дип, бердәмлекне ныгыту кирәклегенә аерым  басым ясады Динар әфәнде.   


Милли эшләр комитетының эекке рәисе Воробьев Евгений Михайловичның котлау сүзләре аның татарларга карата һәрчак җылы карашта булуының тагын бер чагылышы булып яңгырады.  Милли эшләр комитетының бүгенге рәисе  Чернов Владислав Леонидович татар милли үсешенә Хакимиятнең ярдәме өзлексез дәвам итә, дип күрсәтеп, Сөләйманов укуларының төбәк татарлары үсеше өчен әһәмиятле чара булып торуын, татарлар үсешенә үзенең дә ихлас шат  булуын белдерде.

           Мәгариф дпартаменты  мөдире Алексей Райдер татар этномәдәни компонентлы мәктәпләргә карата үзе җитәкләгән ведомствоның игътибарлы булуы турында сөйләп, татар теле укытучыларының  югары сыйфатлы эш алып баруларына зур канәгатьлек белдерде. Аның  ялкынлы чыгышын бүлеп, җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гаитовның  урыныннан бер сүз - “А язык?!” дип яңгыратып, чыгыш ясаучыны сискәндерүе өстенә, хәл ителмәгән проблемалар барлыгын да искә төшеү омтылышы рәвешендә кабул ителде.  Янәшәсендә утырган бер дәүләт вәкиле яшертен генә  аның кабыргасына төртеп куйды: тик кенә утыр, янәсе.  Туган тел язмышына битараф булмаганнар Әнәснең шушы бер сүзе артында ана телебезнең юкка чыгу куркынычы алдына килеп баскан фаҗигаи хәлдә торуын  аңламый калмагандыр.  Мәгариф башлыгы да белми түгел, белә  татар теленең нинди хәлдә булуын, әмма Әнәс яңгыраткан шелтәне күңеленә авыр кабул итте,  җавапсыз калмады: “Без дәүләт стандартлары буенча эшлибез, аның кысаларыннан чыга алмыйбыз, ә дәүләт стандартын төгәл үтибез”, - диде. Татар мәктәпләренең күпчелеге ябылып, аларда  укыган балларның урыс мәктәләренә күчерелгәннән соң туган телне өйрәнү хокукыннан мәхрүм ителүе, калган 48 (90 нчы еллар башындагы 118 мәктәптән) рус мәктәпләренең филиалларына әверелдерелүе,  әнә шул татар этномәдәни колмпонентлы филиалларда да татар теленең елдан-елга факультативка күчерелә баруы, мәктәпләрдә татар теле кулланышының кысылганнан-кысыла баруы, әлбәттә, дәүләт стандартлары конкрет таләп иткән нәрсәләр түгеллеге турында конференция ахырына кадәр тел кузгатучы булмады. “Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын!, - дигәндәй...

           Минем күз алдымнан берничә ел элек Алексей Райдер кабинетында аның белән күзгә-күз утырып сөйләшүебез узды. Бу очрашуны Тубыл районының Күкерәнде авылы егете Булат  Ташбулатов оештырган иде, ул сөйләшүдә, миннән гайре, КПРФ партиясенең Төмән өлкәсе бүлекчәсе рәисе Тамара Казанцева белән бергә ЛДПР партиясе вәкиле дә бар иде. Алексей Владимирович Райдерга без сазлар, күлләр арасында утырган Күкрәнде мәктәбен Кутарбитка мәктәбенә филиал итеп кушмыйча, мөстәкыйль мәктәп итеп калдыру үтенече белән кергән идек, гомумән барлык мәктәпләрне дә, зур урта мәктәпләрне дә, филиалга күчерүгә ризасызлык белдереп,  сүз арасында татар балаларының туган телне мәктәпләрдә өйрәнүчеләр саны 15 процентка да җитми, дип белдереп. Сөйләшү барышында мәгариф башлыгы Күкрәнде мәктәбен мөстәкыйль  мәктәп итеп калдыруга өмет биргәнг булса да, гамәлдә ул мәктәп филиал булып кына калды. Соңыннан авыл халкы мәктәп директорын канәгатьләндерде  филиал булып калу, дип әйтте. Шунысы кызганыч та: мәктәп директорлары каршылыксыз күнә кануннарга каршы килгән кысылуларга. Шунысы да аянычлы хәл: Күкрәнде мәктәбендә балалар саны елдан-елга кими бара, мәктәпнең филиалга әверелдерелүен аклагандай. Эшсезлек нәтиҗәсендә авылларда яши алмый балалы гаиләләр, шәһәрләргә күчә, ә шәһәрләребездә бер генә дә тулы канлы татар этномәдәни компонентлы мәктәп юк. Төмәндәге 52 нче Кырынкүл мәзктәбе белән Тубылдагы 15 мәктәп – милли составлары катнаш мәктәпләр, алардан, татар балалары туган телне камил белеп чыга алмый, гәрчә татар теле укытучылары танылган көчле укытучылар булса да.  

          Гафу итегез! Читкә тайпылып киттем.

          Котлау сүзе белән Зиннәт хәзрәт чыкты мөнбәргә, аның чыгышы күләмле, хисле булды. Төрки халыкларның бердәмлеге тирән тамырлардан килә, без төрки халыклар бердәмлегенең дәвамы, төрле төбәкләрдә гомер итүче татар этник төркемнәре татар булып формалашканбыз, безнең бер уртак татар әдәби телебез бар, безнең төбәкнең берничә буыны  шул телдз белем алды, без аны беләбез, яратабыз, сакларга кирәк аны, дигән фикерен  Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигыреннән бер өзекне сәнгатьле итеп укып дәлилләде, һәр татарга аңлаешлы сүзләр бит болар, дип, әдәби телнең барлык татарларны берләштерә торган уртак тел булуын исбатларга тырышты төбәгебез мөфтие.  Татар әдәби теленең Себердә сакланырга тиешлеге турында өздереп әйтү Булат Сөләйманов укулары өчен яңалык, бу фикер беренче мәртәбә яңгырады, дисәм дә ялгыш булмас.      

            Котлаулардан соң докладлар белән чыгышлар башланды

            Докладлар бүлеген Хәнисә Алишина Булат Сөләймановка багышланган күләмле чыгышы белән ачып җибәрде. Булатның тормышын һәм иҗат юлын тирән һәм киң ачты Хәнисә ханым, Казан, Мәскәү архивларыннан тапкан мәгълүматлар белән баетты ул үзенең чыгышын.  Ул да Үзенең чыгышында  уртак татар әдәби теленең милләтне саклау өчен зур әһәмияткә ия булуы турындагы фикерне үз фикере итеп беренче мәртәбә белдерде – бу да тщэсирле булды конференциядә катнашучылар өчен: “Мин тел белгече, дөресен әйтергә тиешмен, барлык татарлар өчен уртак булган бер әдәби тел бар”, - дип, басым ясады ул.  

           Тубыл шәһәрендә яшәп педагогика академиясендә татар кафедрасын җитәкләгән, бүгенге көндә Казан федераль университетында кафедра мөдире булып хезмәт итүче профессор, филология фәннәре докторы Флера Сәйфуллинаның онлайн- чыгышы Себер язучыларына багышланган иде. Төмән җирлеге фән эшлеклеләре, язучылары белән горурланырга хокуклы, Себер язучылары Булат Сөләйманов белән  Габдулла Тукай исемендәге Татарстанның дәүләт бүләгенә лаек булган Якуб Зәнкиевнең татар әдәбиятында лаеклы урын тотып торулары, Төмән җирлегендә татарларга бәйле бик күп китап басылып чыгуы – Себер татарларының рухи-мәдәни  байлыгы һәм горурлыгы, дип күрсәтте Флера ханым.

           Булат Сөләймановның дусты, фикердәше, аның исемендәге төбәк премиясе лауреаты Әнәс Гаитовның чыгышы “Себер татарларының мөстәйкыйльлеге турында фәнни мәгълүматлар” дип аталды, танылган галимнәрнең фикерләренә таянып, себер татарларының аерым мөстәкыйль халык булуын дәлилләү бурычын үтәде докладчы. Әйтергә кирәк, чыгышы алдыннан шундый кисәтү ясады Әнәс Гаитов: “Минем бу чыгышым  уртак татар әдәби телен инкарь итү түгел”.

           Омскидан тарих фәннәре кандидаты, Россия  фәннәр академиясе Археология, этнография институтының Омски филиалы фәнни хезмәткәре Анна Ильинаның онлайн трасляциясе аша тәкъдим иткән чыгышы тулысынча себер татарларының мөстәкыйль халык булуын дәлилләүгә багышланган иде. Аның: “Идел буе татарлары экспансиясе дәвам итә, себер татарлары Идел буе татарлары тарафыннан йотыла” дигән фикерен конференциядә утыручыларның  һәркайсы да кабул итмәде.

           Аннан соң доклвд ясаган тарих фәннәре докторы, БТК Идарәсе “Туган җир” журналының баш мөхәррире, Бөтендөнья татар конгрессының вәкиле Дамир Исхаков үзенең чыгышын Анна Ильина сүзләренә карата репликасы белән башлап җибәрде: “Себер татарларын Идел буе татарлары йотмый, гомумән, барлык татарларны, себер татарларын да , Әстерхан татарларын да, Идел буе татарларын да урыс мөхите йота”, - диде. Аның чыгышы яңа фәнни ачышларга таянып тәкъдим ителүе  белән бик тә кызыклы һәм әһәмиятле булды. Чыгышының исеме үк ачыклады аның фикерләрен: “XV нче гасыр Идел буе татарлары белән себер татарлары багланышларына бәйле бер табышмак”. Төрле этник төркемнән булган татарларның Урта гасырларда ук  үзара тыгыз багланышларда булып, бер төркем татарлардан икенче төркемгә ханнар килеп идарә итүе тарихи чыганаклардан билгеле булуын, барлык татарларның Алтын Урда кысаларында тыгыз элемтәдә икътисад, мәдәният, гореф-гадәтләр өлкәсендә алыш-биреш иткән булуларын, бер уртак тамырлардан җәелгәнлекләрен  яңа табылган тарихи чыганакларга таянып күрсәтте Дамир әфәнде.

            Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле булып килгән журналист һәм тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин Башкортостандагы татар-башкорт мөнәсәбәтләре мисалында хакимият органнарының этник төркемнәр арасына тыгылуы алар арасында каршылыклар китереп чыгаруын, дошманлык хисләре тудыруын ачыклап күрсәтте, төрле этник төркемнәр арасындагы мөнәсәбәтләргә сак карарга кирәклекне кисәтте ул.   Илнар Гарифуллинның сүзләрен  Төмән Милли эшләр комитеты  рәисе Владислав Леонидович тыныч кына кичерә алмады, үзенә дә кагылгандай кабул итте. Сүз алып, безнең Хакимият татарларның этник төркемнәре арасындагы мөнәсәбәтләргә тыкшынмый, дип,  барлык этник төркемнәргә карата җылы мөнәсәбәттә булуын белдерде.

           Конференөиядә әйтелгән әлеге фикергә бәйле булган хәлләрне читләтеп үтү дөрес булмас  кебек. Чынында нәкъ менә Төмәндә  җәмәгать эшчәнлегендә активлык күрсәткән  себер татарлары тарафыннан монда яшәүче казан татарларына карата мөнәсәбәт, караш дустанә, тыныч кына булмады. Татарлар белән эшләүче оешмалар, учреждениеләр белән себер татарлары гына җитәкчелек итәргә тиеш, дигән язылмаган канун чыгарылды, озак кына еллар дәвамында гамәлдә булды һәм әледән-әле калкып чыга  казан татарларына карата  берничә кеше татар җәмгыятенә  таккан бу караш-мөнәсәбәт, милли үсешне тоткарлап торган сәбәпләрнең берсе дә ул булды.  Кем тудырды ул вәзгыятьне, идарә органнары вәкилләреннән катнашучы булдымы, юкмы бу ыгы-зыгыда... Катнашучы булмаса да, ул каршылыкны  туктату өчен хакимият тарафыннан  нәрсәдер  эшләнгәне сизелмәде. Владислав Леонидовичка тидерәсе  килми гаепне: ул яшь кеше, аңа вакыт кирәк булды татарлар арасындагы вәзгыятькә төшенү өчен. Бу сорауга ачык җавап бирелгәне юк әле, каршылыкны тудыручыларга шелтә булуы да сизелмәде. Хакимият өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчеләре  фикеренә генә таянып эш итәргә ярата, ә аларның фикере күпчелек фикереме, татарлар өчен файдагамы – моны уртага салып караучы булмады, бүген дә юк – бу бит үзе бер проблема булып тора.    

           Россия фәннәр академиясенең Тубылдагы комплекслы фәнни станциясе өлкән фәнни хезмәткәре  Зәйтүнә Тычинскихның “Төмән өлкәсендә себер татарлары музеен булдыру проектлары” дип аталган чыгышын катнашучылар җылы кабул иттеләр. Зәйтүнә ханым хәбәр итүенчә, Төмәндә “Чимги-Тура”,  дип аталган һәм Тубылда да себер татарлары этнографик музейлар булдыру каралган җәмәгатьчелек тарафыннан. Төмәндә Татар мәдәният үзәгеннән ерак түгел ике катлы бинаны  музей өчен әзерләү эшләре   Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге  Вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров карамагында. Зәйтүнә Тычинскихның музейлар проекты турындагы чыгышы, мөгаен, конференциянең темасына җавап йөзендә бердәнберг гамәли адым – бу проект конференциядә катнашучыларда милли үсеш юнәлешендә якты өметләр уятуы белән  кызыклы булды.

           Ахырда Тубыл шагыйрәсе Галия Абайдуллинаның чыгышы җанландырып җибәрде катнашучыларны. Ул инде 25 шигырьләр җыентыгы бастырып чыгарган, алдагы елларда әдәби телдә иҗат иткән булса, соңгы вакытларда себертатар телендә язуга күчкән. Булат Сөләймановның себертатар теленә  күчергән бер шигырен дә укып күрсәтте Галия ханым.   

           Өлкә хакимияте вәкилләренең  ирешелгән уңышларга таянып югары рухта котлаулары, Булат Сөләймановны тантаналы искә алу бәйрәм рухы, бәйрәм төсе белән бизәде  конференцияне.  Дуслар белән аралашу пандемия аркасында чикләнгән бу заманда  зарыгып көтелгән очрашгулар чынлап та үзе бәхет иде.

           Конференциягә ерак төбәкләрдән дә дәрәҗәле галимнәрдән  күп кенә докладлар килгән – Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Төркиядән, Казаннан, Омскидан,  Уфадан, Яр-Чаллыдан, Төмән-Тубыл галимнәреннән. Барлык докладлар да конференция җыентыгында урын алачак, диделәр.  Булып үткән конференция турында аны оештыру коммиссиясенең җитәкчесе Динар Абукин белән фкерләребез белән уртаклаштык. “Конференцияне оештыру комиссиясе планлаштырган проект гамәлгә ашты, мин бигрәк тә галимнәр белән аралашып, аларны чакырган Хәбибә Садыйр кызы Шагбановага  рәхмәтлемен, Сөләйманов укуларын башлап  оештырып гамәлгә керткәннәрнең берсе  Рифкать Насыйбуллинның ярдәме зур булды. Безнең алда татарларны өч телле – татар әдәби телле, себертатар телле, рус телле – итү, тарихны, туган як табигатен өйрәнү максатларын күз уңаенда тотабыз, аларны гамәлгә ашыру өчен дәреслекләр, әсбаплар, китаплар бастырып чыгарырга кирәк, конференциядә бу мәсьәләләр  каралмады. Минем карашымча, бу максатларга ирешү юлларын  халык белән бергә, галимнәр, экспертлар, практик укытучылар белән киңәшеп хәл итәргә кирәк”, - дип уртаклашты конференциягә бәйле фикерләшре белән Динар Абукин.    

           Мин конференциядә утырган, аны тыңлаган, күзәткән кешеләрнең дә фикерләре белән кызыксындым.  “Ярарлык. Аннан артык була алмас Сөләйманов укулары,  чөнки бернәрсәне дә үзгәртеп булмый хәзер”, -  дип, саклык белдереп  әйтүчеләр булды.  Конференция темасының ачыкланмый калуы аның ашыгыч оештырылып үткәрелүендә, дигән фикер туды.                                                              

           Төрле темаларга чыгышлар яңгырады, әмма конференциянең концепциясе эшләнелмәгәнлеге күренеп чыкты. Концепциясен төзеп, конференцияне аның нигезендә үткәрү өчен вакыт күп кирәк,кимендә бер ел.Тарихта беренче мәртәбә әдәби телне дә сакларга кирәклеге турында әйтелде, югыйсә алдагы “Сөләйманов укулары”нда себер теле турында гына була иде сүз, соңгы елларда беренче Сөләйманов укулары билгеләгән максатлардан читкә китеп кенә үткәрелә иде конференция. Бусы төп юлга борылу омтылышы белән үткәрелде, әмма темада билгеләнгән  туган телне, мәдәниятне үстерү мөмкинлекләре ачыкланмады.  Әдәби телне саклау кирәклеге турында әйтелсә дә,  себертатар телен, әдәби телне ничек итеп саклап үстерү, аерым-аерыммы, әллә бергәме – хәтта шуның турында да  сүз булмады.   Аның өчен төбәктә себертатар теленең һәм   әдәби телнең торышы турында тирән, төпле анализ ясарга кирәк, андый анализ булмады конференциядә, телләрнең гамәли торышы ачыкланмады, гәрчә телләрне саклау идеясе яңгыраса да. Гомумән, милли үсешкә бәйле бернинди проблема ачыкланмады. Конференциягә килгәннәргә фикер алышырга вакыт калмады, күп вакыт котлау сүзләре белән йотылды. Йомгак ясалмады, резолюция кабул ителмәде. Конференциягә тәкъдим ителгән, ләкин яңгырамаган докладларның темалары кызыклы күренә,  себер татарлары тарихына, мәдәнияте, тел үзенчәлекләренә багышланган темалар күп, әмма әдәби, себертатар телләренең торышларын, аларның һәркайсының ролен, үсеш юлларын ачыклаган  темалар күренмәде җыентыкка керәчәк ул докладлар арасында. 

           Миндә Булат Сөләйманов укулары кысаларында үткәрелгән фәнни-гамәли конференция җыентыкларының тупламасы саклана. Аларны ачкалап укыйм да, гаҗәпкә калам: нинди кызыклы, фәнни докладлар бар аларда, ә менә  милли үсеш проблемаларын тормышта хәл итү юлларын күрсәткәннәре юк, бигрәк тә  тел мәсьәләләре декларатив төстә генә билгеләнеп барылган икән, докладлар арасында конференция темасына караганнары аз, галимнәр үзләрен кызыксындырган темаларга язылган докладларын тәкъдим итеп барганнар. Ә вакыт узган да узган, үтеп киткән...

          Конференцияләр милли үсешкә этәргеч көчкә әверелсен өчен аларның темасы ачык билгеләнгән булырга, чыгышлар шул темага бәйле булырга тиеш, аларда фән белән гамәлилек балансы сакланырга, алга таба милли үсеш юллары ачык билгеләнеп каралырга тиеш,  дигән фикер туды конференөиядә катнашучылар арасында.

          Бибинур САБИРОВА 

 
Великая победа PDF Печать E-mail
03.05.2017 11:01

                                        

 

 




 
Культура

 

 

 
 
 

Последние публикации


.